СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

КТП уку 2 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Календарно-тематическое планирование литературное чтение 2 класс

Просмотр содержимого документа
«КТП уку 2 класс»

«Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль автономияле гомуми белем учреждениясе





КАРАЛДЫ КИЛЕШЕНДЕ РАСЛЫЙМ

М/Б утырышында Директор урынбасары Мәктәп директоры

Беркетмә № 1

______Р.Н. Хөснетдинова _________ В. М. Азеева __________ А. И.Шәмсетдинов

«29» август 2018 ел «29» август 2018 ел Приказ № _____ «31» август 2018 ел





Эш программасы

Туган тел (әдәби уку)

2 нче сыйныф (татар төркеме)




Укытучылар: Дәүләтшина Ильмира Габделәхәт кызы

Галимова Әлфинә Илгиз кызы


«РАСЛАНДЫ» Педагогик киңәшмә беркетмәсе №1

29 август 2018 нчы ел




2018-2019 нче уку елы

Календарь-тематик план


п/п

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Уку эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

шәхси

предмет

метапредмет

План буенча

фактик

1

И туган тел, и матур тел... БСҮ

Диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр,сүзлек белән эш

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру; Татар телен аралашу чарасы буларак тоярга өйрәнү, татар телендә сөйләшергә теләк тудыру; өлкәннәр белән татарча итәгатьле исәнләшә белергә өйрәнү

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү; өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллануны камилләштерү

Укытучыны тыңлый, аның күрсәтмәләрен аңлап ути белергә өйрәнү; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү күнекмәләрен үстерү

03-08.09


2

Г.Тукай. «Туган тел», «Иртә». З.Нури «Көн дә мең дә бер сорау»

Яңа уку елы белән котлау, укытучыларны, сыйныфташларны котлый белү яңа дәреслек, уку-язу әсбапларын атау, яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү. Шигырьләрне сәгатьле,йөгерек уку, укыганны аңлап, сорауларга җавап бирү.

«Мәктәп» темасына караган сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү һәм шигырьләрне сәнгатьле, йөгерек укырга

Шигырь җөмләләрен үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрәнү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Эш сыйфатына бәя бирә белү, Бер кабат ишеткәнне аңлау сәләтен үстерү

10-15.09


3

М. Гафури. «Ана белән кыз». Мәктәп. «Тырыш малай».

Р. Низамова. «Мәктәпкә барабыз».

Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр эшләп, хикәянең эчтәлегенә төшенү, геройларга бәяләмә бирү.

Хикәяне, шигырьне сәнгатьле итеп укый һәм сорауларга җавап бирә белү.

Хикәяне, шигырьне сәнгатьле, йөгерек уку; мәктәп тормышын яхшырак аңлау, белем алу юлларына төшенү, өй эшләрен дөрес, сыйфатлы итеп башкаруның мөhимлеген бәяләү; укыганны аңлап, сорауларга җавап бирү; тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү

17-29.09

01-06.10



4

А.Нигъмәтул-лин. «Рөстәм төгәл исәпли».

Диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр, сүзлек белән эш

Укучы ролен үзләштерү; дусларыңа карата игътибарлы булу хисен үстерү

Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү; “мәктәп” темасы буенча өйрәнелгән төзелмәләрне аралашуда куллануны камилләштерү

Коммуникациягә керә белү сәләтен үстерү; уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; логик рәткә туры килмәгән башка күнекмәләрне аерып ала белү; чагыштырып аерма таба белергә өйрәнү

17-29.09

01-06.10



5

Г. Тукай. «Көз», «Кырлар буш кала». М. Җәлил. «Көз җитте».

Монологик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр, сүзлек белән эш

Көзге табигатькә соклану; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Көзге табигать һава торышы турында сөйли белү, мәктәптә уку башлануын әйтә белү

Укытучыны тыңлый, аның күрсәтмәләрен аңлап ути белергә өйрәнү; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү күнекмәләрен үстерү

17-29.09

01-06.10



6

Н. Сладков. «Көз».

Б. Рәхмәт. «Кошлар киткәндә».

Сайлап алып уку, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү.

Укучыларда шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү. Укучыларда кошларга мәхәббәт мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

Ел фасылларын тасвирлау күнекмәләрен булдыру. Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Үз куллары белән китапчык ясау, команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

08-13.10


7

Яшелчә кибетендә. БСҮ

Диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр,сүзлек белән эш. Көз, көзге уңышлар турында сөйләшү.

Укучы ролен үзләштерү; дусларыңа карата игътибарлы булу хисен үстерү.

Көз турында белемнәрне киңәйтү .Яшелчә-җиләк җимеш исемнәрен истә калдыру.

Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәнү, уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү.

15-20.10


8

Г. Тукай. «Безнең гаилә».

Ә. Бикчәнтәева. «Әтием белән бергә».

Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

Балаларда әти-әниләргә ихтирам тәрбияләү.

Шигырьне сәнгатьле уку, эчтәлекне үзләштерү.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

22-27.10


9

А. Алиш. «Әни ялга киткәч»

З. Туфайлова. «Әни сүзе».

Үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү.

Балаларда хезмәтсөючәнлек тәрбияләү.

Шигырьне уку, эчтәлекне үзләштерү

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

29-30.10


10

Р.Вәлиева. «Дәү әни».

Х.Халиков. «Дәү әти».


Үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү

Балаларда якыннарыңа, өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләү.

Әсәр белән танышу,дөрес һәм аңлап укуга ирешү

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

7-10.11


11

Әниләр бәйрәме БСҮ

Хикәя төзү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләр турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу

Балаларда әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү, үзара сөйләшеп, күмәк эшләргә өйрәтү.

Дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар белән танышу.

Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәнү, уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү.

12-17.11


12

Ә.Бикчәнтәева. «Карлар ява»

Н.Дәүли «Календарның соңгы бите»

Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр,.

Укучыларда белемгә игътибар тәрбияләү.

Әсәрне өйрәнүгә гомуми күзаллау ясау.

Әсәрләрне рус әдәбияты белән бәйләп өйрәнү.

19-24.11


13

Сәхаб Урайский. «Чыршы».

В.Монасыйпов «Кем белән кем»

Дәреслек буенча эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

Укучыларда шигъриятка карата мәхәббәт тәрбияләү.

Әдип иҗатына гомуми күзаллау ясау, әдип турында белем алу.

Татар һәм рус шигъриятен чагыштырып өйрәнү.

26.11-01.12


14

Р.Корбанов. «Урак өсте».

И.Туктар. «Җем-җем»

Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Әсәрләрне өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен аңлату.

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

03-08.12


15

Яшел чыршы янында. БСҮ

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, белемнәрне тикшерү.

Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Хикәяне өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

10-15.12


16

Т. Миңнуллин. «Үзем белән үзем».

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, аңлаганны сораулар ярдәмендә тикшерү, анализлау.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, белемгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, әсәрне өйрәнү.

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.


17-22.12


17

М.Хәсәнов «Оялчан Хаҗи».

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу.

Балаларда кунакчыллык , ихтирам уяту.

Әсәр белән танышу,дөрес һәм аңлап укуга ирешү

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

24-28.12


18

Күркәм, әдәпле сүзләр. БСҮ

Монологик сөйләм, диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр, сүзлек белән эш

«Башкаларга карата түземлелек» төшенчәсен кабул итү, аларның кадерен белү; дусларың белән горурлану; укуга карата кызыксыну хисе булу

Бер-берең белән исәнләшә белү,

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

14-19.01


19

Р.Вәлиева. «Иң матур җир».

Монологик сөйләм, диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр, сүзлек белән эш, сәнг.уку

Туган шәһәргә, республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату,

Үзеңнең, дустыңның кая барганын әйтә, сорый белү, текстны сәнгатьле итеп уку

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

21-26.01


20

Г. Дәүләтшин. «Нәрсә соң ул туган ил?»

Монологик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр, сүзлек белән эш,эчтәлек сөйләү

Туган шәһәргә, республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату,

Үзеңнең торган урыныңны хәбәр итә белү

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү

28.01-02.02


21

М.Миншин «Серле күл»

Әсәрдә табигатьә хас сыйфатларны билгели белү.Үз сүзләрең белән сөйли алу.

Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Әсәрләрне өйрәнү,эчтәле-ген үзләштерү.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

04-09.02


22

Татарстанның символлары

Дәүләт теле, сурәтләнгән, тату, милләт, төс, ил, дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны сүзләрен өйрәнү. Аңлап уку, анализлау.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Дәүләт символларын сөйли белү. Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

11-16.02


23

Казандагы истәлекле урыннар

Спорт корылмалары, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы төзелмәләрен өйрәнү.Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү.

Татар теленә, туган иленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Казан шәһәре турында сөйли белү.

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

18-23.02


24

Без Татарстанда яшибез. БСҮ

Монологик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр, сүзлек белән эш, эчтәлек сөйләү

Туган шәһәргә, республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату.

Яңа лексиканы үзләштерү, текстның эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү

Укытучыны тыңлый, аның күрсәтмәләрен аңлап ути белергә өйрәнү; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү күнекмәләрен үстерү

25.02-02.03


25

Н.Измайлова. «Менә нинди икән яз!»

Хикәяне уку, сүзләрне аңлату, сораулар буенча төп фикерне табу, нәтиҗә ясау.

Укучыларда кошларга мәхәббәт мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

Хикәя жанрын шигърияттән аеру күнекмәләрен булдыру.

Үз куллары белән китапчык ясау, команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

04-09.03


26

Д. Аппакова. «Март башы», «Тагын урамга»

Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, мәкальләр уку, рәсемнәр күзәтү. Төрле биремнәр эшләү.

Балаларда хезмәткә омтылыш тәрбияләү.

Хезмәтсөю-чәнлек сүзенең төшенчәсен аңлату.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү

11-16.03


27

Л. Фәттахов. «Әни күрмәгән чакта». (Картина буенча эш )

Монологик сөйләм, диалогик сөйләм күнегүләре, әкиятне сәхнәләштерү

Дусларыңа итәгатьле эндәшә белү күнекмәләрен үстерү, яхшы укырга теләк тудыру

Әкиятне сөйләргә һәм сәхнәләштерергә өйрәнү

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү

18-23.03


28

Ф.Яруллин. «Урман әкияте».

Диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр,сүзлек белән эш

Дусларыңа итәгатьле эндәшә белү күнекмәләрен үстерү, Бәйрәмнәр төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; кышкы табигатькә соклану, аның белән хозурлану, аралашу теләге уяту.

Яңа ел бәйрәмендә нишләвеңне әйтә белү

Парларда эшли белү сәләтен үстерү; рәсем буенча сораулар, җөмлә төзи белергә өйрәтү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү

01-06.04


29

Татар халык әкиятләре.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү.

08-13.04


30

«Хәйләгә каршы хәйлә». Татар халык әкияте.

«Әкиятләр» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу.

Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү.

15-20.04


31

«Кәҗә белән бүре». Татар халых әкияте.

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү.

«Кәҗә белән бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

22-27.04


32

М.Хәсәнов. «Безнең авыл»

Дәреслектәге һәм эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү. Әсәр белән танышу. Дөрес һәм аңлап укырга өйрәнү.

Туган илне яратырга өйрәтү

Авыл тормышы, табигате турында күзаллау булдыру. Дөрес һәм аңлап укуга ирешү.

Татар һәм рус шигъриятен чагыштырып өйрәнү.

29.04-04.05


33

М. Гафури. «Җәй».

Дәреслек буенча эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү. Әдип иҗатына гомуми күзаллау булдыру, Әсәр турында белем бирү.

Укучыларда шигъриятка карата мәхәббәт тәрбияләү.

Әдип иҗатына гомуми күзаллау ясау, әдип турында белем алу.

Татар һәм рус шигъриятен чагыштырып өйрәнү.

06-11.05


34

Гөлшат Зәйнәшева. «Тукран белән сөйләшү».

Тест

Өйрәнгән материалны тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү. Дәрәҗәсе. Тест эшләү.

Уку эшчәнлегенең нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү эшчәнлеген арттыру.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү.

13-18.05


35

Безнең якын дусларыбыз - викторина.

Йомгаклау дәресе.

Тәрҗемә итү; ситуатив күнегүләр башкару.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү. Телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу.

Хайваннар турында сорый һәм белешмә бирү. Хайваннрны тасвирлый белү.

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү

20-25.05