Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләре
Бадртдинова Л.А.
ГБОУ “Азнакаевская школа для детей с ОВЗ”
Җырым кала
үткән юлымда...
Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләребез
Муса Җәлил солдат, герой шагыйр ь
Батырлык турында
Беләм, егет, синең җырыңда Күп илеңә сөю, якынлык. Тик әйт: авыр сугыш юлында Син күрсәттең нинди батырлык?
Син бастыңмы сафка, кыенлык, Кайгы йөген илең тартканда? Кыенлыкта күренә кыюлык, Ил батырны сыный батканда,
Ирлек сорый көрәш егеттән, Ирешер өчен бөек өмиткә. Ил онытмас, бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә. Хаин каны тама чиләккә, Батыр кан тама йөрәккә.
Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык.
1943, декабрь
1906-1944
Кызыл ромашка
И ртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп хәл сорашып
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Гадел Кутуй
1945 елның язында Г. Кутуй, сәламәтлеге бик начарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча, 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеш шәһәрендә вафат була. Аның мәрмәр таш куелган каберен Польша пионерлары кадерләп саклыйлар һәм яз саен аңа чәчәкләр утырталар .
Казан шәһәрендә Гадел Кутуй исемен йөртүче урам бар.
1903-1945
Нур Баян патриот шагыйр ь
Н. Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы секретаре, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары 15 көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган сонгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.
1905-1945
Абдулла Алиш ә киятче д ә , батыр да
Сатмас егет илен алтын-
көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын. Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер
Ватанын .
А.Алиш.
1908- 1944
«Барлык иҗатымны балаларга багышлар идем».
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары .
- Галиев Шәүкәт Гали улы (1996)
- Ихсанова Ләбибә Фәиз кызы (1996)
- Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы (1997)
- Халиков Хәкимҗан Шәяхмәт улы (1998)
- “ Сабантуй” газетасы (1999)
- Бәшаров Рәшит Гафар улы (2000)
- Леронов Лемон Лерон улы(2000)
- Дәрзаманов Җәүдәт Харис улы (2001)
- Хафизова Роза Сәет кызы (2002)
- Гыйлманов Галимҗан Хәмит улы (2002)
- Сөнкишева Илсөяр Гали кызы (2003)
- Корбанов Рафис Харис улы (2003)
- Фәйзуллина Мәрзия Низам кызы (2004)
- Шәрәпова Йолдыз Әдип кызы (2004)
- “ Мәгариф” нәшрияты (2004)
- Хәсәнов Әнәс Хәсән улы (2005)
- Мөэминова Энҗе Илалетдин кызы (2005)
- Рахмани Равил Фәйзрахман улы (2006)
- Гыймадиев Алмаз Марс улы (2007)
Чукмар белән Тукмар әкияте
Фатих Кәрим солдат - шагыйр ь
1909 -1945
Ватаным өчен
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иҗ дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып, Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп, эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
Җиңү тәмен, яшәү ямен,
без белмәсәк, кем белер?..
Бөек Ватан сугышыннан җиңеп
кайткан шагыйрьләребез
Сибгат Хәким
1941 елның июнендә армиягә чакырылып, шул елның ахырына кадәр запастагы гаскәри берәмлектә хезмәт итә, аннары кыска мөддәтле хәрби курсларны тәмамлап, 1942 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә: әүвәл укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев яны һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша, фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 елның язында Саратов шәһәрендә хәрби-сәяси курсларны тәмамлаганнан соң, 1945 елның маена кадәр Молдавиядәге чик буе гаскәрләренең округ хәрби газетасында инструктор булып хезмәт итә.
1911-1986
Җырларымда телим...
Нәби Дәүли күренекле шагыйр ь
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә, 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 12 ел язучыга үзенең әсәрләрен бастырырга ирек бирмиләр һәм ул 1945-1956 елларда Казанда кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче булып эшли. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмый. 1957 елда аның «Үлем белән яшәү арасында» исемле романы дөнья күрә, бик тиз арада танылып китә.
Базарлы Матак авылы гимназиясе Нәби Дәүли исемен йөртә.
1910 – 1989
Наби Даули издал более 20 произведений, среди них пьесы для детей, рассказы, стихотворения. Такие, как «Песня о счастье», «Вундеркинд», «Полет на Луну», «Дорога в Жизнь», публицистический сборник «Необходимо сказать», рассказы о животных «Меченый волк».
Нур Гайсин
1940—1941 елларда Нур Гайсин Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, армиягә алынып, башта зенитчы артиллеристлар курсында укый, ә 1942 елның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм батарея командиры булып хезмәт итә. Фронтта чакта, 1944 елның сентябрендә, ул КПСС сафларына член итеп алына.
1914 – 1995
Әхмәт Ерикәй
Ватан сугышы елларында Ә.Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә, фашизмга каршы көрәшкә өндәгән патриотик, публицистик шигырьләрен, җырларын яза, матбугатта күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерк-ларын, китапларын бастыра. Сугыштан соң 1945–1950 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе булып эшли, күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак, аны ике тапкыр (1946 һәм 1950 елларда) СССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар, әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм ике «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
1902–1967
Әхм ә т Ерикәй биш йөзгә якын җыр язган. Шуларның өч йөзгә якыны татар һәм башка милләт композиторлары тарафыннан көйгә салынган.
Әхмәт Ерикәй 1967 елның 15 сентябрендә Мәскәүдә вафат була.
Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитләре – ветераннар арабыздан бер-бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган музаларның авазлары - шигырьләр - киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп торыр.