Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Тәкәнеш урта гомуми белем мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фәсхиева Раузалия Гали кызының педагогик эшчәнлегенә анализ.
Халыкның киләчәге аның телен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен, җыр-моңын, тарихын, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә, шул бай мирасны буыннан буынга тапшыра баруга бәйле. Шулай булганда гына халык гомумкешелек кыйммәтләре арасында үзенең дә лаеклы өлеше барлыгын аңлый, кешелек тарихында мәгънәле урыны булуы белән горурлана алачак. Әнә шул рухи мирас чылбыры зәгыйфьләнсә, кешенең, халыкның милли горурлыгы да сау-сәламәт була алмый, затлылык-зыялылык сыйфатлары да сулыга.
Бүгенге көндә тел һәм милләт сагында торучы төп көчләрнең берсе – татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Мин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, балаларны төрле яктан үстерү, әдәби әсәрләр, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре аша әдәп-әхлак тәрбиясе бирүне үземнең төп бурычым дип саныйм. Тирән белемле, югары әхлаклы, тормышка яраклашкан зыялы шәхес тәрбияләү максатын күздә тотып, мин инде 35 ел дәвамында балаларга белем һәм тәрбия бирәм.
Минем методик проблемам – “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәхси якын килү нигезендә укучыларның иҗади активлыгын үстерү”. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында да укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куелды. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.
Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала. Мин үзем татар әдәбияты дәресләрен Альберт Яхин методикасына нигезләнеп үткәрәм. А.Яхин программасы белән эшләү укытучының да, укучының да иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра, фикерләү һәм танып-белү сәләтен үстерә. Дәреслекләр әдәби әсәрләргә анализ ясауга багышланган. Һәр дәрестә укучы белән бергә укытучы да мөстәкыйль уйлый, өйрәнә. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.
Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Заман мәктәбенең тормышын да информацион технологияләрдән башка күз алдына китереп булмый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп кулланырга мөмкин. Класстан тыш чаралар үткәргәндә, ата-аналар жыелышларында, әдәбият дәресләрендә язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә презентацион материаллар кулланам. Презентацияләр төзү өчен төрле чыганаклардан материалларны татар теле дәресләре өчен күбрәк үзем туплыйм. Хаталарны кисәтү максатыннан күнегүләр эшләгәндә, документ-папкадан файдаланам. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар аудио һәм видеоязмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәлерәк була.
Мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республика күләмендәге олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү укуларында, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә мәктәбебез һәм район данын яклап чыгышлар ясыйлар, призлы урыннарны яулыйлар. 2007 нче елда 11 нче сыйныф укучысы Гайнуллина Гөлнар республика күләмендәге олимпиадада татар әдәбиятыннан җиңүче булды, татар теленнән призлы урынны алды. 2011 һәм 2012 нче елларда Гимадеева Лилия татар теленнән республика күләмендәге олимпиадада призлы урыннарны яулады. 2012 һәм 2013 нче елларда Фатихова Алинә район күләмендәге олимпиадада татар теленнән призлы урыннарга лаек булды. 2015 нче елда район күләмендәге олимпиадада Филина Ландыш татар теленнән җиңүгә иреште, Әхмадуллина Әдилә татар әдәбиятыннан призлы урынны яулады. 2016 һәм 2017 нче елларда Мөхәммәдиева Тәнзилә республика күләмендәге олимпиадада призлы урыннарга лаек булды, Гилязова Алинә татар теленнән призлы урынны яулады.
Сәләтле балаларның мөстәкыйльлеген үстерү максатында үз тәҗрибәмдә сыналган алымнардан киң файдалану күркәм нәтиҗәләргә китерә. Эш төрләрен һәрвакыт үзгәртеп тору укучыларда кызыксыну уята һәм мөстәкыйльлек тәрбияли. Укучылар белән индивидуаль эшләүнең нәтиҗәсе дә күренә. Җиңүнең 65еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә” темасына републикакүләм сочинение бәйгесендә катнашып, Гайфуллина Айсылу сертификат алуга иреште, ә Фатихова Алинә “Китап миңа сугыш турында сөйләде” дигән темага китапка бәяләмә язу конкурсында катнашып, диплом иясе булды (“Диплом Республиканской детской библиотеки” РТ Казань). Өлкән класслар өчен Татар дәүләт гуманитар-педагогик университеты тарафыннан тәкъдим ителгән Укытучы елына багышланган сочинение конкурсында катнашып уңышка ирешкән 10 нчы сыйныф укучысы Филина Ләйсәнгә катнашучы сертификаты тапшырылды. Тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II Республикакүләм фәнни- тикшеренү укуларында катнашып, Фәйзуллина Наилә катнашучы сертификаты алды.
Фәйзуллина Наилә, Мамадыш муниципаль районы гомуми белем учреждениеләре укучылары арасында үткәрелә торган фәнни-тикшеренү эшләре һәм проектлары буенча “Фәндә минем эзем VII” район конкурсында катнашып, сертификат алуга иреште. Укучыларыбыз “Зирәк тиен” төбәкара конкурсында ел саен уңышлы гына катнашып киләләр.
Укучыларның уңышлары – укытучының үз эшен системалы алып бару нәтиҗәсе. Туктаусыз эзләнүче, һәрдаим яңалыкка омтылучы укытучы укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә үзе дә зур уңышларга ирешә. Һәрдаим үсештә, эзләнүдә булган укытучы гына матур нәтиҗәләргә ирешә ала. 2008 нче елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләндем. 2011, 2012 нче елларда “Безнең яхшы укытучы” Гранты иясе булдым. Грант отуда үземнең, укучыларымның район, республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешүләре әһәмиятле роль уйнады. Үземнең профессиональ тестированиемнең нәтиҗәсе 100 балл булды. 2012 нче елда югары квалификацион категория алуга ирештем. Укучыларны республика күләмендәге фән олимпиадаларына 2007 нче елда җиңүче укучы, 2002, 2003, 20011, 2012, 2016, 2017 нче елларда призерлар әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарына ия булдым. 2012 нче елда район “Мәгълүмати методик үзәк” нең “Рәхмәт хаты” белән бүләкләндем. “Агымсу” иҗат берләшмәсенең 50, Ш.Маннур исемендәге премиянең 30 еллыгы уңаеннан уздырылган конкурс җиңүчесе әзерләгән өчен, мәгариф бүлеге һәм “Балалар һәм яшүсмерләр йорты” Грамотасы белән бүләкләндем, 2012.
Мәктәбебездә озак еллар “Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге эшләп килә. Балалар бу түгәрәккә аеруча зур кызыксыну белән йөриләр. “Нократ” газетасына үзләре иҗат иткән шигырьләрне, мәкаләләрне тәкъдим итәләр. Аларга иҗади эшләрендә юнәлеш бирү вакытында үземә дә каләм тибрәтергә туры килә. Кайбер шигырьләрем һәм мәкаләләрем район газетасы битләрендә дөнья күрде:
“Нократ” газетасында “Әнкәй исе” дигән шигырем, 2006 нчы ел; “Ике бәрәңгегә сөендем” мәкаләсе, 2011 нче ел; “Мәгариф” журналында «Ана бәхете» дип исемләнгән дәрес эшкәртмәсе, 2007 нче ел.
Сүземне йомгаклап, “татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк” дигән фикердә калам.