СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Фигыль» темасы буенча йомгаклау контроль эше. I вариант

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
««Фигыль» темасы буенча йомгаклау контроль эше. I вариант»

«Фигыль» темасы буенча йомгаклау контроль эше.

II вариант

А1. Затланышсыз фигыльләр ничә?

  1. 4

  2. 5

  3. 6

А2. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

  1. Эш кушуны, боеруны

  2. Эшнең үтәлү-үтәлмәвен

  3. Чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне

А3. Боерык фигыльләрне табыгыз.

  1. Кайтасы, киләсе, эшлисе

  2. Көт, көтмәсен, килегез

  3. Барса, килсә, укыса

А4. Киләчәк, укыячак, укымаячак фигыльләре кайсы заманда килгән?

  1. Билгесез киләчәк

  2. Билгеле киләчәк

  3. Киләчәк үткән

А5. Киләчәк заман хикәя фигыльләр нинди төрләргә бүленә?

  1. Билгеле һәм билгесез

  2. Һәрвакыт билгеле

  3. Һәрвакыт билгесез

А6. Үткән заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә?

  1. –ыр, -ер, -р

  2. –ачак, -әчәк

  3. –ган, -гән

А7. Укый торган (кеше) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?

  1. Хәзерге заман хикәя фигыль

  2. Үткән заман сыйфат фигыль

  3. Сыйфат

А8. III төр хәл фигыль кушымчалары кайсы?

  1. –ан, -ән

  2. –ып, -еп, -п

  3. –гач, -гәч


Текстны укыгыз һәм В1- В6 биремнәрен үтәгез. Биремнәрнең җавабын сүз(сүзтезмә) яки цифр белән языгыз.

  1. Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры карый. 2) Һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә. 3) Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. 4) Аннары киң яшел тугай китә. 5) Бу дулкынлы үлән диңгезенең уртасыннан аккан елга көмештәй ялтыраган төсе белән тирә-якның күркен арттырып җибәрә.

6) Әнә ерак таулар, урманнар,матур гына дулкынланып күренә торган уҗым басуы, безнең юкәдән ясалган тубаллар белән җиләк җыйган җирләребез – болар барысы да бизәнгән. 7) Көннең эсселегеннән әллә нәрсә елтырый: болар бераз әлсерәгәнрәк тоелалар. 8) Бу чәчәкләр , таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең мәхәббәтен сайрый. 9) Кая гына карама, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый.


В1. 6 нчы җөмләдәге бизәнгән фигыленең юнәлешен билгеләгез.

В2. 5 нче җөмләдән үткән заман сыйфат фигыльне табып языгыз.

В3. 3 нче җөмләдән 1 төр хәл фигыльне язып алыгыз.

В4. Кайсы җөмләләрдә юклык формасындагы фигыльләр кулланылган? Цифр белән языгыз.

В5. 1 нче җөмләдәге фигыльнең заманын билгеләгез.

В6. 2 нче җөмләдәге фигыльгә морфологик анализ ясагыз.