СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Йомгаклау контроль эшләр №2

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

5-9 класска кадәр йомгаклау контроль диктантлар

Просмотр содержимого документа
«Йомгаклау контроль эшләр №2»

Тема. Йомгаклау контроль диктантлар

Максат: ел буена үтелгәннәрне кабатлау

5 класс

Мәкальләр

1.Кемнең намусы пакь , шуның йөзе ак. 2. Акыл белән яшәүченең минуты да кадерле. 3. Яңа дустан сыналган дус якынрак. 4. Белемсез дустан белемлесе яхшырак. 5. Йөрәксездән ерак кач. 6. Биек тауның төбе якын, башы ерак, яман кешенең үзе якын , күңеле ерак.

Бирем: 1. Ия белән хәбәрнең астына сызарга.

2. 6 җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.



Тема. Йомгаклау контроль диктантлар

Максат: ел буена үтелгәннәрне кабатлау

6 класс

Мәкальләр

1.Беләге юан берне егар, белеме зур меңне егар. 2. Яшең йөзгә җитмәсә дә , дусың йөздән артсын. 3.Барга сөенә бел, юкка көенә бел. 4. Кеше хезмәттә таныла , ярышта сынала. 5. Бала – иркәләгәнне , эш иртәләгәнне ярата. 6. Эш сөйгәнне ил сөяр , эш сөймәгәнне ил сөймәс. 7. Дус белән дус булуыңа шатлан , дошман белән дус булудан саклан. 8. Үзеңне үзең мактама , сине кеше мактасын. 9. Сигез сыер асра , сигезен дә симез асра. 10. Ике кулың эшләгәнне ике иңең күтәрер.

Бирем: 1. 2 нче жөмләдәге сүзләргә морфологик анализ ясарга.

2. Тәмамлыкларның кайсы сүз төркеме белән белдерелүен ачыкларга.

Тема. Йомгаклау контроль диктантлар

Максат: ел буена үтелгәннәрне кабатлау

7 класс

Сабый чактан ук

Һәр бала сабый чактан ук яхшы холыклы булып үсәргә тиеш. Пөхтәлек һәм җыйнаклык, эшчәнлек һәм тырышлык кебек яхшы гадәтләрне кече яшьтән үк үзләштерергә кирәк. Мондый күркәм сыйфатларга ия булган кешене һәркем хөрмәтли, якын дус итә .Һәр бала зурларга хөрмәт курсәтсен,кечкенәләргә игътибарлы булсын. Әдәпле бала олылар белән һәрвакыт үзе башлап исәнләшә, хәерле иртә, хәерле кич тели.

Хезмәт кешене тәрбияли, чыныктыра, аңа культура күнекмәләре бирә.Һәркем үзенең хезмәте кергән әйберләрне якын күрә.Берәр әйбергә үз көчең никадәр күбрәк керсә, аның кадере дә шулкадәр зуррак булачак. Шуңа күрә һәркем кече яшьтән үк эш яратып , хезмәткә күнегеп үсәргә тиеш.

Көндәлек тормышта ныклы режим булдырырга кирәк. Режим кешене тәртипкә өйрәтә , төгәллеккә гадәтләндерә. Йокыдан билгеле вакытта торырга , билгеле сәгатьләрдә дәрес әзерләргә , уйнарга , ашап-эчәргә , файдалы эш белән шөгыльләнергә кирәк. (126 сүз)

Бирем: 1. 1,3 нче җөмләләргә синтаксик анализ ясарга.

2. тексттагы бер җөмләне аерымланган хәл итеп үзгәртеп ясарга.



Тема. Йомгаклау контроль диктантлар

Максат: ел буена үтелгәннәрне кабатлау

8 класс

Иген уңган елны

Иген бик артык уңган ел иде. Күршебез Бәдри карчыгының Агыйделгә коя торган Күксу тамагында бөтен бер дисәтинә тарысы бар икән. Бичараның бәхетенә каршы, искиткеч килешкән, урыны-урыны белән шул чаклы үскән: җигүле ат керсә , дугасы-нисе белән югалыр. Башы дисәң, буеннан да хәйран : үз авырлыгын күтәрә алмый , бөгелә-сыгыла салынып утыра.


Карчык бер үзе барып кыштырдап йөргән булса да, бер дә киметә

алмаган. Көз җитеп, каты кыраулар да ешая башлагач, тиз арада урдырып бетерү өчен, кәҗә бәрәнен суйган да өмә ясаган.

Мин өмәчеләрдән соңгарак калып, үз атымны менеп кенә бардым.

Җиргә җиткәндә, алар ат тугара башлаганнар иде. Егетләр арба тирәсендә азаплана, кайсылары ураклар чишә, берничәсе атлар арканлап маташа иде. (Г.И. буенча.)


Бирем: иярченле кушма җөмләләрнең схемасын бирергә.


Тема. Йомгаклау контроль диктантлар

Максат: ел буена үтелгәннәрне кабатлау


9 класс


Искәртмәле диктант


1.Без бер авылда туып , бер суны эчеп үскән булсак та , төрлебез төрле урамнарда , төрле өйләрдә торгангамы , хыялларыбыз , һөнәрләребез бик төрлечә иде. (Г.И.) 2.Кич булып , су өстенә болытлардан кызыл шәүлә төшкәч , алар эштән туктадылар. (И.Г.) 3.Чокыр аръягында ботаклары җиргә кадәр салынган чыршылар бетеп , төз һәм озын сынлы наратлар башланды. (Г.Ә.) 4.Май башлары булуга карамастан , һава яхшы ук салкын булып , төн ягыннан искән әче җил тәннәрне чымырдата башлады. (М.Г.) 5. Ниһаять , акчалар кесәгә салынгач , монда инде бер тиен дә арттырырга юл калмаганлыгы беленгәч , өсләреннән авыр йөк төшкән шикелле булып , кешеләр тынычландылар һәм , әкренләп , сумкаларын кия башладылар. (Ш.К.) 6. Сүзләр сөйләнеп , уеннар уйналып , йөрисе җирләр йөрелеп бетте . Балалар Габдулла белән кызыксынмый башладылар. (Ә.Ф.) 7. Балалар җәйге җылы яңгырда , өс-башлары пычранган , ә йөзләре балкыган хәлдә , бик озак уйнадылар. Тик яшел чирәм өсте кибеп , ерганаклардан сулар агып беткәч кенә, алар өйләренә таралыштылар.

Бирем: күп иярченле кушма җөмләләрне табу һәм схемасын төзү.