СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Г.Хәсәнов”Ел язга аяк атлады”;Г.Сабитов.”Кояшка да эш күбәйде” хикәяләре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Для дистанционного обучения

Просмотр содержимого документа
«Г.Хәсәнов”Ел язга аяк атлады”;Г.Сабитов.”Кояшка да эш күбәйде” хикәяләре»

1 нче Т сыйныфы

Фән: Туган(татар) телдә әдәби уку

Вакыт: 27 нче апрель, 2020 нче ел

Дәрес барышы:

Хәерле көн, укучылар!

Дәреснең темасы: Ләбиб Лерон “Супермалай”, “Апрель ае”.


Бүген безнең әдәби уку дәресе.. Бүген дәрестә без дәреслектә бирелгән текстны сәнгатьле укырбыз, сорауларга җаваплар табарбыз. “Супермалай”хикәясен һәм “Апрель ае” шигырен язган язучы турында белеп китәрбез.


Безгә бүгенге дәрес өчен компьютер , дәреслек кирәк булачак.

Дәрес барышы:

Укучылар, без алдагы дәресләрдә язга багышланган хикәя-шигырьләр белән таныштык.Бу темага соңрак кире кайтырбыз.

Без бүген яңа әсәр белән танышырбыз. Бу Ләбиб Леронның “Супермалай”хикәясе, “Апрель ае” шигыре. Алар безнең дәреслегебезнең 65 нче һәм 81 нче битләрендә.

  1. Ләбиб Лерон- балалар шагыйре. Ул олылар өчен дә яза. Аның бик күп китаплары бар. Ул “Мирас” дигән журналда эшли.






  1. Ватсапптагы төркемгә куелган БалаРФ тан “Супермалай” хикәясен тыңла, аннары дәреслектән үзең укы. Хикәядәге малай нинди – тырышмы, ялкаумы? Ул чыннан да бу эшләрне эшлиме соң? Син аның кебек супермалай булырга теләр идеңме?

  2. Хәзер “Апрель ае” шигырен укып чык. Ни өчен шагыйрь апрельне халкыбызны Тукайлы иткән ай дип атый? (Чөнки 26 апрельдә Габдулла Тукай туган)




  1. Бу картинкалар шигырьгә туры киләләрме?. Кайсы рәсем кайсы шигырь строфасына(куплет) туры килә? Үзеңә билгелә. Г.Тукайны кайсы рәсемгә куярсың?



  1. Халык сынамышлары бирелгән. Укып чык. Бер-икесен хәтереңдә калдыр, әйтеп кара


Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.
Айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса , ел уңдырышлы булыр.
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.


Хушыгыз!