СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Күрсәтү алмашлыклары. Бәйрәмнәр.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Күрсәтү алмашлыклары. Бәйрәмнәр.»


Сәрия Фәкуллова,Тәтештәге

2 нче урта мәктәпнең югары

категорияле татар теле һәм
әдәбият укытучысы



Тема: Күрсәтү алмашлыклары. Бәйрәмнәр.


Максат: Укучыларны күрсәтү алмашлыклары белән таныштыру. Экранда затларны, предметларны күрсәтә торган сүзләрне табып әйттерү.Туган җиребезгә , туган телебезгә карата хөрмәт тәрбияләү.9 нчы майда булачак бәйрәм-Бөек җиңүнең 65 еллыгы турында искәртеп үтү, 2010 ел-укытучылар елы буларак, укытучыларыбызга карата игътибарлы булырга кушу.

М.Җәлил һәм Бөек Тукаебызның туган көннәрен искә төшереп, алар язган шигырь юлларыннан күрсәтү алмашлыкларын таптыру.Бу темага карата күнегүләр эшләтү, иҗади эш(тестлар) башкару, слайдларда төрле сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә. Бу слайдларда күрсәтелгән фотоларга ,сюжетлы рәсемнәргә карата күрсәтү алмашлыклары кергән җөмләләр уйлату, шулай ук бәйрәм бүләге буларак укытучыларыбызны шаян шигырь белән таныштыру.

Кыскача гына Г.Ибраһимовның иҗаты һәм тормыш юлы б/н танышу,шулай ук аның”Яз башы”хикәясендәге сюжетлы рәсемнәргә карата күрсәтү алмашлыклары кулланып җөмләләр төзеттерү.

Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә” һәм “Туган авыл”шигырьләреннән алынган шигъри юллардан күрсәтү алмашлыкларын таптыру. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча ясалган сюжетлы рәсемдәге малайларны хәзерге мәктәп укучылары белән чагыштырып карау, Ризаэддин бини Фәхреддиннең “Балаларга – үгет – нәсихәт” китабыннан дус, тату, тәрбияле булып яшәү турындагы сүзләрен кулланып, фикер алышу, күрсәтү алмашлыкларын кулланып җөмләләр төзеттерү.

Җиһазлау: Презентация , компьютер, интрактив такта, дәреслек, тестлар, карточкалар.

Дәрес барышы:

Укытучы. Әйдәгез әле, укучылар, без килгән кунакларга карап, елмаешып, исәнләшеп алыйк.Исәнмесез?

Нәрсә соң ул исәнләшү?

1нче укучы. Исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү.

2нче укучы. Исәнләшү ул – игътибарлылык билгесе.

3нче укучы. Исәнләшү ул – кешегә ярдәм итәргә әзер торуны белдерә.

Укытучы. Димәк, кешенең әдәпле, тәртипле, итәгатҗле булуы да әнә шул: “Исәнмесез” сүзеннән башлана инде. Укучылар, игүтибар итсәгез – бер-беребез белән исәнләшкәндә үзебезнең сөйләмебездә ул – алмашлыгын кулландык. Бу алмашлык сезгә таныш. Ул- зат алмашлыгы, шушы ук алмашлык күрсәтү алмашлыгы да булып тора.

Укытучы. Экранга карыйбыз.

Бу кем? (малай – ул кеше(зат)).

Малай нәрсәне күрсәтә? (партаны(предметны)).

Предметны яисә затны ишәрәләүче, күрсәтүче сүзләр күрсәтү алмашлыклары дип атала. Нәрсә соң ул алмашлык? Без нинди алмашлыклар өйрәндек әле? әйдәгез әле, искә төшереп үтик.

Күрсәтү алмашлыкларына нинди алмашлыклар керә икән соң? Экранга карыйбыз.

Менә, бу, теге, шул, ул, андый, мондый, шушысы, шулар, болары, шул, тегеләр.

Укытучы. Бүгенге дәресебезнең темасы нинди алмашлыклар?

У

Күрсәтү алмашлыклары. Бәйрәмнәр.

кучылар.Күрсәтү алмашлыклары.Экранда


Тактада число. Күрсәтү алмашлыклары.

Укытучы. Дәреслек өстендә эш. 237 нче күнегүне язмача эшлибез. Бу өзек Г.Ибраһимовның”Яз башы” хикәясеннән алынган.Бу хикәя б/н без 5 сыйныфта танышачакбыз.Экранда Г.Ибраһимовның портреты чыга һәм “Яз башы” хикәясе буенча сюжетлы рәсем.Шушы хикәядән алынган өзек өстендә эшлибез. Мин бер кат укып чыгам.

1 укучы шулай ук сәнгатьле итеп укып күрсәтә.Экранда күл, елга рәсемнәре күрсәтелә. Димәк бу өзек , күргәнегезчә, Г.Ибраһимовның “Яз башы “ әсәреннән алынган туган як, туган җир, табигать турында.Билгеле туган як, туган җир төшенчәсе турында сөйләгәндә, туган телебез турында да әйтмичә кала алмыйбыз.Без туган җиребез белән рәттән туган телебезне дә яратабыз. Ә хәзер туган телебезнең, туган җиребезнең гүзәллеген күрсәткән шигъри юлларга да күз салыйк.

Туган телдә әнә җырлый чишмә,

Туган телдә әнә шаулый бу таллар,

Шул туган телемдә җырлыйм дисәм генә,

Туган җирем мине аңлар.

1 укучы сәнгатьле итеп укып чыга.

Укытучы Без күрсәтү алмашлыклары турында сөйләшәбез.

Ягез әле, бу шигъри юллардан күрсәтү алмашлыкларын табып күрсәтегез.

Физ-ка. Ял итеп алабыз.

Бу гади генә физ-ка түгел, күрсәтү алмашлыкларын табып, аларны әйтәбез һәм истә калдырабыз.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым

Менә идән, менә түшәм

Менә шулай зур үсәм.

Эшебезне дәвам итәбез.Бер үк вакытта слайдта 4 рәсем күрсәтелә.

Укытучы.Бу рәсемгә карата җөмләләр төзибез.Соңгы җөмлә болайрак төзелә.

1 укучы. Әнә ерак түгел, шул сумкасын күтәргән, укытучы апам дәрескә килә.

2 укучы. Әйе, бу укытучы апа. Аннан башка мондый күңелле татар теле дәресләре була алмый.

Укытучы. Туктагыз әле, укучылар,нигә әле слайдтагы бу фоталарга карап җөмләләр төзегәндә миңа бик нык игътибар иттегез?

3 укучы. Бу ел укытучы апалар,- укытучылар елы бит.

Экранда. 2010 ел – укытучылар елы, шулай ук сумка күтәргән укытучы апаның фотосы кабат күрсәтелә.

Укытучы. Бу гади генә сумка түгел, ул сумкага карата безнең ................ бик матур шаян шигырь язып килгән иде әле. Әйдәле , .............. үскәнем, шул шаян шигырьне үзебезнең укытучы апаларга да сөйләп үт әле, мондый сумка аларның һәммасындә дә бар бит. Бу шигырьдә күрсәтү алмашлыклары бар,ә сез балалар шулай ук игътибар белән тыңлагыз һәм табып әйтерсез.

Әнә килә , кызу –кызу атлап, укытучы апам

Укытучы апамның сумкасы

Һәр көнне шулай олы кабартма төсле.

Аның эчендә килә шул

“5” ле,”4”ле һәм “3”ле.

Укытучы. Укучылар, ә хәзер кабат экранга күз салыйк.

Экранда сугыш турында рәсем күрсәтелә.

Укытучы. Бу рәсем нәрсе турында искә төшерә.

Укучылар. Сугыш.

Укытучы. Балалар, кайсыгыз әйтә, сугыш беткәнгә ничә ел вакыт узды инде?

1 укучы. 9 майда 65 ел була.

Укытучы. Бик дөрес әйтең. Бу зур бәйрәм.

Ә хәзер шушы темага иҗади эш эшләп алабыз (укучыларга карточкалар таратыла) һәм слайдта күрсәтелә. Игътибарлы укучылар өчен түбәндәге иҗади эштә (в вариантларында) дөрес җаваплар күрсәтелә.

Укытучы. Биремдә дөрес вариантларны сайлап куярга, аны башкарганда кемнең игтибарлы булуын да тикшереп үтәрбез. Игътибарлы бала бу иҗади эшне һичшиксез “5”кә үтәячәк. Димәк, зур бәйрәмнәребезнең тагын берсе 9 май – Җиңү бәйрәме.

Укытучы. Укучылар, тагын бер шундыйрак сорау бирим әле? Сугыш сукмакларын үтеп, төрле төрмәләрдә газап чигеп, Советлар Союзы герое исеме алган шагыйребез кем ул? (слайдта М.Җәлилнең портреты күрсәтелә)

Укучы. Муса Җәлил.

Укытучы. Яраткан шагыйребезнең түбәндәге шигъри юлларын китерәм. Экранга игътибар итәбез. Слайдта шигырь юллары күрсәтелә.

Укытучы. Укучылар, бу шигырь юлларыннан күрсәтү алмашлыкларын атагыз? Ни өчен бүгенге дәресебездә М.Җәлилнең шундый шигъри юлларын китердек дип уйлыйсыз? Чөнки 15 февральдә батыр шагыйребезгә 104 яшь тулды. Бу бик зур бәйрәм булды.

Укытучы. Ә тиздән, бик тиздән нинди бөек язучыбызга 124 яшь тула? (Слайдта Г.Тукайга-124 яшь дигән язу чыга.) Димәк, тагын бер зур бәйрәм көтелә.

Укучылар, Г.Тукайның безгә таныш шигырьләрендә күп кенә күрсәтү алмашлыкларын табарга мөмкин. Мәсәлән 1 нче сыйныфта өйрәнгән “Гали белән Кәҗә” шигыре.(Слайдта Гали белән Кәҗә рәсеме һәм шигъри юллар күрсәтелә)

Укытучы. Укучылар, бу шигырьдән дә күрсәтү алмашлыкларын әйтегез әле?

Укучылар. Укыйлар күрсәтү алмашлыкларын әйтәләр.

Укытучы. Ә менә “Туган авыл” шигыреннән нинди күрсәтү алмашлыкларын табып бирә аласыз? (Слайдта рәсем һәм шигъри юллар күрсәтелә)

Укучылар. Күрсәтү алмашлыкларын табып күрсәтәләр. (Слайдта Г.Тукайның “Исемдә калганнар” китабы рәсеме чыга)

Укытучы. Бу китапта Г.Тукайның бала-чагы турында сөйләнә. “Исемдә калганнар “ китабы буенча әңгәмә үткәрелә.(Слайдта китаптан рәсем күрсәтелә) Бу рәсемдә кечкенә Апушның Кырлай авылында булган вакыты, андагы малайлар белән дус, тату яшәве күрсәтелә. Шулай ук слайдта хәзерге заман малайлары “сугыш чукмарлары” күрсәтелә.

Укытучы. Укучылар, бу 2 рәсемне чагыштырып карыйк әле, болар дуслармы? Бу малайлар дөрес эшлиләрме? дигән сорау куя.

1 укучы. Экранга күрсәтеп “Без андый малай түгел, без мондый малай түгел” дигән шигъри юллар әйтә.

Укытучы. Димәк, нинди булырга кирәк?

Укучылар. Тәртипле,сүз тыңлаучан,акыллы,хезмәт сөючән,тәрбияле.

Укытучы. Сез боларны тәртипле укучылар дип әйтәсезме?

Укучылар. Юк, юк ...

Укытучы. Мөһим сәбәпләр булмаганда дусларыгыз белән бозылышып,сугышып аерылышмагыз.әти-әниләрегез.өлкән кешеләр,укытучы апаларыгыз әйткәнне тыңлагыз. Олуг галимебез Ризаэтдин Бине Фәхреддин үзенең “Балаларга үгет-нәсихәт китабында “ тәрбияле,тәртипле булу турында болай ди:” Һәрвакытта өйдә дә ,мәктәптә дә,урамда да,иптәшләрең белән дә дус, тату яшәргә кирәк. Шул вакытта гына бәхетле, яхшы укучы була аласыз!” дигән фикерне әйтә.( Слайдта Ризаэтдин Бине Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсихәт китабы” күрсәтелә)

Укытучы. Соңгы җөмләне бер укучы сәнгатьле итеп укый. Бу җөмләдә нинди күрсәтү алмашлыгы бар?

Укчылар. Шул.

Укытучы. Укчылар, хәзер дәрескә йомгак ясыйбыз.

  1. Без бүгенге дәрестә нәрсәләр белән таныштык?

  2. Нинди яңа белемнәр алдык?

  3. Дәреснең кайсы өлеше сезгә бигрәктә ошады?

  4. Нинди бәйрәмнәр турында сөйләштек?


Билгеләр кую.

Өй эше. “Ялкын”, “Салават күпере”, “Сабантуй” газет-журналларыннан күрсәтү алмашлыклары кергән 6 җөмлә күчереп язарга.