СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Интеллектуаль уен Тамчы шоу

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тамчы шоу.Интеллектуаль уен.Белемнәрне барлау, командалар арасында ярыш

Просмотр содержимого документа
«Интеллектуаль уен Тамчы шоу»

Тема. Тамчы – шоу. Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе.

Васил. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар.

Индира .Бүген без сезне “Тамчы – шоу” карарга чакырдык. Ни өчен тамчы соң дисәгез, татар халкында шундый гыйбарә бар: “Тамчыдан күл җыела” яки “Тамчы тама – тама ташны тишә”, диләр. Без дә белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыябыз да гыйлемле кешегә әйләнәбез.

Васил. Бүгенге бәйгедә без үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнебезне күрсәтербез.

Индира. Хәзер командалар белән танышып үтик.

1 нче команда капитаны: Безнең каманда “Нарат”. Безнең девиз: “Без – табигать баласы”.

2 нче команда капитаны: Безнең каманда “Каен”. Безнең девиз: “Сәламәтлек – зур байлык”.

Васил .Командалар белән таныштык. Инде хәзер жюри белән дә танышып үтик.

Экранда “Тамчы – шоу” дип язылган слайд күрсәтелә.

1 нче тур.(слайд 2, “Кем тизрәк?”.)

Васил.Беренче турыбызны башлыйбыз. Әлеге турның исеме “Кем тизрәк?”. Мин сораулар бирәм, кайсы командадан кемнең җавабы әзер, шул карточканы күтәрә. Бер дөрес җавапка бер балл.

1 нче сорау. Чуар киемле урам малае

Борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык).

2 нче сорау. Яз килә, көзен китә,

Оя ясасаң, үз итә. (Сыерчык).

3 нче сорау. Бер кошым бар - тынмый,

Агачка оя кормый.

Өе – җирдә, җыры – күктә. (Тургай).

4нче сорау. Тап, тап, табагач,

Табагачта бер агач,

Койрыгы бер калач. (Саескан).

5 нче сорау. Дөньядагы иң зур кошның исеме ? (Африка тәва кошы).

6 нче сорау. Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кош очып китә?

7 нче сорау. Иң күп ашаучы кош. (Песнәк).

8 нче сорау. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк).

9 нче сорау. Кайсы кош тавышсыз оча? (Ябалак).

10 нче сорау. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан).

11 нче сорау. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач).

12 нче сорау. Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар? (Чыпчыклар).

2 нче тур. “Дару үләннәрен беләсеңме?”.

Индира. Кешеләр элек – электән үк менә нәрсәгә игътибар иткәннәр. Җир йөзендә үсемлекләр бик күп. Ләкин җәнлекләр нигәдер, аларның кайберләренә генә мөрәҗәгать итәләр. Шуннан кешеләр бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы үзлекләрен ачканнар.


1нче сорау. Бу үсемлекнең чәчәкләре алтынсу сары төстә. Күбрәк юл буйларында, урман аланнарында да очрый. Халык медицинасында бу үсемлекне элек – электән кулланганнар. Халык аны юкка гына “99 авырудан дәвалау үләне” дип атамый. Үләннең исемен атагыз. (Сары мәтрүшкә - зверобой).


2 нче сорау. Рус халык медицинасында бу үсемлеккә аерым мәхәббәт белән карыйлар. Аны күзләр авыртканда, баш әйләнгәндә, шешләр вакытында кулланалар. Аларны табуы бик җиңел. Үзләре кар бөртекләре кебек. Бу нинди үсемлек? (Ромашка – ромашка аптечная).


3 нче сорау. Бу үсемлек турында шундый риваять йөри. Юл буенда кояшта ике елан кызынып яткан. Шулвакыт борылыштан арба килеп чыккан .

Еланнарның берсе тиз генә шуышып кырыйга чыгып калган, ә берсе өлгермәгән, аның өстеннән рба чыккан. Кешеләр туктап күзәтә башлаганнар. Исән калган еланның берсе юл буенда үсеп утырган бер үлән яфрагын яралы еланга алып килеп биргән. Бу нинди үсемлек булды икән? (Бака яфрагы – подорожник).


4 нче сорау. Бу үләннең исеме латинча “карлыгач” дигән исемнән алынган. Имеш, карлыгачлар, үзләренең сукыр туган балаларының күләрен шушы үлән согы белән юганнар. Шуңа күрәдер инде, ул кошлар килүгә чәчәк ата. Халык аны , чиста үлән дип йөртә

Ләкин файдасы белән бергә, аның зыяны да бар. Ул агулы. Шуңа күрә аны файдаланганда бик сак булырга кирәк. (Канлы үлән – чистотел).


5 нче сорау. Бу үләнне һәркайда очратырга мөмкин. Бакча артларында, чокырларда, ташландык урыннарда. Без аныул чүп үлән буларак беләбез. Ә менә япониядә аны түтәлләрдә махсус үстерәләр. Халык медицинасында тамырын да, яфракларын да кулланалар. (Әрекмән – лопух).


6 нче сорау. Бу борынгы дару үсемлеге. Аны ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар.

Элек – электән шундый имеш – мимешләр калган. Кем бу үсемлекне өендә тота яки ишек өстендә саклый, аның йортында сихерчеләр, явыз ниятле көчләр керә алмаган. Өйдәгеләр барысы да сәламәт булганнар. (Гади мәтрүшкә - душица обыкновенная).

Икенче тур тәмам. Өченче турга кереп киткәнче, энергизатор уйнап китик. Уенның исеме “”.

Беренче команда Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне, икенче команда хайваннарны атап чыга. Капитан бер үсемлекне атый, икенче уенчы аның үсемлеген дә, үзенекендә атарга тиеш. Ахыргы уенчы 6 үсемлек атап чыга.

Энҗе чәчәк, алтын туй чәчәчге, сәрдәнә, йокы үләне, кыңгырау чәчәк, сары мәтрүшкә.

Зубр,

3 нче тур. “Кызыл китап” ни сөйли?

Васил. Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигать бүген ярдәм көтә!

Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән.

Әйдәгез, шул көннәрне дөрес тәртиптә языйк. Даталар артына көннәрнең исемнәрен язарга кирәк.

22 март -

1 апрель –

22 апрель –

5 июнь -

26 сентябрь -

4 октябрь –

Хайваннарны саклау көне, Кошлар көне, Әйләнә - тирәне саклау көне, Диңгез көне, Су көне

Дөрес җавапларны тыңлап китегез.

3 нче турның икенче соравына күчәбез. Слайд .

Сезнең алдыгызда Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр. Сезгә аларның исемнәрен щйтеп, алар турында сөйләп китәргә кирәк.

Слайд . Сары башмачык, Женьшень, Реликт кисмән.

Слайд . Лотос, Ак торна, Зубр.

3 нче сорау. Сезнең алдыгызда Кызыл китап турында язылган мәгълүматлар бирелгән. Сезгә дөрес даталарны дөрес куерга кирәк.

1948 елда – Англия зоологы Питер Скотт дәгъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла.

1979 елда – Безнең илдә Кызыл китап басылып чыга.

1984 елда – 2 нче басма дөнья күрә.

елда – Татарстан Республикасының Кызыл китабы бастырыла

елда – Балтач ройоны Кызыл китабы төзелә.


1984, 1979, 1948,

4 нче тур “Табигатьне ничек сакларга?” дип исемләнгән.

Индира. Экологик хәлнең кискенләшүен кешелек дөньясы бик соң аңлый башлады.Сулый торган һавабыз, эчә торган суыбыз, туфракларыбыз көннән – көн ныграк агулана.Әйләнә тирәбезне ямьләндерү, табигый байлыкларны киләчәк буыннар өчен кадерләп саклау – безнең бурыч.Алдагы биремне тыңлап китегез.

Сезгә авылның тарихи атамаларын санап чыгарга һәм аларны саклау өчен нинди эшләр үткәрергә мөмкин икәнен әйтеп чыгырга кирәк.

Беренче команда каенлыкларны, урман һәм посадкаларны атап чыга.

Сарай тавы, Бәбәй тавы, Каенсар, Шүрәле, Каршы тау, Алашай, Кирәмәт, Ар су буе, , Хәдичә каенлыгы, Хәмәтвәли каенлыгы.

1.Каршы тауда каеннар, нарат һәм чыршы агачлары үсә. Корыган агачларны әтиләр белән кисеп, ботакларын яз көне ягабыз. Бу агачлар берничә дистә елдан соң безгә төзелеш материалы була ала. Шуңа күрә аны сакларга кирәк.

2.Сарай тавында да безнең әти - әниләр утырткан агачлар. Корыган агачларны каенлыкны чистарту эшләре алып барыла. Корыган агачлар урынына яз көне яшь агачлар утыртабыз. Бк эшне өлкән класс укучылары эшли.

3.Ар су буе гөмбәләр бик күп үскән урын.Без анда гөмбә җыярга йөрибез. Гөмбәләрне җыйганда ашарга яраклыларын гына җыябыз. Карт гөмбәләргә, агулы гөмбәләргә кагылмыйбыз. Чөнки аларны урмандагы җәнлекләр, кошлар ашыйлар.

4.Агачлыклар, каенлык һәм урман янындагы басуларга ашлама кертүне бетерергә кирәк. Чөнки бу үсемлекләргә, агачларга һәм анда яшәүчеләргә зыян ясый. Кошлар күпләп үлә, алар артыннан акрынлап агачлар да корып бара. Суларга һава пычрана. Бу безнең тазалыкка тискәре йогынты ясый.

Көек чишмәсе, Кәби чишмәсе, Каратау чишмәсе, Бикчәнтәй чишмәсе, Каенсар, Бакый, Томбай, Сәнәк елгасы, Ар су буе, Фазыл чишмәсе.

Икенче команда сулыкларны әйтә һәм аларны ничек чистартырга, сакларга мөмкин юлларны атап чыга.

1.Яз көне карлар эрегәч, әтиләр белән барып чишмәләрне чистартабыз.Улакларын төзәтеп, чишмәне ләмнән чистартабыз. Чишмә янында чүп калдырмыйбыз, булган чүпләрне җыеп, ягабыз.

2.Кубыр елгасы ярларына чүп ташлау кими. Кешеләр ашлама капларын да су буенда чайкауны бетерде. Чөнки балыклар күпләп үлә, бу Кубыр елгасының пычрануына китерә.

3.Бака күле кырына чүп ташлауны туктату әстендә эш алып барыла. Яр кырындагы агачларны кисеп, яр кырын чистарталар. Ял итергә килгәч, монда чүпләр калдырмау өстендә эшләү җитеп бетми.

4.Сулыкларны чиста тоту өчен басуларга ашлама кертүне мөмкин кадәр киметергә кирәк.Су янында урнашкан амияк бочкаларын судан ераграк җиргә урнаштырырыга кирәк.

Сүз жюрига бирелә.(Жюри командаларның җавапларын бәяли, җиңүче команданы билгели).

Алып баручылар уенны тәмамлыйлар.