СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Көзге ярминкә” (Осенняя ярмарка)

Нажмите, чтобы узнать подробности

разработка мероприятии "Осенняя ярмарка"

Просмотр содержимого документа
«“Көзге ярминкә” (Осенняя ярмарка)»

“Көзге ярминкә”

Зал ярминкә рәвешендә бизәлә. Залга бер малай һәм бер кыз керәләр.

-Исәнмесез, ярминкә җитте,беләсезме?

Килде ярминкә даулап,

Килде ярминкә шаулап,

Бәхет-муллыклар яулап.

Кызкайлар,дускайлар,

Эшегезне тшлагыз-

Ярминкәгә барыгыз!

Ярминкәгә килегез!

Икесе бергә:-Ярминкәгә рәхим итегез!

Балалар бииләр “Золатая ярмака” музыкасы.

Алып баручы. Балалар,ишеттегезме?Ярминкә була икән!Ярминкәгә барабызмы?

Балалар:-Барабыз,барабыз.Ярминкәне карыйлар да тезелеп басалар.



Дусларым белән бергә

Базарга килдем иртән

Көз көнендә ярминкә

Күңелле була икән.



Шудый зур безнең базар,

Шундый бай безнең базар.

Алмасы,әй алмасы

Әй татлы соң,әй татлы!

Әфлисун,лимоннар

Өелгән катлы-катлы.



Яулык –түбәтәй сатучы керә.Үзенең әйберләрен мактап балалар арасында йөри.Зөһрәгә яулык,Булатка түбәтәй киертә. Зөһрә белән булат уртага килеп басалар.

Сатучы апа чиккән яулык

Бүләкитте үземә,

Чиккән яулык ,үзе ап-ак

Бик килешә йөземә.

Кәләпүшемне кидем,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул

Татар малае дидем.



Сатучы: Ай,һай бигрәк матур булдыгыз.Әллә шушы яулык-түбәтәйләрегезне киеп бер биеп күрсәтәсезме?



Парлы татар халык биюе башкарыла “Әпипә”.



Ә мин матур түфли кидем,

Уңайлы да, җайлы да.

Ул йөргәндә яңа булгач

Көйли дә, җырлый да.

Алып баручы: Балалар,әйдәгез,шушы матур түфлиләрне кигәч бер җырап та алыйк инде.

Җыр. “Һаман бию кызык шул”.



Уенчыклар стучы керә. Балалар белән түгәрәк уен уйный.



Түгәрәк уены.”Күңелле туп”.

Күңелле туп тиз-тиз әйдә

Кулдан кулга тәгәрә.

Күңелле туп кемдә кала,

Шул хәзер........ . (балаларга җәза бирелә)



Сатучы: “Бу курчакларыма ни булды икән!” дип кызларны зал уртасына чыгарып бастыра. Курчаклар биюе башкарыла.



Күңелле музыка яңгырый. Атка атланган ат сатучы керә.Түгәрәктә әйләнеп килә дә, атын туктатып: Карагыз әле егетләр, минем атымны. Сабантуйларда гел беренчелекне алачак. Я,кайсыгыз алам ди?.



Типми торган ат булсын,

Атланырга җай булсын,

Йомшак булсын аркасы,

Маңгаенда кашкасы.

Төсе булсын аның күк,

Гәрәй абый аты күк.

Үзем алам,үзем алам. (шигырь сөйләүче малай килеп ала да атка атланып кереп китә)



Алып баручы: Әйе. Ярминкә кызганнан кыза бара. Кеше килә дә килә генә бит. Карагыз әле, балалар, нинди генә бизәнгечләр юк монда. Муенсалар, беләзекләр,кершәннәр. Ә көзгесе, көзгесе... Мә-ле Айсылу,кара әле бу көзгене.



Карыйм да карыйм көзгегә,

Ала алмыйм күземне.

Миңа карап бер матур кыз

Елмая бит көзгедә.



Алып баручы: Әйе шул,егет булса-батыр булсын,

Кыз булса матур булсын.

Чбәркәй , әллә берәр җыр җырлап күрсәтәсеңме?( “Үз җырыбыз булсын әле” җыры)





“Әтәчләр” темасына музыка яңгырый. Кызу-кызу әби килеп керә.Нәрсәдер эзләп маташа.

-И-и, балакайларым,әтәчләремне күрмәдегезме? Ике әтәчем бар иде минем.Тукмар белән Чукмар атлы. Гел сугыштылар. Бер-берсен чукыдылар да тукыдылар. Аерып та торып карадым үзләрен. Бер ничек тә тыеп булмый. Инде бүген ярминкә икәнен ишеткәч, аптырагач сатырга булдым үзләрен.Кайларга чыгып качтылар микән инде?(эзләнә баш- лый).

Музыка. Ике әтәч керәләр. Бииләр. Бию арасында балаларның кулларын чукырга маташа- лар. Әби “ай-вай” килеп аларны куып йөри. Куа-куа чыгып китә.



Алып баручы: Әйе. Ярминкә кызганнан кыза бара. Һәр кеше ярминкәдә үзенең товарын сатып җибәрергә тырыша. Балалар, карагыз әле,концерт куялар түгелме соң? Әйдәгез, без дә, карыйбыз һәм үзебез дә һөнәрләребезне күрсәтәбез.



Яфракларны коя-коя

Бакчабызга килде көз.

Алтын сары яфракларны

Кулыбызга җыйдык без.



Кулга кәрзиннәр алабыз.

Урманнарга барабыз.

Юлда очраган кошларны

Без озатып калабыз.



Кошлар еракка китәләр:

Сандугачлар,тургайлар.

Әнә безгә соңгы кошлар

Сәламләп кул болгыйлар.

Саргая таллар.усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән көгә арта бара

Җир өстендәге алтын.

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә-юнҗ гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы?



Җыр: “Яфраклар бәйрәме”.



Уңыш бабай керә: - И-и,карагыз әле. Ярминкә булгач күпме кеше җыелган бүген. Исәнмесез, балала! Ярминкәгә килдегезме? ( Әйе.) Карап-карап торам да , минем яннан гел әйләнеп кенә узасыз. Берегез дә яшелчә яратмый мени? (Яратабыз).

Балалар, яшелчә ашаган кеше сау-сәламәт булып үсә,чөнки яшелчәдә витаминнар бик күп. Ә сез бакчагызда яшелчәләр үстерәсезме соң? (Үстерәбеә).. Кая, сынап крыйк әле. Менә минем кәрзинем тулы яшелчәләр. Мин сезгә табышмак әйтәм. Кем табышмак- ның җавабын дөрес итеп әйтә, ул яшелчәне аңа бирәм. Бәйрәм булгач бәйрәм булсын, ярар инде, акча сорамам.



Беләсез икән. Сез монда ай-һай күп икәнсез.Бөтенегезгә дә җитәр микән минем яшелчәләрем.Әйдәгез әле, болай итик. Менә минем бәрәңге тулы кәрзинем бар. Кем күбрәк җыяр, шуңа күбрәк бирермен.

Уен: “Күз бәйләп бәрәңге җыю”.



Күрәм , балалар бик тырыш икәнсез. Ә сез көз көне әниләрегезгә бәрәңге җыярга булыштыгызмы соң? Әйдәгез, ничек яшелчәләр җыярга булыштыгыз икән, миңа күрсәтегез әле.

Уен: “Кем тизрәк” Бер урыннан икенче урынга яшелчәләр күчерү.



Бигрәк тырыш балалар икән сездә. Эшкә дә уңгансыз. Менә минем кәрзинемдә шундый матур көзге яфраклар бар. Әйдәгез, шул яфраклардан тәкыя үрәбез.

Уен: “Тәкыя” Боҗра тирәли кем тизрәк яфракларны тезеп чыга.

Җыр: “Яшелчә бакчасында”



Уңыш бабай: Менә сезгә күчтәнәчем. Бәйрәмегез тәмамлангач бергәләшеп утрып ашарсыз. Сау булыгыз, балалар!



Алып баручы: Балалар, чыннан да инде көн кичкә авышып бара. Безгә дә өйләргә кайтыр вакыт җиткәндер. Әйдәгез, тагын бер кабат ярминкәне карап, аласы әйберләрегезне алып, өйләребезгә таралышыйк.



Күңелле булды ярминкә,

Мичтә бәлешләр пешә,

Хәзер инде ял итик,

Бергәләп чәйләр эчик!