Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2015.
Дәрес этаплары | Дәрес этабы, максатлары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәллә-ре |
1. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру. | Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү. | Укучыларда эшлисе килү халәте тудыру. - Исәнмесез, балалар! Яхшы кәефләр теләп, дәресне башлап җибәрәбез. Слайд№1. Бу дәрестә сезнең белән Сәяхәткә китәрбез. Урман, сулар кичәрбез, Таулар аша үтәрбез. | Укучылар теләк тели. Дөньялар тыныч булсын! Табыннар тулып торсын! Якыннарны сөендереп Укыйк гел “5”кә генә Бишледән түбән билгене Алыйк тик төштә генә. | ШУУГ: үзмаксат кую КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнле-ген оештыру-да хезмәт-тәшлек итү. |
2.Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру | Укытучы өчен максат: гади җөмләләрне кабатлау һәм соңыннан нәтиҗә чыгару. | Укытучы: без хәзер “Алан башы”чишмәсенә тукталырбыз. Монда”әйе","юк” уенын уйнарбыз.Слайд№2(сигнал карточкалар) 1.Көз җитте.(ике составлы гади җөмлә)- 2.Иртәләрен ап-ак кырау төшә.(җәенке җөмлә)- 3.Алар,салкын яңгыр астында иңбашларын салындырып,юаш кына басып торалар.(тиңдәш хәбәрле гади җөмлә)- 4.Симез ак казлар иртән тезелешеп,күлгә китәләр: кичен,тезелешеп,күлдән кайталар (тиңдәш хәбәрле гади җөмлә) | Укучылар сигнал карточкалар ярдәмендә үз фикерләрен дәлиллиләр.Кагыйдәләрне искә төшерәләр.Нәтиҗә:1. бер хәбәрлеге булган җөмлә гади җөмлә дип атала.2.Берничә хәбәре бер иягә караса,тиңдәш хәбәрле гади җөмлә була.һ.б. | РУУГ: кагыйдә-ләрне истә тотып, гамәлләр кылу. КУУГ: тыңлый белү, фикер алышуда катнашу. |
3.Дәрескә максат кую,белемгә омтылыш тәрбияләү | | Слайд№3 1.Өй эшен тикшерү. Кинофильм турында уй-фикерләрне язып килү. | Укучының яратып караган кинофильмы турындагы хикәяне тыңлау. | ТБУУГ:фикерләү-дә логик чылбыр төзү. |
4. Уку мәсьәләсен кую | Максат: кушма җөмлә турында төшенчә бирү. | Укытучы өчен максат:кушма җөмлә турында гомуми төшенчә бирү;кушма җөмләне гади җөмләдән аера белергә өйрәтү.Слайд№4 Укытучы:чишмәләрне сакларга да,чистартырга да кирәк. -Ә хәзер,Чияле тауга менәрбез.Тау итәгендә сүзләр үз урыннарын югалтканнар. | Укучыларның җаваплары: бу сүзләрнең урыннарын табарга кирәк. Җөмлә,кушма,берничә,гади,җөмлә,дип,җөмлә,атала. Нәтиҗә: 1.Тормышта һәр әйбернең үз урыны булган кебек,җөмлә кисәкләренең дә үз урыннары бар;2.берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала. | РУУГ: үз эшчәнле-геңне контроль-гә алу КУУГ: җөмлә төзеле-шен искә төшерү |
Уку мәсьәләсен адымлап чишү. | Максат: җөмләләрдә грамматик нигезне дөрес табуга ирешү. | Укытучы: укучылар, табигатьнең гүзәллегенә,матурлыгы-на һич кенә дә сокланып туеп булмый. Елга тын гына ага. Шушы елга аша чыгар өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк. Бирем: җөмләләрнең грамматик нигезен табып,нәтиҗә ясарга кирәк. Слайд№5 | Җөмләләр бирелә. 1)Эш эшләгән интекмәс,эшләмәгән көн итмәс. 2)Шушы тынлык уртасында кинәт чатыр-чотыр итеп,күк күкрәде;агачлар калтыранып куйды;ниндидер кош,таш кебек атылып,үлән арасына кереп сыенды.(И.Г) 3) Кояш түбәнәя, күк йөзе ачык, һава саф, бөтен дөньяны кичкә каршы гына була торган бер рәхәт тынлык чолгый.(Г.И) Укучылар нәтиҗә ясый: беренче җөмлә-ике гади җөмләдән,икенчесе- өч,өченчесе дүрт гади җөмләдән тора.Болар бер җөмлә эчендә кушылып, бер мәгънәне китереп чыгаралар,шуңа күрә кушма җөмлә дип аталалар. Үзбәя. Барлык җөмләләрнең грамматик нигезен дөрес тапкан кеше “5”ле,кем 1хата җибәргән”4”ле,кем 2 хата җибәргән”3”ле ала. | |
| | Укытучы: укучылар,без хәзер рекламага тукталып алыйк.(төркемнәргә бүленү). 1төркемдә-4укучы;2төркемдә-4укучы.1төркемдәге укучылар гади җөмләнең,ә икенче төркемдәгеләр кушма җөмләнең иң әһәмиятле якларын саныйлар һәм нәтиҗә чыгаралар. | 1 төркем укучыларының чыгышы: Язма эшләрдә гади җөмләләрне күбрәк кулланыгыз!Пунктуацион хаталарыгыз азрак булыр. Икенче төркемдәге укучыларның чыгышы: Кушма җөмләләр сөйләмне бизи,ышанмасаң язучылар иҗатына мөрәҗәгать итеп кара. Гомуми нәтиҗә ясала:гади җөмләләр дә,кушма җөмләләр дә көн белән төн кебек кирәк. | |
5.Ныгыту. | Белем һәм күнекмәләрне иҗади эштә файдалану. | Укытучы:сәяхәтебезне дәвам итәбез.Ниһаять,урманга килеп җиттек. Бирем:бер кушма җөмлә кертеп,”Көзге урман” темасына хикәя төзегез.Слайд№6 | а)Көзге урман. Көз.Нинди матур ел фасылы.Ул урманга да гүзәл бер ямь өсти.Агачлардан күзгә күренеп кызгылт-сары яфраклар коела.Атлап барган вакытта шул яфраклар тавыш чыгаралар.Урман җәнлекләре азык җыеп калырга ашыга,чөнки тиздән кыш җитәчәк. Көзге урманда йөрү-күңелле. Нәтиҗә:ике гади җөмләдән торган кушма җөмлә төзедем. Үзбәя Кушма җөмләсе булган һәм хаталары булмаган очракта"5"ле”куела;кушма җөмләсез төзегән укучыга”4”ле куела. б)дәреслек белән эш.26 нчы биттәге 34нче күнегү. Нәтиҗә:өзектән 5 кушма җөмлә таптык һәм һәрберсе 2 гади җөмләдән тора. Үзбәя. 5 кушма җөмләне тапкан укучы “5”ле билгесе ала. | КУУГ: иҗади сәләтлә-рен үстерү РУУГ: |
6.Рефлексия. Уку эшчәнлеген йомгаклау. | Алган белемнәрдән дөрес,урынлы итеп файдалана белү күнекмәләрен ныгыту. | Укытучы өчен максат:дәрестәге эшчәнлекне анализлау,белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү. Укучылар өчен максат:үз фикереңне дәлилләү,алган белемнәрне киләчәктә куллана белү | Укытучы: укучылар,без нинди тема уздык? Укучы җаваплары:кушма җөмләнең берничә гади җөмләдән торуын белдек.Слайд7 Өй эше:35 нче күнегү,кагыйдәләрне өйрәнергә һәм кагыйдәләр дәфтәренә язарга. Укытучы:укучылар, безнең сәяхәтебез уңышлы тәмамланды .Ә хәзер үзегезгә билгеләр куегыз. | ШУУГ: үз мөмкин-лекләрең-не белү-белмәү чикләрен чамалау; ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү; РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфа-тын һәм дәрәҗә-сен билгеләү |