СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект урока по татарскому языку "Уенчыклар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по тарскому языку "Уенчыклар".

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку "Уенчыклар"»

Камалова Алсу Анваровна,

югары категорияле башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучысы


Тема: Уенчыклар кибетендэ. (22.11.2017)

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты: укучыларның уенчыклар турында белемнәрен ныгыту,уенчык кибетендэ нәрсә сатып алу турында әйтергә өйрәнү, уенчык исемнәрен сөйләмдә куллана белү.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү.

3.Тәрбияви максат: күмәк уеннарда бергә тату, дус уйнау кебек сыйфатларны үстерүгә ярдәм итү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр: Предмет нәтиҗәләре:кибеттә уенчык сатып алу турында әйтә белү.

Метапредмет нәтиҗәләр: Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру.


Җиһазлау: Дәреслек: Бахтиев Р.Ф., Гаппасова Р.Ч. “Сәлам!” 1 нче сыйныф өчен дәреслек, Казан - 2017

Дәрес тибы: Белем,осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.


Дәрес барышы:

l.Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.

Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү,уңай халәт тудыру.

Укытучы:- Исәнмесез!Хәерле көн!

Укучылар:- Исәнмесез! Хәерле көн миңа, хәерле көн сиңа, хәерле көн аңа, хәерле көн безгә!

Сэлам” җырын бергәләп башкару.


ll.Актуальләштерү.

1. Уен формасында уенчыклар исемнәрен искә төшерү; аларны үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү.

- Ребята, сегодня к нам в гости пришел почтальон Печкин. Знаете такого? Из какого мультика?

И пришел он не с пустыми руками, а с ________? (посылкой) ! А посылка-то не простая, волшебная. Полный сюрпризами. Чтобы открыть посылку, нам придется выполнить некоторые задания. Итак:

1.Прослушайте и укажите слова, обозначающие игрушек. ( если это игрушка хлопаем руками)

Дәфтәр, курчак, китап, каләм, туп, мәктәп, куян.

2.Прослушайте и укажите предложения, в которых выражен вопрос.

Синең курчагың бармы? Бар. Бу тупмы? Бу-туп.

3. Прослушайте и укажите слова, которые отвечают на вопрос нинди?

Зур, уенчык, матур, куян, песи, яшел.

4. Прослушайте и укажите, что добавлено во втором предложении каждой пары

Бу уенчык. Бу уенчык түгел.

Курчагың бармы? Синең курчагың бармы?

Мин сатучы. Әйе, мин сатучы.

2.- Молодцы, ребята! Вы справились с заданиями. Можно и открывать посылку.

Укытучы посылканы ачып, андагы уенчыкларны берәмләп чыгара, исемнәрен татарча әйттереп, зурмы? нинди төстә? ничә? матурмы? кебек сорауларга җавап алып бара ( Бу тупмы? Курчак зурмы? Машина яшелме? Бу нәрсә? Туп нинди? Шакмаклар ничә? Поезд матурмы?)

- Сколько игрушек нам принес почтальон Печкин! Скажем ему спасибо? Как мы это скажем. ( Рәхмәт )

lll. Дәрескә максат кую.


lV.Дәрес темасы буенча эш.

Мин уенчык алам” уены.

Укытучы башта, сыйныф буенча йөреп, төрле уенчыкларны һәм предметларны ала, “Мин ... алам”дип әйтә. Шуннан соң укучыларга да моны кабатларга тәкъдим итә. Чиратлашып, укучылар берничә предмет уенчык алырга һәм тиешле гыйбарәне кабатларга тиеш.

Укучылар бу уен вакытында “Кем ...ала?”, “Мин ... алам”, “Син ...аласың”, “Ул ... ала”гыйбарәләрен башта үзе әйтә, аннары укучылар кабатлый.

V. Физминутка. Күзләр өчен гимнастика.

Маша иртән уянган,

Болытларны санаган.

Башта өскә караган,

Аннан аска караган.

Һәм күзләрен дә йомган!

Бер, ике, өч – күзеңне ач!


Vl. Үткәннәрне ныгыту.

Ул кем?” уены.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Укытучы гаҗәпләнә, укучылардан аның кем икәнен сорарга куша. Үзе песи булып сөйләшә.

  • Син кем?

  • Әйтмим. Үзең бел.

  • Син Азатмы?

  • Юк.

  • Син Катямы?

  • Юк.

Укытучы өстәл астыннан уенчык песи чыгара. Песи булып сөйләшә.

  • Исәнмесез! Мин – песи.

  • Исәнме, песи.

Песи зур сумка тартып чыгара. Шул сумкага уенчыклар җыярга тәкъдим итә.

  • Укучылар, уйныйбызмы?

  • Уйныйбыз.

  • Кем поезд ала?

  • Мин поезд алам. ( бер укучы әйтә)

  • Кем бөтерчек ала?

  • Мин бөтерчек алам.

  • Кем курчак ала?

  • Мин курчак алам. Һ.б.



Vll. Физминутка.

  • Балалар, әйдәгез ял итеп алабыз.

Әкрен генә басабыз,

Әзрәк уйнап алабыз,

Тиз-тиз чүгеп алабыз,

Аннан туктап калабыз.

Уңга таба бегелик,

Сулга таба бегелик,

Салмак кына әйләник,

Җайлап кына утырыйк.


Vlll. Китап буенча эш.

-Китапларның 50 нче битен ачабыз.

1нче һәм 2 нче күнегүләрне диск буенча тыңлау һәм кабатлау.

lX. Уенчыклар турында җырны җырлау.

X.Йомгаклау.

- О чём мы сегодня говорили на уроке?

- Что вам больше всего понравилось на уроке?



Xl. Үзбәя бирү.

-Оцените свою работу по «Лесенке успеха» (“Уңыш баскычы” буенча үзбәяләү.)

3

2

1

- Если на уроке у вас всё получилось, вы достигли поставленной цели, то вставайте на высшую третью ступень.

- Если вам не всё понятно, остались непонятые моменты, вы не очень активно работали на уроке, то встаёте на вторую ступень.

- Если вам не понятно ничего, вы не довольны собой, встаёте на первую ступень.

- Ребята, на мой взгляд, вы на уроке работали очень хорошо. Молодцы!

- Сез дәрестә бик әйбәт эшләдегез. Молодцы!