Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының
“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы”
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
“Сөйләүче күңелле тел”
Исемле Лэпбукның ПАСПОРТЫ
Төзеде: тәрбияче
Мифтахова Алсу Әдхәм кызы
2018-2019 нчы уку елы
Лэпбукның яшь үзенчәлеге: 2-3 яшь
Лэпбукның максаты: балаларга туган телне өйрәтүне һәм сөйләм үстерү юнәлешен тормышка ашыруны дәвам итү.
Лэпбукның бурычлары: сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру, балага үзбелем үстерүдә активлык күрсәтергә шартлар тудыру.
Лэпбукны куллану вакыты: режим вакытларында, уен эшчәнлегендә.
Лэпбукның актуальлеге: Федераль дәүләт стандартларына туры китереп белем бирү өчен, балалар бакчасында да, өйдә файдаланырга мөмкин өр-яңа, кызыклы методик кулланма.
Лэпбук – ана телен өйрәтүнең бер ысулы дисәк тә була.
Лэпбукның эчтәлеге:
Өстәл театры
Максат: өстәл әкиятләре аша балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьле булып формалашуына йогынты ясау; сорауларга тулы җаваплар бирергә күнектерү; аралашу күнекмәләрен үстерү; балаларда кул гәүдәнең әһәмиятле өлеше булуы турында күзаллауларын үстерү; кул хәрәкәтләрен камилләштерү, белемнәрне аңлап, җиңел үзләштерү; балалар иркен аралашырга, үз фикерләрен дөрес жөмләләр төзеп җиткерергә өйрәнәләр; туган телнең матурлыгын, образлылыгын тоялар; аларның иҗади кузаллаулары үсә; иң мөһиме балалар яхшыны яманнан аера белергә өйрәнәләр һәм әкиятнең эчтәлеген җиңелерәк узләштерәләр.
Уен тәртибе: балалар белән әкият сайлыйбыз, әкиятнен исемен атыйбыз, сәхнәләштерүдә катнашырга тәкъдим ясыйбыз, балаларга әкият геройларын сайлап алырга тәкъдим итәбез, әкиятне сөйлибез, балалар үз рольләренә кереп әкиятне дәвам итәләр.
Паравоз
Максат: төсләрне белдерә торган сыйфатлар хисабына балаларның сөйләмен баетырга (кызыл, яшел, сары), [ү] авазының дөрес әйтүдә күнектерергә, балаларның игътибарын, кабул итүләрен, төсләрне тану һәм атау осталыгын үстерергә.
Уен тәртибе: паровоз рәсемен карыйбыз. Сораулар бирәбез: паровоз ничек итеп гүли?: (ү-ү-ү); Паровозның нәрсәләре бар? (вагоннары бар); Паровозның вагоны нинди төстә? (Сары һ. б.). Шигъри юлларны укып, бергә кабатлыйбыз.
Сюжетлы картина буенча әңгәмә
Максат: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Уен тәртибе: сюжетлы картина сайлап алына, сораулар бирелә: 1. Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? Бер сүз белән аларны ничек дип атыйлар? Ә синен исемен ничек? һ. б. 2. Рәсем буенча көз (яз) билгеләрен ата, тасвирлама төзе. һ. б.
Дидактик уен: “Тере рәсем”
Максат: кыргый һәм йорт хайваннарын таный, атый белүләрен үстерү, алар ничек кычкыра икәнлеген әйтә һәм күрсәтә белү осталыгын ныгыту.
Уен тәртибе: балага урман һәм йорт төшерелгән сюжетлы картинка күрсәтелә һәм сораулар бирә: Бу нәрсә? (урман, ишек алды). Анда нәрсәләр бар? (агачлар һ. б .). Шуннан соң балалага хайваннар, кошлар төшкән сурәтләр бирелә, алар аны кайсы кайда яшәгәнен әйтеп урнаштыралар. Сораулар бирәбез: Бу нәрсә? (Әтәч). Әтәч ничек кычкыра? (Кикрикүк). - Бу нәрсә? (Сыер). Сыер ничек мөгри? (Му-у).
Дидактик уен: “Дөрес җый?”
Максат: хайваннарның гәүдә өлешләре турында белемнәрен, килеп чыккан хайванны атый һәм аның турында сөйли белүне, кул чукларын үстерү.
Уен тәртибе: баш, гәүдә, койрыкны берләштереп тулы рәсемне җыябыз. Бу нәрсә? Ничек кычкыра? Ул нинди? сорауларына җавап бирәбез.
Дидактик уен: “Кем нәрсә эшли?”
Максат: сөйләмнең грамматик ягын үстерү.
Материал: пешекче, табибә, шофёр, сатучы, төзүче, полиция хезмәткәре сурәтләнгән барабан.
Уен тәртибе: барарбанны әйләндереп җибәрәбез, ачык тәрәзәдә нинди сурәт кала шунын буенча сораулар бирәбез. Мәсәлән: табибә төшерелгән сюжетлы картинка күренә ди. Бу кем? (Табибә). Ул нәрсә эшли? (Тыңлый). Ул кемне дәвалый? (Малайны дәвалый) һ.б.
Дидактик уен: “Рәсемне җый”
Максат: ике өлештән торган кисмә рәсемнән бер бөтен төзү, логик фикер йөртү сәләтен, кул чукларын үстерү. Предметны танып анын турында сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.
Уен тәртибе: кисмә рәсемнәр балалрга таратыла, алар аны туры китереп, дөрес төзергә һәм нәрсә икәнлеген атарга тиешләр.
Дидактик уен: “Бу нәрсә?”
Максат: балалның сүзлек запасын баету.
Материал: уенчыклар, җиләк-җимеш, яшелчәләр сурәтләнгән предметлы картинкалар.
биремнең эчтәлеге:
Уен тәртибе: балага уенчыклар (машина, курчак, туп) сурәтләнгән картинкалар күрсәтәбез һәм андагы уенчыкларны атарга кушабыз: - Бу нәрсә? Аннары предметларның өлешләрен күрсәтергә тәкъдим итәбез. Мәсәлән: машинаның кабинасын күрсәт әле. – Кузовын күрсәт. - Тәгәрмәчләрен күрсәт.
Дидактик уен: “Кайсы артык?”
Максат: сөйләм телен, логик фикер йөртүне үстерү.
Уен тәртибе: балага бер рәткә тезелгән рәсемнәр күрсәтәбез, сораулар бирәбез: - Бу нәрсә?, – Ә монсы нәрсә? Ничек уйлыйсын бу рәттә кайсы артык һәм ни өчен?
Мнемотаблица
Максат: баланың хәтерен яхшырту , фикер йөртү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү. Таныш булган әкиятләрне, шигырьләрне сюжетлары буенча истә калдыруны ныгыту.
Уен тәртибе: балалага рәсемнәр ясалган таблицаны күрсәтәбез һәм беренче рәсем аңа нәрсәләрне искә төшерүен сорашабыз, шулай итеп барлык рәсемне анализлыйбыз. Нәтиҗәдә эндәшне сөйлибез.
Шигырьләр
Максат: Балаларга шигырьнең эчтәлеген аңларга ярдәм итәргә; кайбер сүзләрне әйтергә өндәргә; бирелгән сорауларга җавап бирергә өйрәтергә. Игътибарын үстерергә.
Тәртибе: балага рәсемне күрсәтеп шигъри юлларны сөйләргә тәкъдим итү.
Артикуляцион гимнасика
Максат: авазларны дөрес әйтү өчен артикуляция аппараты органнарының аерым бер торышының тулы кыйммәткә ия булган хәрәкәтен тәэмин итү.
Тәртибе: күнегүләрне кабатлау.
Тел шомарткыч
Максат: балаларның телен ачтыру, авазларны дөрес әйтергә өйрәтү.
Тәртибе: авыр әйтелешле юлларны кабатлау. Балаларга да кабатлату.
Юаткычлар, эндәшләр, такмаклар.
Максат: такмакның, юаткычның, эндәшнең эчтәлеге белән таныштырырга; билгеле бер авазны ачык итеп әйтүдә күнектерергә; аваз ияртемнәрен әйтү хисабына балаларның сүзлекләрен үстерергә; фольклор әсәрләренә кызыксыну тәрбияләргә.
Тәртибе: такмакны, юаткычны, эндәшне кабатлау, үзлектән сөйләргә өндәү.
Буягычлар
Максат: сөйләм телен, кул чукларын, карандашны дөрес тотып эш итүне үстерү.
Тәртибе: балаларга үзләре буярга теләгән рәсемне алырга тәкъдим итәбез, сораулар бирәбез. – Бу нәрсә? Ул нишли? Нинди төстә? һ. б.
Безнең балалар бакчасы Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Ямаширмә авылы, Совет урамы, 2 нче а йорты буенча урнашкан.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!