Тема: Материкларга сәяхәт.
Максат: 1.”Коры җир “ темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
2. Кешенең табигатькә йогынтысы тәэсирендә нинди нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин булуы турындагы белемнәрне ныгыту , биологик төрлелекне саклау чаралары белән таныштыру;
3. Балаларның анализ ясый, гомумиләштерә, мөстәкыйль фикерли, алган белемнәрне куллана белү күнекмәләрен үстерү.
4.Укучыларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булу ихтыяҗы уяту.
Җиһазлау: Ярымшарларның физик картасы, Татарстанның Кызыл китабы, “ Хайваннар дөньясында” энциклопедиясе , компьютер СД-ROM “География . 7 кл. Наш дом – Земля”. Укучылар әзерләп килгән рефератлар.
Дәреснең тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.
Интегральләштерелгән дәрес “ Табигать белеме – география”.
Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
1. Психологик халәт тудыру.
Балалар , әйдәгез , бер-беребезгә елмаеп алыйк һәм бүгенге дәрестә һәркайсыбызга уңышлар гына юлдаш булсын иде дип телик.
2. Дәреснең максаты һәм бурычларын әйтү.
Укучылар ! Без сезнең белән Җир шарының коры җире белән таныштык . Коры җирне материклар , ягьни континентлар һәм күп санлы утраулар тәшкил итүен беләбез.
Географик атлас һәм компьютер ярдәмендә су төрле материкларда сәяхәт итә һәм күп кенә кызыклы таулар, елга ,күл, утыраулар таба аласың. Материклар турында күбрәк белергә безгә 6 сыйныф укучылары да булышыр. Алар инде география фәнен өйрәтәләр һәм чыгышлар да әзерләгәннәр.
Бүгенге дәрестә без шулай ук кешенең табигатькә йогынтысы тәэсирендә нинди нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин булуы турында сыйләшербез.Биологик төрлелекне саклау чаралары белән танышырбыз.
2)Белемнәрне актуальләштерү .
- Укучылар , әйтегез әле, җирдә ничә материк бар?Аларны атагыз.
- 6 материк : Евразия ,Африка ,Төньяк Америка , Көньяк Америка , Австралия, Антарктида.
(картадан күрсәтү)
(материкны яйсә аның 1 өлешен якын тирәсендәге утраулары белән бергә дөнья кисәге диләр)
Җир шарында нинди дөнья кисәкләрен аералар?( Европа, Азия , Америка , Африка , Австралия, Антарктида , Океания-7)
(Ярымшарларның физик картасында күрсәтү).
( үзенә бертөрле дөнья кисәге , аны Тын океанның үзәк һәм көньяк-көнбатыш өлешендәге утраулар тәшкил итә).
3) Cәяхәт.
Беренче сәяхәтебез- ерак Африкага.
Африка турында безгә кем сөйләр?
а) 5 сыйныф укучысы картадан күрсәтеп сөйли
б)6 сыйныф укучысының чыгышы.
в) Компьютерда видеоязма карау.
- Природные богатства.
2. Әңгәмә кору:
- Кеше тәэсирендә материкка нинди куркыныч яный икән?
( Сахара чүле Африканың саваннарына үтеп керә башлаган.
Кызыл китапка үсемлекләр һәм хайваннар кертелгән – Ни сәбәпле хайваннар һәм үсемлекләр чыгалар?
а) Яшәү тирәлекләре җимерелә; башка төрле кулланалар
б) Африкада яшәгән төрләр, башка материклардан кешеләр китергән хайваннар белән кысрыклап чыгарыла;
-Хөкүмәт нинди чаралар күрә?
( Милли парклар , заповедник – тыюлыклар булдыра)
Сәяхәтебез дәвам итә.
Юлыбыз – Австралиягә(әйтмәскә)
а) Видеоязма ( Диктор сөйләве (башта))
б)5 сыйныфтан сөйлиләр.
в) 6 сыйныф ( Австралия турында чыгыш)
Укытучы:
-Укучылар менә ишеткәнегезчә, кеше Австралиянең табигатенә дә йогынты ясаган Австралиянең уникаль табигатен, тик анда гына очрый торган хайваннар дөньясын саклау өчен хөкүмәт Милли парклар,тыюлыклар булдырган.
Көньяк Америкага сәяхәт.
а) 5 сыйныф укучысы сөйли
б)6 сыйныф чыгышы.
в) Видеоязма – органик дөнья.
Сораулар:- Планетаның иң мул сулы елгасы нинди) (Амазонка)
( Амазонка бассейнындагы урманнарның мәйданы кимегән)
Көньяк Америкада урманнарны күп кискәннәр. Тизлеге -10га/ мин.Урманнар бетү нинди зыян китерә?
Төньяк Америкага сәяхәт.
Сораулар:
Т.Америкада нинди биек таулар урнашкан? ( Кордильер , иң биек Мак – Кешли 6193м)
Нинди елгалар , күлләр бар?
( Миссисипи елгасы, Мичиган, Эри, Гурон күлләре
б) 6 сыйныф . (Чыгыш видиоязма белән)
в) Әңгәмә.
- Төньяк Америкада нинди экологик проблемалар бар?(Туфрак эрозиясе , прерияләр бик чиктән тыш эксплутацияләнә .Бизоннарның саны кими.
- Дәүләт, кешеләр тере табигатьне коткару , биологик төрлелекне саклап калу өчен ниләр эшли соң?
-Бизоннарны саклап калу өчен тыюлыклар оештырганнар. Аларны үтерергә ярамый. Аларны махсус үрчетәләр . Милли парклар күп. Махсус халыкара документлар төзелә. Питомниклар булдырыла.
Океаниягә сәяхәт.
а) Видеоязма :
-органик дөнья
- ландшафт
б) Океания турында чыгыш.
Шунда архипелагларны да кертергә.
Антарктидага сәяхәт
а) 5 сыйныф укучысы сөйли.
б) Чыгыш
в ) Видеоязма (тавышсыз)
-Антарктида ни өчен шулай аталган?
- Антарктиданың үз халкы , дәүләтләре бармы?
- Хайваннар дөньясы ни өчен ярлы?
Евразиягә сәяхәт.
Без нинди материкта яшибез?
Евразия – иң зур материк. Европа териториясенең бер өлешен Россия били.
Евразиядә нинди таулар , елгалар бар?
а) Картадан материкны , елгаларын , күлне күрсәтү.
б) Евразия турында чыгыш.
в) 1.Видеоязма белән озатылырга 2. Органик дөнья . ( тавышсыз)
4. Белемнәрне ныгыту.
Кеше барлыкка килеп , үзен Җир планетасының хуҗасы итеп тоя башлаганнан бирле, безне әйләндереп алган мөхиткә тәэсир итүен дәвам итә. Гасырлар буе кешеләр урманнарны кисәләр , һаваны , суларны пычраталар , аучылык белән шөгыльләнәләр.
Һәм бер генә минутка тукталып та, үзләренең эшләренең нәтиҗәсе турында уйламыйлар. Организмнарның бик күп төрләре юкка чыккан, ә кайберләренә хәзәр бетү куркынычы яный.
Табигатьтә моннан соң да бөлдерү , җимерүнең һич тә ярамавын бөтен кеше дә аңлый кебек.Әмма бөлдерү дәвам итә.Кешелекнең иң мөхим бурычларыннан берсе-биологик төрлелекне саклау.
Моның өчен һәр дәүләтнең , республиканың Кызыл итабы булдырылды. Анда сирәк төрләр , юкка чыгу куркынычы янаган төр хайван һәм үсемлекләр кертелгән. Аларны юк итү тыела, үрчетү өчен питомниклар , тыюлыклар булдырыла.
- Безнең Татарстанда Идел- Кама тыюлыгы 1960 елда , “Түбән Кама “ милли паркы 1991 елда төзелә. Тыюлыкның 1 өлеш –Саралан урманы Лаеш районында урнашкан.Ул 500 м киңлектәге Куйбышев сусаклагычы акваториясе белән бергә 4200 га мәйдан били. Тыюлык териториясендә аучылык , балык тоту , печән әзерләү, орлыклар җыю тыела.Кыргый хайваннарны өстәмә тукландыралар, алар турында кайгырталар.
5) Йомгаклау.
Укучылар ! Бүген без материклар буенча сәяхәт иттек. Материкларның рельефы , ресурслары , үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштык.
Андагы экологик броблемалар турында сөйләштек.
Көньяк Америкада нинди проблема?(Тропик урманнар яна , аларны кисәләр)
Африкада? (Саванналар чүлгә әверелә)
Безнең Европада? ( Кара җирләр чүлгә әверелә бара)
Кытайның урманнарында яшәүче пандаларга бетү купкынычы яный.
Дәресебезне йомгаклау, нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Тереклекне , биологик төрлелекне саклап калырга кирәк.Алар юкка чыгарга тиеш түгел!
Хайваннарны үтермәскә , үсемлекләрне бигрәк тә Кызыл китапка кертелмәгәннәрен кирәксезгә өзмәскә! Урманнарны кисмәскә , ут белән уйнамаска ! Агачлар утыртырга , елга- күлләрне пычратмаска. Дөрес укучылар!
6) Өй эше бирү
1. “Алар юкка чыгарга тиеш түгел!” дигән темага рәсем ясарга.
2. Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында реферат әзерләргә.
7) Дәрес тәмам.
Билгеләр кую.