СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Имтиханга әзерләнү өчен Фәнис Яруллин иҗаты буенча сочинение. 9 сыйныф

Нажмите, чтобы узнать подробности

-----

Просмотр содержимого документа
«Имтиханга әзерләнү өчен Фәнис Яруллин иҗаты буенча сочинение. 9 сыйныф»

Башым тубал. Ә тубалда сүзләр,
Сүзләрнең бар төрле-төрлесе...
Халык белән хаклык сүзе кебек
Аерылмыйча яши торганы,
Ике кулдай бер пар булганы.

Ф. Яруллин.

Сүзләр... Сүзләр!.. Минем туган телемдә − дөньяда тәүге тапкыр «Әннә», «әттә» дип әйттергән газизләрдән газиз Ана телемдә − нинди генә сүзләр юк... Серле дә, хикмәтле дә ул сүзләр... Кайсылары бик тирәннән чишмә кебек саркып чыгалар, ә бер ишеләре язгы ташкын кебек ургып агалар.

Сүзләр гаҗәеп сыйфатларга ия. Алар авыздан чыпчык булып очып чыга да кире әйләнеп кайтмый... Нәкъ менә җәядән атылган ук шикелле. Аларның кайберләре − усал сүзләр, явызлык булып, ә изге яхшы сүзләр, игелек булып, кире кайтучан.

Шуңа күрә халык «Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы», − дип, юкка гына әйтмәгән.

Без гомер буе сүзләр белән аралашып яшибез. Сүзләр безне бәхетле дә, бәхетсез дә итә ала... Сүзләр әйтерсең лә кояш: алар һәркемнеке һәм һәммәбезнеке дә. Һәркемнең үз кояшы булган кебек, һәркемнең үз сүзе, үз язмышы...

«Язмыш − бик кызык бит ул: кешегә байлыкны өеп бирә дә, соңыннан, үкенгәндәй, кайбер нәрсәләрне кире ала башлый... Ул тазалыкны, максатка омтылучанлыкны, көчне, сәләтне, ярыйсы гына буй-сынны, коңгырт-кара маңгай күзләре өстенә тирәнгә карый белүче күңел күзләре биргән дә: «Тукта әле, бер кешегә күпкәрәк китте бугай бу», − дип, кайберләрен кире тартып алган һәм: «Болардан башка нишләр икән бу?» − дип читтән генә күзәтеп тора башлаган». (Ф. Яруллин)

Сүз − күңел көзгесе, ди халык. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә барып җитә. Шагыйрьнең күңеленнән очкын булып чыккан һәр сүзе йөрәкләргә үтеп керә, битараф җаннарны уята.

Язучы һәр әсәре, шигыре аша ата-анага, туганнарга, табигатькә, бер-беребезгә карата миһербанлы, кешелекле, изге күңелле, шәфкатьле булып яшәргә өйрәтә. Ак кәгазь битенә язылган тылсымлы сүзләрне укыган саен укыйсы килә. Кат-кат укып, төрле мәгънә, бизәкләр табасың, үзеннән-үзе көй сорап торган, заман сугышын тоеп язылган сүзләр генә безне уйландыра, яңадан алып укырга мәҗбүр итә.

«Син әле кабынмаган ут,
Сине кабызасы бар», −

дип язган шагыйрь Ф. Яруллин, үзенең укучыларына мөрәҗәгать итеп.

Үзенең шигырьләре белән башкалар күңеленә дә ут салырлык нинди көчле ялкын соң ул Ф. Яруллин?! Бу сорауга җавапны без «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәрендәге Фәнияр язмышы белән танышкач табабыз. «Җилкәннәр җилдә сынала» − нигездә, бер герой язмышына багышланган повесть. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр Фәнияр турында, аның фаҗигале язмышы, рәхимсез тормыш белән өзлексез көрәше турында сөйләнә. Фәнияр язмышы − Фәнис Яруллинның үз язмышы да. Телиме-юкмы, автор үз тормышы, үз хисләре, үз кичерешләре турында язарга мәҗбүр. Фәниярның батырлыгы безне сокландыра, тырышлыгы, үҗәтлеге бездә ихтирам хисләре уята. Тән авыру булса да, җан сәламәт, йөрәк тулы хыял, күңел тулы өмет. Шушы хыял-өметләр очкын булып көйри, шигъри сүзләр булып ургылып, кәгазьгә төшүне сорый.

«Шагыйрьне шигырь коткара. Тормышта чишеп булмастай мәсьәләләр, авыр кичерешләр булганда, шигырь язсам, җиңеллек тоя башлыйм», − дип яза Фәнис абый. Көн саен, сәгать саен язмыш яңаклап торганда, күз яшьләреңне йөрәгеңә яшерә белү, башыңа ташлар яуганда да җаныңда йомшаклык саклау, күкрәгеңдә мәрхәмәт гөлләре үстерә алу сокланырлык батырлык түгелмени?!

Белмим, кайда җаным саклана?
Аптырыймын кайчак мин үзем.
Күрешергә дә яраксыз куллар
Нык тотканнар тормыш тезгенен...
Тоелса да мәңге сүнмәс күк,
Бер өзелер минем гомер дә.
Язмышларга буйсынмас җанны
Калдырасы иде шигырьдә...

Шигырь ул − шагыйрь күңеленең бер халәте, бер балкышы. Күңелнең тетрәнгән, тибрәнгән минутлары була. Шулчак шагыйрь, кәгазь-каләм алып, мөлдерәмә күңелен бушата. Иң беренче, образлар эзли, шулар аша кичерешләрен сурәтләп бирә.

Шагыйрь тормыштагы иң әһәмиятле вакыйгаларны үзенчә күрә, үзенчә тасвирлый. Аның иҗаты бай тематикасы белән аерылып тора. Ф. Яруллинны тормышның бөтен ягы да кызыксындыра. Ул җаны белән күзлеләрдән күбрәк күрә, аяклылардан күбрәк йөри, куллылардан күбрәк эшли, бервакытта да шәхси кайгысын бөтен ил, милләт кайгысыннан югары куймый.

Әдипне Туган ил, Туган җир мәсьәләсе даими борчып тора. Заманында диннең юкка чыгуы, аның белән бергә халкыбызның да юкка чыга башлавы уйландыра. Шагыйрь халык язмышын, аның бүгенгесен, иртәгесен уйлап җан ата.

Гомер буе куркып яшәдек без,
Бар нәрсәдән үлеп курыктык.
Гел калтырап яши торгач шулай,
Кеше икәнлекне оныттык, −

ди ул.

Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләтең белән, телең белән горурланып яшәргә кирәк.

Мескенләнмик әле,
Горур булыйк.
Горур булуларга ни җитә.
Сокланабыз хәтта бөркетләргә
Очкан чакта гына биектә, −

дигән фикердә шагыйрь.

Ф. Яруллин иҗатының тагын бер үзенчәлекле ягы − юмор. Ә моңа көчле рухлы кешеләр генә ирешә ала. Бу − кешенең үзенә күрә яшәеш чыганагы. Тормышның чыганагы, яшәешнең тоткасы итеп шагыйрь мәхәббәтне күрсәтә. Бу − туган җиргә, тормышка, кешеләргә булган мәхәббәт. Бу хис аңа язмыш сынауларын җиңәргә ярдәм итә.

Тормышым − авыр арба,
Йөгем гел артып бара.
Арбам күптән туктар иде,
Мәхәббәт тартып бара.

Мондый рух ныклыгын гомер буе саклап калыр өчен көч бирерлек чыганак булу кирәк. «Дөньяда минем ике алтын баганам бар, берсе − әнкәй, икенчесе − Нурсөям», − дип яза Фәнис абый. Бу алтын баганаларсыз бүген без белә торган әдип Фәнис Яруллин да булмас иде, дип уйлыйм.

Нурсөя белән сөюнең
Мәгънәсен яшәрттегез.
Тарихта калачак бит ул
Сезнең мәхәббәтегез, −

дип бик хаклы язган Айдар Хәлим.

Сау-сәламәт килеш зиннәтле фатирларда яшәп, «Мерседесларда йөреп, мәхәббәтне дефицитка әйләндергән йөзләгән милләттәшләребезгә бер бөек үрнәк бу язмыш. Нурсөя апа белән аларны дөньяга карашларында уртаклык, хыяллар берлеге шигъри сүзгә булган мәхәббәт берләштерә.

Катлаулы язмыш белән эчкерсез, риясыз хисләр әсәрдән әсәргә озата бара. Аларның һәрберсендә чынлык, табигыйлек, ихлас яшәү гүзәллеге турында хакыйкать чагыла. Әдип һәрвакыт үзе булып − халык, милләт, җәмгыятьне борчыган заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы шәхес булып кала.

Гадәттә, сәламәт тәндә генә сәламәт рух, дигән әйтем яши. Ә гомерлек бәлагә дучар булган Фәнис абый гадәти булмаган куәтле омтылыш һәм ихтыяр көче белән үзенә бер могҗиза тудыра. Үзенең аянычлы хәл-әхвәле, язмышы белән көрәшә-керәшә, иҗат офыкларын һаман киңәйтә бара. Соңгы ун елда басылып чыккан өч томлык сайланма әсәрләре, «Серле дөнья», «Җан авазы», «Көн сулышы», «Яз гөлләре», «Көзге моң» исемле җыентыклары − күпләрнең күңелендә ялкын кабызырлык талантлы сүз үрнәге. Алар − бик күпләрнең яралы күңелләренә шифа була алырлык, өметсезләрдә өмет уятырлык әсәрләр. Аның шигырь җыентыкларын кулыма алып, ачып укыгач, шундый соклану катыш сорау туа күңелдә: «Шушы кадәр сүз байлыгын, тел матурлыгын, гаделлекне һәм гүзәллекне ходай бер кешегә генә ничек өеп бирергә булган микән?!»

Ф. Яруллин − чорыбызның халыкка иң якын, күп укыла торган әдибенә әйләнде. Ул − халкыбызның йөз аклыгы, горурлыгы. Әдипнең М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Халык язучысы дигән мактаулы исемгә лаек булуы − рухи ныклыгының, батырлыгының дәлиле.

Язмыштан узмыш юк, диләр. Безнең ислам дине кешене нинди язмышта да сабыр, түземле булырга, үзенә бирелгән талантны югалтмыйча, армый-талмый иҗат итәргә өйрәтә. Дөньяның һәр почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар таза тәнле кешеләрне дә юкка чыгарганда, шушы афәтләргә каршы чын каһарманнарча көрәшүче, халыкка көч бирергә тырышучы, гүзәл иҗат җимешләре белән начарлыкка, явызлыкка каршы шигъри сүз белән армый-талмый көрәшүче Корчагин токымыннан булган шәхесләребез бар.

Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!