СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Хикәя. “Ләйләнең сәяхәте

Нажмите, чтобы узнать подробности

  Ләйлә йокларга тырышып үз түшәгендә ята иде.Әмма ул йоклап

китә алмады. Торып утырып йолдызлы күккә карады.Әгәрдә мин фәрештә булсам,шушы якты йолдызлар янына , еракка, еракка очып барыр идем .Бездән башка берәр планетада яшәүче  бар микән? дигән сораулар  биреп һәм бернәрсәгәдә җавап тапмыйча Ләйлә тирән йокыга китә.

Просмотр содержимого документа
«Хикәя. “Ләйләнең сәяхәте»

Хикәя.

“Ләйләнең сәяхәте”.

Ләйлә йокларга тырышып үз түшәгендә ята иде.Әмма ул йоклап

китә алмады. Торып утырып йолдызлы күккә карады.Әгәрдә мин фәрештә булсам,шушы якты йолдызлар янына , еракка, еракка очып барыр идем .Бездән башка берәр планетада яшәүче бар микән? дигән сораулар биреп һәм бернәрсәгәдә җавап тапмыйча Ләйлә тирән йокыга китә.

Күпмедер юл үтеп Ләйлә зур гына аланлыкка килеп туктый.Оча торган тәлинкәсеннән чыгып, ул ис китмәле корылма янына юнәлде .Бу корылма шактый гына күп баскычлы таш пирамида иде.Аның иң өстендә зур булмаган храм урнашкан.Тагын ерактарак күз явын алырлык таш һәм сөяктән ясалган сыннар тора.”Мин кая эләктем?Нинди шәһәр бу?” –дип Ләйлә уйга калды.Ул озак уйланып тормады, юлын дәвам итте.Аның нияте кеше табу иде.Көтмәгәндә аның каршысына бик пөхтә һәм матур киенгән кеше чыгып басты.

-Гафу итегез, сездән сорарга мөмкинме,мин нинди җиргә эләктем һәм кем монда яши ?- дип кызыксынды Ләйлә. Бу кеше

Ләйләгә аптырап карады.Ул Ләйләнең нәрсә сораганын аңларга тырышты.Ләйләнең чалбар һәм кофтасын тотып карагач бу кеше көлеп җибәрә һәм шунда ук туктый, үзенең күкрәгенә сугып “Куско-Майя” дип җавап бирә һәм китеп бара.Ләйлә үзенең Майялар янына килеп эләккәнен төшенә.Ләйлә юлын дәвам итә.Ул бар әйберне дә белергә теләп кулы белән пирамидага тотынды, шул арада яшен яшни башлады.Ләйлә урынында калырга теләп, ташка тотынды.Күптә үтмәде аның баш очыннан кешегә охшаган җан иясе төште һәм кызның алдына килеп басты.Борынсыз, колаксыз һәм атылып чыгардай күзле, яшел тәнле җан иясе Ләйләнең йөрәген катырып куйгандай итте.Ләйлә шундый курыкты ки: аның ярдәмгә кемне дә булса чакырасы килде, ләкин тавыш каядыр юкка чыкты,йөгерәсе килде. Ләкин аяклар мамыктай булдылар.

Кинәт күзен ачып, Ләйлә юрган астына чумганын күрде,ул як ягына каранып: бу бары тик төш кенә,тәрәзәгә карап ул тагын якты балкучы йолдызларны күрде.