СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Атадин бала яшь кала, бик күп эшләр башкара...” (М. Мәһдиевкә багышланган әдәби-музыкаль кичә үрнәге).

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Атадин бала яшь кала, бик күп эшләр башкара...” (М. Мәһдиевкә багышланган әдәби-музыкаль кичә үрнәге). Икеләтә бәйрәм һәр ел башы, Ходай сине шулай яраткан. Бармы икән, белмим, башка берәү Туган җире өчен җан аткан. Сиңа карап һәрчак исем китә: Каян килгән түзем- батырлык!? Алиһәләр кебек самимилек, Сихри караш, эчке матурлык. Зарлануны Сездән ишетмәдек Борчылма,- дип узең сүгәсең. Бу тормышта салкын кыш аенда Чыныкканнар туа, күрәсең.  

Просмотр содержимого документа
«“Атадин бала яшь кала, бик күп эшләр башкара...” (М. Мәһдиевкә багышланган әдәби-музыкаль кичә үрнәге).»



МБГБУ «Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе»













Әдәби-музыкаль кичә

«Атадин бала яшь кала,

бик күп эшләр башкара»







Кичәне әзерләде:

Касыймова Зөһрә Габбас кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

































Бүгенге көндә татар халкы тормышын, аның гореф – гадәтләрен, күңел серләрен, халык буларак яшәү рәвешен М.Мәһдиев кебек белүче олы зат юк”

Аяз Гыйләҗев

Атадин бала яшь кала, бик күп эшләр башкара...”

(М. Мәһдиевкә багышланган әдәби-музыкаль кичә үрнәге).

Максат:

-бөек язучы М.Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; иҗаты аша үз халкына, милләтенә хезмәт итүнең якты үрнәген бирү;

-укучыларда туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык хисләрен тәрбияләү; язучы иҗатына хөрмәт уяту; кеше үз язмышына хуҗа булсын өчен, актив булырга, ныклы, иманлы булырга тиеш, дигән фикер чагылдыру.

Җиһазлау: экран, М. Мәһдиевкә багышланган күргәзмә, Аяз Гыйләҗевнең: “Бүгенге көндә татар халкы тормышын, аның гореф – гадәтләрен, күңел серләрен, халык буларак яшәү рәвешен М.Мәһдиев кебек белүче олы зат юк” дигән сүзләре язылган плакат, Мәһдиев тавышы язылган диск.

Кичә барышы

Ринат Вәлиев һәм Захар Штейнберг башкаруында “Җан җылысы” көе башкарыла. Экранда очып баручы торналар, көзге табигать чагыла, ул авыл күренеше белән алышына бара. Ярым караңгы. Сәхнә кырыенда ике-өч тюк салам берсе өстенә берсе куелган. Аның төбендә берничә малай, күккә төртеп күрсәтә-күрсәтә, бик кызып сөйләшеп яталар. Алар 1941 нче еллар тирәсе киемнәреннән, аякларында чабата, башларында иске генә кепкалар, билләре солдат каешы яисә бау белән генә бәйләнгән.Сәхнә яктыра. Салам тюклары артыннан укучы кыз бала чыга. Ул М. Мәһдиевнең “Каз канатлары” романыннан өзек башкара:

“...Кинәт! Кинәт!..Күктә таныш, газиз тавышлар ишетелде. Кыр казлары китә икән. Кая, кайсы якларга? Нигә? Бәхет эзләпме, урын эзләпме? Нигә дип китәсез?Хәер, без үзебез дә кыр казлары кебек. Һәрвакыт каядыр китәбез, хушлашабыз, моң, сагыш таратабыз, аннан сагынуга чыдый алмыйчча кайтабыз. Без дә нәкъ шулай: кайсыларыбыз юлда арый, аларны без көтеп алабыз. кайсыларыбызны юлда явызларның мылтыгы һаләк итә. Без аларны калдырып китәбез, аннан алрны сагынып җыр чыгарабыз.

Күктә, нәкъ кеше күңеледәй, каз канатлары тирбәлә-яңадан кайтыр өчен казлар китә. Син дә шулай бит, адәм баласы, син дә әти-әниең янында гөрләп үсәсең, шатланасың, иркәләнәсең, ныгыйсың, аннан кинәт кенә сиңа шул нигез тар булып тоела башлый, син дә каядыр китәсең, оя корасың, канат җилпеп, чит җирләр өстеннән очасың. Менә күпмедер гомер үткәч, син бер язны яки бер көзне күктә кыр казларының тавышын ишетәсең:

-Кыйгакъ! Кыйгакъ! Кыйгакъ!

Син сагыш катыш авыр сулап куясың, теге тавышлар сиңа:

-Туган як! Туган як! –булып ишетелә.

Сине әнә шул яшәтә, шул сине яхшы күңелле, игелекле итә, синең колакларың “Туган як” дигән сүзне ишетә алганда син бәхетле.”

Кыз бала сөйләгәндә, малайлар тын гына салам тюкларына сөялеп утырып торалар. Экранда түбәндәге сүзләр күренә:

Гариф Ахунов: “ Мөхәммәт – Арча егете. Ул үзе дөньяга килгән Гөберчәк авылы кешеләрен легендага әйләндерде. Мәһдиев үзен авыл җырчысы, авылның пәйгамбәре итеп танытты”.

“ Мәһдиев прозасын укып туеп булмый. Авыл кешесенең холкын, җанын, хыялын, акылын, хәйләкәрлеген Мөхәммәттәй тасвирлый алган язучылар бик сирәк. Ә үз ягы кешесе аның өчен иң бөек зат иде. Арча төбәгендә туып үскән, яшәгән теләсә кемне ул сөйкемле итеп күрсәтә белә иде”.

Көй акрыная барып, бөтенләй тына. Укучы кыз бала яңадан салам тюкләре артына кереп югала. Көй һәм өзектән тәэсирләнгән малайлар, торып, этешә-төртешә сәхнә алдына таба киләләр.

Беренче малай М. Мәһдиевнең “Без-41 нче ел балалары” повестеннан “Йокы килә” бүлегенең беренче кызыл юлын яттан сөйли: “Авылдан училищега кадәр нәкъ унике чакрым. Тулай торакка кичтән барып кунасы килми. Ял көнне анда салкын, шыксыз була. Болай, ичмасам, атна кыскара: биш кич кунсаң, атна тәмамлана. Ләкин дүшәмбе көн иртән торып дәрескә баруы - әҗәл. Кемдер: «Дүшәмбе - авыр көн», - дип әйткән, имеш. Ул кеше моны инде дүшәмбе көн иртән йокыдан торуны искә алып әйткәндер.” Авызын зур итеп ачып иснәп, кулын селтәп, салам янына барып ята. Иптәшләре аптырап карап калалар.

Икенче малай:

“Тышта әле караңгы. Утлар алынмаган. Буран себереп тора. Менә Рәдифләр тәрәзәсе. Ут юк. Рәдиф сигезенчене бетергәч прицепщик булып эшли башлады да менә кышкы төндә рәхәтләнеп йоклый. Алар өендә йокы аеруча тәмле. Менә киң чиста идән. Анда тәгәрәшеп Рәдифнең энеләре йоклый. Аска толып, тун җәйгәннәр. Чәбәләнеп беткәннәр. Бер энесенең аягы икенче бер энесенең муенына салынган. Ә иң кечкенәсе, ике яшьтәгесе, мүкәләгән килеш капланып яткан. Аларда һәр төнне шулай. Их, нигә генә укып йөрергә, нигә прицепка гына утырылмаган соң?

Авыл артта калды. Алда кара-кучкыл урман. Анда буран юк, бүрекнең колакларын ычкындырасың. Тып-тын, җылы. Менә аланда печән кибәннәре. Ул кибәннең астында бик рәхәттер. Анда берәр җәнлекнең оясы бардыр. Алар әтисе, әнисе, балалары бергә җыелышып җир җиләге исе килеп торган печәндә рәхәтләнеп йоклыйлардыр. Их, нигә безнең заманда могҗиза булмый икән? Булсын иде менә шулай: синең каршыңа бер кеше килеп чыга. Ул сине таный. Болай ди:

- Энекәш, бүген уку төштән соң бит...

Менә шуннан, нәкъ шушы турыдан печән кибәннәре янына кереп китәр идең дә астына ук кереп йоклар идең. Озак итеп, рәхәтләнеп йокларга иде. Ләкин теге кеше чыкмый... Кибәннәр инде артта калдылар.” Ул да салам янына килеп ята.

Өченче малай:

“Коридорга чабата тузаны аркылы көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән! Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре - кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай. Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе - сугыш, канкойгыч сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шул икмәкне кырдан җыеп заготзернога озатырга тиешбез. Без инде һәр җәйне шулай эшлибез. Мидә икенче сыр - ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез. Ә йотарлык әйбер һәр җирдә бар. Көлтә йөгендә утырып кайтасың - бодай башы уып ашыйсың. Урман буенда күшә, су буенда кыр суганы, җир җиләге очрый. Амбар тирәсеннән узганда кесәгә борчак тутырып китәсең. Алабута, кычыткан, чөгендер, яшь бәрәңге яфрагы - болары ашка китә. Табигать бай - үз баласын ул ничек тә саклый. Мидә өченче сыр... Өченчесе - юк. Кичә юк иде...

Бүген беренче октябрь. Без, аркага капчыкларыбызны асып, кемнеңдер теләге буенча укырга килдек. Үгезләрдән, дегет, камыл исеннән, күксел урманнардан, зәңгәр төтенле, көйгән бәрәңге исе килеп торган басулардан безне кем аерды? Ник аердылар? Моны беребез дә белми иде.”

Иптәшләре янына килә, Аларны төрткәләп уята, аркаларына капчыкларын асып чыгып китәләр. Экранда М. Мәһдиевнең китаплар янында елмаеп төшкән зур фотосы. Залга ике алып баручы чыга.

1 нче алып баручы:

Икеләтә бәйрәм һәр ел башы,

Ходай сине шулай яраткан.

Бармы икән, белмим, башка берәү

Туган җире өчен җан аткан.

Сиңа карап һәрчак исем китә:

Каян килгән түзем- батырлык!?

Алиһәләр кебек самимилек,

Сихри караш, эчке матурлык.

Зарлануны Сездән ишетмәдек

Борчылма,- дип узең сүгәсең.

Бу тормышта салкын кыш аенда

Чыныкканнар туа, күрәсең.

2 нче алып баручы:

Әйе, Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында дөньяга килгән. Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган кеше. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948–1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955–1960 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1960 елда М. Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә, һәм уңышлы тәмамлап, 1964 елда «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Аспирантураны тәмамлаганнан бирле Мөхәммәт Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли.Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый. 1960нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра.

1 нче алып баручы:

Ә хәзер Мәһдиевнең үз тавышын тыңлап, аның үз истәлекләре белән танышып үтик әле. (Диск аша Мәһдиев укыган өзек тыңлап үтелә)

1 нче укучы М. Кашаповның “Сугыш чоры балалары без дә” шигырен башкара.

2 нче алып баручы:

Тәнкыйтьче, галим Татарстан Республикасы халык язучысы М.Мәһдиев әдәбиятка “Без-41нче ел балалары” повесте белән килеп керде. “Күпчелек замандашлары кебек, ул да күбрәк сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре турында яза. Ләкин аларның берсенә дә охшамаган, берсенә дә иярми, берсен дә кабатламый,”-дип яза әдәбият белгече Ф.Миңнуллин.

Чыннан да, аның иҗатында сугыш алды, афәт чоры һәм 50-60 нчы еллар татар авыл тормышы киң колачлы, кабатланмас шәхес язмышлары аша тасвирлана. Ул халык тормышын, көнкүрешен яхшы белә. “Без-кырык беренче ел балалары” әсәрендә үк Мәһдиев прозасының асыл сыйфатлары тулы көчкә ачыла.

Әсәрнең уңышын сугыш чоры кыенлыкларын, шәхес культының халыкның зыялы уллы зәһәр кыруын, татар милләтенең һәр яктан кысылуын реалистик сурәтләве генә билгеләми. Язучы халыкны борчыган, чәчләрен агарткан кыен, четерекле төеннәрне табигый һәм бай тел канатында, кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә, тормышны үзе ничке күргән, аңлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә күрсәтә, бер нәрсәдән дә төзәтеп булмаслык афәт ясамый.

Чынбарлыкны, хәтта сугыш кебек гайре табигый хәлне дә вакытлы, узачак газап итеп бәяләвенә аның якты, изге, хакыйкый табигый башлангычларның җинеп чыгуына ышанычлы ярдәм итә. Язучының бөтен иҗаты өстендә бервакытта да офык артына төшеп югалмый торган мәңгелек кояш нуры балкый.



Без -41 нче ел балары” әсәреннән “Колаямбу плантациядә эшли” бүлеге сәхнәләштерелә.







2 нче укучы Сания Әхмәтҗанованың “Мәһдинамә” шигырен башкара.

Гөберчәккә кайтып барган чакта

Ак болытлы офык түреннән.

Торна тавышларын тыңлый-тыңлый

Менгәнсеңдер Масра үреннән.

Куса Почмакка син кырын карап,

Вәкарь белән узып киттеңме?..

Юлдан читтә булгач, мөешсенеп,

Илтифаттан мәхрүм иттеңме?..

Ник шул чакта бер адашып кереп,

Бишегемә башың имәдең?..

“ Рәхимәттәй, кызың көйләп елый,

Бер шагыйрә булыр,”-димәдең?

Фатихаңны миңа бирмәдең?..

“Әйә агач, яшең купме?-диеп.

Сорамыймын, дөнья сорасын...

Мине бишек-мәһед тирбәткәндә,

Син бит инде Мәһди булгансың.

Елла аша кайтып, оялчан кызый

Гел талпына сине күрергә.

Бер очрашу насыйп булмады шул,

Үкенечкә калды гомергә.

Соңарсам да, соңламадым, якташ,

Затлы рухың маяк юлыма.

Синең шәкертлеккә дәгъва кылып,

Каләмемне алам кулыма.

Җидеюлны кичеп сиңа килдем,

Ниятемне белсәң иде лә...

Бөеклекнең кырыс җилен аңлыйм-

Бер юату кирәк сине дә.

Бәхилләштем инде, димә әле,

Бу дөньябыз синсез моңсу ла...

Торналарың төшкән басуда.

Уй-дөньямның дүрт тарафын гизеп,

Бер дәрвиштәй килдем, эзләнеп...

Мин Мөхәммәт атлы олпат тауга

Шигырь-аять укыйм, тезләнеп.



1 нче алып баручы:

Язучы-прозаик буларак, М.Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак, 1960нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары» журналының бишенче санында «Этюдлар» дигән гомуми баш астында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре – авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы күмәк хуҗалык чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Фронтовиклар» (1972) романы, «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса. Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы.

Мөхәммәт Мәһдиев – драматургия жанрында да көчен сынап караган язучы. 1983 елда әдипнең хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан «Борчулы өч көн» исемле комедиясе Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналды.

Әлеге комедиядән өзек карап үтик.



«Борчулы өч көн» исемле комедиядән өзекне югары класс укучылары башкара.



3 нче укучы Зөлфәтнең “Күрешә калсак” шигырен башкара.

Күрешә калсак.

Томанлы таңда наз иңә җиргә,

Әйтерсең сыер бозавын ялый...

Ходайның изге сәгате иңде-

Уҗымнар шыта, Мөхәммәт абый...

Газаплы ләззәт,ләззәтле газап

Җылы туфрактан гарешкә аша.

Ходаем, бер ук ярдәм ит җиргә-

Җир уҗымлаган мәлләр, ләбаса...

Яшәүнең сере ачылган мәлләр...

Тик крестьян гына сизенә моны:

Сискәнә җирдә уҗымнар түгел-

Фани дөньяның мәңгелек моңы.

Безнең бетүләр шушы микәнни,

Дигән шикелле күңел ут йота-

Тыныялан, адәм баласы, диеп.

Мөхәммәт абый, уҗымнар шыта...

Йөргән җиреңдә, хәтта гүреңдә

Уҗымнарга күз саласы килә,

Игененчәчкән бер крестьян булып

Басу түрендә каласы килә.

Шул басу түре-бар дөньяң синең,

Бар дөньяң-шушы уҗым бит инде.

Тургайлар никтер оча эзләнеп,

Кайда соң үзе, диләр шкелле.

Исә дә исә уҗымнар җиле...

Вакыт алдында без һаман сабый,

Күрешсәк анда, сөйләрмен таңда

Уҗым шытканын, Мөхәммәт абый...



2 нче алып баручы:

“Кеше китә - җыры кала” повестье (1978) - киң колачлы вакыйгаларны, драматик эпизодларны үз эченә алган, олы һәм катлаулы язмышлы характерларга, кызыклы образларга бай булган, гаҗәеп дәрәҗәдә халыкчан рухлы, олы хисле, зур яңгырашлы әсәр. Әсәрнең үзәгендә - Кара Чыршы исемле, табигатьнең матур бер җиренә кереп оялаган гадәти татар авылы тора. Аның тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы, кечкенә, шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар аерым кеше язмышлары аша уза. Сугыш алды авылы кешеләре бер-берсенә ярдәм итешеп, барыннан канәгать булып, язмышларын колхоз белән бәйләп, матур итеп тормыш коруга омтылганнар. Алар иген үстерә, бала тәрбияли, табигатьне, халкын, туган телен яратып яши.



Мәһдиев әсәрләрендәге җырлар тупланып, “Авыл көе”нә башкарыла.



1нче алып баручы:

“Бәхилләшү” повестьтендә автор, үзенең башка әсәрләрендәге кебек үк, авыл турында, аның үткәне һәм бүгенгесе турында яза. Әдипнең геройлары – гади, гадәти кешеләр. Ниндидер искитмәле эш-гамәлләр дә аылмыйлар, йә язмыш кочаганда калып, йә чор мохите йогынтысында, йә чынлап һәм чын күңелдән ышанып көндәлек мәшәкатьләр белән яшиләр. Шулай да һәрберсенең үз йөзе, яшәү рәвеше бар.

Моннан тыш иҗат ителгән күләмле әсәрләре – сугышта соңгы беренче елларда авыл интеллегенциясе, мәктәп тормышы, укытучы- фронтовикларның укыту-тәрбия өлкәсендә фидакяр, намуслы хезмәте турындагы “Фронтовиклар” (1970) романы һәм, тематик эчтәлеге ягыннан шул ук авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны художник күзе аша анализланган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы “Каз канатлары” (1975) романы, “Торналар төшкән җирдә” (1978), “Ут чәчәге” (1980), “Исәнме, Кәшфи абый” (1982), бүгенге авыл тормышына багышланган “Мәңгелек яз” (1982) романы, “Бәхилләшү” (1988) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафларыннан урын ала.



Герман көе” җырын югары класс егетләре башкара. Алар солдатлар киемнәреннән чыгыш ясаса, уңышлы булачак.



1нче алып баручы:

Әдәбият белгече Фәрваз Миңнуллин М.Мәһдиевне яшьлеген сагынучы, туган авылының үткәненә гашыйк язучы дип атый. Рафаэль Мостафинга М. Мәһдиев иҗатына хас җылы лиризм, табигыйлек һәм тормышка якынлык ошый. Язучы һәм тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевне әдипнең күпчелек әсәрләренең үзәгендә яткан табигатькә дусларча, хуҗаларча мөгаләмә, аерым кеше белән олы дөнья күренешләре, шәхес белән чишмә, күбәләк арыш серкәсе, сандугачлар арасында тирән якынлык, эчке уртаклык таба белүе сокландыра. Ә Аяз Гыйләҗев үзенең истәлекләрендә мондый сүзләр әйтеп калдыра: “...Әгәр рухыбызның үсеш юнәлешен, җитмешенче, сиксәненче елларда әдәбиятыбызның югарылыгын, аның ни дәрәҗәдә гадел һәм саф булуын өйрәнергә теләсәк, турыдан-туры Мәхәммәт Мәһдиев повестьларына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

4 нче укучы С. Хәкимнең “Гөберчәк” шигырен башкара.

2нче алып баручы:

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыганда шуңа игътибар итәсең: ул тормыш авырлыкларын бик күп кичерсә дә, күңел матурлыгын, юмор хисен югалтмаган. Бу дөньяның гаделсезлеге аны сындыра алмаган. Әдип гаять тирән дәрәҗәдә кеше күңеленең нечкәлекләрен аңлый, күрә һәм шуны укучыга җиткерә белә. Аның әсәрләрен укыганда минем кешеләргә карата чиксез ярату, үз итү, һәр кешенең үзенә генә хас кызыклы сыйфатларын күрә белүгә күзем ачылды. Үзен рәнҗетүләргә, кимсетүләргә карамыйча, беркемгә дә үчле булмыйча, ачу сакламыйча һәр нәрсәдә матурлык күреп, шуны укучының күңеленә сала белгәнгәдер, аның һәр әсәре йөрәккә рәхәтлек бирә. Укыган саен укыйсы килә. Аннан аерылсаң дөньяның яме бетәр кебек. Табигать күренешләрен аның кебек кыска һәм оста тасвирлаучы бик сирәктер ул. Татарстан халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев бу фани дөньядан бөтенләйгә китсә дә, күп санлы роман, повестьлары, хикәя- мәкаләләре, 35 фәнни хезмәтнең авторы буларак хәтерләребездә гомер буе сакланыр. Ул әдәбиятның бөтен нечкәлекләрен белеп эш итүче, сизгер, кыю тәнкыйтьче һәм шушы өлкәгә кергән хезмәтләр авторы.



Барлык катнашучылар сәхнәгә чыгалар.

Алып баручылар:

Уйла, кеше!

Кеше яши,я лкынланып алга бара,

Әйтерсең лә, даладагы учак яна.

Учак та бит әкренләп сүнә бара,

Әмма аннан җылы кала, көле кала.

Уйла, Кеше, үзеңнән соң нәрсә кала?

М. Кашапов









Файдаланылган әдәбият:



  1. М.Мәһдиев. Кеше китә – җыры кала / Казан “Татар китабы” нәшрияты 1996

  2. М.Мәһдиев. Фронтовиклар / Казан.Татарстан китап нәшрияты 1988

  3. М. Мәһдиев. Язучы турында замандашлары/ Казан.Татарстан китап нәшрияты 2004

  4. Т. Галиуллин. Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы/ Казан.Татарстан китап нәшрияты 2012

  5. Дәһшәтле чор балалары / Хәтер– 2010, 11нче бит

  6. Татар әдәбияты. 11нче сыйныф / Казан.Татарстан китап нәшрияты 2012, 222нче бит