СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әдәбият дәресләрендә татар халкы тарихы белән танышу

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әдәбият һәм тарих... Бу ике фәнне бер – берсеннән аерып карау мөмкин түгелдер. Әдәбиятны тарих белән бәйләнешле алып бару укучылар тарафыннан әдәби әсәрләрнең эчтәлеген, аларның идея-эстетик кыйммәтен дөрес аңларга ярдәм итә. Мәктәп программасын анализлап карасак, күп әсәрләр аша без укучылар белән халкыбызның теге яки бу тарихи чорын күз алдыннан кичерәбез. Әсәрне укып, шул заманда кешеләрнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, илдә барган вакыйгалар, аларның кеше язмышына тәэсире һәм башкалар турында фикер алышыбыз.

Просмотр содержимого документа
«Әдәбият дәресләрендә татар халкы тарихы белән танышу»

Әдәбият дәресләрендә татар халкы тарихы белән танышу

Шәрифуллина Филия Фаварис кызы,

1 нче урта мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары


Әдәбият һәм тарих... Бу ике фәнне бер – берсеннән аерып карау мөмкин түгелдер. Әдәбиятны тарих белән бәйләнешле алып бару укучылар тарафыннан әдәби әсәрләрнең эчтәлеген, аларның идея-эстетик кыйммәтен дөрес аңларга ярдәм итә. Мәктәп программасын анализлап карасак, күп әсәрләр аша без укучылар белән халкыбызның теге яки бу тарихи чорын күз алдыннан кичерәбез. Әсәрне укып, шул заманда кешеләрнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, илдә барган вакыйгалар, аларның кеше язмышына тәэсире һәм башкалар турында фикер алышыбыз.

Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә 5-9 нчы сыйныфларда татар әдәбиятын укытканда, татар халкы тарихына бәйле темаларны барлап карыйк әле. Анда укучыларны милли бәйрәмнәр, милли традицияләр белән таныштыру күздә тотыла. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта Гомәр Бәшировның “Нинди ул Татарстан” шигырен өйрәнү; 6 нчы сыйныфта Казан Кремле, Сөембикә манарасы темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү эше; милли киемнәрнең үзенчәлеге, тарихның төрле чорларында киемнәрнең үзенчәлеге, милли бәйрәмнәргә, Сабан туена багышланган дәресләре үткәрү; 7 нче сыйныфта Ибраһим Сәләховның “Колыма хикәяләре”н укып, Сталин репрессияләре корбаннары язмышы белән танышу; 9 нчы сыйныфта Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестеннән өзек укып, Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары, шулай ук татар халкының гореф – гадәтләре һәм йолаларын өйрәнү һ.б. Шул рәвешле, әдәбиятны тарих белән бәйләп, мәктәп укучыларында дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштырабыз. Укучылар “Казаным – башкалам”, “Мин үз республикам турында ниләр беләм?”, “Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары”, “Туган җирем – Татарстан” дигән темаларга вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша кирәкле мәгълүмат туплап, чыгышлар ясыйлар.

Ә инде 10 нчы сыйныфта татар әдәбияты тарихын хронологик тәртиптә, ягъни үсеш-үзгәрештә өйрәнә башлыйбыз. Болгар чоры, Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы чоры, XVII-XVIII йөз, XIX гасыр турында тарихи мәгълүматлар бирелә. Чор тарихын белү, укучыларга язучыларның әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны, аларны борчыган сорауларны дөрес аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, “Идегәй” дастанында Идегәй язмышы аша татар иле Алтын Урданың таркалу тарихын укыйбыз. Дастандагы вакыйгалар мең елдан артык тарихы булган татар халкын горур булырга, дус һәм бердәм булырга чакыра.

11 нче сыйныфта Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” романында Идел-Чулман буендагы беренче дәүләт – Болгар дәүләте төзелү тарихы һәм тарихи шәхес Алмыш хан белән танышабыз. Әсәрнең әһәмияте дә шунда: Татарстанның бай тарихы сурәтләнә, ислам динен кабул итү реаль җирлектә күрсәтелә. Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган” романы тарихыбызның утыз биш елын эченә алган роман: Сталин чоры гаделсезлекләре, революция вакыйгалары, Кызыл Армия узган юллар, гаепсезгә Себергә сөрелгән кешеләр язмышлары һ.б. Укучыларга Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” роман-дилогиясен укырга тәкъдим итү аларга борынгы бабаларыбызның - Сөннәр исемле төрки кабиләләренең тормышы һәм яшәеше тарихын белергә ярдәм итә.

Билгеле, укучыларны халкыбыз тарихы белән таныштыру дәресләр белән генә чикләнми. Дәрестән тыш эшләрдә дә тарихыбызга кагылышлы чаралар үткәрү файдалы. Мәсәлән, балаларга “Халкым тарихы”, “Татарстанның үткәне, бүгенгесе, киләчәге...” темаларына үткәрелгән интеллектуаль уеннар, ярышларда катнашу бик ошый. Мәктәбебезнең ветеран укытучысы Якушина Таисия Кондрат кызы белән үткәрелгән очрашулар вакытында, ул балаларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында җанлы һәм тәэсирле итеп сөйли. Татар теле кабинетында эшләп килүче музей почмагында үткәрелеп килә торган экскурсияләрдә балаларга халкыбыз тарихы, тормыш – көнкүреше турында мәгълүмат бирелә. Мондый чараларга әзерләнгәндә, укучылар үз халкының тарихы, милли үзенчәлекләре турында якыннан таныша.

Әйе, тарихыбыз бай һәм гыйбрәтле, һәм безнең теләгебез дә балаларны туган илен, халкын яратучы, үз халкы үткән тарихны белүче шәхес итеп тәрбияләү.