СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Лексикология курсыннан олимпиада биремнәре системасы

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Билгеле булганча, олимпиада  укучыларны яңа заман шартларында һәм, иң мөһиме, конкуренция шартларында яшәргә сәләтле, әзерлекле,  креатив шәхес булып үсәргә өйрәтә. Әлеге хезмәт  татар теле белән кызыксынган укучыларга лексикология белән тирәнтенрәк танышу, лексикологияне  үзләштерүгә юнәлдерелгән  күнегүләр системасын булдыру мөмкинлеген бирер.

Просмотр содержимого документа
«Лексикология курсыннан олимпиада биремнәре системасы»


Казан шәһәре Идел буе районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “16 нчы татар-инглиз гимназиясе”









ПРОЕКТ ЭШЕ



ЛЕКСИКОЛОГИЯ КУРСЫННАН ОЛИМПИАДА

БИРЕМНӘРЕ СИСТЕМАСЫ


Башкарды:

1. Хәйретдинова Гөлфия Нух кызы югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

















Казан 2017

Эчтәлек


КЕРЕШ..................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Татар лексикологиясен өйрәнү тарихы................... 6

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Татар теле лексикология курсыннан олимпиадага әзерләнү үзенчәлекләре

2.1. Урта мәктәптә укучыларны олимпиадага әзерләү ....................................8

2.2. Татар мәктәбендә укучы балаларга лексикология бүлеге буенча олимпиада өчен биремнәр (эш тәҗрибәсеннән)............................................11

ЙОМГАКЛАУ....................................................................................................25

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.................................................................................26









КЕРЕШ

Хәзерге вакытта мәктәпләрдә татар телен аралашу чарасы буларак укыту, шулай ук тел ярдәмендә укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның коммуникатив культурасын формалаштыру бурычы куела. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук башка милләттән булган укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Татарстанда татар теле барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора . Татар телен тирәнтен өйрәнү, телне яхшы белү өчен, тел аралашу чарасы буларак хезмәт итсен өчен, аның лексик хәзинәсен өйрәнү, аннан киң файдалану аеруча зур әһәмияткә ия.

Телне өйрәнү сүздән башлана. Сүз ул аралашу, аңлашу чарасы гына булып калмыйча, милләтнең дөньяны аңлавын, кабул итүен күрсәтә торган фактор да. Телнең сүзлек байлыгын өйрәнү милләтнең үткән тарихын, рухи кыйммәтләрен ачыклауга да ярдәм итә. Татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсе гаять бай. Сүзләрнең күп төрле мәгънәләргә ия булуы, синонимнарның, антоним, омонимнарның, фразеологик әйтелмәләрнең иң нечкә эмоциональ - экспрессив төсмерләрне дә төгәл бирә алуы, сүз һәм тәгъбирләрнең иң катлаулы төшенчәләрне анык белдерә алуы татар теленең зур мөмкинлекләре турында сөйли. Сүз - телнең бербөтен һәм төп элементы. Сүз – фонетик яктан формалашып җиткән була, грамматик яктан ул чагыштырмача бөтенлеге һәм бер формага ия булуы белән аерыла, икенче төрле әйткәндә, билгеле бер сүз төркеменә карый. Лексик яктан һәр сүз билгеле бер мәгънәгә


ия булуы белән характерлана. Сүзгә атау вазифасы – номинатив вазифа хас. Шулай итеп, сүз яңгыраш һәм мәгънә бердәмлегеннән гыйбарәт.

Проект эшебезнең объекты: лексикологиядән белемнәр системасы.

Проект эшебезнең максаты: лексикология курсыннан олимпиада биремнәре системасын төзү.

Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:

  1. лексикологиягә багышланган фәнни- методик хезмәтләргә күзәтү ясау;

  2. татар телендә лексикология турында белемнәрне туплау;

  3. лексикология буенча белемнәрне системалаштыру;

  4. лексикология тармаклары буенча биремнәр төзү;

  5. тәҗрибә уртаклашу.

Проект эшенең актуальлеге. Билгеле булганча, олимпиада укучыларны яңа заман шартларында һәм, иң мөһиме, конкуренция шартларында яшәргә сәләтле, әзерлекле, креатив шәхес булып үсәргә өйрәтә. Олимпиада сораулары һәм биремнәре уку-укыту стандартларына һәм мәктәп программаларына нигезләнә. Шуның белән бергә, аларның эчтәлеге укучыларны актив эшчәнлеккә, иҗади фикерләүгә, дәрестә үзләштергән белемнәр белән генә чикләнмичә, мөстәкыйль эзләнүгә, белемне үстерүгә, баетуга юнәлтеп, системага салуны күздә тота. Укучыларны олимпиадага әзерләү нигезендә махсус игътибар, системалылык, эзлеклелек ятарга тиеш: укучыны түбән сыйныфлардан ук әзерли башлау мөһим. Әлеге хезмәт татар теле белән кызыксынган укучыларга лексикология белән тирәнтенрәк танышу, лексикологияне үзләштерүгә юнәлдерелгән күнегүләр системасын булдыру мөмкинлеген бирер.

Эшебезнең методологик базасы булып К.С.Сабиров, Г.Х.Әхәтов, Г.Ф.Саттаров, Ф.Ә.Ганиев, Ф.С.Сафиуллина, И.Б.Бәширова, М.З.Зәкиев, Ф.М.Хисамова, Р.С.Абдуллина, Р.Г.Әхмәтьянов, Г.Р.Галиуллина, Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Д.Х.Хөснетдинов, Р.К.Сәгъдиева һ.б. методистларның хезмәтләре алынды.

Проектның структурасы.

Проект кереш, ике бүлек, йомгак, чыганаклар һәм әдәбият исемлегеннән тора.



БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ЛЕКСИКОЛОГИЯСЕН ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫ

Телнең сүзлек байлыгын без – лексика дип, ә шул байлыкны өйрәнә торган тел тармагын лексикология дип атыйбыз. Лексикология фәне сүзне төрле яклап өйрәнүне максат итеп куя. Бу бүлектә ана теленең сүз байлыгы, сүзләрнен мәгънә үзенчәлекләре белән танышабыз. Заман таләбе телнең сүзлек байлыгына да яңача караш таләп итә, аны өйрәнүнең яңа юлларын билгели. [ 5:47 ]

Татар теле өлкәсендә тикшеренүләр алып барган фән һәм белем бирү үзәкләрендәге белгечләрнең эшчәнлеген бергә туплап, татар теле белеме буенча фундаменталь хезмәтләр әзерләү юнәлешендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уңышлы һәм нәтиҗәле эш алып бара. Соңгы елларда гына да Институтның зур проектларны тормышка ашырырга алынуы шуны дәлилли. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак 2015 нче елда өчтомлык “Академик лексикология”, дүрттомлык “Татар әдәби теле тарихы”, өчтомлык “Татар теленең академик грамматикасы” кебек басмалар нәшер итүгә әзерләнде. Татар тел белеме өчен генә түгел, гомумән, төрки дөнья өчен әһәмиятле булган алтытомлык “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н, “Татар сөйләшләренең диалектологик Атласы”н аерым атау зарур.

XX гасырның 80 нче еллары башында татар теленең тулы академик фонетикасын, грамматикасын, лексикологиясен һәм диалектологиясен, шулай ук әдәби тел тарихын булдыру мәсьәләсе игътибар үзәгенә алынды. Аерым алганда, XX нче гасыр ахырында “Татар грамматикасы”, 2003 нче елда “История татарского литературного языка (XIII – первая четверть XX века)” һ.б. хезмәтләр нәшер ителде. Шулай ук лексикологиянең аерым тармаклары буенча күләмле һәм киң кырлы фәнни хезмәтләр, сүзлекләр дөнья күрде. Аеруча соңгы берничә дистә елда татар теле лексикасының төрле катламнарын өйрәнүгә багышланган хезмәтләрнең саны артты, лексиканы өйрәнү методлары һәм алымнары төрлеләнде.

Татар лексикологиясе беренче башлангычларны М.Кашгарыйның өч бүлектән торган “Диване лөгат-эт төрк” сүзлеге, XVII-XX гасыр башларында төзелгән сүзлекләрдән алып, фән буларак, ХХ гасыр урталарында зур үсеш ала. Сүзнең табигатен аерым яссылыкта өйрәнү, монографик хезмәтләр язылу белән беррәттән, укучылар, студентлар өчен дәреслек- әсбаплар, программалар, кулланмалар төзелә. Аерым алганда, 1965 нче елда басылып чыккан “Хәзерге татар әдәби теле: югары уку йорты студентлары һәм урта мәктәп укытучылары өчен” дәреслеге (лексикология бүлеге К.С. Сабиров тарафыннан эшләнгән), Г.Х. Әхәтов. ”Хәзерге татар теленең лексикологиясе” (Казан, 1979, 1985), Ф.С. Сафиуллина. “Хәзерге татар әдәби теле: күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы” (Казан, 1992), Г.Ф. Саттаров. “Хәзерге татар теле лексикасыннан контроль эшләр башкару өчен методик күрсәтмәләр” (Казан, 1997), Ф. С. Сафиуллина “Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология : югары уку йорты студентлары өчен (Казан, 1999 ), Г.Р. Галиуллина “Хәзерге татар әдәби теле лексикологиясе: методик күрсәтмәләр” (Казан, 2002), И.Б.Бәширова “Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология: татар лексикасында системалы бәйләнеш- мөнәсәбәтләр” (Казан, 2006), Г. Р. Галиуллина “Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә” (Казан, 2007), Ф.М. Хисамова “Татар грамматикасы” (Казан, Т.1, 2015; Т.2, 2016), Р.Г. Әхмәтьянов ”Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда” (Казан, 2015), М.З. Зәкиев, Г.Р. Галиуллина, Ә.К. Булатова, Р.Г. Әхмәтьянов һ.б. “Татар лексикологиясе” (Казан, Т.1, 2015; Т.2, 2016) һ.б. хезмәтләр. Алар татар теле лексикасын эзлекле, максатчан өйрәнүгә йөз тотып төзелгәннәр. Тәкъдим ителә торган эшебез, сүзлек составында барган үзгәрешләрне истә тотып, заман таләбенә яраклаштырылып төзелде.







ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКОЛОГИЯ КУРСЫННАН ОЛИМПИАДАГА ӘЗЕРЛӘНҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

2. 1. Урта мәктәптә укучыларны олимпиадага әзерләү

Урта мәктәптә укучыларны олимпиадага әзерләү – иң киң кулланыштагы төр.Ул укучыларны яңа шартларда яшәргә өйрәтә. Бүгенге көндә укучыларның олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре мәктәптә, районда республикада белем бирү дәрәҗәсен ачыклый торган бер критерий булып тора, укытучының эшчәнлек дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итә. Татар теле дәресләре туган телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән һәрьяклап камил шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

”Лексикология һәм фразеология “ бүлеге тулы гомуми белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныфында тирәнтен өйрәнелә һәм алдагы уку елларында кабатлау дәресләре буларак дәвам ителә.

Сыйныф

Татар мәктәпләрендә

Рус телендә белем бирү

мәктәбендә

5

14

17 сәгать

9

4

3

Татар теленнән уздырылган олимпиада – укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыра, укучылар һәм укытучыларның белем дәрәҗәсе өчен җаваплылык хисен арттыру, бер-берең белән ярышу мохитен һәм гадел көндәшлек булдыру, интелектуаль мөмкинлекләрен тормышка ашыру, өстәмә белем бирүнең барлык эш төрләре буенча нәтиҗә ясау максатыннан оештырыла торган чара.

Гадәттә, татар теленнән олимпиада биремнәре берничә төркемгә аерып бирелә. Эш һәрвакыт укучының теоретик белемен тикшерү белән башлана. Тестлар, лингвистик биремнәр укучының татар теленнән тупланган белемнәрен системалаштыру, гомумиләштерүгә бәйле тикшеренү алымнарын куллана белүен күздә тотып төзелә.

Сәләтле балаларны олимпиадаларга әзерләү укытучыдан системалы эш таләп итә. Әлеге эшне башлангыч сыйныфлардан ук башларга кирәк. Түбән сыйныфларда татар теленнән олимпиада үткәрү өчен үрнәк биремнәр аз. Шуны истә тотып, безнең иҗади төркем 5-9 нчы сыйныфлар өчен лексикология бүлегеннән олимпиада биремнәре төзеде. Шуңа күрә әлеге эшне актуаль дип исәплибез.

Тәкъдим ителгән биремнәр төрле формада: ябык, ачык тестлар, иҗади биремнәр, күнегүләр. Тестлар берничә төрле була, беренчесе ябык тест, ягъни һәр сорауга 3-4 җавап бирелә, дөресен сайлап алабыз. Икенче төре ачык тест, ягъни сорауга җаваплар бирелмәгән, укучылар дөрес җавапны табып язалар. Ябык тест биремнәре укучының белем дәрәҗәсен тиз вакыт аралыгында билгеләргә ярдәм итсә, ачык тестлар кагыйдәләрне, грамматик категорияләрне һәм башка шундый җаваплар бирүне таләп итә торган контроль диагностика чарасы булып тора. Иҗади биремле тестлар укучыларның язма сөйләменең камиллеген барларга, җөмләне шомартырга, теоретик белемнәрне практикада куллана белүләрен тикшерергә ярдәм итә.

Олимпиада биремнәренең төп максаты:

  • сәләтле балаларны ачыклау;

  • лексикология курсыннан белемнәрне системага салу;

  • укучыларны иҗади фикер йөртергә өйрәтү;

  • укучыларны түбән сыйныфлардан ук татар теленнән олимпиадага әзерләү.

Шуны да онытмаска кирәк: олимпиада укучының белемен генә тикшереп калмый, ә аның тел белән кызыксынуын да арттыра. Катнашучы әлеге олимпиададан үзенә ниндидер яңалык та ала. Шуңа күрә укучыны тарихи фактлар, әдәби әсәрдән цитаталар яисә фәнни хезмәтләр белән таныштыру да бик урынлы. Укытучылар, балаларны олимпиадага әзерләгәндә, аларның сүз байлыгын үстерүгә, телдән һәм язмача аралашуга, үз фикерләрен төгәл, ачык белдерә алуга игътибар бирергә тиешләр. Соңгы вакытта галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән хезмәтләр татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен татар теленнән мәктәп, муниципаль һәм республика күләмендәге олимпиада биремнәренең үрнәкләрен, укучылар белергә тиешле теоретик мәгълүматларны, еш очрый торган хаталарны анализлауга юнәлдерелгән. Бу хезмәтләр укытучыларга укучыларны олимпиадага әзерләүдә зур ярдәмлек булып тора. Бу өлкәдә эшләнгән хезмәтләрне нигез итеп алып, укучыларны олимпиадага әзерләгәндә үз эшебездә нәтиҗәле кулланыла торган биремнәрне системага салдык.

































2.2.Татар мәктәбендә укучы балаларга татар теленнән лексикология бүлеге буенча олимпиада өчен биремнәр (эш тәҗрибәсеннән)

Лексикология курсы буенча олимпиадага әзерләнү өчен биремнәрнең төрле формалары сайланды: ачык тестлар, ябык тестлар, иҗади биремнәр, күнегүләр. Биремнәр 5-9 нчы сыйныфлар өчен мәктәп программасында лексикология бүлегеннән өйрәнелә торган темаларга бүлеп төзелде.

Теория

1Лексикология нәрсәне өйрәнә?

  1. телнең аваз составын

  2. сөйләм төзелешен

  3. телнең сүзлек составын

2. Лексика сүзенең аңлатмасын тап

1) сүзләр төзү турындагы фән

2) авазларны өйрәнә торган фән

3) нинди дә булса бер телдәге яки диалекттагы барлык сүзләр

3. Сүзләрнең мәгънәләренә аңлатманы нинди сүзлекләрдән табарга?

1) татарча-русча сүзлекләрдән;

2) аңлатмалы сүзлекләрдән;

3) антонимнар сүзлегеннән.

4. Лексикология фәненең тармакларын дөрес билгеләгез:

1) лексикография, фразеология, сүз ясалышы, этимология;

2) семасиология, фразеология, ономастика, лексикография, этимология,

3) семасиология, этимология, лексикография, фразеология, орфография.

4.Фразеология ул —…

1) сүзгә билгеләмә бирә, сүзнең мәгънәсен һәм мәгънә үзгәрешләрен тикшерү торган фән;

2) тел гыйлеменең җирле сөйләшләрне өйрәнә торган тармагы;

3) тел гыйлеменең тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә торган тармагы

5. Фразеологик әйтелмә составында ничә сүз булырга мөмкин?

1) ике сүз;

2) өч яисә дүрт сүз булырга мөмкин;

3) икедән артык сүз була.

5. Неологизмнар нәрсә алар?

1) тарихи сүзләр;

2) яңа сүзләр;

3) искергән сүзләр;

4) онытылган сүзләр.

6. Билгеләмәдә кайсы термин турында әйтелә?

Бер сүздәге билге-атаманың охшашлык нигезендә икенче сүзгә күчеше

1) метонимия дип атала;

2) синекдоха дип атала;

3) метафора дип атала.

Синоним

  1. Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләгез: бәйсез, азат, хөр
    1) хөр

2) бәйсез

3) азат

  1. Бирелгән өзектән синомимик рәтләрне табып, аларның санын
    түгәрәккә алыгыз:

Ә барыбер хисләр, уйлар Чиста, пакь, олы булды. Сөенүләр, сөелүләр,

Шатлыклар тулы булды. (Р.Фәйзуллин)

1)2;

2)3;

3)4;

3. Синонимнардан гына торган рәтне билгеләгез.

1) матур, гүзәл, сылу, чибәр;

2) өши, туңа, эссе, җылы;

3)көн, төн, иртә, кич;

4.Синонимнарны тап.

  1. чибәр, сылу, гүзәл

  2. чибәр, ямьсез

  3. ай тулды- Айтулды

  4. чибәр, сылу, акыллы

5.Кайсы пар синоним була алмый?

  1. Гаилә – семья

  2. Экспорт – читтән товар кертү

  3. Анализ- тикшерү

  4. Синтез –кушу

6. Кайсы пар синоним була алмый?

  1. Төлке –хәйләкәр кеше

  2. Кибәк баш- надан

  3. Ишәк- тырыш кеше

  4. Сарык- акылсыз кеше

7. Кайсы архаизмның синонимы дөрес билгеләнмәгән?

  1. Инсан-кеше

  2. Ут-үлән

  3. Хөррият – ирек

  4. Гамәли – тырыш

8. Кайсы алынманың синонимы дөрес күрсәтелмәгән?

1) мемуар – истәлек

2) анализ – нәтиҗә

3) темп – тизлек

4) скульптор – сынчы

9.Синонимнарны табыгыз.

1) катлаулы, четерекле, буталчык, чуалчык

2) ошый, охшый, охшаш, кебек

3) бит ( кеше бите), бит (кисәкчә), бит (дәфтәр бите).

10. Сүзләрнең синонимнарын эзләп табыгыз.

Беркатлы, абруй , давыл , авыру, хакыйкать, зирәк , башта, ярату, дәрәҗә, кебек, зур, эчкерсез, боек, авторитет, зәгыйфь, элек, чирле, күк., зиһенле, өермә, дөреслек, хәйләсез, дусларча, сөю, күңелсез, олы, бурыч, зарар, хаста, имза, әүвәл, кәефсез, чынлык, мәхәббәт, җайлы, эре, гайрәтле, тапкыр, дәү, дымлы, йомшак, әҗәт, игътибар, көчле, тату, ирекле, юеш, илтифат, уңайлы, хаклык, гыйшык, искәрмә, зыян, бәйсез, кул тамгасы, азат, аңлатма, шикелле.

11. Синонимнарны табып, синонимик рәт төзегез

1. Йодрыктай йөрәккә никадәр

Кайгылар, газаплар сыялар. (Н.А.)

  1. Кинәт бик җиңел, бик рәхәт булып китте Гөлшатка. (Д.А.)

  2. Бу яктылыкта кешеләр өчен иң кадерле, иң изге нәрсәләр – азатлык, тынычлык, ышаныч һәм яшәү нурлана(Г.Ә)

  3. Ул – бер үксез бала,чираттагы ятим,

Юк, диделәр, аның ата-анасы да.(Г.Р.)

Антоним

  1. Кечкенә сүзенең даими антонимын билгеләгез

1. олы

2. дәү

3. зур

  1. Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән?

    1. Тар, киң

    2. Айтуган, ай туган

    3. Йөгерә, чаба

3.Кайгы белән бәхет арасын... (Р. В.) шигъри юлларында аерып бирелгән антонимнарның төрен уйлап языгыз

4. Антонимнарның төрен языгыз.

Ата-ананы тыңлаган – адәм, тыңламаган – әрәм булган (М.)

5. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз һәм һәр пар белән сүзтезмә төзеп языгыз. Мәсәлән: акыллы (надан) кеше.

Салкын, якты, тар, усал, баллы.

6. Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән?

  1. тәүге, беренче

  2. тар, киң

  3. кыз арган, кызарган

  4. чабата, чыпта

7. Искерә сүзенең антонимын билгеләгез

1) зурая

2) ис керә

3) яңара

4) ис чыга

8. Антоним сүзләр булган мәкальне билгеләгез

1) Ике икең – дүрт.

2)Уку – энә белән кое казу.

3) Үпкә - дошман, акыл – дус.

4) Теле татлының дусты күп.

9. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

ач - ... кечкенә - ... сәламәт - ...

утыру - ... арзан - ... кыю - ...

югары - ... хәсрәт - ... дус - ...

былтыр - ... олы - ... ямьсез - ...

хәерчелек - ... акыллы - ... нәни - ...

10. Антонимнарны табыгыз.

Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, озын да түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел икән . ( Фәнис Яруллин)

Ә кешеләр сөенгәннрә, нәрсәгәдер көенгәннәр, мәш килгәннәр, эшләгәннрә, елаганнар һәм көлгәннәр, баеганнар һәм бөлгәннәр. Кемдер чирләгән, кемдер терелгән. Кемдер туган, кемдер үлгән. (Фәнис Яруллин)

Шатлыкларын, сагышларын

Кабатлап булмый аның.

Киләчәк барлар һәр эзнең

Акларын, караларын ( Фәннүр Сафин)

Хан җыены – зур табын –

Бер шаулады, бер тынды,

Туктамыштай олы хан

Бер утырды, бер торды. (“Идегәй” дастаны)

11.Татар халык мәкальләре һәм табышмаклардан антонимнарны табыгыз

  1. Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын.

  2. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.

  3. Иртә килер, кич китәр (кояш).

  4. Ак сыер торып китә, кара сыер ятып кала.

  5. Эче куыш – тышы таш (чүлмәк).



Омонимнар



1. Шагыйрь җырлый, роман чыга,
     Мактау яза романчыга. (Г.А
.)
Г.Авзалның түбәндәге шигырь юлларында омонимның кайсы төре файдаланылган?

1) омофон

2) омограф

3) омоформа

2.Бирелгән мисалдагы омонимнарның төрен билгеләгез:

Яшен уйнап, күк күкрәде –

Беренче яшен.

Күк күкрәде, сискәндереп

Картын һәм яшен. (М.Ш.)

1) омофон;

2) омограф;

3) омоформа;

4) саф омоним.

3. Омонимнарның төрен билгеләгез.

Алып кара, борып кара, ќуеп кара

Бер чүп үләне түгелме ул, йөзе кара! (З. М.)

1) саф лексик омоним

2) омограф

3) омофон

4) омоформа

4. Омонимның төрен билгеләгез: Печән чабарга чык, кибеп беткәнче чык.

1) саф лексик омоним

2) омограф

3) омофон

4) омоформа

5. Омонимнарның төрен билгеләгез.

Тау башында пар карама,

Кайчан гына карама,

Икәү бергә гел янәшә,

Һаман бергә серләшә. (Р.С.)

1) саф лексик омоним

2) омограф

3) омофон

4) омоформа

6. Бирелгән омонимнарга дөрес билгеләмәне табыгыз

Тар калды-таркалды, ак шар-акшар, бу ялган- буялган, ил гизәр- Илгизәр

1) саф лексик омоним

2) омограф

3) омофон

4) омоформа

7. Үпкәләргә саф һава тулды һәм Үпкәләргә җай чыгып кына тора җөмләләрендә билгеләнгән сүзләр ничек атала.

1) саф лексик омоним

2) омограф

3) омофон

4) омоформа

8. Омонимнарның төрен билгеләгез.

Көньякта – кызыл карбызлар

Төньякта – зәңгәр кар, бозлар (Ш. Г)

1) саф лексик омоним

2) омограф

3) омофон

4) омоформа

9. Аерып бирелгән сүзләрнең күпмәгънәле яисә омоним булуларын ачыклагыз.

Бер тауда ун чишмә

Сереңне син чишмә ( С.Х.)

Иҗади бирем

  1. Омонимнарга билгеләмә бирегез, 5 омоним парның мәгънәләрен җөмләләр ярдәмендә аңлатып языгыз

  2. Мисаллардан омонимнарны табарга һәм төрләрен билгеләргә.

Берни дә күрмим, ишетмим,

Җир һәм галәм кап-кара.

Анаң күкрәгенә ятып,

Йөрәген тыңлап кара. ( И. Юзеев)

Ул баш әйтә: Син вагоннан төш хәзер,

Бик якынлашты кирәкле төш хәзер. (Г. Тукай)

Нишләтергә кәҗәбезне?

Аптыратты кәҗә безне. ( Р. Миңнуллин)

Фразеологизмнар

1.“Мактану" мәгънәсен кайсы фразеологизм белдерә?

1)Тетмәсен тетү

2) Сабын күбеген очыру

3) Терсәкне тешләү

  1. Фразеологизмның туры мәгънәсен тап: авыз еру

1) елау

2) көлү

3) сөйләү

4) курку

  1. Агач атка атландыру, коры елгага батыру, сабын суына утырту
    дигән фразеологик әйтелмәләрнең синонимын табыгыз:

1) алдалау;

2) сүз бирү;

3) ярышта беренчелекне алу;

4. Фразеологизмның мәгънәсе ничек?

Кондырлы кодачасы –

1) ялкау кеше;

2) уйчан кеше;

3) үпкәчән кеше.

5. Фразеологик әйтелмәгә туры килгән сүзне билгеләгез.

Күз ачып йомганчы.

1) елау;

2) качу;

3) шатлану;

4) бик тиз.

6. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең фразеологик вариантын билгеләгез.

Рәмзия имтиханнар алдыннан бик нык борчыла.

1) чыраен сыта;

2) ут йота;

3) тәлинкә тота;

4) кул кушырып утыра.

7. Фразеологик әйтелмә составында ничә сүз булырга мөмкин?

1) ике сүз;

2) өч яисә дүрт сүз булырга мөмкин;

3) икедән артык сүз була.

8. Фразеологик берәмлекләргә синоним сыйфатлар уйлап языгыз.

Күз явын алырлык – 

Кабак бәлеше кебек –

Майлы ботка ашау түгел – 

Телеңне йотарлык - 

9. Беренче баганадагы фразеологик әйтелмәләргә икенче баганадан синоним парлар табыгыз.

кәкре каенга терәтү

авыз ачып йөрү

бака туе ясау

кот очу

таш йөрәк


таш күңел

хафага төшү

агач атка атландыру

ду килү

авызы белән карга аулау

  1. Фразеологизмның мәгънәсен билгеләгез:

Ярга карап йөгерү

1) киресен эшләү

2) тиз йөрү

3) эшкә теләп алыну

Күп мәгънәле сүзләр

1.Җөмләдә кулланылган күчерелмә мәгънәдәге сүзне билгеләгез

Җәйге көн әкренләп сүнде, ниһаять, төн булды. (Ә.Еники)

  1. җәйге; 2) көн; 3) сүнде; 4) төн.

2.Мисаллардан күчерелмә мәгънәле сүзләрне табарга.

Сузып-сузып сайрый кошчык,

Канатын кага-кага ( Г.Латыйп)

Әти, елмаеп, баш кага: бар, янәсе, теләсәң, тәгәрмәчләреңне тәгәрәт.

( Л.Лерон)

Шаулый диңгез...

Җил өрәдер..

Җилкәнен киргән кораб! (Дәрдмәнд)

Төш вакытында бер-ике телем бөрлегән яккан ипи капкалап алырга кирәк иде бит инде аңа. ( Аяз Хәсәнов)

Укытучыны класс игътибар белән тыңлады.

Бу өлкәдә мәктәп зур уңышка иреште.

Гармун телләренә басып, шулкадәр матур көйләр чыгара иде малай.

3. Күпмәгънәлелек урнашу охшашлыгы нигезендә барлыкка килгән берәмлекне табыгыз.

1) Кара урман

2)Тегү энәсе

3) Күңел ќылы

4)Көймә койрыгы

Сүзнең килеп чыгышы, кулланылыш өлкәсе

1.Архаизмнардан торган рәтне билгеләгез.

1) ихата, йиләк, куцат, шартлама;

2) угры, вә, гыйлем, еглау;

3) морза, патша, алпавыт, шишәк;

4) кәбестә, түтәл, маңгай, авылдаш.

2.Яңа сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез.

1) почта, рәис, директор;

2) китап, телевизор, компьютер;

3) флешмоб, коуч, магистр;

4) факс, оешма, флешка.

3. Диалекталь сүзнең төрләрен билгеләгез.

Якмыш

1) лексик

2) фонетик

3) морфологик

4. Кодагый сүзе килеп чыгышы буенча кайсы телгә нисбәтле?

1) төрки- татар сүзе

2) гарәп

3) монгол

5.Салам сүзе килеп чыгышы буенча кайсы телгә нисбәтле?

1) төрки- татар

2) рус

3) алман

6. Болар нинди сүзләр? Алтын куллы, таш йөрәк

  1. бер мәгънәле сүзләр

  2. күчерелмә мәгънәле сүзләр

  3. туры мәгънәле сүзләр

7. Неологизмнарның мәгънәләрен аңлатыгыз һәм 5 сүз белән җөмлә төзеп языгыз.

Маркетинг, менеджер, ксерокс, евроремонт, хакимият, мәркәз, җөмһүрият, принтер, спонсор, инновация, модернизация, реструктуризация, ипотека, банкет, тендер, гипермаркет, имидж, акционер, агрофирма, инвестор.


8. Йоклау сүзенең кулланылыш даирәсен билгеләгез.

1) гомумхалык лексикасы

2) термин

3) һөнәрчелек лексикасы

  1. Мисаллардан алынма сүзләрне табарга.

Бик тәмле, бик матур син –

Ник көләсең апельсин. ( Роберт Миңнуллин)

Гали алган бер аппарат-

Математик автомат.

Күпме эшне башкара ул

Нәни генә аппарат. ( Миркадәм Матшин)

Укый жираф кулына

Бинокль тотып кына. ( Роберт Миңнуллин)

Фазыйлдан башка безнең компания әллә кайчан таралган булыр иде . ( Галимҗан Ибраһимов)

Аквариум балыклары

Берсеннән-берсе нәни

“Амазонка балыклары

Алар”,- ди дәү әни. (Рафис Корбан)

Ә кешеләр, улым, дөньяда нәрсә дә булса эшләп калдырырга тиешләр. ( Ф.Яруллин)

10.Терминнарны укыгыз, кулланылыш өлкәсен әйтегез

Җисем

яктылык

хәрәкәт

эчтәлек

ягулык

аергыч

күзәнәк

пейзаж

картина

этюд

дәрәҗә

тамыр

Кислород

тояклылар

сөйрәлүчеләр

ангина

логарифм

басым
















11. Түбәндәге һөнәрчелек сүзләрен беләсезме? Мәгънәләрен һәм кайсы һөнәр ияләре куллануын әйтегез.

Кибән, җир башы, коррозия тәэсире, бөртеклеләр, вибрация, сүндергеч, чигү, җепсә, каба, орчык, бишмәт, дилбегә, хлорофилл, пигмент, гимнастёрка, пилотка, матрос, пристань, пароход, палуба, сөлге, тастымал, ашъяулык, педсовет, тәрбия чарасы, чирек, дәрес, температура, диагноз, рецепт, дару.





































ЙОМГАК

Укучыны олимпиадага әзерләү нигезендә системалылык, эзлеклелек ятарга тиеш. Олимпиада сораулары һәм биремнәре уку-укыту стандартларына һәм мәктәп программаларына нигезләнә. Шуның белән бергә, аларның эчтәлеге укучыларны иҗади фикерләүгә, мөстәкыйль эзләнүгә этәрә, белемнәрне баетып, системага салуны да күздә тота. Методик яктан, гомуми белем бирү таләпләренә җавап бирә, дөньяны танып белүгә әзерли, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга өйрәтә, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияли..

Эшебезне йомгаклап, түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтә алабыз:

1. Укучылар тормышында белем бәйгесенә әзерләнү бик әһәмиятле урын тота. Өстәмә белем алу – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул баланың камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә, иҗади фикерләү сәләте ачылуына этәргеч булып тора.

2. Мәктәптә укучыны олимпиадага әзерләгәндә белемнәрнең системалы булуы шарт. Лексикологияне киңәйтеп һәм тирәнтен өйрәнү чоры 5 нче сыйныфка туры килә. Алдагы сыйныфларда тирәнәйтелә, 9 нчы сыйныфта белемнәр гомумиләштерелә һәм ныгытыла.

3. Мәктәпләрдә татар теле лексикологиясен өйрәнүдә төрле типтагы тестлар, иҗади биремле эшләр куллану - алыштыргысыз бер чара.

4. Дәрестә алган белемнәрне иҗади эш төрләрендә куллана белү, түгәрәк эшендә укучының активлыгын арттыру, тестларны блоклап өйрәтү уңышка ирешү юлы дип саныйбыз.

5. Лексикология бүлеген өйрәтүдәге төрле типтагы биремнәр үзебезнең эш тәҗрибәсеннән алынды .

Проект эшебез укучылар һәм укытучыларга татар лексикологиясен өйрәнүдә файдалы хезмәт булыр дип уйлыйбыз.





КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Норматив документлар.

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" )

2. “РФның халык телләре турында” № 126-ФЗ Федераль законы” (24.07.1998).

3. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август 2013 нче ел, №1015 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования")

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 31 нче март, 2014 нче ел №253 («Об утверждении федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего и среднего общего образования)

5. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).5-9нчы сыйныфлар\Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина.- Казан: “Мәгариф- Вакыт” нәшр.,2015. – 35б.

Фәнни-методик хезмәтләр

1. Айдарова С.Х., Сәлимҗанова Ф.С. Татар теле: уку-укыту ярдәмлеге / С.Х. Айдарова, Ф. С. Сәлимҗанова. – Казан: Отечество, 2016. – 134 б.

2. Г.Х. Әхәтов. ”Хәзерге татар теленең лексикологиясе” (Казан, 1979, 1985), 3. Ф.С. Сафиуллина.“Хәзерге татар әдәби теле: күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы” (Казан, 1992)

4. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда - Казан : ”Мәгариф-Вакыт” нәшер.,2015.

5. Гарипова В.А., Айдарова С.Х., Набиуллина Т.Г. Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 7 сыйныф: методик кулланма. Казан: Тат. кит. нәшр., 2015. – 87 б ..

6. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен/ Г.Р.Галиуллина. – Казан : Мәгариф, 2007. – 95б.

7. Зәкиев М.З., Г.Р. Галиуллина, Ә.К. Булатова, Р.Г. Әхмәтьянов һ.б. “Татар лексикологиясе” – Казан: Т.1, 2015; Т.2, 2016. М.З. Зәкиев, Г.Р. Галиуллина, Ә.К. Булатова, Р.Г. Әхмәтьянов һ.б. “Татар лексикологиясе” (Казан, Т.1, ТӘһСИ 2015; Т.2, 2016)

8. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге ред. Ф.Ф. Гаффарова, Г.Г. Сабирова, Ф.И. Таһирова. Казан: ТӘһСИ, 2015. Т. 2: Г-Й. 748 с.

9. Татар грамматикасы\ ред. Ф.М. Хисамова. Казан: ИЯЛИ, 2016. Т. 2. 432 б.

10.Татар лексикологиясе /ред. Г.Р. Галиуллина. Казан : ИЯЛИ, 2016.Т. 2. 392б

11. Татар теленең этимологик сүзлеге: : 2 томда / төз. Р.Г. Әхмәтьянов; фәнни мөхәррире Р.Т. Сәфәров. Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015.

12. Татар әдәби теле тарихы / И.Б . Бәширова, Ф.Ш. Нуриева, Э.Х. Кадирова; ред. Ф.М. Хисамова. Казан: ИЯЛИ, 2015. Т. 1: Фонетика. Графика: письменные традиции, норма и вариативность. 696 с.

13. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге. – Казан, 2002. Лексика и стилистика татарского языка. – Казань: 1982.

14. Сафиуллина Ф. С., Ризванова Л. М. Татар теленең омонимнар сүзлеге.—Казан:1997.

15. Сафиуллина Ф.С. “Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология : югары уку йорты студентлары өчен. – Казан: 1999 .

16. Русско-татарский толковый словарь лингвистических терминов\ под ред. Ф. И. Тагировой и Ф. Ф. Гаффаровой Казан: ИЯЛИ, 2016. 248 с.

17.Хөснетдинов Д.Х., Сәгъдиева Р.К. Татар теленнән олимпиадага әзерлибез (методик киңәшләр, анализ үрнәкләре, биремнәр). 4-7нче с-лар./ Хөснетдинов Д.Х., Сәгъдиева Р.К.-Казан: ”Мәгариф-Вакыт”нәшер.,2016.-167б.

18. Харисова Ч.М.Татар теле. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.\Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов;[рәссамы О.В.Морозова]. – Казан : Татар. Кит. Нәшр.,2015. – 207б. : рәс. б-н.

19.Зәкиев М.З. Татар теле. 9 сыйныф : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.\М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов. – Казан : Татар. кит. Нәшр.,2015. - 135б.





26