СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Контрольно-измерительные материалы по окружающему миру для 4 класса

Нажмите, чтобы узнать подробности

Контрольно-измерительные материалы по окружающему миру для 4 класса: тесты и проверочные работы на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Контрольно-измерительные материалы по окружающему миру для 4 класса»














Контрольно-измерительные материалы

по окружающему миру

для 4 класса МБОУ “Каенлинская СОШ”

Нижнекамского муниципального района РТ
























Оценивание тестовых заданий



Тестовые задания к урокам приведены в одном варианте, на их решение рекомендуется отвести 7 – 15 минут. Итоговые проверочные работы выполняются в течение целого урока.


Все вопросы и задания разделены на три уровня сложности: уровень А – базовый, В – средней сложности, С – повышенной сложности. Задания уровней А и В предполагают один верный ответ, в заданиях уровня С может быть как один, так и несколько правильных ответов.

Каждое верно выполненное задание уровня А оценивается в 1 балл, В – в 2 балла, С – в 3 балла

80 – 100 % от максимальной суммы баллов – оценка “5”;

60 – 80 % - оценка “4”;

40 – 60 % - оценка “3”;

0 – 40 % - оценка “2”.





















Тестлар

1

Россиянең таулары һәм тигезлекләре.


А1. Кайсы тигезлек Россиянең көнбатыш чикләреннән алып Урал тауларына кадәр сузылган?

  1. Көнчыгыш-Европа 3) Урта Себер яссытаулыгы

  2. Идел буе 4) Көнбатыш Себер


А2. Иң тигез җир өслегенә ия булган тигезлек:

  1. Көнчыгыш-Европа тигезлеге 3) Көнбатыш Себер тигезлеге

  2. Урта Себер яссытаулыгы

А3. Рус җиренең таш путасы дип кайсы тауны әйтәләр?

  1. Кавказ 3) Урал

  2. Саян 4) Алтай


А4. Кайсы тау иң биек?

  1. Кавказ 3) Саян

  2. Камчатка 4) Урал


В1. Россиядәге кайсы тауның исеме “алтын” дигәнне аңлата?

  1. Урал 3) Саян

  2. Кавказ 4) Алтай


В2. Ни өчен Камчатка Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән?

  1. анда иң биек таулар

  2. анда сирәк очрый торган хайваннар күп

  3. анда хәрәкәттә булган 28 вулкан бар

  4. анда тау чаңгысы курортлары күп


С1. П.Бажов әкияте герое Данила Бакыр тау хуҗабикәсендә нинди минерал эзләгән?

  1. циркон 2 )аметист 3) малахит 4) топаз






Җаваплар: А1 – 1, А2 – 3, А3 – 3, А4 – 1, В1 – 4, В2 – 3, С1 – 3.






2

Төче сулыктагы тереклек

А1. Сулыктагы кайсы үсемлек тамырлары белән төпкә берекми?

  1. укъяфрак 3) рогоз

  2. кубышка 4) ряска


А2. Сулыклар янында кайсы кош яши?

  1. коростель 2) ләкләк 3) челән 4) бытбылдык


А3. Сулык тирәсендә кайсы имезүче хайван яши?

  1. су күсесе 2) кабан 3) поши 4) куян


А4. Үсемлекләр белән нәрсә туклана?

  1. су күсесе 3) йөзгәләк коңгыз

  2. кондыз 4) бака


В1. Кайсы хайван моллюск түгел?

  1. кысла 2) прудовик 3) катушка 4) перловица


В2. Кешеләрнең кайсы гамәлләре сулыкларга файда китерә?

  1. кыслаларны күпләп тоту

  2. моллюскларны яр буена чыгарып ташлау

  3. кыш көне бозда бәкеләр тишү

  4. су чәчәкләрен өзү


С1. Сулыкларда үсемлекләр нинди роль уйныйлар?

  1. алар кислород бүлеп чыгаралар

  2. хайваннарга азык булып торалар

  3. су астында куе булып үскән үсемлекләр – хйваннарга качу урыны

  4. алар сулыкларны пычраталар.




Җаваплар: А1 – 4, А2 – 3, А3 – 1, А4 – 2, В1 – 1, В2 – 3, С1 – 1, 2, 3.








Еллык йомгаклау тесты

А1. Дөрес әйтемне тап.

  1. Җир тирәли сигез планета әйләнә.

  2. Кояш тирәли сигез планета әйләнә.

  3. Кояш тирәли җиде планета әйләнә

  4. Кояш Җир тирәли әйләнә.


А2. Үсемлекләр һәм хайваннарның төрләре кайда күбрәк?

  1. поляр пояста 3) в умеренных поясах

  2. төньяк полюста 4) тропикларда


А3. Тарихый чыганак дип без нәрсәне атыйбыз?

  1. тарих дәреслеген

  2. газеталарда таихый вакыйгаларга багышланган статьялар

  3. үткәннәр турында сөйли ала торган барлык нәрсә

  4. тарихый китаплар


А4. Текстта кайсы табигый зона сурәтләнгән?

Җәй җылы, ләкин кыш салкын, күпчелек ылыслы үсемлекләр үсә, чөнки алар җылыга бик таләпчән түгел. Хайваннар дөньясы төрлечә.

  1. тундра 2) тайга 3) чүл 4) арктик чүл


А5. Иң түбән тигезлекне билгелә.

  1. Көнбатыш Себер 3) Урта Себер яссытаулыгы

  2. Идел буе 4) Көнчыгыш Европа


А6. Россиянең кайсы күле Бөтендөнья табигый мирас объектлары исемлегенә кертелгән?

  1. Ладога 2) Байкал 3) Каспий 4) Онега


А7. Сулыкларны саклар өчен кешеләр нәрсә эшләргә тиеш?

  1. елгаларда су коенмаска

  2. елга һәм күл суларын бакчаларга сибәргә

  3. сулыкларда яшәүчеләне юк итәргә

  4. сулыкларның ярларын чүп-чарлардан чистартырга.


А8. Торфның төп үзлеген күрсәт.

  1. нык 2) каты 3) пластик 4) янучан


А9. Терлекчелекнең өлешенә кайсы исем туры килә?

  1. чәчәкчелек 3) дуңгызчылык

2) металлургия 4) кырчылык


А10. 1500 нче елдан 1900 нче елга кадәр нинди чор сузылган?

  1. Борынгы дөнья чоры 3) Яңа вакыт чоры

  2. Урта гасырлар чоры 4) Иң яңа вакыт чоры


В1. Кайсы үсемлек болында үсми?

  1. меңьяфрак 2) мятлик 3) тимофеевка 4) камыш


В2. Бәрәңгенең яфрагын кайсы бөҗәк ашый?

  1. колорадо коңгызы 3) камка

  2. бызылдавык коңгыз 4) үсемлек бете


В3. Россиядә беренче химик лабораторияне кем оештырган?

  1. Пётр Беренче 3) Екатерина Икенче

  2. М.В.Ломоносов 4) Иван өченче


В4. 1812 нче елдагы Ватан сугышында хәлиткеч сугыш нинди исем алган?

  1. Куликово сугышы 3) Боз бәрелеше

  2. Бородино сугышы 4) Ордынь сугышы


С1. Россиянең Бөтендөнья табигый мираслыгына кергән объктларны билгелә.

  1. Виктория шарлавыгы 3) Алтай

  2. Зур барьерлы риф 4) Байкал күле


С2. Ягулык алу өчен кайсы файдалы казылмаларны файдаланалар?

  1. нефть 2) известняк 3) ташкүмер 4) табигый газ


С3. Россиянең дәүләт бәйрәмнәрен ата.

  1. Россия көне 3) Конституция көне

  2. Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне 4) полиция көне


Җаваплар: А1 -2, А2 – 4, А3 – 3, А4 – 2, А5 – 1, А6 - 2, А7 – 4, А8 – 4, А9 – 3, А10 – 3, В1 – 4, В2 – 1, В3 – 2, В4 – 2, С1 – 3, 4; С2 – 1, 3, 4; С3 – 1, 2, 3.











Тикшерү эшләре.

1

Җирдәге кыйммәтле хәзинәләрне кешеләр ничек саклый.

  1. Культура һәйкәлләрен саклауга барыннан да бигрәк нәрсә комачаулый?


  1. Уклар ярдәмендә табигый һәм мәдәни мирас объектларын берләштер.

  1. табигый мирас а) Венеция

б) Байкал

2) мәдәни мирас в) Камчатка

г) Тадж-Махал


3. Кайсы объект Россиядә?

а) Азатлык статуясы в) Тадж-махал

б) Мемфис г) Кижи


  1. Табигатьнең бөтендөнья фонды символында нинди хайван сурәтләнгән?


  1. Россия территориясендә ЮНЕСКО ның нинди объектлары бар?

  1. Зур Каньон 3) Зур барьер рифы

  2. Алтай – Алтын таулары 4) Байкал күле



Җаваплар.

  1. Кеше эшчәнлеге.

  2. 1- б, в. 2 – а, г.

  3. г.

  4. Панда

  5. Алтай – Алтын таулары, Байкал күле.













2

Кара диңгез буенда

  1. Кавказның Кара диңгез буе кайсы зонада урнашкан?


  1. Диңгез буеның һава торышын сурәтләгән юлны билгелә

а) коры эссе җәй

б) уртача эсселектәге җәй, җылы кыш

в) салкын кыш, эссе җәй

г) яңгырлы җәй, уртача салкын кыш


  1. Диңгезгә караган тау итәгендә нинди урманнар үсә?


  1. Кара диңгез яр бу табигатенә нинди куркыныч яный?


  1. Кайсы хайван диңгездә яши?

а) богомол б) цикада

б) медуза в) кавказ кәлтәсе


  1. Кайсы туклану чылбыры дөрес төзелгән?

а) үсемлек – әкәм-төкәм – кавказ бызылдавыгы

б) үсемлек – кавказ бызылдавыгы – әкәм-төкәм

в) үсемлек – чебен – богомол

г) үсемлек – чебен – әкәм-төкәм



Җаваплар.


  1. Субтропик.

  2. б.

  3. Киң яфраклы урманнар

  4. Диңгезгә агызылган пычрак сулар һәм чүп-чар.

  5. б.

  6. а, в.












3

2 нче чирекне йомгаклау тикшерү эше.

  1. Тайгада нинди агачлар үсә?


  1. Тузан давыллары кайсы зонада була? Ком бураннары кайда була?



  1. Чүлдә нинди хайваннар яши?

а) сайгак б) кеш в) дөя г) тушканчик


  1. Чикләвек куагы кайсы яруста үсә?

а) агачлар б) куаклар в) үләннәр г) мүкләр


  1. Кайсы сүз артык?

Атчылык, дуңгызчылык, кошчылык, бакчачылык.


  1. Болындагы үләнне ничек дөрес итеп чабарга?


  1. Крахмалны кайсы үсемлектән алалар?

а) бодай б) арпа в) бәрәңге г) борчак


  1. Монда кайсы бөҗәк артык?

Колорадо коңгызы, камка, алтынкүз, бызылдавык коңгыз.


  1. Ягулык алу өчен кайсы файдалы казылмаларны кулланалар?

а) нефть б) известняк в) ташкүмер г) табигый газ


  1. Яшелчәчеләр нинди культуралар үстерәләр?


Җаваплар.

  1. Нарат, ак чыршы.

  2. Дала, чүл.

  3. Кеш.

  4. Куаклар.

  5. Бакчачылык.

  6. Уртадан башларга, түгәрәк буенча хәрәкәт итеп кырыйга урып чыгарга.

  7. в

  8. колорадо коңгызы

  9. нефть, ташкүмер, табигый газ.

  10. Томат, кыяр, кәбестә.


4

Иң яңа чор: тарих бүген дә дәвам итә.

  1. Иң яңа чор кайчан башланды?


  1. Кайсы бөек сәяхәтче Көньяк полюсны ачкан?

а) Х.Колумб б) Ф.Ф.Беллинсгаузен

в) Р.Пири г) Р.Амундсен


  1. ХХ гасыр ачышларына кайсы туры килми?

а) телеграф в) видеомагнитофон

б) компьютер г) космик корабль


  1. Кеше беренче тапкыр кайсы елда космоста булды һәм кем ул?


  1. ХХ гасырның кайсы вакыйгасы Берләшкән Милләтләр Оешмасын төзүгә этәргеч була?

а) космоска очу в) атомны ачу

б) дарулар җитештерү г) Икенче бөтендөнья сугышы


  1. Безнең илдә беренче космик корабльнең конструкторы кем була?


  1. Җирдәге тормышны саклау өчен кешелек алдында нинди бурычлар тора?

а) әйләнә-тирә мохитне саклау в) яңа кораллар уйлап табу

б) терроризм белән көрәш г) ярлылыкны бетерү


Җаваплар:

  1. ХХ гасыр башында.

  2. г

  3. а

  4. 1961 ел, Ю.А.Гагарин.

  5. г

  6. С.П.Королёв

  7. а, б, г.










5

Космоска юл ачкан ил


  1. Җир орбитасына беренче ясалма иярченне кайсы ил чыгара?


  1. Кайсы елда совет гражданины беренче булып космоста була?



  1. Советлар Союзы кайчан бетә?

а) 1991 елда б) 1998 елда в) 2000 елда г) 2005 елда


  1. СССР территориясендә иң зур илнең исеме ничек?


  1. Беренче космик корабльнең исеме:

а) “Мир” б) “Буран” в) “Восток” г) “Космос”


  1. ХХ гасырның ахырында кайсы күлгә пычрану куркынычы яный?

а) Байкал б) Каспий в) Ладога г) Селигер


  1. Сугыштан соңгы чорда безнең илдә булган ачышларны билгелә.

а) Себердә файдалы казылмалар табу

б) кешеләр аерым фатирларга күченә башлыйлар

в) зур электростанцияләр төзелә

г) башта сирәк була торган товарларның артуы


Җаваплар.

  1. СССР

  2. 1961 ел

  3. 1991 елда

  4. Россия

  5. в

  6. а

  7. а, б, в.













Литература.


  1. Контрольно-измерительные материалы. Окружающий мир.

4 класс / Сост. И.Ф.Яценко. – 8-е изд. – М.: ВАКО, 2016. – 96 с.-

(Контрольно-измерительные материалы).


  1. Окружающий мир. 4 класс: учебник для общеобразоват. организаций. В 2 ч. / А.А.Плешаков, Е.А.Крючкова. – 2-е изд.- М. : Просвещение, 2014 – (Школа России).