
Мин, Гыйләҗева Лилия Равил кызы, Мамадыш шәһәре 2 нче лицейда югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Югары белемле, эш стажым – 16 ел.
Методик темам: “Лицей шартларында, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның һәрьяктан мөстәкыйль һәм иҗади фикерләвен формалаштыру”.
Дәрескә аннотация
Тема: “Халыкка багышланган гомер”
(10 нчы сыйныфның татар төркемендә татар халкының күренекле шәхесе Каюм Насыйри эшчәнлеген гомумиләштереп йомгаклау).
Дәрес планы ”Рус мәктәпләренең урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбият укыту программалары”на (татар балалары өчен, 1-11 нче сыйныфлар, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2009 нчы елның 4нче мартында расланган 499/09 номерлы боерыгы нигезендә чыгарылган Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын, Х. Й. Миңнегулов, Н. С. Гыймадиева авторлыгындагы “Татар әдәбияты” (Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006 нчы ел) дәреслегенә нигезләнеп төзелде.
Максатым:
- Күренекле мәгърифәтче-галим эшчәнлеген гомумиләштереп йомгаклау;
- күпкырлы эшчәнлегенә бәя бирү, эзләнү күнекмәләрен үстерү;
- татар халкында милли үзаң тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.
Бурычлар:
Каюм Насыйриның төрле өлкәләргә караган хезмәтләрен барлау һәм тикшерү;
иҗади проект яклау;
укучыларның өйрәнү һәм эзләнү эшчәнлегендә мәгълүмати-коммуникатив чаралардан куллану .
Көтелгән нәтиҗә:
- К. Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген белү;
- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу;
- төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;
- үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;
- үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү;
-әхлаклы, тырыш, иманлы бала тәрбияләү.
Күрсәтмәлелек: портрет, интерактив такта, недбуклар, китап күргәзмәсе, проект эшләре.
Метод: репродуктив.
Дәрестә кулланылган алымнар: техник чаралардан файдалану, төркемнәрдә эш, проект яклау, әңгәмә, дәреслек белән эшләү, недбуктагы тестларга җавап бирү, укытучы сүзе, укучылар чыгышы, жыр тыңлау, интерактив тактада эш, иҗади эш, үзбәя.
Дәрес формасы: дәрес –проект яклау.
Яңа педагогик технология: недбук, интерактив такта, проект эшләре, электрон презентация, әңгәмәгә корылган технология.
Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.
Дәреснең методик яктан үзенчәлеге:
Бу дәрес традицион модельдәге дәресләрдән, укучыларның белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләт күнекмәләре булдыру, “ачу”, танып-белүдә эзләнүле эшчәнлек, эш төрлелеге, кулланылган җиһаз төрләре белән аерылып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты үсә.
I.Оештыру өлеше. Укучыларда уңай психологик халәт тудырыла, укучыларның фикерләре дәрескә хәзерлеккә туплана. Дәреснең темасы һәм теманы ачарлык эпиграф белән таныштырыла.
II.Уку мәсьәләсен кую.
1.Өй эшен тикшерү.
1.Укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен, өстәмә укыганлыкларын, эзләнгәнлекләрен тикшерү максатыннан недбугта тест эше үткәрелә.
2. Үзбәя билгеләнә.
3.Актуальләштерү әңгәмә үткәрелә. Уку мәсьәләсе куела. Каюм ага Насыйриның соклану тудыручы сыйфатлары билгеләнә.
(Аң-белемгә омтылышы, гыйлемле булуга этәрүе, тел үсешенә өлешен кертүе, халык авыз иҗаты белән кызыксынуы).
III.Төп өлештә уку мәсьәләсен чишү.
1.Проект яклау өчен, төркемнәргә сүз бирелә. (Укучылар өчен бурычлар күрсәтелә).
Укучылар өчен бурычлар:
а) һәр төркем үз проектының исемен атый;
б) аның максатын әйтә;
в) эш планы белән таныштыра;
г) бу өлкәдәге эшчәнлеген дәлилли;
д) кулланылган әдәбиятны, интернет челтәрен әйтә,
е) бу юнәлештә нинди чаралар эшләргә мөмкин булуын хәбәр итә.
Эшне яклау барышында презентациясеннән файдалана. Алдан бирелгән критерийлар белән укучылар иҗатын анализлау, бәяләү үткәрелә. Актив укучыларны, презентация конкурсында җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү эше башкарыла.
IV. Ял итү.
V. Мөстәкыйль эш.
1. Дәфтәрләрдә язма эш тәкъдим ителә. Укучыларга дәреслектә бирелгән Каюм Насыйри үрнәкләрләренә бәяләмә язу бурычы куела.
2. Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү. (Берничә укучыдан укытыла, билге куела).
VI. Алган белемнәрне ныгыту.
1. Интерактив тактада әсәрләрне беләсезме?” уены тәкъдим ителә. Шулай ук белем алу, гыйлемлелек турында халык авыз иҗатыннан мисаллар әйттерелә.
2.Э.Шәрифуллина поэмасыннан өзек тыңлана. Әңгәмә үткәрелә.
VI. Бәяләү. Дәрестә актив катнашкан, интерактив тактада эшләгән, тест нәтиҗәләре, мөстәкыйль эшләр өчен билгеләр кую.
VII. Өй эше бирү. 1. 181 бит, 11нче күнегү.
2. Инша язу өчен, план төзеп килергә.
3. Тәрбия мәсьәләләре буенча үткәрелгән ата-аналар җыелышына буклет ясарга.
VIII. Рефлексив йомгаклау өлеше.
VIII. Йомгаклау өлешендә барлык эшкә йомгак ясала.
1.Укучылар алган барлык белемнәрен күзаллыйлар. Каюм Насыйри эшчәнлегенең бүгенге көндә дә актуальлеге, бу шәхес исеменең мәңгеләштерелүе турында әйтәләр.
2. Күргәзмә материалы белән таныштыру.
Кулланылган материал:
Каюм Насыйри. Әсәрләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1971.- 142 б.
Каюм Насыйри. Әбүгалисина . казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975. -63 б.
Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Таткнигоиздат , 1956.- 417 б.
Насыйри Каюм. Сайланма әсәрләр. 4 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 368 б.
Татар әдәбияты тарихы. 6 томда, 2 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.- 573 б.
Веб-ресурслар:
http://ru.wikipedia.org/wiki/Каюм Насыри http://penz.edurm.ru/umaeva_kaum.htm Биография Каюм Насыри http://nevesta-kazan.narod.ru/text/tatarcha-kayum.htm
Укыту-тәрбия эшендә бу дәреснең әһәмияте
К. Насыйри куйган төп таләпләрнең берсе-мәгърифәтле булу. Үзенең эшчәнлегендә шушы максатны тормышка ашыру өстендә эшли, конкрет тәкъдимнәр әйтә. Тәрбия эшендә фәннең, халык авыз иҗатының, әдәбиятның әһәмиятле урын тотуын белгән.
Татар хезмәт ияләре арасында халык мәгарифен таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, татарлар арасында педагогик фикерне үстерүдә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә К. Насыйриның хезмәтләре гаҗәеп зур. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары К. Насыйриның язылган педагогик хезмәтләрендә һәм әсәрләрендә киң чагылышын таба.
К. Насыйри гомере буе яшь буынны туган илен ихлас күңелдән яратучы, белемгә омтылучы, әхлаклы итеп тәрбияләргә омтыла.
Бу дәрес проектын 9 нчы татар сыйныфы, 10 нчы сыйныф татар төркеменең татар әдәбияты дәресендә Каюм Насыйри эшчәнлеген өйрәнгәндә, бөек шәхесләребезгә багышланган әдәби кичәләр үткәргәндә, аң-белемгә, әхлакка этәрү тәрбиясендә куллану өчен тәкъдим итәргә мөмкин.