Просмотр содержимого документа
«Икенче кечкенәләр төркемендә “Ватанны саклаучылар көненә багышланган интеграль шөгел: “Очучылар”»
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Ямаширмә «Йолдыз» балалар
бакчасы муниципаль
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Икенче кечкенәләр төркемендә “Ватанны саклаучылар көненә багышланган интеграль шөгел:
“Очучылар”
Тәрбиячеләр: Асылгәрәева А.А.
Мифтахова А.А.
Муз.җитәкчесе:Сафиуллина Л.А.
2017 ел.
Бурычлар:
Балаларны ватанны саклаучылар көне белән таныштыру;
Балаларның игътибарын, аңга алуларын; диалогик, монологик сөйләмнәрен үстерү;
Балаларда туган илгә мәхәббәт, малайларда көчле, кыю булырга омтылыш тәрбияләү.
Балаларны самалетның өлешләрен, зурлыгын, формасын билгеләргә һәм атарга өйрәтү (самолет,очучы,канаты, койрыгы)
Очучы һөнәренә хөрмәт, патриотик хисләр тәрбияләү.
Шөгель барышы.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, өстәлдә сез нәрсәләр күрәсез? (Фуражка)

Мондый фуражкаларны кемнәр кия? (солдатлар, хәрбиләр). Дөрес, балалар, аларны армиядә хезмәт итүчеләр, солдатлар, офицерлар кия.
Тиздән безнең нинди бәйрәм житә?
Балалар: әтиләр бәйрәме.
Т: Әтиләр, бабайлар, ир-атлар бәйрәме. Алар барысы да армиядә хезмәт иткәннәр. 23 февраль – ватанны саклаучылар көне.
Фотографияләр карау.

Менә монда сезнең әтиләрегезнең, бабайларыгызның армиядә хезмәт иткән вакытта төшкән фотосүрәтләре.
Җыр:”Солдат булам”

Т: Балалар менә монысы очучылар кия торган фуражка. Ә очучылар нәрсәдә очалар?
Б: Самолетта, верталетта.
Т: Дөрес балалар, монда карагыз әле, бу нәрсә?(самолет, верталет)
Самолет кечкенәме? Зурмы? Самолетның нәрсәләре бар икән? Самолетның кабинасы була. Анда очучы утыра. Шулай ук кошларныкы кебек канаты, койрыгы бар. ( Аерым балалардан өлешләрен сорау)

( Өстәлдәге самолетларны күзәту.)
Дидактик уен: “Самолетны җый”

Бармак уены: “Бармаклар солдат булган”
Очучылар турында видео фильм карау.

“Летчики” музыкаль хәрәкәтле уен уйнау.

Тәрбияче: Балалар, кемдер ишек шакый ачып карыйк әле. Кем бар икән?
(посылка килгән – коробка)
Ачып карыйк, балалар.

(коробкада балаларга бүләк – самолетлар)