Тәтеш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаткуллова Сәрия Хәнәфи кызы
8 а,б татар төркемендә әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе
Тема: Кем булырга,нинди булырга?
Һөнәрле үлмәс Һөнәрсез көн күрмәс
Һөнәрем-язмышым.
Тырышкан табар,ташка кадак кадар.
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше.
Һөнәр иң зур хәзинә. Мәкальләр.
Максат:
Һәр төрле файдаланган эшнең мактауга лаек икәнен аңлату;Һөнәрләрнең иң зур хезмәт икәнлеген төшендерү,өлкәннәр хезмәте белән кызыксыну,аларның хезмәтен,хөрмәтләү,өлкәннәргә карата хисләре тәрбияләү;хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү. Һөнәр һәм профессия сүзләрен аера белергә өйрәтү. Бәхет төшенчәсенәбилгеләмә бирү, мәкальләр яздыру. Һәрбер укучының үз гаиләсе белән горурлануын әти-әнисенең, туганнарының һәнерләре белән кызыксынырга тиешлеген төшендерү. Һөнәр сайларга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәргә, әти-әниләр һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Укучыларны төрле һөнәр һәм һөнәр ияләре белән таныштыру. Хезмәткә, белем алуга мәхәббәт, кызыксыну тәрбияляү.
Дәрес төре: Иҗади үсеш технологиясенә нигезләнгән программалаштырылган дәрес.
Дәрес тибы катнаш.
Укыту методлары табигый, өлешчә эзләнү, программалаштырылган, үстерелешле укыту, тәрҗемә, гамәли методлар.
Җиһазлау: Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” һәм башка китапларыннан күргәзмә оештыру Ризаэддин Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабы; төрле һөнәр ияләренә багышлап ясалган альбомнар, газета, магнитофон , карточкалар, тестлар, профессияләрнең төркемнәргә бүленеш схемасы, рәсемнәр, слайдлар, дәрескә эпиграф итеп алынган сүзләр язылган плакатлар; компьютердагы презентация,таратма дидактик материаллар.
Дәрес барышы:
Сыйныфны дәрескә оештыру.
Кереш өлеш
Укытучы:
Исәнмесез, килгән кунаклар, яраткан укучыларын диеп сүзем башлыйм, һәрчак танышулар шулай башлана. Исәнмесез,диеп сүзем башласам, бәхетем арта, дәресем уңа, күңелем шатлана.
Слайдта Г.Әпсәләмовның портреты “Ак чәчәкләр” романы.
Укытучы:
Әгәр дә игътибар иткән булсагыз, бүлмәбез ак чәчәккә күмелгән.Ни өчен, нигә диеп уйлыйсыз?
Укытучы:
Чөнки бүгенге тәресебезне без Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрен искә төшерүдән башларбыз. Аңынчы язучының иҗатына да кыскача гына тукталып үтәрбез.
Г.Әпсәләмов –ул нинди язучы?
Аңа быел ничә яшь тулды? (100 ел)
Без аның нинди әсәрләрен беләбез?
“Ак чәчәкләр” романының язылу тарихын кайсыгыз искә төшереп үтә.
Роман язучының хастаханәдә авырып ятканда күргәннәренә нигезләнеп языла, мондагы вакыйгаләр тормыштагы чынбарлыкны чагылыдра.
Слайдта ак чәчәкләр яисә ак халатлы табиблар күрсәтелә.
Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрен искә төшереп үтик әле, тестлар таратыла.
Тест.
Г.Әпсәләмовның иҗатына йогынты ясаучы шәхес:
а) Ф.Кәрим;
б) М.Җәлил;
в) А.Алиш.
2. Әсәрдә чәчәкләр яратучы кеше:
а) ГөлшаҺидә;
б) Асия;
в) Диләфрүз.
3. Г.Әпсәләмовның хастаханәдә авырвп ятканда күргәннәренә нигезләнеп язылган әсәре:
а) “Сүнмәс утлар”
б) “Яшел яр”
в) “Ак чәчәкләр”.
4. Бу юллар кайсы образ турында:
- Аны еш кына “Мәңгелек доктор” диләр. Аның Татарстанда һәм күрше республикаларда меңләгән шәкертләре эшли.
а) Гөлшаһидә;
б) Әбүзәр Таһиров;
в) Мансур.
1 укучы. Тестны кычкырып укый, калган укучылар җавап бирәләр. Әбүзәр Таһировка тасфирлама бирелә.
Укытучы. Нәтиҗә ясый.
Димәк, нинди нәтиҗәгә киләбез инде?
2 укучы. Ә.Таһировның халык арасында абруе зур, чөнки ул ягымлы, игътибарлы, сәләтле, шуңа өстәп бу чордагы татарлар арасыннан беренче табип һөнәрен сайлаган бердән-бер кеше.
Укытучы. Һөнәр сүзенә игътибар итергә, синонимнарын табырга куша. (уку, белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп)
Слайдта Ризаэддин Фәхреддинең түбәндәге сүзләре языла:
“Аталарыгызның тапкан малларына ышанып, һичбер кәсеп һәм эш юлына кермичә ялкаулыкка гадәтләнеп китмәгез, нинди бай баласы булсагыз да, узегезне ярлы кеше баласы итеп һөнәр өйрәнергә тырышыгыз”.
Укытучы. Һөнәр, профессия сайлау, укучылар, нәрсә ул?
а) Үзең яраткан эшле булу;
б) Күп итеп акча эшләү;
в) Югары дәрәҗә алу.
Укытучы. Килгән кунакларга да, укучыларга да анкеталар тарата.
Фамилияң исемең......
Киләчәктә нинди һөнәр сайлар идең?
Сайланачак һөнәренә әти-әниең ризамы?
а)Әйе
б)юк
4. Сиңа эшнең кайсы мөһимрәк:
а)кызыклы булуы;
б)зур акча;
в)югары дәрәҗә
5. Югары белем алырга телисеңме?
а)Әйе
б) Юк
6. Ни өчен югары белем алыр идең?
а) армиягә бармас өчен;
б) күп акча эшләү учен;
в) яхшы укыйм
г) әти-әни тели;
д) югары дәрәҗәгә ирешү өчен.
7. Сиңа нинди хезмәт күбрәк ошый?
а) акыл хезмәте;
б)физик хезмәт
в) икесе дә.
8. Сине эшкә керешергә нәрсә мәҗбүр итә?
а) кызыксыну;
б) үз теләге;
в)әти-әниеңә булган хөрмәт һәм мәхәббәт;
г)акча юклыгы;
д) башка сәбапләр.
9. Сиңа нинди һәнәр ошый, кем булырга, нинди булырга телисең?
Укытучы: Анкетаның соңгы соравы мондый иде: Сиңа нинди һәнәр ошый, кем булырга, нинди булырга телисең? Дөрестәндә, безнең бүгенге дәресебезнең темасы да шундый. Ә максатыбыз Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре аша, сезгә, якын таныш булган табиблар һөнәренә карата укучыларда кызыксындыру уяту, мәхәббәт тәрбияләү.
1 укучы. Сорауларга җавапларны кычкырып укый һәм үзенә ошаган табиб һөнәре турында сөйләп үтә.
Укытучы: Табиб булу өчен нинди фәннәрне яратырга кирәк?
Тактада бер баланың әнисенең сүрәте чыга.
2 укучы. Әнисенең һөнәре турында сөйли.
Укытучы. Тагын сезгә якын нинди һөнәрләр бар, әти-әниегез нинди һөнәр ияләре, сез алардан үрнәк аласызмы, сезгә аларның һөнәрләре ошыймы, сез аларның һөнәрләрен яратасызмы, үзегез нинди һөнәр иясе булыр идегез?
3 укучы. Пешекче һөнәре турында сөйли.
4 укучы. Төзүче һөнәре турында сөйли.
5 укучы. Шофер һөнәре турында сөйли.
Укытучы. Сез үзегезгә якын, таныш профессияләр, һөнәрләр турында сөйләдегез. Җир йөзендә купме профессия бар (40 000нән артык). Белгечләр аларны төркемнәргә бүлгәннәр. Слайдтта таблица күрсәтелә, укучыларга таблицалар таратыла.
Профессияләрнең төркемнәргә бүленеше.
Кеше- табигать. | | Кеше- техника. | | Кеше-кеше | | Кеше- тамгалар системасы. | | Кеше-сәнгать образы. |
Тракторчы, зоотехник, агроном, балык үрчетүче Һ.б. | | Транспорт йөртүче, токарь, диспетчер, инженер һ.б. | | Сатучы, табиб, укытучы, пешекче, сәркатип һ.б. | | Кассир, хисапчы, программачы, тәрҗемәче, телеграф эшче һ.б. | | Парикмахер, фотограф, тегүче, рәссам, язучы Һ.б. |
Укучылар җавапларын әйтәләр.
Укытучы: Димәк, һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Һөнәрле кеше генә бәхетле була ала. Һөнәрле кеше – бәхетле кеше дип юкка гына әйтмәгәннәрдер күрәсең. Игътибар белән экранга күз салыйк.
Слайдтта Һөнәр бит ул – хәзинә. (мәкаль)
Укытучы. Укучылар, һөнәрләр турында тагын нәрсәләр беләсез?
1 укучы. Һөнәр турында сөйли.
2 укучы. Һөнәр турында сөйләүне дәвам итә.
Укытучы: Без нәрсәне сайлый алмыйбыз, нәрсәне сайлый алмыйбыз? Киләчәгебезне үзебез сайлый алабызмы?
Укучылар. Әйе, мондый сайлауларның берсе – профессия сайлау.
Укытучы: Профессия сүзен сез ничек аңлыйсыз?
Укучы. Профессия – билгеле бер әзерлек, белем таләп итә торган эш төре.
Укытучы: Профессия сайлаганда 3 төшенчәгә игътибар итәргә кирәк. Алар ниндиләр?
Слайдта телим, булдырам, кирәк.
Укытучы: Укучылар, мин сезгә таныш булмаган кайбер һөнәрләр белән дә сезне таныштырып үтәсем килә. Галимнәр, профессия төре белән кешенең гомер озынлыгы арасында бәйләнеш бар диләр, димәк, кеше гомеренең озынлыгы ул сайлаган профессияга карый. Ягез, әйтегез әле, кайсы профессия кешеләре озак яши диеп уйлыйсыз?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Иң озак яшәүчеләр: китапханәчеләр, түрәләр, косметологлар, хисапчылар....
Ә иң зарарлы профессия исемлегендә кемнәр диеп уйлыйсыз? (Очучылар, шахтёрлар.....)
Тагын бер сорау бирим әле. Нинди һөнәр ияләре тыныч йоклый диеп уйлыйсыз?
1 укучы: Кемнәргә эш табу җиңел- шулар.
2 укучы: Менеджерлар, компьютер белән эшләүчеләр.
Укытучы: Димәк, тырышырга кирәк, яхшы укырга. Тырышканнар эшсез дә калмый, акчасыз да утырмый. Бүгенге тормышта моның өчен юллар күп, бары ялкауланмаска гына кирәк. Берничә белгечлек алырга мөмкин, өстәмә һәнәргә өйрәнү дә комачауламый. Борынгылар эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар дигәннәр. Шул принциптан чыгып яшәсәк бар да әйбәт булыр. Сөйләшүбезне дәвам итәбез, хәзер һөнәрләр турында уен уйнап алабыз, экранга куз салыгыз. Уенның исеме “ Мин башлыйм, син дәвам ит,”- дип атала.
Укытучы:Әгәр игътибар иткән булсагыз, монда куелган күргәзмәбездә Г. Әпсәләмов китаплары арасында “Татар халык иҗаты” китабы да урын алган, ни өчен дип уйлыйсыз?
Укучылар: Бу китапта һөнәрләр турында мәкальләр урнаштырылган.
Укытучы: Һөнәрле кеше бәхетле кеше, йөзе аны һәрвакыт шат була. Ни өчен бүгенге дәресебездә эпиграф итеп, татар халык мәкальләреннән мисаллар китердек, дип уйлыйсыз. Халкым гомер-гомергә тырыш, эшчән, булдыклы кешеләргә хөрмәт белән караган, алар турында мәкальләр, җырлар иҗат иткән. Ә ялкау кешеләрдән көлгән.
Укытучы: Ягез, берничә мәкаль укыйк, аларның мәгънәләрен төшеник.
Слайдтан мәкальләр укыла.
Укытучы: кеше хезмәттән башка яши аламы?
Укучылар: Юк.
Укытучы: Ә кешедә нинди уңай һәм тискәре сыйфатлар була?( Ике рәсем күрсәтелә).
Укучылар: Уңай сыйфатлар: тырыш, акыллы, тәртипле, сабыр, тыйнак һ.б. Тискәре сыйфатлар: ялкау, ялганчы, саран, усал.
1 укучы: Кире, тискәре сыйфатларга ия булган кеше үзенең киләчәк һөнәрен дә дөрес сайлый алмый. Эпиграф итеп “һөнәрем-язмышым” дигән мәкальне дә язып куйган идек бит. Ә инде уңай сыйфатларга ия кеше, киләчәк тормышын тырышлык, яраткан һөнәрен, профессиясен сайлап гадел хезмәт белән уздырырга мөмкин.
Укытучы: Димәк, шулай булганда гына, уз теләгеңә ирешергә, “Яңа таулар өяргә, күккә йолдыз чияргә мөмкин”. Әңгәмәбезне дәвам итеп:
Ә сез, укучыларым, без карап үткән нинди сыйфатларга ия булып, кем булырга теләр идегез? Яисә сез сайлаган һөнәрләргә ирешү өчен, иң беренче нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
Җир йөзендә ничә төрле һөнәр булуын беләсезме? Соңгы еллардагы статистик мәглүматләр буенча 20 000 төрле һөнәр бар. Ә белгечлекләрнең, профессияләрнең саны 40 000нән дә артып китә.
Сезнең кайбер сирәк очрый торган һөнәрләр турында, бәлки ишеткәнегез дә булмаска мөмкин. Мәсәлән әйтеп карагыз әле, кем соң ул актуарий?Титестер?
Экранга Актуарий һәм Титестер сүзләре чыга.
Укытучы: Соңгы вакытта чит телдә аталып йөртелә торган нинди профессияләрне беләсез?
Укучылар: Информатизаөия, компҗютеризаөия һ.б.
Укытучы: Сирәк очрый торган профессияларның берсе, Шайдуллова Гүзәлнең әнисенең профессиясе, хәзер сүзне Гүзәлгә бирәбез.
Слайд күрсәтелә.
Укытучы: Сезгә якын, таныш һөнәрләрне әйтегез әле?
Укучылар: Пешекче, тегүче, төзүче, тәрбияче, укытучы.
Бер укучыга сүз бирелә, слайд күрсәтелә.
Укытучы: Һөнәрле, профессияле кеше – бәхетле кеше. Укучылар, бәхетне тагын кайдан табарга була?
Укучылар: Гаиләдә.
1 укучы бәхет турында сөйли.
Билгеләр кую.
Өй эше: “Минем яраткан һөнәрем” темасына сочинение.
Дәрескә йомгак ясала, нәтиҗә чыгарыла: Сүземне йомгаклап, дәресебезнең ахырында барыгызга да тырышлыкта, яраткан һөнәрегезне сайлап, исәнлектә-саулыкта, бәхеттә яшәргә язсын. Дәресебезнең истәлеге итеп бу ак чәчәкләрне кабул итеп алыгыз.