СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект открытого урока по развитию речи во второй младшей группе по теме "Витамины. Полезные продукты"

Нажмите, чтобы узнать подробности

В этом занятии использывалась новая технология "Кольца Луллии". Оно многофункциональная и позволяет делать занятия более интересными для детей. Так же может использываться в разных видах деятельности. 

Просмотр содержимого документа
«Конспект открытого урока по развитию речи во второй младшей группе по теме "Витамины. Полезные продукты"»

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе



“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы”

МББМБУ җитәкчесе боерыгы белән гамәлгә тапшырылган.

«____» _______________ 2018 г.

№_______



РАСЛЫЙМ”:

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы”

МББМБУ җитәкчесе:

______________Валиуллина А.А. «_____» _______________ 2018 ел

педагогик киңәшмәдә

каралды һәм кабул ителде

«_____» ______2018 ел беркетмә № __





Кечкенәләр катнаш төркемендә

сөйләм телен үстерү буенча

Витаминнар. Файдалы ризыклар”

темасына

ачык белем бирү эшчәнлеге.







1 категорияле тәрбияче:

Асылгәрәева А.А.





Апрель 2018 ел

Бурычлар:

  1. Балаларда витаминнар һәм аларның файдасы турында мәгълүмат булдыру.

  2. Яшелчә- җиләк җимешләр турында белемнәрен арттыру.

  3. Яшелчәләрне танырга, атарга өйрәтү.

  4. Төсләрне аерырга өйрәтү.

  5. Сөйләм телен үстерү.

  6. Тәҗрибәләр үткәрергә кызыксыну уяту.

  7. 3-4 сүздән торган җөмлә төзергә, тәрбияче сорауларына тулы итеп җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.

Шөгель барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Балалар карагыз әле безгә бүген бер кунак килгән, карыйк әле кем икән ул?

Балалар: Кояш.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез кояш белән исәнләшик.

(Кояшны кулдан кулга тотып балалар исәнләшеп чыгалар)

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунак апалар да килгән, алар белән дә исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

( Ишек шакыйлар. Почтальон керә)

Почтальон: Исәнмесез балалар! Балалар мин сезгә хат алып килдем. Кабул итеп алыгыз.

Тәрбияче: Безгә хат килгән. Укып карыйбызмы?

Балалар: Укыйбыз.

Тәрбияче: Хөрмәтле балалар һәм тәрбияче Альбина Альфредовна!!!

Мин Карлсон. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк. Кинәт кенә минем эчем авырта башлады. Тик ни өчен авырганын белмим. Мин дөрес тукланам. Бик тәмле ризыклар гына ашыйм: пироженое, торт, конфет, чипсы, кока –кола, фанта эчәм. Зинһар, ярдәм итегез. Мин нишләргә дә белмим.

Тәрбияче: Ярдәм итәбезме балалар?

Балалар: Итәбез.

Тәрбияче: Балалар, ничек уйлыйсыз, нишләп Карлсонның эче авырта икән?

Балалар: Чөнки ул конфет, шоколад, торт ашаган; кока- кола, фанта эчкән. Тәрбияче: Дөрес тукланганмы соң,Карлсон?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Көне буе баллы ризыклар гына ашасак нәрсә була балалар?

Балалар: Тешләр сызлый, эч авырта.

Тәрбияче: Әйдәгез, Карлсонга ярдәм итик. Иң беренче тикшереп карыйк әле кока –кола, чипсы, торт, конфет файдалы ризыклар микән. Аларны ашарга ярый микән.

Моның өчен мин сезне менә бу өстәл яныны чакырам.

(өстәлдә кока –кола, чипсы, ментос, фанталар тора)

Без сезнең белән тәҗрибә үткәреп карыйбыз.

(Кока –колага чипсы, фантага ментос салып тәҗрибә үткәреп карыйлар.)

Тәрбияче: Карагыз әле балалар, нишләде чипсы? (Чипсы эри һәм күбекләнә.)

Ментос нишли, балалар? (Шулай ук эри һәм күбекләнә)

Тәрбияче: Балалар,ничек уйлыйсыз, файдалымы бу ризыклар?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар, бу ризыклар – тәмле, ләкин алар файдалы түгел.

Тәрбияче: Балалар ә нинди ризыклар файдалы соң безнең?

( Кәрзиндә яшелчә, җиләк- җимешләр тора)

Балалар: Яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр.

Тәрбияче: Әйе, балалар, яшелчәләрдә һәм җиләк- җимешләрдә безнең организмыбыз өчен бик күп витаминнар бар.

Тәрбияче: Балалар, менә сез яшелчәләр турында шигырьләр дә беләсез әйдәгез искә төшереп үтик әле.

Кишер. Әмир

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Кабак: Айзат

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кыяр: Әдилә

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Нәфис, зифа кызлар шикелле.

Айсинә: Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.



Помидор. Х.Әдилә.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Тәрбияче:

һәрберегез файдалы, һәркайсыгыз кирәкле,

Яшелчә, җиләк-җимешләр,

Сез – безнең якын дуслар.

Яңгыр” җырлы- биюле уен



Әй,алма,алма,алма

Алма алмалаганда.

Алмаларга рәхәт була,

Яңгыр тамгалаганда.



Әй кыяр,кыяр,кыяр.

Кыяр кыярлаганда

Кыярларга рәхәт була,

Яңгыр коеп яуганда.



Әй, шалкан,шалкан,шалкан

Шалкан шалканлаганда

Шалканнарга рәхәт була,

Яңгыр шаулап яуганда.

Кәбестәсен, помидорын,

Җиләген алмаларын.

Тәрбияләп үстерегез

Күрегез файдаларын.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, ә хәзер карап китик әле сезнең белән, яшелчә, җиләк-җимешләр кайда үсә икән безнең.

Уен:”Луллия”

Тәрбияче: Бу нәрсә балалар?

Балалар: Алма.

Тәрбияче: Алма кайда үсә?

Балалар: Агачта.

Тәрбияче: Алма яшелчәме, җиләк-җимешме?

Балалар: Җиләк-җимеш.

Тәрбияче: Алма нинди төсләрдә була?

Балалар: Кызыл, яшел, сары.

Тәрбияче: Тәме буенча алма нинди?

Балалар: Баллы, әче.

(уен дәвам итә: кишер, алма, кыяр, груша, кәбестә)

Тәрбияче: Балалар бөтен яшелчә, җиләк-җимешләрне бик яхшы беләсез сез, рәхмәт.

Балалар хәзер Карлсонга ярдәм итергә кирәк бит. Әйдәгез минә шушы банкаларга яшелчәләр,җиләк-җимешләрне тутырып биреп җибәрик.

Дидактик уен: “Төсле банкалар”























( Карлсон килеп керә)

Карлсон: Исәнмесез, балалар.Исәнмесез кунаклар.

Балалар: Исәнмесез.

Карлсон: Балалар, мин сезгә хат җибәргән идем, сез аны алдыгызмы?

Тәрбияче: Әйе, Карлсон. Без синең хатыңны алдык.Һәм синең ни өчен эчең авыртканлыгын да белдек. Әйтегез әле балалар, Карлсонга нинди ризыклар ашарга кирәк.

Балалар: Файдалы ризыклар: яшелчә, җиләк- җимешләр.

Карлсон: Менә хәзер аңладым инде балалар, рәхмәт сезгә.Мин бер дә дөрес тукланмаганмын икән.

Тәрбияче: Карлсон без сиңа шушы яшелчә, җиләк- җимешләрне күчтәнәч итеп биреп җибәрәбез. Моннан соң дөрес туклансаң, бер авырмассың.

Карлсон: Рәхмәт сезгә балалар. Саубулыгыз.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар: Витаминнар, яшелчәләр турында сөйләштек.

Тәрбияче: Сезгә нәрсә эшләргә бигрәк тә ошады, балалар?

Балалар: Тәҗрибә үткәрү.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез кунагыбыз белән саубуллашыйк. Ул безнең җиребезне яктыртып торсын.

(Кояшны тәрәзәдән очыртып җибәрү)

Тәрбияче: Балалар, бүгенге шөгелебездә бик актив катнашканыгыз өчен, мин сезгә күчтәнәчләр әзерләдем. Группага кайткач ашарсыз.