СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

?КИЯТ ПЕРСОНАЖЛАРЫ АША БАЛАЛАРДА ХОКУК Т?ШЕНЧ?СЕН ФОРМАЛАШТЫРУ.

Нажмите, чтобы узнать подробности

ТР ЗЕЛЕНОДОЛ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ К?Г?Й БАШЛАНГЫЧ М?КТ?П-БАЛАЛАР БАКЧАСЫ МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИР? УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

 

 

 

 

 

М?КТ?ПК? Х?ЗЕРЛЕК Т?РКЕМЕНД? БАЛА ХОКУКЛАРЫН ?ЙР?Н? БУЕНЧА ИНТЕГРАЛЬЛ?ШК?Н ЭШЧ?НЛЕК

 

ТЕМА.  ?КИЯТ ПЕРСОНАЖЛАРЫ АША БАЛАЛАРДА ХОКУК Т?ШЕНЧ?СЕН ФОРМАЛАШТЫРУ.

Просмотр содержимого документа
«?КИЯТ ПЕРСОНАЖЛАРЫ АША БАЛАЛАРДА ХОКУК Т?ШЕНЧ?СЕН ФОРМАЛАШТЫРУ.»

ТР ЗЕЛЕНОДОЛ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ КҮГӘЙ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП-БАЛАЛАР БАКЧАСЫ МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ











МӘКТӘПКӘ ХӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕНДӘ БАЛА ХОКУКЛАРЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ИНТЕГРАЛЬЛӘШКӘН ЭШЧӘНЛЕК



ТЕМА. ӘКИЯТ ПЕРСОНАЖЛАРЫ АША БАЛАЛАРДА ХОКУК ТӨШЕНЧӘСЕН ФОРМАЛАШТЫРУ.











1 КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯЛЕ ТӘРБИЯЧЕ САБИРЗЯНОВА АЛЬМИРА РАШИДОВНА



Мәктәпкә хәзерлек төркемендә бала хокукларын өйрәнү буенча

интегральләшкән эшчәнлек.



ТЕМА. ӘКИЯТ ПЕРСОНАЖЛАРЫ АША БАЛАЛАРДА ХОКУК ТӨШЕНЧӘСЕН ФОРМАЛАШТЫРУ.

Максат: Һәр бала яшәргә һәм сәламәт үсеш алырга хокуклы диелгән

№6 статьяга нигезләнеп, төрле ситуацияләрне уңай хәл итәргә күнектерү.

Бурычлар:

  1. Башкаларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

  2. Әкият персонажлары аша хокук төшенчәсен формалаштыру.

  3. Төрле киеренке ситуацияләрдән җиңел чыгарга өйрәтү.

Белем бирү өлкәләре: Танып белү, аралашу, социальләштерү.

Материал: өч төрле материалдан ясалган өйләр, камыр, “өчпочмак-бәлешләр”, әкият персонажлары өчен костюмнар.

Алдан эшләнәсе эш:

“Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”, “Өч дуңгыз баласы” әкиятләре белән таныштыру. Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү өчен дидактик уеннар уйнау.

Эшчәнлек барышы:

  • Балалар, сезнең өйдә үзегезнең генә калганыгыз бармы? (әңгәмә).

  • Үзегез генә калгач, сез өйдә нишлисез?

  • Сез ишекне бикләп утырасызмы?

  • Ә ишекне килеп шакысалар, сез нишләр идегез? (җаваплар).

  • Ә нишләргә кирәк соң? (фикер алышулар).

  • Балалар, “Җиде кәҗә бәтие һәм бүре” әкиятендә дә кәҗә бәтиләре ишекне ачмаганнар бит. Бүре тагын килеп шакыгач, барыфбер ишекне ачып, бүрене керткәннәр. Ни өчен? (йомгаклау). “Ишекне ачарга ярыймы?”

  • Әйдәгез, без сезнең белән хәзер “Өч дуңгыз баласы” әкиятен искә төерик.

  • Яшәгәннәр, ди, өч дуңгыз баласы: Наф-Наф, Ниф-Ниф һәм Нуф-Нуф. Алар үзара бик дус, тату булганнар, көне буе уйнаганнар. Бергә бик күңелле булса да, һәрберсенең үз өйләрен җиткереп, аерым яшиселәре килгән.

( Дуңгыз костюмы кигән бер бала) Нуф-Нуф үзенең саламнан ясалган өен күтәреп килеп чыга.

  • Менә, Нуф-Нуф үзе дә биредә икән!

Нуф-Нуф: Исәнмесез, балалар! Бу – минем өем, мин аны саламнан ясадым, матурмы? (Балалар җаваплары).

  • Менә Ниф-Ниф та килеп җиткән!

Ниф-Ниф: Исәнмесез, дусларым! Ә минем өем агачтан. Миңа үз өемдә шундый рәхәт! Мин сезне үземә кунакка чакырам.

(Өченче дуңгыз баласы Наф-Наф таштан ясалган өен тотып керә).

-Исәнмесез, дусларым!

- Наф-Наф, ә синең йортың нидән салынган? (Кинәт кенә Бүре килеп чыга).

Бүре: Бу тирәдә генә дуңгыз балалары яши дип ишеттем. Алар һәрберсе аерым өйләрдә яшиләр икән, әти-әниләре дә юк икән. Хәзер мин аларны барысын да ашыйм!...

Әкият шушы урында туктала, балаларга сорау куела6

- Балалар, на өчен Бүре дуңгыз балалары яныны килде?

- Ә сезнең, дуңгыз балалары, кайсыгызның бүре авызына керәсегез килә?

Дуңгыз балалары:

  • Юк, мин түгел, минем әле үсәсем килә!

  • Мин дә түгел, минем әле яшисем килә!

  • Юк, мин дә түгел... Ә минем...(елый).

  • Балалар, әйдәгез бергәләп уйлыйк әле, дуңгыз балалары исән калсын өчен нишләп була? ( Балалар дус булып калырга, биеп-җырларга тәкъдим итәләр. Дуңгыз балалары бүрене өчпочмак, кабюартмалар белән сыйларга вәгъдә итәләр).

  • Балалар, ни өчен соң Бүре ашау өчен дуңгыз балаларын сайлаган?

  • Аларны яклаучы һәм саклаучы булганмы? (Җаваплар).

  • Әйе, алар аерылып, үзләре генә яшәгәннәр.

  • Ә менә сезнең яклаучы һәм саклаучы кешеләрегез бармы?

  • Кемнәр исоң алар, алар һәрчак сезнең белән бергәме? (җаваплар).

  • Әйе, балалар,сезнең һәрберегезнең әти-әниләрегез бар. Алар сезне һәрчак усаллардан, явызлардан яклый, саклый алалар. Сезне бик яратып, кадерләп үстерәләр.

  • Ә сез әти-әниләрегезне яратасызмы соң? Ничек итеп яратасыз?

  • Ә хәзер, балалар, әйдәгез өстәл артына утырыйк та, үзебез өчен иң кадерле, якын кешеләребезгә бүләк әзерлик: һәркем үзенә ошаган әкият героен төсле,матур пластилиннардан әвәләп, кичен әти-әнисенә бүләк итәр. (Сынлы сәнгать эшчәнлеге. Эш барышында кыенсынган балаларга аерым якын киләбез).

  • Эшчәнлегебез тәмам. Рәхмәт сезгә, булдырдыгыз балалар!