Просмотр содержимого документа
«Конспект занятия по татарскому языку "Козге эшлэр"»
Тема. Рәсем буенча хикәя төзү. «Көзге эшләр»
Бурычлар:
1. Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә карата сак караш,
аларның витаминнарга бай булуын аңлап, сәламәт тормыш
алып бару теләге тәрбияләү.
2. Балаларның тәрбиячене ишетү һәм сорауларга тулы итеп
җавап бирә белү осталыкларын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Балаларның рәсем буенча хикәя төзүләренә ирешү.
Сүзлек: кызыл эчле, алмасы тамырында.
Җиһазлар: «Көзге эшләр» рәсеме.
Эшчәнлек барышы
1. Табышмаклар.
а) Кызыл эчле яшел өй,
Тәрәзәсез, ишексез.
Авыз итеп карасаң,
Балдан татлы һичшиксез!
(Карбыз)
б) Озын-озын агачлар,
Агачларда оялар,
Ояларда кошчыклар. (Борчак)
в) Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында. (Бәрәңге)
г) Ашка салсаң, тәм кертә,
Борынга керсә, төчкертә.
(Борыч)
- Кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
- Бакчада нинди җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгергән?
- Көз көне бакчада нинди эшләр эшлиләр?
- Өлкәннәр хезмәте турында нәрсәләр әйтә аласыз?
- Балалар өлкәннәргә ничек ярдәм итәләр?
- Рәсемгә нинди исем бирер идегез?
3. Рәсем буенча балалар хикәясе (алдагы план-сорауларга
таянып, 6 – 7 бала сөйли).
4. Арифметик табышмак «Чиясез калмыйммы?»
Ун чиянең
Өчесе энемә,
Икесен ашатам
Бәләкәй энемә.
Дусларга өләшсәм
Әгәр дә дүртесен,
Чиясез калмыйммы
Шуннан соң мин үзем? (Үзенә бер чия кала)
5. «Кәбестә» уены.
Балалар үзләре арасыннан әби сайлап куялар. Калганнары бер
сафка тезелеп утыралар. Алар кәбестәләр була. Әби: «Кәбестә
алырга дип килгән идем, яхшыларын сайлап алыйм әле»,- дип,
кәбестәләрнең нык итеп иңбашларына басып-басып китә. Кем
егылып китә, ул черек кәбестә була һәм уеннан чыгарыла. Әби
моны кабат-кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала яхшы
кәбестә була. Шуны әби үзенә алып китә.