Универсаль эшчәнлек төрләре: шәхси: эшчәнлеккә әзерлек, башкаларны игътибар белән тыңлау; коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; укытучының һәм укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге, танып белү: сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; уку эшчәнлеген оештыру- парларда, күмәкләп, үзлектән эшләү. Дәрес барышы. 1. Эшчәнлеккә әзерлек. 1. Уңай психологик халәт тудыру. - Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек? Конвертларыгыздан алып, үзегезнең хәзерге кәефегезне чагылдырган рәсемне тактага берәм-берәм чыгып беркетеп куегыз. (кояш, яңгыр, болыт). Кәефләрегез әйбәт икән, эшебезне башларга була, дип уйлыйм. 2. Белемнәрне актуальләштерү. -Ә хәзер, укучылар, сез бер шигырь тыңлап китәрсез. Аны яраткан шагыйребез Г.Тукай язган. Игътибар белән тыңлыйбыз. Сүз кемнәр турында бара икән? (Әти-әни, бертуган абый, апа, сеңел) -Әйе, укучылар, ә аларның бергә-бергә яшәве гаилә дип атала. 3. Уку максатын кую һәм уку мәсьәләсен адымлап чишү. -Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез? -Әйе, бүген “Гаилә” темасына кергән сүзләрне искә төшерербез, кабатларбыз. 4. Беренчел ныгыту. 1. “Әйтеп бетер” уены. Ә-... Ба-.... Га-... Се-... Э-... 2. Рәсемнәр белән “Бу кем?” уены. -Бу кем? -Бу апа. -Синең апаң бармы? -Минем апам юк. Һ.б. 3. “Кем нишли” уены. Диалог төзү. -Бу кем? -Бу әни. -Ул нишли? -Ул тегә. -Ул кем? -Әни тегүче. Һ.б. 4. Физминутка. “Бармак” уены. Бу бармак-бабай Бу бармак-әби Бу бармак - әти Бу бармак - әни Бу бармак- бәби, Аның исеме-Чәнти! 5.“Кем тизрәк” уены. Укучыларга түгәрәк ясалган квадрат битләр бирелә. Һәр укучы, шул түгәрәкне кулланып, берәр гаилә әгъзасын ясарга тиеш. 5. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. 1. “Гаилә” уены. Уен 2 төркемгә бүленеп уйнала. 1 төркемгә түбәтәй, гәҗит, алъяпкыч, җеп бирелә. Укучылар гаилә әгъзасы булып киенергә, ә калган балалар алар турында җөмләләр төзеп әйтергә тиеш. 2.Рәсем буенча сөйләү. Өйгә гаилә турында рәсем ясап килергә кушылган иде. Әйдәгез, һәр төркемнән берәр укучыны тыңлап карыйк: Бу - безнең гаилә. Гаиләдә 5 кеше: бабай, әби, әни, әти һәм мин. Бабайның исеме .... 7. Рефлексия, үзанализ эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре). - Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? - Дәрес сезгә ошадымы? - Кәефләрегез тагын да күтәрелдеме? - Әйе, чөнки без дәрестә гаиләбез, якыннарыбыз турында сөйләштек һәм алар турында сөйләгәч, үзебезгә рәхәт булып китте, кәефләребез күтәрелде. |