СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кечкенәләр катнаш төркемендә "Әниләр бәйрәме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:  1.Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү.

2. Балаларның фикер йөртү сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Просмотр содержимого документа
«Кечкенәләр катнаш төркемендә "Әниләр бәйрәме"»



Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Ямаширмә «Йолдыз» балалар
бакчасы муниципаль
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе





Кечкенәләр катнаш төркемендә

әниләр бәйрәме кичәсе






Тәрбиячеләр: Асылгәрәева А.А.

Яруллина А.Р.

Муз.җитәкчесе:Гильмутдинова А.А.





2017 ел.


Максат:

  1. Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,

шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.

  1. Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

  2. Әниләрне бакчага җәлеп итү.

  3. Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту


Бәйрәм барышы:



Мамочка милая” музыкасы астына шарлар белән бию:

Алып баручы: Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен яратырга өйрәткән.

Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.

Әйдәгез әле балалар, әниләрне, әбиләрне котлап шигырьләр сөйләп күрсәтик.

Зилә:

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк. 

Йокы татлы булсын өчен әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә -Әни, димәк!

АзаматСин, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә .

РалинәӘбием күзлек кия,

Чәчләренә чал кунган.

Бер көн дә соңга калмый

Иртүк тора йокыдан.

АйсинәБу дөньяда әниләр күп

Минем әни бер генә

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

 АйзатБигрәк матур безнең әни,

Елмаеп көлеп тора.

Уңганлыгын, булганлыгын

Бар кеше күреп тора.

Х.ӘдиләӘни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

 Альмир:Мин дә булышам әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга!

Иделия Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

Әмир :Минем әби яшь әле –

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

Лилиана“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

Зәлия Маму очень я люблю,

Ей привет горячий шлю!

Но не только ей одной,

А и бабушке родной!

Салават:Мы желаем нашим мамам,

Никогда не унывать,

С каждым годом быть всё краше

И поменьше нас ругать.

Җыр ӘНИЕМ

Балалар әниләренә үзләренең ясаган бүләкләрен бүләк итәләр.(утыралар)

Куян кызы килеп чыга.

Куян кызы: Исәнмесез, мин кая килеп эләктем икән?

Алып баручы: Исәнме куян кызы. Балалар без нинди бәйрәм үткәрәбез, әйтегез әле Куян кызына.

Балалар: Әниләр бәйрәме.

Куян кызы: Әниләр бәйрәме? Нинди бәйрәм сон ул?

РаязБүген әниләр бәйрәме,

Бүген  җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Ш.Әдилә-Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

Саида Много мам на белом свете,

Всей душой их любят дети.

Только мама есть одна,

Всех дороже мне она.

Кто она? Отвечу я:

Это мамочка моя!

Куян кызы: Шулай икән шул, ә мин белмәдем дә. Менә сез әниләрегезгә бүләкләр дә бүләк иткәнсез, ә минем бүләгем дә юк. (күңелсезләнә)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, куян кызына ярдәм итик. Әнисенә бүләк әзерләп бирик. Нинди бүләк әзерлибез соң куян кызының әнисенә?

Яфраклар бәйрәме” җыры

( Куян кызына яфраклардан букет бирәләр)

Куян кызы: Рәхмәт сезгә балалар, өйгә кайтыйм, әнигә бүләкне бирим.

Алып баручы: Куян кызы кайта торсын балалар, ә без әниләрне уйнатып алыйк әле.

1 уен Мәрҗән җыю. (шнуровка)

(3 әни, 3 кыз белән мәрҗән җыялар. Кем тизрәк җыеп бетерә)

Алып баручы: Кемнең әнисе иң җитез икәнен дә тикшереп карыйк әле. Бу уенга 2 әни һәм аларның балалары кирәк булачак.

2уен:Көлгенә.

Алып баручы: Балалар кемнең әнисе җитез икәнен тикшереп карыйк әле.



Алып баручы: Ә хәзер тикшереп карыйк әле, кемнең әнисе тортны иң оста пешерә икән

Куян кызы өенә кайта әнисенә яфраклардан букет бүләк итә.



Куян кызы: Әнием бәйрәм белән котлыйм сине!!

Ана Куян: Балакаем, җан кисәгем,бик зур рәхмәт сиңа. Минем дә сиңа бүләгем бар.

Куян Кызы: Кишерме?

Ана Куян: Юк

Куян кызы: Кәбестәме?

Ана Куян: Юк.

Куян Кызы: Нәрсә соң? Белмим. Әйт, әнкәй! Әйт! Күрсәт әнкәй!

Куян Ана: (сумкадан итекләрне ала, күрсәтә) Менә сиңа яңа итекләр. Тышта салкын, аякларың өшемәсен.

Куян Кызы: Ура! Ура! Яңа итекләр! (тиз кия дә шатлыктан бии башлый).

Куян кызы: Рәхмәт, әнкәй! Рәхмәт!(битеннән үбә)

Куян Ана: Җылы тәнеңдә тузсын! (Кызын кочаклап сөя).

Куян кызы: Әни! Бу итекләрне яңартып аласы килә. Дустыма күрсәтергә кирәк, урманда әз генә йөреп керим әле.

Куян Ана: Ярар, кызым! Тик озак йөрмә.

(Куян кызы болынга бара һәм дусты Наянны уйнарга чакыра)

Куян кызы: Наян дустым әйдә уйнарга!!!

( Куян малае чыга)



Куян кызы: Әй, дустым, кара әле, миңа әнкәй нәрсә сатып алды?

Куян малаеКайда? Күрсәт әле!

Куян Малае: Менә итекләр.

Куян малаеАй-яй, матурлар! Ай-яй, яңалар!Бик килешеп тора инде үзеңә.

Куян КызыХәзер инде мин тышта озак уйнаячакмын. Аякларым өшемәс.

Куян малаеӘйдә, хәзер качышлы уйныйбыз. Кем саный?

Куян кызы: Әке бәке кыек сәке

Кыек сәке

Уртасында эремчек

Энем торып тор,

Сеңлем чык

(куян кызы кача, куян малае эзли. Чыршы төбенә качкан куян кызының итекләре күренә, куян малае аны бик тиз табып ала)

Куян малаеӘ менә мин сине таптым, таптым!

Куян кызыНичек бик тиз таптың?

Куян малаеИтекләрең күренеп тора. Алар кап-кара, әллә каян күренә.

Куян кызы(үпкәләп) Мин алай уйнамыйм.

Куян малаеАлай булса, куышлы уйныйбызмы? Мин саныйм.

Мин барамын бакчага

Яшелчәләр сайларга

Озын койрык, яшел чук

Монда торма, тизрәк чык

(Куян малае куянны тиз тота.Ә Куян кызы  куян малаен тота алмый).

Куян кызыЮк, кимим мин бу итекләрне. Рәхәтләнеп уйнап та булмый.

( итекләрен салып ташлый һәм яланаяк уйнап йөри)

Алып баручы: Балалар әйдәгез без дә куяннар белән уйнап алыйк.

Җыр Ак куян( балалар белән бергә)

Куян кызы: Әни! Әни! (елый) Минем аякларым бик авырта.

Куян Ана: (диванга утырта, аякларын карый, җәлли) Әй, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич.

Куян малае(тәрәзәгә шакый) Әй, Куянкай, әйдә уйнарга.

Куян ана: Ул авырый.

Куян малаеНи булган аңа?

Куян анаАяклары бик авырта.

Куян малаеБезнең урманда табиб бар. Аның исеме Айболит.Әйдә аны чакырыйк. (кесәсеннән телефон алып шалтырата)

Куян малае: Айболит, Айболит тизрәк килегез!!! Куян кызының аягы авырта.

Хәзер киләм диде.

(шул вакыт Айболит килеп керә)

Айболит: Исәнмесез!!! Сөйләгез әле тизрәк, ни булган?

Куян малае: Аның аяклары авырта.

Ана куян: Ул кар өстеннән яланаяк йөгергән.

Куян Кызы: Бүтән алай эшләмим.

(Табиб зур банкадан май ала, куянның аягына сөртә,)

Айболит: Салкын көннәрдә җылы киен! Әниеңне тыңла! Ә менә сиңа күчтәнәч! (Кишер бирә).

Куян кызРәхмәт сезгә.

Ана куянРәхмәт! Рәхмәт!

Айболит: Сау булыгыз!

Автор: Куяннын аягы төзәлгән. Ул хәзер киез итеген бер дә салмый икән.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, куянның аягы төзәлгән хөрмәттән барыбыз бергә “ТҮГӘРӘК” уенын уйнап алабыз. Уенны уйнарга әниләрне дә чакырыйк.

2 уен. “ТҮГӘРӘК” уены

Алып баручы: Ә хәзер әниләрнең җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын тикшереп карыйк әле.

3. Табышмакның җавабын тап.

(шарлар эченә табышмаклар салынган, шарны шартлаталар,табашмак җавабын табалар)

1. Мин кечкенә, миңа тимә,

Тисәң, авыртты димә.

                                Балкорты 

2.Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк.

                              Урындык

3.Бәләкәй генә олан,

Биленә каеш буган.

                                Себерке

 4. Каз судан чыккач нишли?

                     (коры җиргә баса)

5.   Ат нигә улак янына бара?

                    (улак үзе килмәгәнгә)

6.   Су кайда коры була?

                    (картада)

7.   Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?

                    (күләгәсен)

8.   Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була?

                   (имәндә алма булмый)

9.  Мәче нинди ишектән керә?

                   (ачык)





Алып баручы: Балалар әйтегез әле, әниләрегез бәйрәмгә нинди тәмле әйберләр пешерәләр?

Балалар: Бәлеш, торт, өчпочмак һ.б.

Алып баручы: Ә хәзер тикшереп карыйк әле, кемнең әнисе тортны иң оста пешерә икән?

4. Торт пешерү уены

(күбектән торт пешерү.Кемнеке күбрәк кабара)

Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тамам.

Әниләрне котлап бию:

Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тамам.