СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Коррупциягә кагылышлы сочинение - эссе

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Ир булсаң, ил малына кагылма!" темасына сочинение - эссе язылды.

Просмотр содержимого документа
«Коррупциягә кагылышлы сочинение - эссе»

Ир булсаң, ил малына кагылма !

Кешелек дөньясы бу җирдә мал, байлык артыннан куып, хәтта үзенең якыннары турында да оныта. Күбрәк үзе турында уйлап, “бисмилласыз” мал туплап, мохтаҗларга ярдәм кулы да сузмыйча, бик бәхетле яшәрмен, дип уйлый. Ләкин бу чын ирләргә хас сыйфат түгел.

Кешенең җәмгыятьтә үз- үзе тотышын әдәп – әхлак нормалары билгели, шуңа күрә чын ир кешелек өчен кыйммәтле булып саналган сыйфатларны үзендә тәрбияләргә тиеш. Гадел булган кеше, шул ук вакытта намуслы, тәртипле һәм тәрбияле дә булырга тиеш. Рухи дөньясы шушы тирәлектә баеган кешенең, күңел күзе ришвәтлелеккә бармас. Хәләл ризык, хәләл акча булса гына, гаиләңдә, илеңдә тынычлык хөкем сөрәчәк. Ләкин эш урынында ришвәтчелеккә юл куйган адәмнәр дә еш очрый. Бу нәрсәгә бәйле соң? Берәүләр, дөрес яшәүне өстен күрсәләр, ә икенчеләре ришвәт алуны уңай таба. Алда әйтелгәнчә, бу әлбәттә, гаиләдәге тәрбиядән килә, минемчә.

Мәктәбебездә атна саен уздырыла торган тәрбия сәгатьләрендә “Нәрсә ул ришвәт?”, “Намуслы булу”, “Кеше һәм дәүләт” темаларына чаралар уза. Бу бигрәк тә, әхлак кагыйдәләрен саклау, хокук нормаларын бозмыйча дөрес яшәүгә караган җанлы әңгәмәләрдә чагыла.Бәхәсле әңгәмәләрдә һәр кеше үзенә тиешле нәтиҗәләр ясый һәм коррупция киң җәелгән хәзерге чорда без түбәндәге кагыйдәләрне актуаль дип саныйбыз.

  1. Намуслылык. Дәүләт милкен саклау. Аны үзләштермәү.

  2. Җитәкчелек вазифасыннан үз мәнфәгатьләрендә файдаланмау.

  3. Дәүләт кануннарына бердәм буйсыну.

  4. Коллективта дөрес яшәү рәвеше һәм гадел хезмәт дисциплинасын булдыру.

  5. Яхшы үрнәк нигезендә лаеклы алмаш тәрбияләү.

  6. Коррупцияне булдырмау һәм аңа каршы көрәш чараларын тәрбияләү.

Димәк, ришвәт һәм ришвәтчелек турында сөйләү, сөйләшү мәктәп бусагасыннан ук булырга тиеш, чөнки бу дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим мәсьәлә. Юкка гына халык: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” димәгән. Ришвәтнең нәрсә икәнен аңлаган һәм аңа карата кануннарның катгыйлыгын белеп үскән укучылар, киләчәктә бу тискәре күренешне, әлбәттә, урап узачак.