СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект урока по теме:«Сан т?ркемч?л?ре»

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок проходит в форме экскурсии. В ходе экскурсии повторяем  о числительном, словообразовании числительных и начинаем изучать разряды числительных. Учащиеся выполняют упражнение по теме "Количественные и порядковые числительные".Решают ребусы, переводят  словосочетания, выполняют  письменные и устные упражнения по учебнику.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по теме:«Сан т?ркемч?л?ре»»





















«Сан төркемчәләре»

темасы буенча дәрес планы







Укытучы: Закирова Светлана Искәндәр кызы





















Максат: Сан сүз төркеменең мәгънәсен искә төшерү; сан төркемчәләре турында күзаллау булдыру; укучыларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен һәм активлыгын үстерү; табигать белән соклану хисе, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Компьютер, проектор, презентация, күнегүләр җыентыгы, сюжетлы рәсем.


Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү, укучыларда уңай психологик хәләт тудыру.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

У.: Укучылар, бүген дәресебез гади генә түгел.Мин сезне сан төркемчәләре дөньясына сәяхәткә алып барачакмын. Сез ризамы?Сәяхәт рус теленә ничек тәрҗемә ителә?(путешествие)

У.: Сәяхәткә нәрсә белән чыгабыз икән? Менә сезгә табышмак. Әйдәгез әле, шуны чишик.

Кәкре муенлы абыйлар

Карга батмый баралар. (чаңгы)

-Балалар, бу нәрсә?

-Дөрес. Чаңгы белән экскурсиягә чыгабыз.Ә экскурсиягә ничә кеше бара?(11-12)

(Тактада чаңгычының маршруты, анда чакрымнар билгеләнгәннәр. Шушы маршрут буенча экскурсия үтә)

1 чакрым

-Ничә кыз?

-Ничә малай?

-Барлыгы ничә укучы бара?

-Без ничә соравына җавап биргәндә нинди сүз төркемен кулландык? ( сан)

-Ә нәрсә ул сан?

-Нинди сорауларга җавап бирә?

Димәк, без санның нәрсәсен ачыкладык? (санның мәгънәсен) 1нче слайд

2чакрым

-Юлыбызны дәвам итик.(табигать турында)

-Карагыз әле, песнәк Ул безгә нәрсә китергән?

У.: Ә, бу табышмак икән.(Рәхмәт әйтү, җим салу) Әйдәгез, без аны укып, җавабын табыйк:

Бер апасы, бер анасы,

Ничә йөз мең баласы.(Ай, кояш, йолдызлар).

У.:Табышмактан саннарны табыгыз.(бер, йөз мең)

У.:Табышмактан тапкан саннар ничек ясалганнар? (Тамыр, тезмә)

У.:Димәк без нәрсәне ачыкладык? (саннарның ясалышын) 2нче слайд

У.:Саннар тагын нинди ысул белән ясала? (кушма, парлы)

У.:Әйдәгез, хәзер сан ясалышын кабатлап алыйк. Мин сезгә рус телендә сүзтезмә әйтәм, сез татар теленә тәрҗемә итегез. Шесть уроков, двенадцать книг, девять тетрадей, пятьдесят три года, двадцать девять учеников, пять-шесть страниц.

У.: Сан турында белгәннәрегезне ныгытып үттек. Экскурсиябезне дәвам итәбез. Без сезнең белән чакрым күрсәтүче билгесенә килеп җиттек. Бу ничәнче чакрым? (5)

У.: Бу санның тамыры нинди? (биш)

У.: Нинди сорауга җавап бирә? (ничә)

У.: Нинди сан төркемчәсенә керә?

Б.: Бу биш саны микъдар саны. 3нче слайд

У.: Микъдар саны предметның нәрсәсен белдерә? (Предметның исәбен, төгәл санын)

У.: Балалар, без ничәнче чакрымда? (Бишенче)

У.: Бишенче саны нинди сорауга җавап бирә? (Ничәнче?)

У.: Нинди кушымча ялганган? (-енче)

У.: Шушы бишенче саны тәртип сагы була. Тәртип саннары предметның саналу, яки урнашу тәртибен белдерә. –ынчы, -енче, -нче, -нчы кушымчалары ярдәмендә ясала. Мәсәлән: бу ничәнче парта? Аның артында тәртип буенча ничәнче парта тора?

У.: Болардан тыш санның өч төркемчәсе бар: бүлем, чама, җыю саннары. 4 нче слайд

Бу төркемчәләр белән без алдагы дәресләрдә танышачакбыз.

Физминутка.

Дәфтәрләрдә число һәм теманы язып кую.

У.: Экранга игътибар итегез. Бирелгән саннарны төркемчәләргә аерып языгыз. 5 нче слайд

Эшләрне тикшерү. 6 нчы слайд

Экранда ребуслар. Аларны чишү. 7 нче слайд

Уен “Башкача әйт”

Дәреслек буенча эш. 157нче күнегү. Күчереп языгыз. Тәртип саннарының өстенә соравын языгыз, саналмышның астына сызыгыз.

159 нчы күнегү.(телдән) Микъдар саннарын тәртип санына әйләндереп укыгыз.

У.: Экскурсиябезне тәмамлап, сыйныф бүлмәсенә кайттык.

3.Йомгак Бүген дәрестә сез сан турында нинди яңалык белдегез?

Санның ничә төркемчәсе бар? (Биш) Без өйрәнгән төркемчәләргә мисаллар китерегез.

4.Билгеләр кую.

5.Өй эше.

1 нче төркем. Саннар кертеп “Чаңгы ярышында” темасына кечкенә хикәя язарга.

2 нче төркем. Саннар белән 4-5 мәкаль язып килегез.