СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

2 нче сыйныф татар төркемендә "Яя хәрефе" темасын өйрәнү.

Нажмите, чтобы узнать подробности

2 нче сыйныф татар төркемендә "Яя хәрефе" темасын өйрәнү.

Просмотр содержимого документа
«2 нче сыйныф татар төркемендә "Яя хәрефе" темасын өйрәнү.»



Тема: [йа], [йә] аваз кушылмалары һәм я хәрефе

Дәреснең тибы: Яңа белем бирү дәресе.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты – Укучыларга [йа], [йә] аваз кушылмалары һәм я хәрефе турында белем һəм күнекмəлəр бирү; укучыларның сөйлəм теллəрен үстерү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Кулланылган технологияләр: үстерелешле укыту

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь һәм индивидуаль.

Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет буенча: я хәрефен дөрес билгеләү

шәхси: яңа материалны өйрәнүгә, танып - белүгә кызыксыну күрсәтү;

-уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану).

Универсаль уку күнекмәләре:

-регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;

-укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү;

танып-белү: авазларны күрсәткәндә[ ] шакмаклы җәяләр куллана белү;

-укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;

-укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү;

коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

-бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау .

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова.Татар теле.2 нче сыйныф өчен дәреслек. Казан “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты,











Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

Оештыру, мотивлаштыру

Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.


Дәрескә хәзерлек эшләре алгоритмын үтәү һәм уңай психологик халәт тудыруда катнашу.


регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;

шәхси: укчыларның үз-үзен тотышында нигез мораль-әхлак нормалары чагылуы

Өй эшен тикшерү







1.Фонетик күнегү.

2.Матур язу күнекмәләрен кабатлату.

3.Сүзлек диктанты язу.

(тактада сүзләр чыгарыла)

Бирелгән сүзләргә хәреф-аваз анализы язарга.

(әзер җавап тактада)

Фонетик күнегү.

1.Матур язу. Ыы,Ээ,Йй

2.Сүзлек диктанты язу. май,бай,байлык,сайрый,йолдыз

Ылыс, элгеч сүзләренә хәреф-аваз анализы ясыйлар.

Звезда, сердце,плаваю,замок, бегает, сто сүзләренең татарча тәрҗемәсен язалар.

(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, билгеләр куялар.)









Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

Табышмакларның җавапларын әйтегез.

Ялт итәр, йолт итәр,

Тигән җирен юк итәр.(Яшен.)

Күктән иләк белән су ташый.(Яңгыр.)

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Бу кайчак була?(Яз көне.)

-яңгыр,яз,яшен сүзләре нинди хәрефтән башлана?

-яңгыр, яз сүзләрендә я хәрефе ничек укыла?(йа)дип.

-яшен сүзендә я хәрефе ничек укыла? (йә)дип.


Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау.

Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

-Бүгенге дәрестә я хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәнербез.

К: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү.

Т: яңа белемнәр табу.

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Е хәрефе язылган сүзләргә күзәтү.






-Тактага язылган сүзләрне укыгыз.

-Беренче баганадагы сүзләр ничек укыла? Бу сүзләрдә я хәрефе ничек укыла?

- Икенче баганадагы сүзләр ничек укыла? Бу сүзләрдә я хәрефе ничек укыла?

- я хәрефе сүзнең урыннарда язылган

слайд

яхшы яшен

яңгыр яшел

ялкын яшелчә

кояш бияләй

оя чия

саргая дөя

(Тулы җавап)-Калын.(йа)дип.

-Нечкә.(йә)дип.

-Сүзнең башында, уртасында,ахырында.


Т: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.






Р: кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.


Нәтиҗә ясау.


Я хәрефе ике авазга билге. Алар йа,йә авазлары кушылмасы дип йөртелә. Калын әйтелешле сүзләрдә я хәрефе йа дип, нечкә әйтелешле сүзләрдә йә дип укыла.

Т:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру .

ДИНАМИК ПАУЗА (ЯЛ МИНУТЫ)

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.


Дәреслекнең 36 нчы бите.47 нче күнегү. Диалогны рольләргә бүлеп укыйлар.

-Кайсы сүзләрдә я хәрефе бар?

-Нәрсә ул яңа ел?-дигән сорауга ничек җавап бирерсез?

-Яңа сүзендә.

Кара-каршы сөйләшүне дәвам итәләр.

К: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Ш: күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

Яңа белемнәрне ныгыту.

49 нчы күнегү. Нокталар урынына йа,йә авазларын әйтеп укырга.


Укучылар берәр сүзне тактага чыгып язалар. Үзләренә ошаган бер сүз белән җөмлә төзиләр.

К: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Ш: күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

Нәтиҗә.

Слайд

Әзер җаваплардан тикшерәләр.


Өй эше

39 нчы биттәге кагыйдәне укырга.

1вар.- 48 нче күнегүне сәнгатьле укырга. Өстәмә биремен эшләргә

2вар.-49 нчы күнегүдәге 5 сүз белән җөмләләр төзергә.

Бирем белән танышу.

Ш: үзмаксат кую, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

Рефлексия, бәя, үзбәя

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Я хәрефе ике авазга билге. Алар йа,йә авазлары кушылмасы дип йөртелә. Калын әйтелешле сүзләрдә я хәрефе йа дип, нечкә әйтелешле сүзләрдә йә дип укыла.

я




[ йә]

Яшел, ямьле, яшь

[ йа]

Кояш,оя,куян