Күренекле мөгаллим һәм галим
Фән өлкәсендә шәхес буларак танылу өчен иҗади сәләт өстенә, эзләнүчәнлек, максатыңа ирешүдә эзлеклелек, үз эшеңә бирелгәнлек кирәк.
Мөхәммәтхан ага Фазлуллин - халык мәгарифе үсешендә зур роль уйнаган, татар тел гыйлеме һәм методикасы, шулай ук педагогика буенча күпсанлы хезмәтләр язган галимнәрнең берсе.
Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллин 1883 елның 15 декабрендә Татарстанның хәзерге Яшел Үзән районы Тугай авылында туа. Башлангыч белемне шушы авыл мәктәбендә ала. XX гасыр башындагы уяну җилләре, иҗтимагый хәрәкәтнең җанланыш еллары аны 1903 елда Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә алып килә. Аны тәмамлагач, дәресләр бирә башлый һәм шул ук вакытта рус классында укуын да дәвам итә. 1908 елда Казан Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый һәм Мамадыш өязе Тарлау авылы рус-татар мәктәбендә укытучы булып китә. Анда өч ел мөдир һәм укытучы булып эшләгәннән соң, 1911 елның көзендә Мамадыштагы рус-татар мәктәбенә күчә һәм 1919 елның сентябренә кадәр шунда эшли. Бу чор аның өчен иң авыр еллар була. Чөнки аңа патша чиновникларының эзәрлекләве астында эшләргә туры килә. Бары тик Октябрь революциясеннән соң гына аңа фәнни-иҗади, укытучылык һәм иҗтимагый эшләре өчен мөмкинлекләр туа. Татарстанда революциядән соң барган үзгәрешләр, татар телен гамәлгә кую ихтыяҗы, наданлыкны бетерү кебек тарихи-социаль шартларда, прогрессив демократик карашлы интеллигенция вәкиле буларак, М.Ә.Фазлуллин актив җәмәгать эшенә тартыла. “Земская управаның“ татар мәктәпләре буенча инспекторы, Мамадыш өяз советы халык мәгарифе бүлегенең татар секциясе мөдире булып эшли; татар мәктәпләрен оештыруга, аларны уку әсбаплары белән тәэмин итүгә һәм укытучы кадрлар әзерләүгә зур көч куя.
1918 елда М.Ә.Фазлуллин Мамадышта яңа ачылган татар укытучылар семинариясе мөдире итеп билгеләнә һәм шунда татар телен, татар әдәбиятын һәм методикасын укыта. 1919 елда Казан губернасы халык мәгарифе бүлеге аны Казанга күчерә һәм аңа ирләр һәм кызлар укытучылары семинарияләрен берләштерү эшен тапшыра. Монда ул татар теле, татар әдәбияты һәм методикасы курсларында укыта. 1922 елда семинария педтехникум итеп үзгәртелгәч, шунда укытучы булып кала.
Педагогия техникумында укыту белән бергә М.Ә.Фазлуллин шул ук елларда Казан университеты каршындагы рабфакта, хәрби-политик мәктәптә, берьеллык үзәк педагогия курсларында укыта һәм соңгысында мөдир дә була. 1923 елның көзеннән ул – Татрабфакта, 1929 елның февраленнән Татар коммунистлар университетында да татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул елның апреленнән Көнчыгыш педагогия институтына татар теле укытучысы итеп чакырыла. Монда эшли башлагач, галим һәм оста педагог-методист М.Ә.Фазлуллин фәнни-оештыру эшенә, фәнни кадрлар әзерләүгә һәм үстерүгә зур көч куя. Ә 1929 елның ноябрь аенда ул Казан Көнчыгыш педагогия институтында профессор итеп сайлана. 1930 елда татар теле кафедрасын оештыра, кафедрага укытучылар туплый, татар тел белеме буенча курсларның күләмен һәм эчтәлеген билгели, программалар төзүдә башлап йөрүче дә ул була.
Татар диалектологиясе, лексикографиясе һәм терминологиясе өлкәсендә дә аның эшчәнлеге гаять зур. 30 нчы елларның башында ук күренекле телче Ш.Рамазанов һәм М.Фазлуллин инициативасы белән татар халкының сөйләм теле өйрәнелә башлый. Татар диалектларын өйрәнү өчен профессор озак еллар дәвамында диалектологик экспедицияләр оештыра һәм аларга үзе җитәкчелек итә.
М.Ә.Фазлуллин егерме елдан артык татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире була. Аның педагогик эшчәнлегенең 35 елы Казан дәүләт педагогия институты белән бәйләнгән. Аның җиәкчелегендә кафедра яшь гыйльми кадрлар әзерләү буенча да зур эш алып бара. Кафедрада эшләү чорында профессор 40 лап аспирантны укытып, гыйльми кадрлар әзерли.
Профессор М.Ә.Фазлуллин педагогик эшен гыйльми-методик тикшеренүләр һәм иҗтимагый эшчәнлек белән тыгыз бәйләнештә алып бара. Аның гыйльми хезмәтләре, нигездә, педагогик, методик, программа-дәреслекләр төзү, әдәби-лингвистик характерда.
1922 елдан алып башлангыч, җидееллык һәм урта мәктәпләр, шулай ук педагогия һәм укытучылар институтларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре өчен татар теле һәм татар әдәбияты программалары, дәреслекләр һәм методик кулланмалар профессор М.Ә.Фазлуллин җитәкчелегендә төзеләләр. [1: 65-66]
Мөхәммәтхан Фазлуллин татар алфавитын һәм орфографиясен эшләү өлкәсендә дә зур хезмәт куя. Ул алфавит төзү комиссиясе эшендә дә, яңа алфавитның (элек латин графикасы, аннары рус графикасы нигезендә) орфография кагыйдәсен эшләүдә дә актив катнаша.
Аның күпкырлы иҗади эшчәнлегендә фәнни тикшеренүләр дә зур урын алып тора. Галим татар теленең орфографиясе һәм пунктуациясе буенча җитди тикшеренүләр алып бара. Аның “Татар теле алфавиты һәм орфографиясе”, “Орфография нигезләре”, “Татар орфографиясе принциплары”, “Дөрес язу кагыйдәләре”, “Аналитик алфавит һәм фонетик транскрипция”, һ.б. хезмәтләре зур әһәмияткә ия.
Профессор М.Ә.Фазлуллинның төрле гыйльми конференцияләрдә сөйләгән докладлары һәм чыгышлары зур игътибарга лаек. Аеруча аның “Татар язуы һәм татар алфавитына тарихи обзор”, “Татар телендә исемнәрнең һәм фигыльләрнең төрләнеш системасы”, “Татар телен башка төрки телләр белән чагыштырып өйрәнү”, “Татар язуының тарихы”, “Татар теле графикасы”, “Татарлар арасында яңалифкә һәм яңа алфавитка күчү хәрәкәте” һ.б. чыгышлары шундыйлардан.
М.Ә.Фазлуллинның “Дидактика кагыйдәләре” исемле хезмәтендә, шулай ук “Мәгариф”, “Безнең юл” журналларында басылган мәкаләләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бердәм процесс булуы, аларны эстетик яктан һәм үз-үзеңне тәрбияләү, аларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү турында әйтелгән фикерләре хәзер дә зур әһәмияткә ия.
Галимнең татар теле методикасы өлкәсендәге эшчәнлеге гаять зур. Аның 1954 елда басылган күләмле “Татар теле методикасы” егерме елдан артык югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен бердәнбер дәреслек һәм укытучылар өчен кулланма булды. Аның әлеге мәшһүр китабын әле бүген дә бәяләп җиткерүе кыен, чөнки ул, беряктан, авторның күп еллар буе туплаган бай тәҗрибәсен эченә алган булса, икенче яктан, бу хезмәт меңләгән укытучылар өчен кирәкле, әһәмитле эш китабына әверелә. Бу китапның 25-30 еллар буе бердәнбер кулланма булганын да искә төшерсәк, тирән белемле Мөхәммәтхан аганың телне укыту эшен фәнни нигезгә салганлыгы һәм бу фәнни нигезләүнең перспективасы да ерак-озын булуына хәйран каласың. [2:150] Аннан соң 1978 елда аның эшен дәвам иттерүче Ф.С. Вәлиева тарафыннан язылган (автордашы – Г.Саттаров) “Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы” дөнья күрде, ә 2000 ел башында зур күләмле “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы” басылды.
Профессор М.Ә.Фазлуллин иҗтимагый-сәяси эшләрдә дә актив катнаша. Ул техникумнар һәм югары уку йортларын яңача кору эшенә зур өлеш кертә. Казан педагогия җәмгыятенең тел секторы секретаре булып та эшли, югары мәктәп профсоюзы өлкә комитеты әгъзасы була. “Яңалиф” җәмгыятенең әгъзасы һәм фәнни-методик советының секретаре буларак, яңалифчеләрнең I конференциясен әзерләүдә һәм аны үткәрүдә актив катнаша. Татарстан Мәгариф халык комиссариаты янындагы Академик үзәкнең гыйльми секретаре, татар телен гамәлгә ашыру комиссиясе әгъзасы, “Бетсен наданлык” һәм Татар педагогия җәмгыятьләре советлары һәм президиумнары әгъзасы, гыйльми хезмәткәрләр секциясе әгъзасы, наданлыкны бетерү буенча Бөтенсоюз культпоходы комитеты әгъзасы, шулай ук уку программалары һәм дәреслекләр төзү комиссиясе председателе буларак та галим зур фәнни-оештыру һәм җәмәгать эшләрен башкара. [1: 67]
М.Ә.Фазлуллин үзенең гыйльми эшләрен рус галимнәре белән тыгыз бәйләнештә алып бара, рус филология фәне вәкилләре белән дуслыкны ныгыта. Озак еллар ул күренекле рус галиме профессор В.Н.Богородицкий белән бергә эшли.
1940 елларда М.Ә.Фазлуллин, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел секторы каршындагы сүзлекләр комиссиясе председателе буларак, тәрҗемә һәм терминологик сүзлекләр төзү эшендә башлап йөри.
Мөхәммәтхан аганың гыйльми-педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге югары бәяләнә: 1940 елда аңа “ТАССРның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. Ул “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. 1950 елда РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана һәм академиянең фәнни-тикшеренү эшендә актив катнаша.
Мөхәммәт ага Фазлуллин – татар филологларыннан беренче профессор. Бөтен гомерен татар филологиясе, аны укыту ысулларын үстерүгә багышлаган, үзеннән соң бай мирас калдырган абруйлы галим-педагог. Галим-педагог эзләнү-тикшеренүләрен, бай тәҗрибәсен истә тоту, өйрәнү бүгенге буын татар галимнәренә дә нәтиҗәле хезмәт итә.
Файдаланылган әдәбият
1. Вәлиева Ф. Укытучылар укытучысы / Мәшһүр татар галимнәре: мәкаләләр, истәлекләр/ [төз: Р.Ә.Шакирҗанов, А.И.Нарбеков, Ф.Р.Шакирҗанов] – Казан: Тат.кит. нәшр., 2011. – 64-68 б.
2. Рамазанова Д. Татар телен укытуны фәнни-методик нигезгә салган галим /Д. Рамазанова // Фәнни Татарстан. – 2004 - № 1 – 149-151 б.