Әтнә районы Күәм урта гомуми белем мәктәбенең
5 нче сыйныфына татар әдәбиятыннан
2020-2021 уку елының I чирегенә контроль эш биремнәре
Үткәрү вакыты: __________________
5 нче сыйныф укучыларының татар әдәбиятыннан белемнәрен
бәяләү өчен үткәрелгән контроль эшенә аңлатма язуы.
Иҗади биремле тест укучыларның татар әдәбиятыннан белемнәрен бәяләү максаты белән үткәрелә. Ул уку елының I чирегенә үзләштерелгән белемнәрне күздә тотып, стандартка нигезләнеп, үрнәк программа таләпләренә туры китереп төзелде. Контроль эшнең I өлешендә тест сораулары бирелә. II өлештә мөстәкыйль укылган бер әдәби әсәр турында язарга тәкъдим ителә.
Контроль эш 45 минутка исәпләнгән.
Максат: укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү.
Бурычлар: Укучыларның логик фикерләү һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен практикада куллануын сынау.
Үз фикерләрен анык, төгәл, аңлаешлы һәм эзлекле аңлатуларына ирешү.
Сөйләмнең сафлыгын, җыйнаклыгын һәм төгәллеген таләп итү.
Татар теле һәм әдәбиятына карата ихтирам тәрбияләү.
1.Әкият ул ...
А) – реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят;
Ә) – табигать, тереклек, кешеләр катнашындагы маҗараларны хыял ярдәмендә мавыктыргыч итеп тасвирлаучы жанр;
Б) – дөньяның килеп чыгышы, кешеләрнең барлыкка килүе, аллаларның, каһарманнарның батырлыгы хакында бик борынгы сөйләкләр.
2. Ул 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Казан губернасының Мәңгәр волосте (хәзерге Арча районы ) Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.
А) Абдулла Алиш
Ә) Габдулла Тукай
Б) Фәнис Яруллин
3. “Ак бүре” әкияте - ...
А) тылсымлы әкият
Ә) тормыш-көнкүреш әкияте
Б) хайваннар турындагы әкият
4. Тарихи җырларны билгеләгез
А) “Кара урман”, “Гөлҗамал”;
Ә) “Туган ил”, “Яшә, Республикам!”, “Ай былбылым”;
Б) “Пугач явы”, “Болгар иленең кызлары”;
5. “Сандугачлар ял итәләр
Биек тау битләрендә;
Без түгел, кош та талпына
Кайтырга ... – дүртьюллыкның төшеп калган сүзен табыгыз.
А) читләрендә ;
Ә) җирләренә
Б) илләренә ;
6. “Менә ул еракта бер кечкенә генә ут шәүләсе күрә. “Монда авыл бар икән”, – дип бик сөенә, атын тагын да юырттырыбрак китә. Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунда барып керә. ” – өзек кайсы әкияттән?
А) “Ак бүре” ;
Ә) “Гөлчәчәк”;
Б) “Үги кыз” ;
7. Гипербола ул -
А) ике әйберне, күренешне янәшә куеп, охшаш сыйфатларын яки аермалыкларын табу ;
Ә) гадәттәен тыш кечерәйтеп, вак итеп сурәтләү чарасы.
Б) гадәттән тыш арттырып, күпертеп сурәтләү чарасы;
8. Портрет – ...
А) кемнеңдер, нәрсәнеңдеркеше күңелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган тышкы кыяфәте, эчке сыйфатлары;
Ә) кешенең тышкы кыяфәтен, йөз төзелешен, буй-сынын һәм үз-үзен тотышын тасвирлаган әдәби деталь;
Б) ике әйберне, күренешне янәшә куеп, охшаш сыйфатларын яки аермалыкларын табу.
9. Нәрсә ул литота?
А) ике әйберне, күренешне янәшә куеп, охшаш сыйфатларын яки аермалыкларын табу ;
Ә) гадәттәен тыш кечерәйтеп, вак итеп сурәтләү чарасы.
Б) гадәттән тыш арттырып, күпертеп сурәтләү чарасы;
10. Әдипләрне таныйсыңмы?
1.______________________________________4.____________________________________2.______________________________________5.____________________________________3.______________________________________6.____________________________________
11. Нәрсә ул образ?
_____________________________________________________________________________
12. Дәрестән тыш укыган китабың турында яз.
_____________________________________________________________________________
Тестны бәяләү:
Тест 10 эштән тора. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.
11-12 нчы биремгә эшнең үтәлүенә карап 5әр балл куела.
Укучы җыярга мөмкин булган иң югары балл – 20.
Билге | “5”ле | “4”ле | “3”ле | “2”ле |
Тест эшенең процентларда бирелеше | 80-100% | 60-79% | 50-59% | 20-49% |
| 18-20 | 11-17 | 6-10 | 1-5 |