СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

КТП_2 класс_тат.яз

Нажмите, чтобы узнать подробности

Календарно-тематическое планирование для 2 класса по татарскому языку .

Просмотр содержимого документа
«КТП_2 класс_тат.яз»

«Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль автономияле гомуми белем учреждениясе





КАРАЛДЫ КИЛЕШЕНДЕ РАСЛЫЙМ

М/Б утырышында Директор урынбасары Мәктәп директоры

Беркетмә № 1

______Р.Н. Хөснетдинова _________ В. М. Азеева __________ А. И.Шәмсетдинов

«29» август 2018 ел «29» август 2018 ел Приказ № _____ «31» август 2018 ел





Эш программасы

Туган тел (татар теле)

2 нче сыйныф (татар төркеме)




Укытучылар: Дәүләтшина Ильмира Габделәхәт кызы

Галимова Әлфинә Илгиз кызы


«РАСЛАНДЫ» Педагогик киңәшмә беркетмәсе №1

29 август 2018 нчы ел


2018-2019 нче уку елы

Календарь-тематик планлаштыру

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Сүзлек диктанты

Диктант

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

2

70

2

2

2

Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, А.К.Җәләлиева, Татар теле,

2 нче сыйныф, Казан, «Мәгариф-Вакыт нәшрияты», 2017


Календарь-тематик план


п/п

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Уку эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

шәхси

предмет

метапредмет

План буенча

фактик

1

Авазлар һәм хәрефләр.

Калын һәм нечкә сузыкларны парлап өйрәнү. Яӊгырау һәм саӊгырау, парлы һәм парсыз тартыкларны танып белү.

Эш урыны әзерли белү. Күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Хәреф һәм аваз төшенчәләрен аера белү. Сузык һәм тартык авазларны дөрес әйтә белү.

Укытучыны тыңлый, аның күрсәтмәләрен аңлап үти белергә өйрәнү; уку хезмәтенә бәя бирергә өйрәнү; парларда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү.

03-08.09


2

Сузык һәм тартык аваз хәрефләре. Сүзлекләр белән эшләгәндә алфавиттан файдалану

Сүзлек белән эш, диалогик сөйләм, монологик сөйләм күнегүләре, фонетик күнегүләр

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру; Татар телен аралашу чарасы буларак тоярга өйрәнү, татар телендә сөйләшергә теләк тудыру; өлкәннәр белән татарча итәгатьле исәнләшә белергә өйрәнү

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү; өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллануны камилләштерү

Укытучыны тыңлый, аның күрсәтмәләрен аңлап үти белергә өйрәнү; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү күнекмәләрен үстерү

03-08.09


3

Кем?Нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр.

Төзелмәләр кулланып диалогик сөйләм, монологик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр;фонетик күнегүләр.

Башкаларга карата түземлелек төшенчәсен кабул итү, аларның кадерен белү; дусларың белән горурлану; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү; иптәшеңне уенга чакыра белүкүнекмәләрен формалаштыру.

Эшне бергә планлаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү; укыганның эчтәлеген аңларга өйрәнү.

10-15.09


4

Эшне, хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.

Тулы, төгәл җөмләләр төзергә өйрәнү.

Сүзләрне лексик мәгънәсе буенча чагыштырырга өйрәнү. Кагыйдәләрне куллана белү

Эш, хәрәкәт белдерә торган сүзләрне өйрәнү. «Фигыль» карточкалары белән эшли белү, 1 нче сыйныфта үзләштерелгән материалны кабатлау.

Парларда эшли белү. Үз уңышларың, турында фикер йөртү

10-15.09


5

Кереш тикшерү диктанты «Безнең гаилә»

Мөстәкыйль эшли белү

Укуга карата кызыксыну хисе булу; иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу

Яңа лексиканы, өйрәнелгән грамматик формаларны уку эшчәнлегендә куллануны камилләштерү

Уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; укытучыны тыңлый, аның күрсәтмәләрен аңлап үти белергә өйрәнү

17-22.09


6

Хаталар өстендә эш. Предметның билгесен белдерә торган сүзләр.

Предметның билгесен белдерә торган сүзл белән тулы, төгәл җөмләләр төзергә өйрәнү.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белү. Иптәшең белән бергәләп эшли белү. Татар теленә карата ихтирамлы карашта булу. Әхлак тәрбиясе.

Предметларны сорап ала белү, аларның кирәк (кирәкми) икәнен әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру.

Дөрес һәм пөхтә яза белә. Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшенә тәкъдим итә, сорап ала белү.

17-22.09


7

Баш хәрефтән языла торган исемнәр.

Терәк сүзләр ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзү.

Үз мөмкинлеклә-реңне бәяләү; эшчәнлекнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

24-29.09


8

Җөмлә.

Уку хезмәтенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Төркемнәрдә эшли белү үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Татар һәм рус сүзләре бәйләнешенең уртак һәм аермалы ягын табу

Җөмләләр төзи белү

24-29.09


9

Алфавит.

Бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә язу

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Ачыклаучы сораулар бирү, эчтән һәм кычкырып аңлап уку

Аваз һәм хәрефне аера белү күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; коммуникациягә өйрәнү.

01-06.10


10

Рәсем буенча хикәя төзү «Көз көне бакчада»

Фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Рәсем һәм терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзү.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү, ачыклаучы сораулар бирә белү.

Тема буенча җөмләләр төзү

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

01-06.10


11

А хәрефе.

Калын һәм нечкә сүзләрне аера белү күнекмәләрен үстерү. Татар һәм рус телләрендә [а] авазы әйтелеш үзенчәлекләре, бу сузык белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы.

Төркемнәрдә эшли белү. Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Аваз һәм хәрефне аера белү күршең белән хезмәттәшлек итү

Авазларны чагыштырып, аермалык табарга өйрәнү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү.

08-13.10


12

Ә хәрефе.

Пөхтә, матур язу күнекмәләре бирү.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, ачыклаучы сораулар бирә белү.

Аваз һәм хәрефне аера белү күршең белән хезмәттәшлек итү

Үрнәк буенча эшли белү күнекмәләрен үстерү; интонацияне сиземли белү күнекмәләрен камилләштерү; әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

08-13.10


13

О хәрефе.

Диалогик сөйләм үстерү. Татар һәм рус телләрендә [о] авазы әйтелеш үзенчәлекләре, бу сузык белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү.

Бу авазларның әйтелеш үзенчәлеген аера белү.

Чагыштырып, аермалыклар таба белергә өйрәнү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә алырга өйрәнү.

15-20.10


14

Ө хәрефе.

Татар халык авыз иҗатын куллану. Татар һәм рус телләрендә [ө] авазы әйтелеш үзенчәлекләре, бу сузык белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы.

Төркемнәрдә эшли белү, мәгънә барлыкка китерү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү.

15-20.10


15

У хәрефе.

У хәрефе кергән сүзләр язу, алар белән җөмләләр төзү.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, мәгънә барлыкка китерү.

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну- чынлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

22-27.10


16

Сузык авазлар.

Аваз-хәреф анализы ясау. Язма эш эшләү, белемнәрне тикшерү биремнәре.

«Башкаларга карата түземлелек» төшенчәсен кабул итү, аларның кадерен белү; дусларың белән горурлану; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

Аваз-хәреф анализы ясау.

Уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү.

22-27.10


17

Татар теленең төп орфоэпик һәм орфографик нормалары.

Мөстәкыйль эшли белү. Тексттагы җөмләләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы.

Татар теленең төп орфоэпик һәм орфографик нормалары белән таныштыру.

Җибәрелгән хаталарны төзәтү өстендә эшләү.

Үз-үзеңә контроль ясау, күршең белән хезмәттәшлек итү, ачыклаучы сораулар бирү.

29-30.10


18

Ы хәрефе.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Татар һәм рус телләрендә [ы] авазы әйтелеш үзенчәлекләре, бу сузык белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү ачыклаучы сораулар бирә белү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшли белү.

29-30.10


19

Э хәрефе.

Фонематик ишетү сәләтен үстерү. Татар һәм рус телләрендә [э] авазыныӊ әйтелеш үзенчәлекләре, бу сузык белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы.

Төркемнәрдә эшли белү күршең белән хезмәттәшлек итү, ачыклаучы сораулар бирә белү.

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

Күнегүләр язганда кагыйдәләрне дөрес куллана белү.

7-10.11


20

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Сүзләрдә яӊгырау һәм саӊгырау тартыкларныӊ дөрес әйтелеше һәм язылышы.

Иптәшең белән бергәләп эшли белү, ачыклаучы сораулар бирә белә.

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшли белү.

7-10.11


21-22

К хәрефе. К хәрефе. [къ] авазы

Калын һәм нечкә сүзләрдә к хәрефен дөрес язарга өйрәнү.

Иптәшең белән бергәләп эшли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Укучыларны үзконтроль һәм үзара контрольгә өйрәнү. Коммуникатив биремнәр эшләү.

12-17.11


23-24

Г хәрефе. Г хәрефе.(гъ) авазы. Сүзлек диктанты.

Ишетеп аңлау сәләтен үстерү. Сүзлек запасын баету.

Төркемнәрдә эшли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү. Г хәрефен өйрәнүне дәвам итү.

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыру. Дөрес уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

Уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү.

19-24.11


25

В хәрефе.

Төзелмәләр кулланып диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр, фонетик күнегүләр, грамматик күнегүләр.

Иптәшең белән бергәләп эшләү. Укыганны аңлап сөйли белү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Үрнәк буенча эшли белү күнекмәләрен үстерү; чагыштырып, аермалыкларны таба белү кебек фикерләү сәләтен үстерү; уку хезмәтенә бәя бирергә өйрәнү.

26.11-01.12


26

Һ һәм х хәрефләре.

Татар теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, укыганны аңлап сөйли белү

Бу авазларның әйтелеш үзенчәлеген аера белү

Үз фикереңне эзлекле итеп җиткерә белергә өйрәнү, логик эзлеклелекне таба белергә өйрәнү, эшчәнлекне планлаштыра белергә өйрәнү.

26.11-01.12


27

Җ хәрефе.

Халык авыз иҗатын (мәкальләр, табышмаклар) өйрәнү.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшләү, диалог төзү

Бу авазларның әйтелеш үзенчәлеген аера белү

Парларда эшли белү сәләтен үстерү; рәсем буенча сораулар, җөмлә төзи белергә өйрәнү; Уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү.

03-08.12


28

Рәсем буенча хикәя төзү «Кошларның дуслары»

Эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү. Рәсем һәм терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзү.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү, күршең белән хезмәттәшлек итү

Сөйләм телен үстерү

Парларда эшли белү сәләтен үстерү; рәсем буенча сораулар, җөмлә төзи белергә өйрәнү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү.

03-08.12


29

Ң хәрефе. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар.

Укучыларның орфографик сизгерлеген үстерү.

Дусларыңа итәгатьле эндәшә белү күнекмәләрен үстерү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, укыганны аңлап сөйли белү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Чагыштырып, аермалыкны таба белү кебек фикерләү сәләтен үстерү; бер кабат ишеткәнне аңлау сәләтен үстерү; коммуникациягә керә белү сәләтен үстерү, татар теленең үзенчәлекле авазларын сөйләмдә дөрес әйтү.

10-15.12


30-31

Й хәрефе.

Грамматик, фонетик күнегүләр, ситуатив күнегүләр.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, ачыклаучы сораулар бирә белү

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Эш сыйфатына бәя бирә белү, бер кабат ишеткәнне аңлау сәләтен үстерү.

10-22.12


32

Й хәрефе.

Төзелмәләр кулланып диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр, фонетик күнегүләр, грамматик күнегүләр.

Төркемнәрдә эшли белү, укыганны аңлап сөйли белү

Авазлардагы аермалыкларны сиземли белү күнекмәләрен камилләштерү.

Аралаша белү сәләтләрен үстерү; уку хезмәтенә бәя бирергә өйрәнү; интонацияне сиземли белү күнекмәләрен камилләштерү.

17-22.12


33

Тикшерү диктанты.

«Чыршы»

Язма эш эшләү, белемнәрне тикшерү биремнәре

«Башкаларга карата түземлелек» төшенчәсен кабул итү, аларның кадерен белү; дусларың белән горурлану; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

Алган белем, күнекмәләрне камилләштерү

Уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

24-28.12


34

Хаталар өстендә эш. Ч авазы, хәрефе.

Мөстәкыйль эшли белү.

Дусларыңы итәгатьле эндәшә, бергәләп уйный белү күнекмәләрен камилләштерү.

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

Игътибарлылыкны үстерү; коммуникациягә керә белү сәләтен үстерү; уку максатын аңлап, аңа туры килгән мәгълүматны сайлап алырга өйрәнү.

24-28.12


35

Я хәрефе. (йа)

Аваз-хәреф анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, ачыклаучы сораулар бирә белә.

Яңа лексиканы сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Эшне бергә планлаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү; укыганның эчтәлеген аңларга өйрәнү.

14-19.01


36

Я хәрефе. (йә)

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Төркемнәрдә эшли белү, ачыклаучы сораулар бирә белә.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү.

14-19.01


37

Ю хәрефе. (йу)

Ситуатив күнегүләр, фонетик күнегүләр, грамматик күнегүләр.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, ачыклаучы сораулар бирә белә.

Яңа лексиканы сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү; тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү. Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

21-26.01


38

Ю хәрефе. (йү).

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Дөрес уку һәм язу күнекмәләрен ныгыту.

Ю хәрефенең йу йү кушылмаларына билге булып йөрүе.

Уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү.

21-26.01


39

Я, ю, е хәрефләре

Эшне мөстәкыйль рәвештә башкарырга өйрәнү. Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү, сөйләм телен үстерү

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

28.01-02.02


40

Ь билгесе

Укучыларның танып белү сәләтен үстерү. Ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

Балаларда шатлык, уңай эмоция, сөенә белү хисләре тәрбияләү.

Яӊа сүзләр белән таныштыру, аларны кулланышка кертүне активлаштыру.

Уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү.

28.01-02.02


41

Татар телендә сингармонизм законы: рәт һәм ирен гармониясе.

Тел белән кызыксынуны тирәнәйтү. Тексттагы җөмләләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы.

Гаиләдә бер-береңә ихтирам, гаилә җылылыгын тою хисләрен уяту.

Авазларның аерымлыкларын сиземләргә өйрәнү, авазларның үзенчәлекләре белән таныштыру.

Коммуникациягә керә белү сәләтен үстерү; үз эшчәнлегеңне анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү.

04-09.02


42

Ъ билгесе

Татар телендә аралашу теләген арттыру. Ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

Балаларда шатлык, уңай эмоция, сөенә белү хисләре тәрбияләү.

Яңа лексиканы сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; коммуникациягә өйрәнү.

04-09.02


43

Ц, Щ хәрефләре

Белемнәрне язуда куллану күнекмәләрен үстерү. Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

Үз-үзеңә контроль ясау, ачыклаучы сораулар бирә белә.

Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары белән таныштыру.

Үз фикереңне эзлекле итеп җиткерә белергә өйрәнү, рәсем буенча җөмлә төзергә өйрәнү.

11-16.02


44

Рәсем буенча хикәя төзү. «Кышкы уеннар».

Хикәя төзеп сөйләү һәм язу күнекм. Үстерү. Рәсем һәм терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзү.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Хикәя төзи белү.

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

Рәсем буенча сораулар, җөмлә төзи белү; Уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; коммуникациягә керә белү сәләтләрен үстерү.

11-16.02


45

Татар теленең иҗек калыплары.

Орфографик сизгерлекне үстерү. Иҗекләрнең калынлыгы-нечкәлеге сузык авазларга бәйле булуы. Сүз басымы турында мәгълүмат бирү.

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү. Җөмләләр төзү.

Яңа лексика белән танышу; иҗек, иҗек калыплары турында информация алу. Иҗек калыплары төшенчәсен аңлау.

Коммуникациягә керә белү сәләтләрен үстерү; үз эшчәнлегеңне анализлый белү; уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү.

18-23.02


46

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре

Укучыларның тема буенча белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Сүзләрдә иҗек чиген билгеләү, юлдан юлга дөрес күчерү күнекмәләрен формалаштыру

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре искә төшерү

Төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

18-23.02


47

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек калыплары.

Фикерләү сәләтен үстерү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Сүзләрдә иҗек чиген билгеләү, юлдан юлга дөрес күчерү күнекмәләрен формалаштыру.

Сүзләрнең иҗекләргә бүленүен хәтердә яңарту. Иҗек калыплары белән таныштыру.

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

25.02-02.03


48

Басым. Ныгыту. Рус телендәге сүз басымының урыны. Сүзлек диктанты.

Рус һәм татар телләрендә сүзләргә басым куелу үзенчәлеген чагыштыру.

Басымлы иҗекне аера белү һәм дөрес итеп уку күнекмәләрен үстерү.

Рус телендәге сүз басымының урыны белән таныштыру. Сүзләрне сөйләмдә куллану өчен истә калдыру.

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү. Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу. Сүзлек белән эшли, тәрҗемә итә белү.

25.02-02.03


49

Сүз төркемнәре турында төшенчә.

Олылар хезмәтенә хөрмәт белән карарга кирәклеген төшендерү.

Сүзләргә дөрес сорау кую күнекмәләрен үстерү.

Сүз төркемнәре турында төшенчә. Сүзләр төрле мәгънәгә ия.

Дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

04-09.03


50

Исемнәрне төркемләү.

Сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү. Ялгызлык исемнәр, аларның дөрес язылышы.

Исемнәрне дөрес итеп төркемнәргә бүлеп язу күнекмәләре. Үзеңнең шәһәреңә, торган җиреңә карата хөрмәт хисе уяту.

Тема буенча монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Исемнәрне төркемнәргә бүлү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү; логик рәткә туры килмәгән башка күнекмәләрне аерып ала белү.

04-09.03


51

Исемнең сан, килеш белән төрләнеше

Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү. Күплек сан кушымчалары-ның дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру, бер-береңә итәгатьле эндәшә белү күннекмәләрен үстерү. Исемнәр белән җөмләләр төзү.

Исем кушымчаларының җөмләдәге роле. Карточкалар белән эшләү

Уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; укытучыны, иптәшеңне тыңлый,аның күрсәтмәләрен аңлап үти белергә өйрәнү.

11-16.03


52

Исемнең тартым белән төрләнеше.

Тексттагы җөмләләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы.

Исемнәрне җөмләдә дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру. Текстның эчтәлеген сөйләргә һәм язарга өйрәнү.

Исемнәрне гомумиләштерү. Карточкалар белән эшли белү «Исем».

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

11-16.03


53

Исемнең тартым белән төрләнеше.

Исемнәрне тартым белән төрләндерү. Җөмләләр төзү. Күнегүләр өстендә эш.

Эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү.

Текст өстендә эшләү. Исем темасы буенча үзләштерелгән материалның планлаштырылган нәтиҗәләрен өйрәнү

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү. Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

18-23.03


54

Сыйфат.

Сыйфатның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру, Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. 

Сыйфатларны җөмләдә урынлы куллану күнекмәләре бирү.

Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Тема буенча сөйләм оештыру

Дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү.

18-23.03


55

Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар.

Сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә матурлау, тулыландыру мөмкинлеген күрсәтү. Уйлау сәләтен үстерү.

Аларны җөмләдә куллану күнекмәләрен үстерү.

Капма- каршы сыйфатлар белән таныштыру.

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

01-06.04


56

Сыйфатларны җөмләдә куллану.

Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен табу, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

Татар һәм рус телләрендә сыйф-ң Сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

Сыйфатларның җөмләдәге роле.

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

01-06.04


57

Фигыльләрне җөмләдә, сөйләмдә куллану.

Фигыльләрне җөмләдә урынлы куллану.

Фигыльләрне берлек һәм күплек санга куя белү күнекмәләре

Фигыльләрнең җөмләдәге роле. Тема буенча сөйләм оештыру

Классиикацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү,чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

08-13.04


58

Боерык һәм хикәя фигыльнең барлык-юклык, зат-сан белән төрләнеше

Төрләнгән фигыльләрнең дөрес куллануга ирешү

Типик хаталар өстендә эшләүне үстерү күнекмәләре.

Боерык һәм хикәя фигыль-ң барлык-юклык, зат-сан белән төрләнеше Карточкалар белән эшли белү «Фигыль»

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү

08-13.04


59

Үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулану.

Сөйләмдә фигыльләрне дөрес кулланырга күнектерү.

Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат һәм сан белән төрләнеше.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

15-20.04


60

Үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулану.

Фигыльләрне заман белән төрләндерү. Бирелгән фигыльләрнең заманын билгеләү.

Өйрәнелгән белем күнекмәләрен дөрес куллану

Үзләштерелгән материалның планлаштырылган нәтиҗәләрен өйрәнү

Мөстәкыйль эшкә бәя бирә белү.

15-20.04


61

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Кара-каршы сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Бу фигыльләрне аера белү күнекмәләрен формалаштыру.

Төрләнешне өйрәнүне дәвам итү. Карточкалар белән эшли белү «Фигыль».

Төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу.

22-27.04


62

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Кара-каршы сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Сораулар куеп, фигыльләрне дөрес табарга өйрәнү.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру.

22-27.04


63

Киләчәк заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану.

Киләчәк заман хикәя фигыльләрдә –ар/-әр, -ыр/-ер, -ачак/-әчәк кушымчаларын куллану.

Фигыльләрне язуда һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре бирү. Ишетеп аңлау сәләтен үстерү.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Карточкалар белән эшли белү «Фигыль» (җөмләләр төзү).

Билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

29.04-04.05


64

Җөмлә төрләре.

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

Пөхтә итеп, эстетик зәвык белән эшләргә өйрәнү.

Җөмлә турында төшенчә. Җөмлә төрләре белән таныштыру.

Сорау интонациясен сиземли белергә өйрәнү; чагыштырып, аермалыкны таба белү кебек фикерләүсәләтен үстерү, рәсем буенча җөмлә төзергә өйрәнү.

29.04-04.05


65

Җөмләдә сүз тәртибе

Җөмләләр төзү, җөмләне дөрес укырга, ахырда тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү.

Кузаллау буенча җөмләләр төзи белү.

Җөмләдә сүз тәртибен дөрес куллана белү.

Тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру. Таблица белән эшли белү.

06-11.05


66

Сүзтезмә һәм җөмлә.

Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Күнегүләр өстендә эш.

Җөмләне дөрес укырга, ахырда тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү.

Җөмләнең һәм сүзтезмәнең аермаларын тану.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

06-11.05


67

Җөмлә кисәкләре. Ия, хәбәр.

Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру.

Җөмләне дөрес укырга, ахырда тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү.

Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат бирү. Баш кисәкләр, иянең сораулары кем? нәрсә? Хәбәрнең сораулары: нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр?

Классиикацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү,чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

13-18.05


68

Тикшерү диктанты. «Дуслар».

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Өйрәнелгән белем күнекмәләрен дөрес куллану

2 нче сыйныфта планлаштырылган материалга нәтиҗә ясау

Мөстәкыйль эшкә бәя бирә белү.

13-18.05


69

Хаталар өстендә эш.

Ишетеп аңлау сәләтен үстерү.

Тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләрен ныгыту.

Җөмлә темасын кабатлау. Рәсемнәр («Җәй») буенча эшләү.

Аралаша белү сәләтләрен үстерү; уку хезмәтенә бәя бирергә өйрәнү; интонацияне сиземли белү күнекмәләрен камилләштерү

20-25.05


70

«Җәй җитә!» -викторина. Сүз төркемнәрен кабатлау. Йомгаклау.

Җәйге каникуллар турында сөйләшү.

Җәйге табигатькә соклану, табигать турында кайгырту; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Коммуникациягә керә белү сәләтләрен үстерү; үз эшчәнлегеңне анализлый белү; уку максатын ( сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү.

20-25.05