СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтү.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Предмет буенча: үз фикереңне телдән әйтү, башкалар фикерен тыңлый белү.

Метапредметлы: телдән бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау, дөрес сөйләм формалаштыру.

 Танып белү: информация туплый, белемнәрне чагыштыра белү.

Регулятив: укытучы белән берлектә дәреснең максатын кую, эшчәнлекнең планын билгеләү, коллективта эшләү алымнарын үзләштерү.

Шәхсиятле: укуга аңлы караш булдыру.

Просмотр содержимого документа
«Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтү.»

Илсөяр КУРАМШИНА, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Әдәби уку. 1 сыйныф рус төркеме


Тема

Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтү.

Максат

Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны дөрес әйтә белү.

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Предмет буенча: үз фикереңне телдән әйтү, башкалар фикерен тыңлый белү.

Метапредметлы: телдән бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау, дөрес сөйләм формалаштыру.

Танып белү: информация туплый, белемнәрне чагыштыра белү.

Регулятив: укытучы белән берлектә дәреснең максатын кую, эшчәнлекнең планын билгеләү, коллективта эшләү алымнарын үзләштерү.

Шәхсиятле: укуга аңлы караш булдыру.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, музыка.

Ресурслар:

-Төп


-өстәмә

Дәреслек: Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, - Казан “Татармультфильм” нәшрияты., 2012.

Методик кулланма:

Пректор, компьютер,үз-үзеңне бәяләү өчен смайликлар.

Эшчәнлекне өештыру

Фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль

Дәрес тибы

ЛКК — лексик күнекмәләрне камилләштерү


Дәрес барышы

Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

УУГ формалаштыру

1.Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Максат: дәрес эшчәнлегенә ихтыяҗ булдыру өчен шартлар тудыру.

-Исәнмесез,укучылар! Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле иртә телик.

-Хәерле иртә миңа!

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә барыбызгада!

Дежур укучы белән сөйләшү.

-Бүген көн нинди?

ШУУГ: укуга мотивация булдыру.

КУУГ: укучылар һәм укучылар арасында хезмәттәшлек, җылы мөнәсәбәт оештыру.

2. Актуальләштерү.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.


-Укучылар! Күптән түгел нинди бәйрәм булды?

-Яңа ел.

-Тактага карагыз әле. Бу кем? Кыш бабай.

-Кыш бабай кунакка үзегенә киләме?

--Юк, кар кызы белән килә.

-Кыш бабай безгә нәрсә алып килә? Бүләкләр алып килә.

-Кыш бабай нинди бүләкләр алып килә икән? Әйдәгез искә төшерик әле. Миңа Кыш бабай курчак бүләк итте...(машина, шарлар, аюлар, куян, туп, кубик рубик, чаңгы)

РУУГ: сыйныфта аралашу мөхите булдыру.

3.Уку мәсьәләсен кую.

Максат: Дәреснең темасын, максатын билгели белү.

4. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

-Укучылар, бик дөрес! Ә бу бүләкләр белән өйдә уйныйлармы? Юк.

-Ә нинди бүләк артык? Чыңгы., чана,тимераяк.

-Чаңгы белән өйдә шуабызмы? Юк.

-Әйдәгез, без сезнең белән бүген кышкы урманга барып кайтабыз. Сез ризамы? Әйе.

-Кышкы урманга барыр өчен безгә нәрсә кирәк? Чаңгы кирәк.

-Укучылар, ә минем урманга барыр өчен чаңгым юк. Саша, синең чаңгың бармы? Әйе, минем чаңгым бар. (Чылбырлап сорап чыгу, диалог төзү.)

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу.

ШУУГ: үзмаксат кую.

5.Ял минуты

-Урманга чаңгылар белән киттек. Урманда җил исә. Әкрен генә кар ява. Менә куян сикереп узды. Кошлар очып киттеләр. Менә ял итеп алдык һәм безгә кайтырга вакыт җитте. (Кайту хәрәкәте)


6. Алган белемнәрен ныгыту,мөстәкыйль куллану.

-Китап белән эш. 50 бит. Рәсем буенча эш. Җөмләләр уку. Диалог төзү, уку.

-Укучылар! (Презен. буенча). Ситуатив күнегүләр. Бит 116.

-Рәсемгә карагыз әле. Бу рәсемдә нинди ел фасылы? Кыш.

- Балалар нишлиләр? Чанада шуалар.

1) Тебе хочется кататься на лыжах. Позови друга. Скажи, что сегодня хорошая погода. (5 слайд)

-Әйдә чыңгы шуабыз. Бүген көн матур.

2) Сообщи другу, что у тебя есть новые лыжи. Спроси, есть ли у него лыжи.

-Минем яңа чаңгым бар. Ә синең чаңгың бармы?

3) Спроси, есть ли у него санки.

-Синең чанаң бармы?

Предложи кататься вместе.

- Әйдә бергә шуабыз.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дәреслеген тикшерү.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә катнашу, мәгъләмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү.

7.Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

-Укучылар! Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

-Уку мәсьәләсен чишә алдыкмы? Әйе, чишә алдык.

-Кем нинди кыенлыклар кичерде?

Смайликлар ярдәмендә күрсәтегез әле. Дәрес сезгә ошаса –кызыл смайликны күрсәтәсез. Дәресне аңламадым диеп уйласагыз – Зәңгәр смайликны күрсәтәсез.

-Дәрес бетте. Рәхмәт! Саубулыгыз!

-Кунаклар белән дә саубуллашабыз! Чыгырга ярый!

ШУУГ: Үз уңышларының, үңышсызлыкларының сәбәпләре турында фикер йөртү.

ТБУУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру.