Татар әдәбияты (уку) дәресләрендә укучыларны әдәби әсәрләр белән таныштыру белән бергә аларга эстетик тәрбия бирү дә төп максатларның берсе итеп куела. Сәнгатьнең барлык төрләре дә матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Рус мәктәбендә белем алучы рус балалары өчен уку дәресен сынлы сәнгать (ИЗО) дәресе белән кушып үткәрү бик отышлы булып чыкты.
Тема: Көзге табигать.
(5 сыйныф рус группасы өчен интеграль дәрес)
Ләйсән Фәйзуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Елена ПЕРВУШИНА, сынлы сәнгать укытучысы
Казандагы 33нче мәктәп
Максат: Укучыларны “Сары яфрак сарымы?” тексты белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, монологик сөйләмне үстерү, төсләрне һәм агач атамаларын кабатлау, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү; график күнекмәләр булдыру, көзге яфракларның бизәлешендә төп һәм өстәмә төсләрне өйрәнү, тирә-як табигатьтә мөһим булган симметрия законы турында белемнәрне тирәнәйтү, эстетик тәрбия бирү.
Җиһазлау:
укытучы өчен: күчмә проектор, компьютер, “Көзге мотивлар” аудиоязмасы, “Көз” картинасы, дәреслек, тематик рәсемнәр;
укучылар өчен:сүзлекчә, акварель, альбом, карандаш, кисточка, төрле агач яфраклары.
Материал:
1. Р.Р. Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова авторлыгында “Татарча да яхшы бел. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге” (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. Ике кисәктә. – Казан, Мәгариф, 2006)
2. Н.П. Костерин. Учебное рисование. – Москва, 1984.
3. Рисование педагогическом училище. Под общ. ред. В.В. Колокольникова. Ленинград, 1961.
Оештыру.
Татар теле укытучысы: Исәнмесез, укучылар!
Укучылар: Исәнмесез!
Т.т. укытучысы: Утырыгыз. Класста бүген кем дежур?
Дежур укучы: Класста бүген мин дежур.
Т.т. укытучысы: Хәзер нинди ел фасылы?
Дежур укучы: Хәзер көз.
Т.т. укытучысы: Без көз икәнен каян беләбез?
Дежур укучы: Көз көне көннәр кыскарак, төннәр озынрак, һава салкынрак, җил көчлерәк.
Т.т. укытучысы: Бүген һава торышы нинди?
Дежур укучы: ...
Актуальләштерү
Т.т. укытучысы: Рәхмәт. Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә “Сентябрь башы” дигән текст өйрәндек. Хәзер шул текст буенча сөйләшеп алабыз. Текст авторы нинди ел фасылын эзли?
Укучы: Текст авторы көзне эзли.
Т.т. укытучысы: Урамда ул кемнәр белән сөйләшә?
Укучы: Урамда ул яфраклар, яңгыр тамчылары, җил белән сөйләшә.
Т.т. укытучысы: Ул сентябрь көзен табамы?
Укучы: Юк, тапмый.
Т.т. укытучысы: Дөрес, ул аны тапмый. Чөнки сентябрь аенда көз үзен сиздерми. Хәзер исә октябрь башланды. Көннәр чыннан да салкынрак була башлады, яңгыр еш ява... Табигать моңсу. Ләкин куп кешеләр көзне ярата. Әйтегез әле арагызда көзне яратучылар бармы?
Укучылар: Бар.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
Т.т. укытучысы: Бүген без сезнең белән “Көз” темасын дәвам итәрбез. Дәресебез гадәти түгел, чөнки без уку дәресен рәсем дәресе белән үреп барырга уйлыйбыз. Безгә сынлы сәнгать укытучысы да ярдәм итәр.
Сынлы сәнгать укытучысы: Ребята, кто из вас гулял по осеннему парку, лесу? Чем отличаются цвета летом и осенью? Когда цвета более разнообразны и богаче?
Укучылар: Осенью цвета более разнообразны.
С.с. укытучысы: Свои впечатления от осени довольно точно передает русский поэт Иван Бунин. Вот послушайте:
Лес, точно терем расписной,
Лиловый, золотой, багряный,
Веселой, пестрою стеной
Стоит над светлою поляной.
Вы согласны с автором?
Укучылар: Да.
С.с. укытучысы: Давайте сейчас рассмотрим картину Вячеслава Алатырского. Как вы думаете, какое время года на ней изобразил автор?
Укучылар: Осень.
С.с. укытучысы: А какие цвета характерны для осени?
Укучылар: Желтый, оранжевый, красный, коричневый, зеленый
Т.т. укытучысы: Әйдәгез әле бу төсләрне татарча әйтик.
Укучылар: Сары, алтынсу, кызыл, көрән, яшел.
Т.т. укытучысы: Молодцы! Ә хәзер китапларны ачтык, 32 бит.
С.с. укытучысы: Рассмотрим какие цвета здесь вам даны. Черный, серый, красный, коричневый, желтый, зеленый, голубой, синий, фиолетовый.
Т.т. укытучысы: Без төсләрне беләбез инде. Сүзләрне минем арттан кабатлагыз: кара, соры, кызыл, көрән, сары, яшел, күк, зәңгәр, шәмәхә.
(укучылар сүзләрне кабатлый)
С.с. укытучысы: Ребята, вы знаете, что цветовая палитра многообразна. Один цвет имеет много разных оттенков. Желтый
- наиболее популярный цвет осени.
Поэтому сегодня мы с вами рассмотрим оттенки желтого цвета. Внимание на экран.
(экрандагы рәсемнәр ярдәмендә төсләр күрсәтелә)
С.с. укытучысы: Желтый, желтоватый, светло-желтый, темно-желтый.
Т.т. укытучысы: Сүзлекләрне ачтык. Бу сүзләрнең тәрҗемәсен язып куябыз. Истә калдырабыз: сары – желтый, саргылт – желтоватый, ачык сары – светло-желтый, караңгы сары – темно-желтый.
Т.т. укытучысы: Дәрескә сез төрле агач яфраклары алып килергә тиеш идегез. Хәзер шулар белән эшлибез. Әйдәгез, карыйк әле, алар нинди төстә?
Укучылар: Сары, көрән, саргылт, караңгы сары ...
Т.т. укытучысы: Яхшы, молодцы! Ә хәзер китапларның 31 нче битен ачабыз. Монда безгә төрле яфрак рәсемнәре бирелгән. Шуларга карап кемдә нинди яфрак икәнен әйтәбез.
Укучылар: Каен, имән, миләш...
Т.т. укытучысы: Ә хәзер экранга игътибар итәбез.
(экранда: агач рәсемнәре, яфраклары һәм атамалары)
Бу сүзләрне бергә укыйбыз. Аннары соң сүзлекләргә теркәп куябыз: рябина - миләш, клен – өрәңге, береза – каен, вяз – карама, дуб – имән, липа – юкә, ольха – зирек, ива – тал, осина – усак.
(сүзлек эше)
С.с. укытучысы: Для лучшего запоминания я предлагаю вам сейчас нарисовать осенний листок любого дерева. На выбор: березы, дуба или липы. А потом нужно будет рассказать, какие отттенки желтого цвета вы использовали.
(рәсем ясау, музыка куела)
С.с. укытучысы: Пусть работы пока высохнут. А вы сделаете зарядку.
Т.т. укытучысы: Торып бастык.
Физминутка: Көз җитә, җил исә, яфраклар коела, яңгырлар да ява. Урманга барабыз, гөмбәләр җыябыз, кәрзингә салабыз һәм өйгә кайтабыз!
Т.т. укытучысы: Укучылар, без сезнең белән агач атамаларын кабатладык. Китаптан “Сары яфрак сарымы?” текстын укыйбыз.
(текстны укытучы укый)
Т.т. укытучысы: Тәрҗемә итик:
Желтый ли желтый лист?
Осенью листья осины, рябины, клена бывают красными. Листья остальных деревьев желтые, но они не одинаковые. Листья березы – светло-желтого цвета, листья вяза – темно-желтого, у дуба – серо-желтого, липы – оранжево- желтые, осины – очень желтые. И узоры разные: зеленые полоски, коричневый пятна, серые узоры.
У деревьев в разное время опадают листья. В первую очередь летнюю одежду снимают береза, липа, осина. На дубе листья держатся дольше. Листья ольхи и ивы и после первого снега остаются зелеными. Сосны и ели круглый год остаются зелеными.
С.с. укытучысы: Обратили внимание, какие цвета были использованы в тексте?
Укучылар: Темно-желтый, серо-желтый, светло-желтый, красный, очень желтый, коричневый, зеленый.
Т.т. укытучысы: Текстны чылбыр буенча укыйбыз.
(текстны уку)
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Т.т. укытучысы: Хәзер мине игътибар белән тыңлагыз. Текст буенча сорауларга җавап бирәбез.
Нинди агачларның яфраклары көз көне кызыл була?
Калган агачларның яфраклары бертөрлеме?
Яфракларның бизәкләре нинди?
Иң беренче булып җәйге яфракларын нинди агачлар сала?
Беренче кардан соң нинди агачлар яшел калалар?
(укучылар текст буенча җавап бирә)
VI. Өйгә эш бирү.
Т.т. укытучысы: Яхшы, молодцы. Өй эшен язып куябыз.
(тактадан өй эшен язып кую: 9 күнегү, 32 бит - дәрестә өйрәнгән сүзләрне кулланып, көзге табигать турында сөйләргә)
С.с. укытучысы: Ребята, теперь работа по рисункам. Вот этот рисунок получился удачным. Нужно рассказать о нем.
Укучы 1: ...
Т.т. укытучысы: Кем татарча сөйләргә әзер? Рәсемнәрегез буенча сөйлибез. Нинди яфрак ясадың һәм нинди төсләр кулландың?
Укучы 2: ...
(бер-ике укучы рәсемнәре турында сөйли)
VI. Йомгаклау.
Т.т. укытучысы: Без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Нинди төсләр турында белдек?
Укучылар:
Т.т. укытучысы: Яхшы. Ә хәзер билгеләр куябыз...
С.с. укытучысы: Оценки за работы следующие…
Т.т. укытучысы: Дәрес бетте. Сау булыгыз!
С.с. укытучысы: До свидания!