•кешегә кадерле булган күз, физик яктан да, акыл ягыннан да бик кирәк. Татар телендә аның күп мәгънәлеге, телебезнең саекмас чишмәседәй ургылып чыгуы, баюы, хаклкыбызның югалмас теле барлыгына тагын бер тапкыр исбатлау әһәмияте.
Просмотр содержимого документа
«Күп мәгънәгә ия булган “күз” сүзе. Фәнни эшкә презентация.»
Күп мәгънәгә ия булган “күз” сүзе
Эзләнү – тикшеренү эшенең актуальлеге:
- кешегә кадерле булган күз, физик яктан да, акыл ягыннан да бик кирәк. Татар телендә аның күп мәгънәлеге, телебезнең саекмас чишмәседәй ургылып чыгуы, баюы, хаклкыбызның югалмас теле барлыгына тагын бер тапкыр исбатлау әһәмияте.
Максаты:
- эзләнү – тикшеренү алымнарына төшенү, татар телендә күз сүзенең бирелеше, телне сакларга, яратырга, аның матурлыгына дан җырлау, әдәби әсәрләр буенча тасвирлау. Күп мәгънәле сүзләрне күбрәк өйрәнү, олыларны ихтирам итү, күп белергә теләү теләге, кызыксыну уяту.
Күз сүзенең төп мәгънәсе күз- күрү органы
Караш, билгеле бер мөнәсәбәт
Кемнең дә булса, игътибарлы, күзәтеп торуы турында
Күзәтеп торучы, күзәтче
Берәр нәрсә тәэсиренә дучар булган урынны, җирне белдерә
Икмәк, сыр нәрсәләрдәге кечкенә тишек, буш урын, күзәнәк
Оек, бияләй бәйләгәндә бер – беренә эләктереп бара торган, җептән гыйбәрәт элмәк
Туку станогында буйлык үременең һәрбер төене
Нәрсәнең дә булса нәкъ уртасы (Су өстендә боз эреп ачылган урын.)
Энәнең юанрак башында җеп саплау өчен ясалган тишек
Тәрәзә өлгесе, тәрәзә рамындагы бер өлге
Күзчә.(Ишектәге тишек)
Комарлы карта уенында картадагы билгеләрне оту өчен- кирәк булган саны, дәрәҗәсе: очко
Күзем, күзалмам
Күздә “якты”, “ караңгы “кебек сүзләрне белдерә. (Кайчандыр кышның караңгы күзендә, шәм яктысында ул аңа хат язды.)
Күзеннән (мөлдерәмә, түгелерлек дәрәҗәдә”)
Күзгә (карап торуга, читтән караганда, тышкы күренеш ягыннан. Күзгә чибәр күренә матуркай.)
Күзендә (Ил күзендә мине хурладың)
Чишмәнең су чыга торган урыны
Бәрәңге күзе
Табышмаклар
- Табышмак – күмәк эчендә берен әйткәннең мәгънәсен икенче кешенең чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор төре.
Табышмаклар
- 1.Күзсез, телсез, Барысын да өйрәтә. 2. Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
- 3. Йөзе ак, күзләре кара,
- Көне – төне алга бара.
- Үзе бер урында кала.
Мәкальләр
- Мәкаль- сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер,тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.
Мәкальләр
- 1. Күз күп күрә дә,кулга тими.
- 2. Күз курка, кул эшли.
- 3. Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга.
- 4. Күз сал син күземә , Ул сөйләр үзеңә.
- 5. Елар күздән , ялган сүздән үзеңне сакла.
- 6. Күп сөйләшсәң күз тияр.
Фразеологик әйтелмәләр
Үзара тыгыз бәйләнешле ике яки берничә сүздән торучы, бер бөтен мәгънә белдерә торган күчерелмә мәгънәле төзелмә.
күз бәйләнү
күз яше түгү
күзгә күз карашу
күз дүрт булу
күз ату
күз кысу
күзле –башлы булу
күзгә төртсәң күренмәслек
шар күз
Йомгаклау
- Әби – бабаларыбыздан калган табышмаклар, мәкальләр, җырлар, фразеологик әйтелмәләр бик күп . Без аларны сакларга, буыннан- буынга тапшырырга хаклыбыз.