СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

2 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе "Җөмләнең баш кисәкләре"

Нажмите, чтобы узнать подробности

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. 

2 нче сыйныф.

УМК "Перспектив башлангыч мәктәп"

Просмотр содержимого документа
«2 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе "Җөмләнең баш кисәкләре"»

Татарстан Республикасы

Саба районы

Тимершык гомуми урта белем бирү мәктәбенең

2 “А” сыйныфында татар теле дәресе

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре


Максат: 1.Укучыларны җөмләнең баш кисәкләре белән таныштыру, җөмләдә дөрес табарга һәм кулланырга өйрәтү. 2.Дөрес язу күнекмәләрен үстерү,сөйләм телен баету. 3.Язгы табигатькә һәм кошларга карата соклану тәрбияләү.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр бирү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

  • Хәерле көн, укучылар!

-Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә.

-Барыбызга да хәерле көннәр булсын.матур итеп утырдык, татар теле дәресен башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

  • Өй эшләрен тикшерү Слайд №1


  • Укучылар дәресебезне матур язудан башлыйк әле. Без сезнең белән бүген Я хәрефен язарбыз. Бу хәреф турында сез ниләр әйтә аласыз?


  • Дәфтәрләрне ачтык, авыш куеп, төз утырып, матур итеп бүгенге числоны язып куябыз.


  1. Уку мәсьәләсен кую.

  • Ә хәзер дәрестә нәрсә турында сөйләшүне ачыклау өчен сүзлек диктанты язып алырбыз.


Диктант сүзләре: Кояш, кар, сөңге, боз, көн, төн, гөрләвек, бөре, күчмә кошлар.

Ә хәзер парлап эш итәбез, дәфтәрләрне алыштырдык экранга карап тикшерәбез һәм соңыннан карандаш белән иптәшебезгә билге куябыз. Слайд №2


  • Балалар,игътибар белән карагыз әле, бу сүзләр кайсы ел фасылына туры килә?


  • Ә нинди айлар яз аена керә? (март, апрель, май)


  • Яз җитү белән табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Яз билгеләрен әйтегез әле.

  • Балалар, сезнең сөйләмне тыңлагач минем яз авазларын тыңлыйсым килеп китте. Әйдәгез, бергәләп Рәхим Еникиның “Язгы тамчылар” әсәрен тыңлап үтик әле

( музыка тыңлау)


-Әмир белән Әминә шушы көйне тыңлагач бергәләп менә биредәге рәсемне ясаганнар. Слайд №3

  • Сез бу рәсемгә нинди исем бирер идегез?

  • Ә мин “Ямьле яз җитте”, дип исем бирер идем.( тактага язып куя)

  • Мин нәрсә яздым?

  • ---- Җөмләдә сүз нәрсә турында бара? ( Яз турында)

  • Димәк бу сүз җөмләнең иясе икәнен без ничек күрсәтәбез?

( аның астына бер сызык сызабыз, ул исем белән белдерелгән)

  • Ә иянең эшен нинди сүз белдерә?

  • Җитте сүзе җөмләнең нәрсәсе була? (хәбәре)

  • Хәбәрне без ничек күрсәтәбез? Ул нинди сүз төркеме белән белдерелгән?(фиг.)

(бер укучы тактада эшли)

  • Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә? (нишли?нишләгән?нишләде? нишләр?)

  • Ягъни, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

  • Әйе, бүген татар теле дәресендә ия белән хәбәр турында ягъни – җөмләнең баш кисәкләре (ҖБК) турында сөйләшербез.

  • Ни өчен җөмләнең баш кисәкләре дидек, әйдәгез бергәләп нәтиҗә ясап карыйк әле. СЛАЙД №5


  1. Тема буенча эш .

1. Парларда эш. (Сүзләрдән җөмлә төзиләр, иясен һәм хәбәрен билгелиләр)

-Язын сыерчыклар кайта. – Алмаз рәсем ясый.

- Кошлар матур сайрый. – Алсу яхшы укый.

- Һавада кошлар оча. – Бакчада чәчәк үсә.


  1. Дәреслек белән эш

Барыбыз да китапларны 66 нчы битен ачабыз һәм 91 нче күнегүне табабыз.

Шигырьне күчереп языгыз. Ия һәм хәбәр астына сызыгыз.

V. Физкультминутка.

  • Әйдәгез бераз ял итеп, язны каршылап җырлап-биеп алыйк.

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага,

Диңгез артына.

Яз, яз, яз җитә.

Тәрәзәне ачтылар.

Тып, тып, тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.


VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.


  • Матур, дөрес итеп утырдык, эшебезне төркемнәрдә дәвам итәбез

1 нче төркем эше:

Җөмләләргә сүзләр өстә. Ул сүзләр җөмләдә нәрсә булып килә?

Яз, яз, яз ... .

Кар ... , кояш көлә.

Агачлар яфрак ... .

Елгадан бозлар ... .


2 нче төркем эше:

Җөмләләргә сүзләр өстә. Ул сүзләр җөмләнең нәрсәсе була? Шигырьгә җавап бир.

Боз һәм ... эреде.

... йөгерде.

Көннәр озая,

... кыскара.

Бу кайсы вакыт? –

Я, әйтеп кара.


3 нче төркем эше:

Яз билгеләрен генә билгеләргә:

Кар эри, боз ката, кояш җылыта, көн озыная, көн кыскара, боз китә, төн кыскара.


( Балалар төркемдә эшли, һәр төркем чыгып үз эшен яклаганнан соң, экранда тулы җавап барлыкка килә.)

VII . Белем һәм күнекмәләрне бәяләү.

  • Хәзер, әйдәгез, белемнәрегезне тикшереп карыйк. Тестлар эшләп алыйк. (Тест таратыла)

Тест

1.Иянең сораулары:

а) нинди? кайсы?

я) кем? нәрсә?


3. Хәбәр сораулары:

х) нишли? нишләде?

з) кем? нәрсә?


4. Ия белән хәбәр...

ш) җөмләнең баш кисәкләре.

ж) сүз төркемнәре.


5.Яз көне ярамый...

и) урамда уйнарга.

ы) елга буйларында уйнарга.


- Ә хәзер, дөрес җавапларның хәрефләрен өстән аска укып карагыз. Нинди сүз килеп чыкты? (Әгәр тест дөрес үтәлгән булса “яхшы” сүзе килеп чыгарга тиеш.)


Рефлексия.

1. Нәтиҗә ясау.Дәресебез ахырына якынлашып килә.

-Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек?Нәрсәләр белдек?

-Тема аңлашылдымы? Авырлыклар булдымы?

2.Укучыларның үз-үзләрен бәяләве.

Укучылар тактадан җөмләләрне сайлап алалар һәм дәвам итәләр.

Мин бүген дәрестә ........ белдем.

Мин үземне ......... мактар идем.

Дәрестән соң ........ белергә теләр идем.

Мин бүген ....... эшли алдым.

  1. Өй эше: 92 нче күнегү

  2. Билгеләр кую