СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Китапка ничә яшь? (6 нчы сыйныфта туган тел дәресе)

Нажмите, чтобы узнать подробности

План урока родного языка (татарского языка) для учащихся 6 класса (для русскоязычных детей, которые изучают татарский яык). 

Просмотр содержимого документа
«Китапка ничә яшь? (6 нчы сыйныфта туган тел дәресе)»

Технологик карта

Дәрес № 10

Сыйныф: 6 Дата ___________________20____

Предмет Туган тел (Татар теле)

Тема: Текст “Сколько лет книге?”/ “Китапка ничә яшь?” тексты.

Максатлар: дәрес материалын аңлату, алган белемнәрне гамәлдә дөрес, урынлы куллану.

Дәрес тибы. Яңа белемнәрне ачу

УМК. Татар теле. 6 нчы сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Назипова. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2017

Ресурслар. Дәреслек, экран, ноутбук, презентация материалы.


Көтелгән нәтиҗәләр:


Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

Укучыларга тема буенча беренчел мәгълүмат бирү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

Татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле аңлап уку, сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү.

Аңлап укый белү, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту

Татар телендә сөйләшүгә кызыксыну уяту, татарча дөрес сөйләм тәҗрибәсе булдыру һәм сөйләм зәвыгы тәрбияләү,

китапка карата хөрмәт тәрбияләү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру.



Дәрес барышы


Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1) Мотивация этабы. - Этап мотивации (самоопределения) к учебной деятельности.

- Исәнләшү

Исәнләшү;

- Укучыларны барлау.

- дежур доклады

- Уңай психологик халәт булдыру.


2) Актуальләштерү этабы. - Этап актуализации и фиксирования индивидуального затруднения в пробном действии.

- Өй эшен тикшерү

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Өй эшен тикшерәләр, укучылар җавап бирәләр Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында сөйлиләр

Исемнәрне тартым белән төрләндерәләр.

3) Этап выявления места и причины затруднения

- Уку мәсьәләсен кую

- Дәреснең темасын ачыклау

Дәрес темасын фаразлау, дәрестә күтәреләчәк сорауларны ачыклау

Дәрескә укучылар белән бергәләп максатлар кую.

Үз фикереңне ачык, аңлаешлы итеп җиткерү

4) Этап построения проекта выхода из затруднения.

- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

- Дәрес материалы белән таныштыру.


Укытучы сөйләвен тыңлыйлар

Китап турында әңгәмә оештыру.

Китаплар турында белгәннәрен сөйлиләр, алар турында сорау җөмләләр әйтәләр, “Китап” сүзен килешләрдә төрләндерәләр.

5) Төзелгән проектны реализацияләү этабы - Этап реализации построенного проекта.

Дәреслек белән эшләү.

Элек өйрәнгән белемнәре белән уртаклашалар.

Беренче китаплар турында әңгәмәдә катнашалар.

Сүзлек белән эшләү: сүзләрне дөрес интонация, дөрес басым белән уку, кабатлау, русча тәрҗемәсе белән таныштыру. 1 нче күнегү. (презентация материалы белән танышу)

- яңа сүзләр белән танышалар, авыр сүзләрне аерым укучылар кабатлыйлар, транскрипциядә язалар

6) Белемне беренчел ныгыту этабы - Этап первичного закрепления с проговариванием во внешней речи.

2 нче күнегү. Телдән һәм язмача эшләү: дөрес тәрҗемәне тап. (презентация материалы белән танышу, эшләрне тикшерү “Җавабың дөресме?”)

Сүзтезмәләрне укыйлар, дөрес тәрҗемәне табалар, дәфтәрләргә язалар, рус теленә тәрҗемә итәләр (телдән).

7) Мөстәкыйль эшләү этабы - Этап самостоятельной работы с самопроверкой по эталону.

3 нче күнегү, 51 нче бит. (презентация материалы белән танышу, эшләрне тикшерү “Җавабың дөресме?”)

Сүзтезмәләрне дөрес укыйлар, тәрҗемә итәләр, сүтезмәләрдәге тартымлы исемнәрне таблицага язалар сүзтезмәләр белән, җөмләләр төзиләр (телдән).

8) Этап включения в систему знаний и повторения

4 нче күнегү. 51 нче бит

Сүзләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр, аларның антоним парларын табалар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзеп әйтәләр.

“Минем өй китапханәм” темасына әңгәмә (төркемнәрдә эшләү; диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү)

“Минем өй китапханәм” темасына әңгәмәдә катнашалар (диалогик сөйләмдә чыгыш ясау), һәр төркемнән 1 укучы чыгыш ясый (монологик сөйләмне камилләштерү)

Дәрес материалын кабатлау, өйрәнелгән материалны искә төшерү

5 нче күнегү. 51 нче бит (төркемнәрдә телдән эшләү)

Тартым кушымчалары, аларның исемнәргә ялгану үзенчәлекләрен искә төшерәләр, сөйләмдә кулланалар

- Өйрәнелгән материалны кыскача сөйләү

Күтәрелгән проблемаларга тукталалар, фикер алышалар

- Укучыларның материалны үзләштерү-үзләштермәү дәрәҗәсен билгеләү

Сорауларга җавап бирәләр

- Нәрсә белдем, нинди яңа материал белән таныштык?

- укучыларның җавапларын тыңлыйлар, әңгәмәдә катнашалар

9) Рефлексия этабы. --- Этап рефлексии учебной деятельности.

- Дәрескә куелган максатка ирештекме?

- Укучыларның сорауларына җавап бирү.

- куелган сорауларга җавап бирәләр, фикерләре белән бүлешәләр

2. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.

Үзбәя (укучылар үзләренең эшенә бәя куялар)

3. Өй эшен аңлату

1)Яңа сүзләрне хәтерләргә. 2) 5 нче күнегү, 51 нче бит: язмача эшләргә. 3) “Минем өй китапханәм” темасына кулдан китапчык ясарга (ирекле бирем).