СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Балаларга фольклор ярд?менд? ?хлак т?рбиясе бир?

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балаларга фольклор ярд?менд? ?хлак т?рбиясе бир?

ТР ЗМР К?Г?Й БАШЛАНГЫЧ М?КТ?П-БАЛАЛАР БАКЧАСЫНЫ? 1 КВ. КАТЕГОРИЯЛЕ Т?РБИЯЧЕСЕ А.Р. САБИРЗЯНОВА

 

Просмотр содержимого документа
«Балаларга фольклор ярд?менд? ?хлак т?рбиясе бир?»

Балаларга фольклор ярдәмендә әхлак тәрбиясе бирү    ТР ЗМР КҮГӘЙ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП-БАЛАЛАР БАКЧАСЫНЫҢ  1 КВ. КАТЕГОРИЯЛЕ ТӘРБИЯЧЕСЕ  А.Р. САБИРЗЯНОВА

Балаларга фольклор ярдәмендә әхлак тәрбиясе бирү

ТР ЗМР КҮГӘЙ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП-БАЛАЛАР БАКЧАСЫНЫҢ 1 КВ. КАТЕГОРИЯЛЕ ТӘРБИЯЧЕСЕ А.Р. САБИРЗЯНОВА

Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вазыфасы үз балаларының кече яштән принцыпларны үзләштереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.

Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклар әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында еш кына педагоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланалар. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

Фольклор әсәрләренә игътибар итү, аларны тәрбия эшендә файдалану 19 йөз урталарыннан башлана. Шундыйлардан М.Иванов, С.Кукляшев, К.Насыйри, Т.Яхин, Г.Фәезхановларның уку китапларын күрсәтеп узарга мөмкин. Балалар фольклорын елдан-ел алга җибәрүдә зур өлеш керткән Г.Тукай, Х.Бәдигъ, Г.Толымбайский, Н.Исәнбәт һ.б. күп кенә күренекле шәхесләрне атап китеп булыр иде.

Соңгы чорда балалар телендә яшәүче халык иҗаты әсәрләре белән кызыксынуның тагын да артыуна җитди сәбәп бар, әлбәттә. Бу иң беренче чиратта, илебездә укыту-тәрбия эшен камилләштерү, мәктәп реформасын тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән. Мәгълүм булганча, әлеге реформа тәрбиячеләр алдында яшь буынны тәрбияләүнең яңа чараларын эзләү, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәсенә ныгърак таяну бурычын куйды.

Балалар фольклоры өлкәннәр тарафыннан бәбиләр өчен башкарыла торган һәм нәниләрнең үз мөхитендә яшәп килгән егермеләп жанрдагы халык иҗаты әсәрләрен берләштерә. Нәниләр иң беренче, 3-4 яшькә хәтле, зурлар тарафыннан башкарыла торган поэтик әсәрләр белән таныша. Шуларның берсе  бишек җырлары . Әлеге жанр, гадәттә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда кулланыла. Бишек җырларын әби-бабаларыбыз баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар. Бала шигъри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша. Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла. Ана күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади үтемле итеп әйтергә омтыла.

Балалар фольклоры өлкәннәр тарафыннан бәбиләр өчен башкарыла торган һәм нәниләрнең үз мөхитендә яшәп килгән егермеләп жанрдагы халык иҗаты әсәрләрен берләштерә.

Нәниләр иң беренче, 3-4 яшькә хәтле, зурлар тарафыннан башкарыла торган поэтик әсәрләр белән таныша. Шуларның берсе  бишек җырлары . Әлеге жанр, гадәттә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда кулланыла. Бишек җырларын әби-бабаларыбыз баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар. Бала шигъри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша.

Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла. Ана күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади үтемле итеп әйтергә омтыла.

Кызганычка каршы, хәзерге чөрда, бала тәрбияләү шартларында бишек җырлары бик аз кулланыла.   Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклорның  поэзиясе  дә киң урын алып тора. Аның гади һәм образлы әсәрләре балалар күңеленә тиз үтеп керә. Чөнки шигъри юлларның эчтәлеге баланың үз тормышы һәм уй-фикерләре белән бик якын тора. Поэзия балаларга яхшылыкны, игелеклелекне, гаделлекне аңларга ярдәм итә. Аларның фантазиясен устерә һәм тагын да баета. Бу исә, үз чиратында, аларда иҗатка омтылыш тудыра.   Әхлак тәрбиясе бирүдә фольклорның  мәкаль һәм әйтемнәре  аеруча әһәмиятле роль уйный. Алар һәр халыкның гасырлар буе тупланган кыскача әхлак кагыйдәләре булып торалар. Мәкаль һәм әйтемнәр һәрвакытта да тәрбия өлкәсендә инандыру, ышандыру һәм гыйбрәт алу ролендә кулланылып килә. Алар кешенең бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтәләр. Мәсәлән, кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүгә караган мәкальләрне генә алып карыйк. “Кешене хөрмәтләү – үзеңне бәяләү”, “Олыласаң олыны -олыларлар үзеңне”, “Сабыр төбе – сары алтын” һ.б.

Кызганычка каршы, хәзерге чөрда, бала тәрбияләү шартларында бишек җырлары бик аз кулланыла.

  Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклорның  поэзиясе  дә киң урын алып тора. Аның гади һәм образлы әсәрләре балалар күңеленә тиз үтеп керә. Чөнки шигъри юлларның эчтәлеге баланың үз тормышы һәм уй-фикерләре белән бик якын тора. Поэзия балаларга яхшылыкны, игелеклелекне, гаделлекне аңларга ярдәм итә. Аларның фантазиясен устерә һәм тагын да баета. Бу исә, үз чиратында, аларда иҗатка омтылыш тудыра.

  Әхлак тәрбиясе бирүдә фольклорның  мәкаль һәм әйтемнәре  аеруча әһәмиятле роль уйный. Алар һәр халыкның гасырлар буе тупланган кыскача әхлак кагыйдәләре булып торалар. Мәкаль һәм әйтемнәр һәрвакытта да тәрбия өлкәсендә инандыру, ышандыру һәм гыйбрәт алу ролендә кулланылып килә. Алар кешенең бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтәләр. Мәсәлән, кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүгә караган мәкальләрне генә алып карыйк. “Кешене хөрмәтләү – үзеңне бәяләү”, “Олыласаң олыны -олыларлар үзеңне”, “Сабыр төбе – сары алтын” һ.б.

Балаларга мәкальләрне укып, эчтәлеген аңлату. Шул мәкальгә туры килердәй вакыйгаларны тормыштан мисал итеп китерергә мөмкин. Теге яки бу образга характеристика биргәндә, яисә әкиятнең эчтәлеген сөйләгәндә җавапларын мәкальләргә таянып ныгыту. Болай эшләгәндә мәкальләр балаларда ваемсызлык, гамьсезлек, үз-үзеңне генә ярату, мактану кебек сыйфатларга кире караш тәрбияләргә ярдәм итәчәк. 

Нәниләрне әһлаклы итеп тәрбияләүдә  әкиятнең  роле дә бик зур. Бу турында атаклы совет педагогы В.А. Сухомлинский болай ди: “Әгәр минем тәрбияләнүчеләремнең рухи тормышында әкиятләр зур урын тотмаган булса, алар гомуми фикерләү күнекмәләре ала алмаслар иде…Әкият аркасында бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә… “Кыскасы, әкиятләрне электән үк яшь буынны тәрбияләүдә кулланганнар. Әкиятләрне балаларның яшь үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк. Шул вакытта гына ул балаларга кызыклы, җәлеп итүчән әкият була ала.

Балалар әкиятне йөрәкләре аша уздырып тыңлыйлар. Андагы геройлар белән бергә яши, кайгыра, шатлана башлыйлар. Уңай геройлар яклы булып аларга охшарга тырышалар. Ә тискәре геройларны, киресенчә, тәнкыйтьләп үзләренә: “Алай булырга ярамый”, – дип гыйбрәт алалар

Дидактик уеннар  ярдәмендә балалар уйланырга, эзләнергә, фикерләү осталыгына өйрәнә. Нәниләр үзләрен кызыксындырган нәрсәләргә җавап алу өчен “Бу нәрсә?”, “Каян?”, “Ничек?” дигән сорауларны яудыралар. Аларның сорауларына әзер җавап бирү җиңелрәк.Ләкин балага үзе фикер йөртеп табылган җавап кадерлерәк. Биредә кечкенәләрне эзләнергә өйрәтүдә сүзле дидактик уеннар ярдәмгә килә. Димәк,дидактик уеннар фикерләү осталыгына өйрәтә.  Табышмаклар  әйтешү балаларның хәтерен яхшырта эзлекле фикерләүләрен үстерә. Дәресләрдә теманы табышмак ярдәмендә җиткерү бик еш кулланыла.Бу исә, үз чиратында, балаларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.  Балаларның сөйләм телен үстерүдә  сәхнәләштерелгән күп кенә балалар уеннары  зур роль уйный. Үзләре башкарган драма уеннарында балалар рольләр буенча нинди дә булса персонаж буларак катнашалар. Персонаж исеменнән сөйләү хәтерләү сәләтен яхшыртырга, акылны камилләштерүгә, сөйләм телен үстерүдә, сәнгатьлелеккә ирешүдә мөһим чара булып тора һәм бу өлкәләрдәге күнекмәләрне ныгыта. Вставка рисунка

Дидактик уеннар  ярдәмендә балалар уйланырга, эзләнергә, фикерләү осталыгына өйрәнә. Нәниләр үзләрен кызыксындырган нәрсәләргә җавап алу өчен “Бу нәрсә?”, “Каян?”, “Ничек?” дигән сорауларны яудыралар. Аларның сорауларына әзер җавап бирү җиңелрәк.Ләкин балага үзе фикер йөртеп табылган җавап кадерлерәк. Биредә кечкенәләрне эзләнергә өйрәтүдә сүзле дидактик уеннар ярдәмгә килә. Димәк,дидактик уеннар фикерләү осталыгына өйрәтә. 

Табышмаклар  әйтешү балаларның хәтерен яхшырта эзлекле фикерләүләрен үстерә. Дәресләрдә теманы табышмак ярдәмендә җиткерү бик еш кулланыла.Бу исә, үз чиратында, балаларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. 

Балаларның сөйләм телен үстерүдә  сәхнәләштерелгән күп кенә балалар уеннары  зур роль уйный. Үзләре башкарган драма уеннарында балалар рольләр буенча нинди дә булса персонаж буларак катнашалар. Персонаж исеменнән сөйләү хәтерләү сәләтен яхшыртырга, акылны камилләштерүгә, сөйләм телен үстерүдә, сәнгатьлелеккә ирешүдә мөһим чара булып тора һәм бу өлкәләрдәге күнекмәләрне ныгыта.

Вставка рисунка

Бала тәрбияләүдә фольклорны борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Дөньяга килгән һәрбер бала шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша. Шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә. Нәни чакта сөйләнгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше күңелендә кала. Алар кешене әхлаклы, намуслы, эш сөючән, самими матурлыкка өнди.

Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: “ Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас “, – дип кисәтә ул. Бу хакта бөек Тукаебыз да еш искәртә. Аның “тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буынныр, эш белү уңайсыз ул!”- дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә-янындагы мөхит тәэсирендә формалаша. Моны табигать мизгелләре белән чагыштырырга мөмкин: билгеле бер вакытта гына кояш чыга, көн туа, җәй килә һ.б. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин.