Авазлар һәм хәрефләр буенча биремнәр (3-4 нче сыйныфлар).
1. Дөрес язылмаган сүзләрне табып, хатасын төзәт.
Гыйнварь, шәфкәть, болот, сүрәт, акбүр, яшлек,хәрбер, ильхам.
2.а) Авазлар саны хәрефләр саныннан артык булган өч сүз яз.
б)Хәрефләр саны авазлар саныннан артык булган өч сүз яз.
3. Нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп, сүзләрне алфавит тәртибендә яз.
...ил, ...өрәк, ...әйкәл, китап...анә, куе...а, шә...әр, урман...ар, ди...гез.
4. Сузык яки тартык авазларны алыштырып, я өстәп, яңа сүз ясап яз.
Сала - с...ла халык – ха...лык
ала – ал...а аргач – а...гач
тап – та... Нәҗип – Нәҗи...ә
кар – кар... кәкре - ...крен
ат - ...т кабак – каба...
5. Юлдан – юлга күчереп булмый торган өч сүз уйлап яз.
6. Калынлык (ъ) яки нечкәлек (ь) билгеләрен дөрес куеп яз.
Яш. , сәгат. , ар.як, Мәр.ям , Ях.я , аш.яулык, көн.як, фигыл. , яш.ни.
7. Н, ң хәрефләрен дөрес куеп яз.
Я.а, тә.кә, ту. , ми..а, со.гы, а.лы, җа.лы, зә.гәр, та. , ки.әш, кара.гы.
8. Татар телендә ничә сузык аваз бар? Ничә тартык аваз? Татар телендә генә булган тартык авазларны язып чык.
А9. Сүзләрнең аваз һәм хәреф санын ачыклап языгыз:
Шигырь, сөт, юл, юлчы, як, ерак, мәгънә, төн, сүз, сәгать, аш, яшь, таяк.