Просмотр содержимого документа
«Хуш киләсең, Нәүрүз!»
Хуш киләсең, Нәүрүз!
Хуш киләсең,Нәүрүз ,хуш киләсең !
Кышлар буе көттек үзеңне
Бар җиһанга нурларыңны сирпеп,
Я ,әйт инде ,җылы сүзеңне.
Мөбәрәкбад , Нәүрүз ,кил ,түрдән уз !
Уянсыннар болыннар ,кырлар
Ап –ак җем –җем юрган асларыннан
Баш калкытсын умырзаялар.
Чибәркәең Нәүрүзбикә безгә
Һәр ел шулай шатлык китерсен.
Һәр яңа көн җиргә шатлык иңсен ,
Һәркем хуш исләрдән исерсен.
Муллык ,бәхет вәгъдә итсен язлар
Күкләребез булсын гел аяз
Кошлар моңына күмелсен дөнья,
Күңел кылларын кузгатсын наз.
Яз аедай матур яшик , дуслар ,
Елмаюлар дәва күңелгә.
Бар табигать кабат яшәргәндә
Ник әле безгә картаерга ?
Күзләрегез очкын чәчеп торсын,
Тәмле сүзләр телдән төшмәсен ,
Алмаш буын бездән үрнәк алсын,
Тупас сөйләшүен ташласын.
Яшәү яме, дуслар ,матурлыкта
Матурлыкны күрә белегез !
Күркәм эшләр ,изге гамәлләрдә
Тарих битләренә керегез.
Сәламәтлек һәрчак юлдаш булсын,
Эшләрегез гөрләсен яздай
Йөзләрегез һәрчак балкып торсын
Яз кояшы сыйпаган наздай.