Просмотр содержимого документа
«Контрольная работа по родному(татарскому) языку»
Казан шәһәре 6 нчы гимназиянең
3 сыйныфы өчен
татар теленнән административ
контроль эш (подгруппа №2)
(___ декабрь, 2023 ел)
Контроль диктант
Кыш
Декабрь ае кыш башлануны хәбәр итә. Кошларның җәйге музыкасы күптән тынган. Урман да яшел тунын салган, карасу төскә кергән. Кышын кояш сирәк күренә, әмма ул барыбер җылытмый. Сирәк күренгән кояш нурларында кар бөртекләре энҗе кебек ялтырый.
Җир ап-ак юрганын ябынды. Сулар, елгаларга боздан күперләр салынды.
Кышын кошлар һәм хайваннарга азык табу авырлаша. Шуңа күрә алар бу чорда тирән йокыга талалар. (61сүз.)
1 вариант
Бирелгән сүзләргә антоним сүзләр яз:
Кыш -
Салкын -
2. 3 нче җөмләдән исемне табып күплек санда язарга.
2 вариант
1. Бирелгән сүзләргә антоним сүзләр яз:
Ак-
Көн -
2. 6 нчы җөмләдән исемне табып күплек санда язарга.
Укытучы: ___________________________________
Ассистент: ___________________________________
Бәяләү критерияләре
Диктант:
“5” – 0-2 орфографик һәм 1 пунтакцион хата
“4” – 3-4 орфографик һәм 2 пунтакцион хата
“3” – 5-6 орфографик һәм 2 пунтакцион хата
“2” – 7 я аннан күбрәк орфографик хата
Бирем:
“5” – дөрес эшләнгән эшкә ( антонимнарны язган,исемнәрне табып күплек санында язган өчен)
“4” – антонимнарны язган, исемне тапкан,күплек санынына куймаган
“3” – беренче биремне эшләгән, икенчесен эшләмәгән
“2” – бирем эшләнмәгән