МАББУ 36 нчы номерлы инновацион технологияләр лицей-интернаты.
Кәрим Тинчурин –актер,драматург,режиссер.
Башкарды:11 нче сыйныф укучысы Хафизова Алия
Җитәкчесе: Сафина Луиза Мәгъсүм кызы.
Яр Чаллы шәһәре,2012 ел.
Кереш.
Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 2012 нче елның 15 нче сентябрендә 125 ел тулды.Гаҗәп талантлы,киң эрудицияле шәхесләр татар халкында күп.Драматург Кәрим Тинчурин –шуларның иң күренеклесе.Әдипнең әсәрләре театр сәхнәләрендә бүген дә аншлаг белән бара икән, димәк,татар халкы аны хөрмәт итә, ярата,юксына...Татарстан театры сәхнәләрендә драматургның тууына 125 ел тулуга багышланган театрлар фестивале булып узды.Мин Казан шәһәрендә була алмадым,ләкин үзебезнең Чаллы татар дәүләт театрында Г.Камалның”Банкрот” спектаклен, Әлмәт татар дәүләт театры артистлары уйнавында Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү”әсәрен карадым.Шулай ук әдәбият дәресендә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасын Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артистлары башкаруында карадым.Шуннан соң мин бу драматург белән ныграк танышырга, тормыш юлын, иҗатын киңрәк өйрәнергә булдым.Укытучым Кәрим Тинчуринга багышланган республика конкурсында катнашырга тәкъдим иткәч,шатланып риза булдым.Минемчә, һәр кеше үз халкының бөек кешеләрен белергә, танырга ,өйрәнергә тиеш.
Минем эшемнең темасы: “Кәрим Тинчурин-актер, драматург,режиссер.
Максатым:Кәрим Тинчуринны актер, драматург, режиссер буларак эшчәнлеген өйрәнү.
Бурычлар:1. Кәрим Тинчуринның тормыш юлын, иҗатын киңрәк өйрәнү.
2.Аның актер,режиссер буларак эшчәнлеген яктырткан материаллар белән танышу.3. Чаллы татар дәүләт драма театрында спектакльләр карау, алар турында фикер алышу.
Төп өлеш.1.1.Кәрим Тинчуринның тәрҗемәи хәле.
XXйөз башында татар драматургиясенә һәм профессиональ театрына үзеннән зур өлеш керткән шәхесләр байтак. Шулар арасыннан XX йөз башы атаклы драматургы Кәрим Тинчурин да бар.
Ул 1887 нче елның 15 нче сентябрендә Пенза өлкәсе Беднодемьянск районы Аккүл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.Әтисе Гали җир эшкәртү,мал асрау белән шөгыльләнгән.Әнисе Мәхмүдә апа йомшак күңелле,укый-яза белә торган хатын була.Ул балаларына еш кына халык батырлары,пәйгамбәрләр турында кызыклы вакыйгалар сөйли торган була.Кәримне күрше авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр.Ләкин белем алырга көчле омтылышы булган,хыялый табигатьле малай да, аның әти-әнисе дә моның белән генә канәгатьләнмиләр.13 яшьлек Кәримне “бәхет эзләргә” Казанга җибәрәләр.Анда ул башта төрле эшләргә урнаша.Бераз акча туплагач,Казанның атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә.Җәйләрен Идел буе шәһәрләрендә йөреп,төрле эшләргә ялланып акча җыя һәм кышка тагын мәдрәсәгә әйләнеп кайта. 1905 нче елгы революция тәэсире мәдәрәсә яшьләре тормышына да үтеп керә. Алар торган саен күбрәк демократик матбугат белән, социаль-демократик идеяләр белән танышалар.Мәдрәсә таләпләренә каршы чыгалар. Кәрим дә бу вакыйгаларның эчендә кайный.Истәлекләрендә болай дип яза:”Социалистлар безгә ешрак килә башладылар. Бервакытны алар мине һәм минем белән укый торган дүрт шәкертнеАкадемический урамга алып бардылар һәм рус студентлары белән таныштырдылар.Без,шәкертләр,шәһәрнең татар яши торган өлешендә прокламацияләр ябыштырырга йөкләмә алдык,ә студентлар безне түләүсез рус теленә өйрәтә башладылар.Моннан башлап безнең дуслык тагын да ныгыды.Укытучыларыбызның берсе танылган большевик Гассар иде...”1906 нчы елның февралендә 87 шәкерт белән бергә Кәрим дә “Мөхәммәдия”мәдрәсәсеннән куыла.Ул башта Тамбов якларына китеп урман каравылчысы булып эшли.Түбән Новгород һәм Сарытау якларында балалар укыта.Бу елларда ул актив рәвештә иҗат эше белән дә шөгыльләнә башлый.Шушы чорда бик күп кенә драматик әсәрләр яза.Бу вакыт аның өчен иҗади эзләнү, үз йөзен,стилен билгеләү чоры булып тора.
30 нчы елларның катлаулы,каршылыклы сәяси-иҗтимагый мохите Кәрим Тинчуринга да килеп җитә.50 яше тулган көннәрдә -1937 нче елның17 нче сентябрендә ул”халык дошманы” дип нахакка гаепләнеп кулга алына.1938 нче елның 14 нче ноябрендә атып үтерелә.Башка бик күп репрессияләнгән авторлар белән бергә, аның әсәрләре дә кулланылыштан алына.Бары тик 1955 нче елны гына әдип тулысынча аклана.Аның бай иҗаты халыкка кире кайтарыла.Сакланган әсәрләре сәхнәдә кире лаеклы рәвештә үз урынын ала.
Күренекле драматург, режиссер,артист, педагогның исеме мәңгеләштерелә. 1989 нчы елны Татар дәүләт драма һәм комедия театрына аның исеме бирелә.Әдипнең әсәрләре бүген дә сәхнәдән төшми.Заманча актуаль булулары белән яңадан-яңа тамашачыларның мәхәббәтен яулап ала.
Бу урында аңа гомер буе тугры булган тормыш иптәше Заһидә ханым турында да онытмаска кирәк.Кәрим тинчуринны кулга алгач,ул күпме түбәнсетүләр,рәнҗетүләр күрә.Аны эшеннән,яшәгән фатирыннын куалар.”Халык дошманы “- гомерлек мәхәббәте Кәримнән баш тартырга кушалар.Ләкин горур ханым барысына да түзә.Кәрим исеме белән бәйле булган һәр нәрсәне бөртекләп саклый. Язучы Рабит ага Батулла Заһидә ханымны үзенең ярдәменнән ташламый.Ул аның янына еш бара, материаль һәм рухи ярдәмчесенә әверелә.Бүгенге көндә Заһидә ханым бу дөньядан бакыйлыкка күчте.Кәрим Тинчурин белән бәйле бик күп материалларны Рабит ага Батулла Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музеена тапшырды. Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган фестиваль көннәрендә алар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында халыкка тәкъдим ителде.Ни кызганыч, мин бу музейда була алмадым,чөнки мин Яр Чаллы шәһәрендә яшим.Ләкин мин аларны телевизор аша бирелгән тапшыруларда зур игътибар белән карап бардым.
1.2.Кәрим Тинчурин- актер һәм режиссер.
Татар театр сәнгате –XX гасыр дөнья мәдәниятенең тирән игътибарга лаек өлеше.Төрки телле халыклар театрында беренчеләрдән барлыкка килгән бу театр бүген инде бай тарихы,зур казанышлары,олуг шәхесләре белән дан казанды.Халкыбыз хаклы рәвештә горурлана ала:татар театры һәрвакыт гомумкешелек кыйммәтләрен алга куйды, демократик идеяләргә хезмәт итте.Аның сәхнәсеннән бервакытта да дошманлык,сугыш,явызлык идеяләре пропаганланмады.Шулай ук шәхес иреген чикләү,кысу,кыерсыту кебек түбән омтылышлар макталмады. Милли сәхнә сәнгате халык өчен чын мәгънәсендә тәрбия мәктәбе булып үсте.Ул үзенең эшчәнлеге, ирешкән казанышлары белән дөньякүләм танылу алды.Бу уңышларда,һичшиксез, XX гасырның атаклы драматургы, режиссер һәм актер Кәрим Гали улы Тинчуринның да өлеше гаять зур.
Татар театрының атасы,билгеле, Габдулла Хәйрулла улы Кариев була.Ул -“Сәйяр” труппасын оештыручы, әйдәп баручы иң көчле артистларыннан берсе..Габдулла Кариевның татар драматургиясенә күрсәткән аеруча зур хезмәте- Кәрим Тинчуринны “Сәйяр” гә кабул итүе һәм аны сәхнә хезмәткәре буларак тәрбияләве. Труппага өйрәнчек актер итеп алынган Тинчуринның тәүге адымнары ихлас күңелле,таләпчән Кариев күзәтүендә ясала.Октябрь революциясеннән соң”татар театрының атасы”үзе төзегән театр мәктәбе традицияләрен инде сәхнә сәнгатен тирәннән белүче ,шәхес буларак та өлгереп җиткән Кәрим Тинчуринга тапшырып калдыра.
Татар театры Кәрим Тинчурин иҗаты белән инде менә 100 елдан артык гомер кичерә.Кәрим Тинчурин-артист.Хәзерге Татар дәүләт академия театрының беренче адымнары”Сәйяр”труппасыннан башланып китә һәм драматург,артист,режиссер Кәрим Тинчурин Габдулла Кариев кебек үк театрның мәгънәви атасына әверелә.Артист буларак татар сәхнәсендә ул типларның бер галереясын тудыра.Болар арасында А.Островскийның “Гаепсезләрдән гаеплеләр”ендә Незнамов,Н.В.Гогольнең”Ревизор”ында Хлестаков,М.Горькийның”Мещаннар”ында Петрны бик оста уйный.Ә көнбатыш язучылары әсәрләре геройларынан Ф.Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт”ендә Фердинанды аеруча килешле чыга.Болардан
тыш Кәрим Тинчурин үзе иҗат иткән әсәрләрендә дә төп образларны уйный.”Американ”да Искәндәр,”Сүнгән йолдызлар”да Надир,”Зәңгәр шәл”дә Булат,”Беренче чәчәкләр”дә Хәмит һәм башка шундый катлаулы образларны ул сәхнәдә үзе башкара.Кәрим Тинчуринның озак еллар буе композитор Салих Сәйдәшев белән бергәләп эшләве дә бик табигый сыман.
Аның тирән мәгънәле сүзләренә бары тик Салих Сәйдәшев кенә музыка иҗат итә алыр иде кебек.1922 нче елда Салих Сәйдәшевне Казанга К.Тинчурин чакырып китерә.Шул вакыттан алар арасында иҗади дуслык башлана. К.Тинчурин үзенең бөтен көчен,сәләтен татар театрына багышлый.Театр һәм әдәбият өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен аңа 1926 елдаТатарстанның атказанган артисты исеме бирелә.
Кәрим Тинчурин үзенең бөтен табигате,холкы-фигыле белән театр кешесе була.Замандашлары андагы энергиягә,эшләү сәләтенә сокланып карыйлар.Тинчурин берөзлексез яза,сәхнәдә иң катлаулы образларны иҗат итә.Үзе уйный,шуның өстенә иң зур әсәрләрен сәхнәгә дә куя.Мәсәлән, “Җилкәнсезләр”,”Ил”,”Зәңгәр шәл”,”Кандыр буе”әсәрләре Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсенә Кәрим Тинчурин тарафыннан куелалар һәм халык тарафыннан бик җылы кабул ителәләр.Димәк,Кәрим Тинчурин режиссер буларак та үз эшенең остасы була.Кәрим Тинчурин театрның баш режиссеры булып эшләү дәверендә,беренче остазы Г.Кәриев тәҗрибәсен үстереп кеә калмады, үзе дә бик күпләр өчен укытучы була.Драматурглар Т.Гыйззәт,Риза Ишморат,артистлар Галия Кайбицкая, С.Айдаров һәм башкалар истәлекләрендә Кәрим Тинчурин мәктәбен хөрмәт белән искә алалар.Кәрим Тинчуринның күп кенә пьесалары халык җырлары,егет һәм кызларның уеннары белән баетылып, музыкаль әсәрләргә әйләнгәннәр. “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”,”Казан сөлгесе” кебек әсәрләрендәге хорлар,арияләр,татар музыкасының кыйммәтле фондын тәшкил итәләр.Бу яктан караганда ул М.Фәйзинең “Галиябану” драмасыннан килгән традицияне алга таба үстерде,баетты дияргә мөмкин.Гомумән ,XX гасырны татар әдәбиятында ,мәдәниятында Кәрим Тинчуринсыз һәм аның гүзәл әсәреннән башка күз алдына китереп тә булмый.
1.3.Кәрим Тинчурин-драматург
Кәрим Тинчурин ,күпкырлы әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барса да, әдәбият тарихына, беренче чиратта, татар драматургиясенең иң күренекле вәкиле булып кереп кала.Революциядән соң язылган “Йосыф белән Зөләйха”, “Тутый кош”, “Хәләл кәсеп”, “Беренче чәчәкләр”,”Назлы кияү”, “Соңгы сәлам” кебек әсәрләрендә тормышта үз урыныңны эзләү,халыкка хезмәт итү мәсьәләләре үзәктә тора.Аларда искелек белән яңалык, өлкән буын белән яшьләр, шәхес белән җәмгыять арасындагы каршылыклар бирелә.Әсәрләрдә реаль тормыш күренешләре романтизм алымнары белән баетыла, еш кына мелодрама элементлары да кушылып китә.20 нче елларда “Казан сөлгесе”,”Американ”,”Сүнгән йолдызлар”,”Җилкәнсезләр”,”Зәңгәр шәл”,”Хикмәтле доклад”,”Ил” һәм башка әсәрләре дөнья күрә.”Җилкәнсезләр”драмасында көнкүреш материалы сәяси фикерләр белән кушылып китә,ә “Американ”,”Зәңгәр шәл” дә көнкүреш материалы сатирик һәм фаҗигале пафос белән аралаша.Бу елларда язылган драмаларында төп темалар:шәхес иреге, социаль тигезсезлек, мәхәббәт һәм бәхеткә хокук; милләт язмышы,үткән тормышның фаҗигале һәм каршылыклы яклары.Кәрим Тинчурин иҗатына жанр төрлелеге хас.Ул 12 комедия, 5 драма, 5 музыкаль драма,1 трагедия иҗат итә, 4 әсәрен башка автор белән берлектә яза.Кәрим Тинчурин сатирик комедия юнәлешен яңа баскычка күтәрә.Көлүнең күп төрле алымнарыннан оста файдалануы,геройның үз-үзен фаш итүе,берсеннән- берсе ачы итеп көлү,сүз уйнату кебек сурәтләү чараларын урынлы куллануы аның иҗатының югары дәрәҗәдә булуын раслый.Драматург чорның үзенчәлекле типларын бирә.Әсәрләренә композицион төзеклек хас. Халыкның тел байлыгыннан уңышлы файдалана.
Татар драматургиясендә К.Тинчурин традицияләре алга таба да үстерелә.Моның уңай йогынтысы бигрәк тә Таҗи Гыйззәт эшчәнлегендә сизелә.Т.Гыйззәтнең халык героикасын чагылдырган киң полотнолы әсәрләре җыр текстлары ,музыкаль кисәкләр белән баетылып бирелә.Шуңа күрә Таҗи Гыйззәт:”Кәрим ага минем артистлык ягыннан гына түгел,драматурглык ягыннан да остазым,-дип яза.-Мин башка драматургларга да аңардан өйрәнергә,аның яхшы якларын кулланырга киңәш бирер идем.Ул- тел остасы,образлы җөмләләр мастеры һәм театрны бик яхшы белә торган язучы”(Таҗи Гыйззәт истәлекләреннән).
Без аның “Сүнгән йолдызлар” фаҗигале драмасының язмасын карадык. Анда Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры артистлары уйнады.”Мәхәббәт өчпочмагы”на нигезләгән драмада герой үлеме төп каршылыкны хәл итүнең бердәнбер чарасы булып тормый.Төзек сюжет-композициядә төп проблема-мәхәббәт хисенең зурлыгы. Матур хыяллар белән яшәүче,бәхеткә тулы хокуклары булган геойларның үлеменә сәбәпче булган сугышка, аны башлаучыларга нәфрәт,тормыш гаделсезлегенә ачыну адым саен сизелеп тора. Кәрим Тинчурин- диалоглар остасы.Аның пьесаларында тамашачыны ялыктырырлык озын-озын монологлар булмый диярлек.Гадәттә, аның персонажлары кыска-кыска гына җөмләләр белән.,ә еш кына берәр генә сүз әйтеп сөйләшәләр.Диалоглар К.Тинчурин әсәрләрендә еш кынаҗор сүзгә,халык юморына яки җиңелчә генә аңлашылмаучылыкка корылганнар.Ә “Сүнгән йолдызлар” драмасында татар халкының гореф-гадәтләре, йола-уеннары, яшәү рәвеше киң сурәтләнә. Аулак өй күренеше, каз өмәсе, кичке уен – барысы да халык җырлары белән үрелеп бара. Бу яктан караганда, “Сүнгән йолдызлар”- бик уңышлы музыкаль әсәр. Исмәгыйль белән Сәрвәрнең кара-каршы җырлары,егетләр хоры,”Каз канаты” җыры ,бер яктан, әсәрнең лиризмын, икенче яктан, трагизмын арттыралар,шуның белән тамашачыларга тәэсир итү көче тагы да көчәя.
“Сүнгән йолдызлар”-бүген дә актуальлеген югалтмаган гуманистик әсәр. Ул театр сәхнәләрендә уңыш белән бара һәм ,минемчә,ул гасырлар буе шулай барачак та.
1.4. Йомгаклау.
Бу эшемне башлар алдыннан мин үземә түбәндәге максат-бурычларны куйган идем. 1.Кәрим Тинчуринны актер, драматург, режиссер буларак эшчәнлеген өйрәнү.2. Кәрим Тинчуринның тормыш юлын,иҗатын киңрәк өйрәнү.3.Аның актер,режиссер буларак эшчәнлеген яктырткан материаллар белән танышу.4. Чаллы татар дәүләт драма театрында спектакльләр карау, алар турында фикер алышу.Эш барышында үзем өчен бик күп информация тупладым. Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы материаллар белән танышканда түбәндәге юлларны укыдым.1972 нче елгы Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган 7 нче сыйныф дәреслегендә Кәрим Тинчурин турындагы бүлекне язучы , галим Мөхәммәт ага Мәһдиев язган.Анда шундый юллар бар.”...Кәрим Тинчурин1947 нче елның 7 маенда үлде”. Шунда уйланып калдым... Ә ни өчен шундый зур ялгыш 1972 нче елда да кабатланган?!XXйөзнең иң күренекле драматургы,актер, зыялы, күпкырлы шәхес Кәрим Тинчурин гыйбрәтле дә , фаҗигале дә тормыш юлы үтә. Гаҗәп талантлы,эрудицияле кеше булган Тинчурин...Аның биографиясенә күз салсаң,тормыш юлының вакыйгаларга бай икәнен күрәсең.Кәрим Тинчурин бишенче елгы рус революциясен буй җиткән егет буларак каршылый,анда үзе дә катнаша.Октябрь революциясе, гражданнар сугышы,бишьеллыклар чоры.Бу тарихи чорларның һәрберсе дә Кәрим Тинчурин иҗатында чагылыш табалар.”Халык дошманы” тамгасы астында күпме зыялы кешеләрен югалткан минем халкым! Иҗатының чәчәк аткан чорында аны атып үтерәләр. Никадәр вәхшилек, никадәр зур югалту! Караган спектакльләре, укылган пьесалары аша мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем. Кәрим Тинчуринның 100 елдан артык сәхнәләрдә уйналучы һәм аншлаг белән баручы әсәрләре белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Татар халкының яраткан Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәр сезонын Кәрим Тинчуринның”Зәңгәр шәл”е белән ачып җибәрә.Шулай булгач ,Кәрим Тинчуринны ,аның мәңге үлмәс әсәрләре татар халкы яшәгәндә яши һәм яшәячәк диясе килә.Эш барышында мин моңа инандым.
Кулланылган әдәбият
1.Татар театры режиссерлары һәм драматурглар, Гали Арсланов,Казан,”Мәгариф”,2008
2.Татар әдәбияты тарихы,алты томда,Татарстан китап нәшрияты,1989ел.
3. Әдәбият дәреслеге,Казан,”Мәгариф”,2005ел.
4.Таҗи Гыйззәт, истәлекләр,Казан,Татарстан китап нәшрияты,1972 ел
Кушымта.
Кәрим Тинчурин тормышы белән бәйле фотосүрәтләрнең күчерелмәләре

Артист, режиссер, драматург Кәрим Тинчурин.

Кәрим Тинчуринның әтисе – Гали Тинчурин.
Кәрим Тинчуринның әнисе – Мәхмүдә Тинчурина.



Кәрим Тинчурин белән Сәлих Сәйдәшев.
1922 нче елда С.Сәйдәшевне Оренбургтан Казанга К.Тинчурин чакырып китерә.
Кәрим Тинчуринның төрле елларда тошкән фоторәсеме.


Кәрим Тинчуринның төрле елларда тошкән фоторәсеме

1989 нчы елны Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелә.

Кәрим Тинчуринның “Зәнгәр шәл” спектакленнән.

Кәрим Тинчуринның

Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган фестиваль кысасында оештырылган музей залында.Экспонатларны барлауда,туплауда аның тормыш иптәше Заһидә ханымның роле искиткеч зур.Аларны халыкка җиткерүдә язучы Рабит ага Батулла күп хезмәт куйды.