СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Каюм Насыйри киңәшләрен онытмыйк!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Каюм Насыйри киңәшләрен онытмыйк!»

АТА-АНАЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ ЯСАГАН ЧЫГЫШ

Каюм Насыйри киңәшләрен онытмыйк!”

Каюм Насыйри - гаять күпкырлы талант иясе. Ул төрле исемнәргә ия булган зат. Без дә бөек галимебез, әдибебез К.Насыйри белән хаклы рәвештә горурланабыз, аның халкыбызның тарихына, мәдәниятенә, теленә, тәрбия темасына багышланган хезмәтләрен укып сокланабыз. Аның хезмәтләре татар халкының белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп.

Бөек мәгърифәтченең хәзерге көндә дә зур әһәмияткә ия булган, татар халкының йөзек кашына әйләнгән “Китап әт-тәрбия”, “Тәмәке тартучының хәле”, “Балаларга тәгълим бирмәк”, “Тәрбия”, “Бала тәрбия кылучы хатыннарга ихинәт”, “Аракы эчәргә гадәтләнгән кешеләргә бер-ике кәлимә сүз” дигән хезмәтләре бар. Аның бу әсәрләрендә төп проблема булып уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләләре тора. Аның бу хезмәтләре яшь буынның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүен күз алдында тотып язылганнар. Алар үз вакытында халыкны агарту бурычын үтәгәннәр.

Насыйри балаларны җәмгыятьтә тәрбияләү ягында булса да, тәрбиядә гаиләнең роленә дә ул зур игътибар биргән. Бары тик гаиләдә генә яхшыны яманнан аерырга мөмкин, чөнки ата–ана төрле аңлатмалар нигезендә аны хак юлга бастыра ала. Яшь аналарга киңәш бирү формасында язылган "Балаларга тәгълим бирмәк" дигән тирән эчтәлекле мәкаләсендә Насыйри бик күп акыллы киңәшләр бирә. Кайберләрен карап үтик:

1нче киңәш.

Балаларга бераз акыл керә башлагач ук, файдасыз, мәгънәсез нәрсәләргә вакыт калмасын өчен кулына кәгазь, карандаш бирергә куша. Әгәр дә бала үзе карандаш, кәгазь табып, рәсем ясап маташа икән яки юнып тәти ясый икән, бу эшләрдән тыймаска киңәш бирә. Бу эшләр бары һөнәрле булырга этәрә, ди.

Балаларга азрак гакыл керә башлагач, файдасыз һәм мәгънәсез нәрсәләргә вә уенга мәел кыйлмасын өчен кулына кәгазь, карандаш биреп сабак укый башлаган булмаса да, хәреф куярга, таки, хәрефнең нәрсә икәнен белмәсә дә, хәреф куя белсен. Бәгъзе балалар буладыр, үгрәтүче булмаса да, үзеннән-үзе карандаш, кәгазь табып, сызгалап бер нәрсә сурәте, пароход сурәте яки әтәч сурәте куеп маташа, яки пычак вә агач кисәге алып юынып тәти ясыйдыр. Мондаен эшләр баланың һөнәрле булмакына дәлилдер. Мондаен эшләрдән аны тыярга кирәкмәс, теләгәнен кыйла бирсен”.

Каюм Насыйри “Балаларга тәгълим бирмәк”

2нче киңәш.

Ә урамда күзәтүсез төрле уеннарда уйнап йөрүдән тыярга чакыра. Андый балалар ата-ана, укытучы сүзен тыңламаслар, төрле ямьсез сүзләр өйрәнерләр, ди.

Вә төрле балалар белән урамда шаярып вә төрле сүгенү сүзләре ишетеп, табигате билкөллиһи һөнәрсезлек тарафына юнәлсә, ата-ана сүзен вә хәлфәләре сүзен тыңламый башлыйдыр, табигате һөнәрсезлек тарафына юнәлсә, ул баланы тәртипкә салмак читендер. Мондаен хосусларда балаларны иркәләмәк тиеш түгелдер. Яман фигыльләрдән вә явыз холыклардан тыя килергә тиештер”.

Каюм Насыйри “Балаларга тәгълим бирмәк”

3 нче киңәш.

Ата-ана балаларын артык иркәләмәскә, яман эшләрдән тыя килергә тиеш, ди. Насыйри, баласына артык табынып, аны сукыр мәхәббәт белән яратып, баласының һәр көйсезлеген үтәргә әзер торучы ата-аналарны кискен гаепли.

4 нче киңәш.

Гәрчә тәмам кагыйдә белән булмаса да, хәрефләрне дикъкат белән дөрес куйдырмак тиеш. Кечкенә вакытта яхшы тәкълим алмаганлыктан бәгъзе адәмнәрнең билкөллиһи язулары язуга, хәрефләре хәрефкә охшамыйдыр.”

Каюм Насыйри “Балаларга тәгълим бирмәк

Ата-аналар балаларына таләпчән, игътибарлы булырга тиешләр. Язарга өйрәнгәндә дикъкат белән дөрес итеп хәрефләрне язарга өйрәтергә куша. Кечкенә вакытта яхшы өйрәнеп калмаганлыктан кайбер кешеләрнең язулары язуга, хәрефләре хәрефкә охшамый. Хәрефләрнең хөрмәте бар. Чөнки безнең язу хәрефләребез Коръән сүзендәге хәрефләр, ди ул.

Әйе, башлангыч сыйныфларда укыганда бала белән шөгыльләнү өчен вакытыңны кызганмаска кирәк.

5нче киңәш.

Язарга өйрәнү файдалы ысул белән булырга тиешлеген төшендерә. Көн саен күчерергә берәр текст бирергә һәм бу текстның эчтәлегенә нинди дә булса әхлак тәрбиясе салынган булуы зарур.

6 нчы киңәш.

Хәрефләрне танып, иҗекне тәмам төшенгәч, китапларны күп укыту зарур һәм укыганның эчтәлеген сөйләтү кирәк. Сөйләтеп укытканда зур файда бардыр, ди. Шул ук вакытта кечкенәдән өйрәнмәгәнлектән, биш-алты юл хат яза белмәгәннәр күп дип тәнкыйть тә итә.

Аннан соң җиңелрәк гыйбарәтле гарәп китапларына төшермәк кирәк, һәрбер сабак биргәндә кирәк төрки, кирәк гарәп китабы булсын, укыган китабыңда ни әйтте, дип, сабак баласының үзенә сөйләтергә кирәк”

Каюм Насыйри “Балаларга тәгълим бирмәк

7 нче киңәш.

Күбрәк төшенә башлагач, морфологик һәм синтаксик терминнарын да бирергә була, ди.

8 нче киңәш.

Каюм Насыйри рус телен өйрәнүне кирәк дип тапкан. Шул ук вакытта туган телне онытмаска кирәклеген дә аңлата. Рус теле укыла торган мәктәпләргә биреп, русчага төшендереп, грамматика кагыйдәләрен аз-азлап төшендерергә кирәк, ләкин мәдрәсәдән алу хата булыр, ди. Минемчә, син рус телен белергә тиеш, ләкин үз телеңне, динеңне онытма дигән сүзләр болар.

Вә дәхи урысча укыла торган җирләрдә вә мәктәпханәләрдә урысчага төшендереп, грамматика кагыйдәләрен һәм аз-аз төшендермәк лазем...инде укыганы җиткән дип, мәдрәсәдән алмак бик хата эштер”.

Каюм Насыйри “Балаларга тәгълим бирмәк”

Күргәнегезчә, Каюм Насыйриның киңәшләре бүгенге көндә дә актуаль. Якташыбызның тәрбиягә багышлап язылган хезмәтләре өстәл китабыбыз булса, ярдәмен күрмичә калмабыз. Инде андый мөмкинлегебез юк икән, мәктәптән ерак түгел, милли китапханәбез бар. Китапханәдән алып, бергә гаилә белән укырга була. Мин сезгә дә, үземә дә белемле, сәламәт, тәрбияле балалар телим. Алар бит безнең таянычыбыз, киләчәккә өметебез.