СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ана турында кичә ( сыйныфтан тыш чара )

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әниләр көненә багышланган сыйныфтан тыш чара.Укучыларның газиз әниләренә карата булган мәхәббәте, хөрмәте, әниләргә карата булырга тиешле кадер - хөрмәт, Аналарга дан җырлау шушындый чаралар ярдәмендә тәрбияләнә.

Просмотр содержимого документа
«Ана турында кичә ( сыйныфтан тыш чара )»

Мамадыш муниципаль районы

Җәнлек совхозы урта гомуми белем мәктәбе”







Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны

Сез бирәсез, газиз Әниләр!”





Әниләр көненә багышланган сценарий









Үткәрде татар теле укытучысы : Әлмиева Г.Н.





Кичәнең максаты : газиз әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү , аларның олы зат булуына төшендерү һәм балалар белән ата- аналар арасын тагын да якынайту .

Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнәдә гөлләр, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырыла, китаплар күргәзмәсе ,ана белән бала рәсемнәре , матур сүзләр язылган :” Илгә – матурлык ,җиргә – батырлыкны Сез бирәсез, газиз Әниләр !” “ Солнышко , радость , счастье моё –моя мама !» “ Без бөтен гомеребез буена аңа бурычлы булган бер гүзәл зат бар – ул Ана !” “ Ана – бөек исем !”



Укытучы : Хәерле көн , кадерле әниләребез! Сезне бәйрәмегез –Аналар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын- кызга да балалары белән горурланып һәм аларның кадер – хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын.Сезгә бәхет , тынычлык ,сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.

Кадерле укучыларым ! Бүген без газиз әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип җыелдык.

Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле.,иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез – әниләр.Әнисе турында бер укучы язган иншада түбәндәге юллар бар : “Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле һәм мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр ул. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын , намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче , күкрәк сөте белән иман иңдерүче – син ул әнием !”

( Укучылар чыгып тезеләләр ).

1нче укучы. Кем дөньяга кеше бүләк итә ,

Ә кешегә якты дөньяны ?

Тойгылары кояш кебек кайнар ,

Эретерлек гранит кыяны?

2нче укучы. Кем күңеле тулган айдай серле ,

Язлар сыман назлы , ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлә ,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

3нче укучы. Кем елмая җәйге таң аткандай ,

Балкып китә шундук тирә –як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык ,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

4нче укучы. Кем куллары өйне ,җирне ямьли ,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул , әлбәттә , яшәү чыганагы ,

Бергә. Тормыш яме – Әнкәй , хатын –кыз!!

“ Бишек җыры”( Т.Миңнуллин сүзләре,Р.Абдуллин музыкасы ).

5нче укучы. Ана назы – җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур ,йөзләрегез көләч булсын ,сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын.Кадерле әниләр ! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

6нчы укучы. На свете добрых слов немало ,

Но всех добрее и важней одно :

Из двух слогов простое слово : « мама «

И нету слов дороже . чем оно.

- Дорогие мамы !

Поздравляем Вас с Днем Матери.

Без сна ночей прошло немало,

Забот ,тревог не перечесть.

Земной поклон вам все родные мамы

За то , что вы на свете есть!

7нче укучы. Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген,

Әнкәй ,сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын ,

Әнкәем ,гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

Концерт номеры. Җыр башкарыла.( Әлмиева Миләүшә)

8нче укучы. Слова « Мама,мать – одни из самых древних на Земле.» Все люди уважают и любят матерей.Словом «Мать» называют и свою Родину,чтобы подчеркнуть ,что она по – матерински относится к своим детям.

Во многих странах отмечается « День Матери». Люди поздравляют своих матерей и приезжают к ним в гости , дарят подарки , устраивают для них праздник.И мы сегодня собрались здесь чтобы поздравить своих мам.

Концерт номеры.Гитарада уйныйлар Габитов Р. ,Шафиков М.

9нчы укучы. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган , күкрәк сөте белән хәят биргән... ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада.Анадан башка шагыйрь дә , анадан башка батыр да булмый.Дан аналарга!

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

Җиргә матурлыкны , илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

Сездә яши сүрелмәслек хисләр ,

Йөзегездә шәфкать нурлары.

Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары.

Бүген әйтеләсе теләкләребез , җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән , күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен.Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Концерт номеры.Гитарада уйнап җырлый Габитов Рөстәм.

Укытучы. Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка да,суга да керергә әзер.Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый,хыялында аны иң матур ,иң акыллы,бик бәхетле итеп күрә.Ләкин һәр очракта да алай булмый шул.

... Бер малаен,ике кызын яшь килеш тол калып тәрбияләп үстергән бер апаны бистәдә үз йортында яши торган улы,авылдагы тормышын бетертеп,йорт-җирен,хайваннарын саттырып,үзе янына торырга алып килә.

Ике-өч ел вакыт үтә.Йорт- җир,сыер- сарыклар,бәрәңге һ.б. әйберләр сатудан җыелган акча беткәч,ананы улы гаиләсендә яратмый башлаганнар. Зур йортның хуҗасы булган малае бер көнне әнисенә:

-Әни,моннан соң син һәр өч балаң йортында чиратлап тора башларсың инде,- дигән.Әнисе улына бу сүзләре өчен ,күрәсең,рәнҗегән һәм:

- Шушы сүзне әйткән телең сөйләшә алмасын иде,- дип елаган.

Берничә ай үткәч, бу апаның малаеның баш миенә кан сава һәм ул сөйләшә алмый башлый.Бер елдан соң, апаның малае аякка баса басуын,әмма сөйләшә алмый.Әнисенең әйткән сүзләре, күрәсең, Аллаһы Тәгаләнең хәерле сәгатенә туры килгәндер.Ярый ла әлеге апаның малаен да улы, чәчкән яхшылыгың да һәм явызлыгың да үзеңә кире кайта, дигән бумеранг законына нигезләнеп,картайган көнендә чиратка салмаса...Булмас димә, дөнья бу.Балалар,киптергеч кәгазе кебек, ата- ананың һәр сүзен,кыланышларын үзләренә сеңдереп баралар.

Бу урында халык хәтерендә сакланган бер легенда- риваятьне китерү урынлы булыр.

Урта яшьләрдәге хатын иренең өлкәнәйгән әтисен чит күрә башлый.Хатын иренә бабайдан котылырга кирәклекне тукып тора.Бу ир,сабырлыгы беткәч,әтисен чанага утыртып кырга чыгып китә.Иргә кечкенә малае да иярә.Яшь һәм таза ир әтисен,чанага утырткан килеш, ташлап калдыра һәм малае белән кайту юлына борыла.Бераз баргач,малай әтисенең кулына кагылып елый башлый.Әтисе аннан ягымлы гына итеп:

-Ник елыйсың, улым?- дип сорый.

-Әти,әйдә чананы кире барып алыйк.Син картайгач, мин сине нәрсәгә утыртып чыгарып ташлармын,- ди малай әтисенә.Шуннан соң ир айнып киткәндәй була һәм әтисен кире алып кайта.

Халкыбызның язылмаган,әмма буыннан-буынга мирас булып күчә торган канун-йолага караганда,балаларда ата- ана хакы зур, аеруча- ана хакы.

Концерт номеры.Хуҗина Гүзәл пианинода уйный.

10нчы укучы.Мама ! Мамочка !Сколько тепла таит это магическое слово.Материнская любовь греет нас до старости.Мама учит нас быть мудрыми,даёт советы,заботится о нас,передает свои песни,оберегает нас.

Младенец старательно складывает по слогам «Ма-ма» и почувствовав удачу,смеётся счастливый.Мама! Вслушивайтесь,как гордо звучит это слово!В народе живёт много добрых слов о матери.Например:

При солнышке- тепло, при матери – добро.

Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

Нет лучшего дружка,чем родная матушка.

Баланың бармагы авыртыр,ананың йөрәге авыртыр.

Без отца полсироты , а без матери и вся сирота.

Концерт номеры.Сценка. “Әби һәм онык” ( сыйныф җитәкчесе һәм Габитов Рөстәм)

Алып баручылар :

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Ходай Сезгә җан тынычлыгы,тән сихәтлеге,озын гомер насыйп итсен.Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!

На этом наш праздник заканчивается.И мы ещё раз поздравляем Вас,милые мамы!И пусть не покидает вас терпение,которое так необходимо сейчас вам всем.И пусть все восхищаются вашей красотой.Ведь вы-самое прекрасное,что есть.Вы-самый красивый,нежный и благоуханный цветок в мире.До свидания!

Хушыгыз!

Барлык катнашучылар бергә “Бәхеттә-шатлыкта” җырын җырлыйлар.





























Яз, яз, яз килә !

(Нәүрүз бәйрәмендә уйнау өчен театраль күренеш)



Катнашалар:

1нче алып баручы,2нче алып баручы ,1нче кош ,2нче кош ,3нче кош ,

Нәүрүзбикә ,Буранбикә ,Кояш ,балалар

1нче алып баручы.

Кем сокланмас гүзәллеккә?

Кем сөенмәс күреп яз яшен!

Иң зур бәхет – дуслык,тынычлыкта

Каршы алу язлар бәйрәмен.

Исәнмесез , кадерле укытучылар, балалар һәм кунаклар!

2нче алып баручы. Бүген бик зур бәйрәм –Нәүрүз бәйрәме!Сезнең өчен бүген көлке ,шатлык ,уеннар,ярминкә ,җырлар , биюләр була.

1нче алып баручы. Көннәр аяз ,күктә алсу

Нур сибеп , кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагнып көткән яз килә.

2нче алып баручы. Нәүрүз күп кенә халыкларның яңа ел бәйрәме. “Нәүрүз мөбәрәкбад “ – бу котлау сүзе безгә борынгы бабаларыбыз авазы булып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән.Һәр елны 21нче мартта бабаларыбыз язны,яз белән бергә яңа елны каршылаганнар.

1нче алып баручы. 21нче март –яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне – табигатьтә чын-чынлап яз башланган вакыт.

2нче алып баручы.Бәйрәм итүнең гореф –гадәтләре ,йолалары ,буыннан – буынга күчеп ,безнең заманнарга кадәр килеп җиткән.Бәйрәмдә бер – береңне татлы ризык белән сыйлау – төп кагыйдәләрнең берсе булган.

1нче алып баручы.Бу бәйрәмнең рухи байлыгын без дә онытмыйк.Аның кешелекле традицияләрен саклыйк һәм баетыйк.Нәүрүз тынычлык ,дуслык ,тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!

Бергә.Нәүрүз мөбәрәкбад !

2нче алып баручы.Нәүрүз килә ,Нәүрүз !

1нче алып баручы.Әйдәгез , балалар,Нәүрүзбикәне чакырабыз.Нәү –рүз –би –кә! (3 тапкыр ).Юк ,күренми.Әйдәгез ,сезнең белән язның беренче билгеләрен санап чыгыйк.

Балалар. –Кояш ныграк кыздыра башлады.

  • Карлар эреп гөрләвекләр ага.

  • Көннәр озая ,төннәр кыскара.

  • Җылы яклардан кошлар кайта.

2нче алып баручы.Дөрес , балалар , сыерчыклар ,кара каргалар җылы яклардан туган җирләренә әйләнеп кайттылар.( Салмак көйгә бүлмәгә каргалар очып керә ).

1нче кош.Ачылды ак калын юрган ,

Исә апрель җилләре.

Без кайтабыз сагындырган

Туган – үскән җирләргә.

2нче кош. Көннәрне юлда үткәреп ,

Куанышып сезгә очтык.

Канатларга күтәреп

Сезгә язны алып кайттык.

3нче кош. Яз кызы Нәүрүзбикә

Тиздән сезгә килеп җитә.

1нче алып баручы. Рәхмәт сезгә ,кошлар.

( Нәүзүр килә” көенә Нәүрүзбикә керә).

Нәүрүзбикә.Газиз балаларым көн белән төн тигезләшкәндә бер – берегезгә ягымлы булыгыз!

Бәхетле булыгыз , игелекле булыгыз!

Котлап сәлам бирдегез ,

Мине көтеп алдыгыз ,

Имин йортта торыгыз ,

Кәеф – сафа корыгыз!

Инде мине тыңлагыз ,

Моңаеп утырмагыз –

Уйнагыз да көлегез ,

Биегез дә җырлагыз !

Нәүрүз мөбәрәк булсын !

( Буранбикә керә).

Буранбикә.Бу нинди тавыш монда ?

2нче алып баручы.Яз килә ,Буранбикә.Безгә синең белән саубуллашырга вакыт җитте.

Буранбикә.Юк , юк ! Мин китсәм балаларны кем чаңгы ,чана шудырыр ?

Нәүрүзбикә.Балаларга инде яз кирәк, яшел үләннәр , матур чәчәкләр кирәк.Шулаймы ?

Балалар.Әйе !

Буранбикә.Юк , юк , көч сынашмыйча гына ,үз урынымны җиңел генә бирергә уйламыйм әле мин.

  • Ыр – ыр итәрмен ,

Ап –ак карны тетәрмен .

Языгызны катырып өстегезгә өярмен !

( Нәүрүзбикә катып кала ).

3 укучы ( кошлар )

Кояш чык ,чык ,чык

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда

Тәти кашык саф алтын

Кирәкми безгә салкын.

( Кояш керә ).

Кояш.Мин сезгә җылы бирәм ,

Җирне чәчәккә күмәм,

Агачлар яфрак ярсын !

Сандугачлар сайрасын !

( Яз янында әйләнә .Яз терелә . Буранбикәгә борыла ).

Буранбикә. Юк , юк !Кояш кирәкми! Мин җиңелдем , китәм.

1нче алып баручы.Ярый ,Буранбикә ,быелга сау булып тор !Без сине киләсе елга көтәбез.

Җыр “Нәүрүз килә “.

( Нәүрүзбикә җырлый )

1 Нәүрүз килә ,Нәүрүз килә ,

Нәүрүзне зурлыйк әле ,

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.

Кушымта :

Яз килгәндә уяналар сөмбелләр

Безнең өчен генә үсә ал гөлләр.

2 .Нәүрүз килә , Нәүрүз килә,

Җирне тәбриклик әле ;

Зәңгәр күктә кояш көлә ,

Очынып биик әле.

3. Нәүрүз килә , Нәүрүз килә,

Күкне тәбриклик әле ,

Илгә – көнгә ,халкыбызга

Азатлык телик әле.

2нче алып баручы.Безнең балалар Нәүрүзбикәгә матур шигырьләр дә ,җырлар да ,биюләр дә әзерләделәр.

(Балалар бииләр ,җырлыйлар, сөйлиләр ).

Нәүрүзбикә.Шундый күңелле бәйрәм үткәрдегез.Миңа Буранбикәне җиңәргә булышуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Киләчәктә дә шулай татар халкының гореф –гадәтләрен дәвам итүчеләр булыгыз.Сау булыгыз !

1нче алып баручы. Рәхмәт , Нәүрүз ,изге теләкләреңә.

Алар чынга аша күрсеннәр.

Бу балалар Нәүрүз көннәрендә

Шулай уйнап,җырлап йөрсеннәр.

Ә хәзер минем иҗатымнан Нәүрүз турында шигырь тыңлап үтәрсез.

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Хуш киләсең,Нәүрүз ,хуш киләсең !

Кышлар буе көттек үзеңне

Бар җиһанга нурларыңны сирпеп,

Я ,әйт инде ,җылы сүзеңне.

Мөбәрәк бад , Нәүрүз ,кил ,түрдән уз !

Уянсыннар болыннар ,кырлар

Ап –ак җем –җем юрган асларыннан

Баш калкытсын умырзаялар.

Чибәркәең Нәүрүзбикә безгә

Һәр ел шулай шатлык китерсен.

Һәр яңа көн җиргә шатлык иңсен ,

Һәркем хуш исләрдән исерсен.

Муллык ,бәхет вәгъдә итсен язлар

Күкләребез булсын гел аяз

Кошлар моңына күмелсен дөнья,

Күңел кылларын кузгатсын наз.

Яз аедай матур яшик , дуслар ,

Елмаюлар дәва күңелгә.

Бар табигать кабат яшәргәндә

Ник әле безгә картаерга ?

Күзләрегез очкын чәчеп торсын,

Тәмле сүзләр телдән төшмәсен ,

Алмаш буын бездән үрнәк алсын,

Тупас сөйләшүен ташласын.

Яшәү яме, дуслар ,матурлыкта

Матурлыкны күрә белегез !

Күркәм эшләр ,изге гамәлләрдә

Тарих битләренә керегез.

Сәламәтлек һәрчак юлдаш булсын,

Эшләрегез гөрләсен яздай

Йөзләрегез һәрчак балкып торсын

Яз кояшы сыйпаган наздай.

2нче алып баручы. Елларыбыз тыныч торсын ,

Күкләребез аяз булсын ,

Изге догаларыбыздан аермасын

Мәңге шат яшик ,дуслар !

1нче алып баручы. Кадерле дуслар , без сезне мәктәп ишегалдына чакырабыз.Анда карачкыны яндырып, кышны озатырбыз.Бүген безне борчыган проблемалар ,тормышыбызның авыр ,ямьсез яклары юк булсыннар. Бәхетле ,куанычлы ,шатлыклы яңа ел килсен!Язларыбыз матур, уңышлы булсын! Нәүрүз мөбәрәк бад!Сезне төрле уеннар ,спорт ярышлары уздыручы укытучыларыгыз һәм кечкенә генә бүләкләр ,призлар көтә.

(Балалар түгәрәктә “ Яз җитә “ җырын башкаралар.Ф.Кәрим сүзләре,Ә.Фәйзи көе ).

Саф һавада йөреп ,уйнап –көлеп,җырлап – биеп кергәч ,ярминкәгә рәхим итегез !