СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Гади җөмлә төрләре, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Гади җөмлә төрләре, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.»

Насыйрова Миләүшә Сәләмән кызы 

8 (татар сыйныфы)

Татар теле 

Дәреснең темасы: гади җөмлә төрләре, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

Дәреснең максаты: гади җөмлә төрләрен, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнешне кабатлау.

Бурычлар: 1. Гади җөмлә синтаксисы буенча алган белемнәрне тикшерү.

2. Белемнәрне практикада куллану күнекмәсен камилләштерү.

3. Укуга мәхәббәт, җаваплылык тәрбияләү.

Дәрес планы.

Оештыру, мотивлаштыру. Уңай эмоциональ халәт тудыру. Энергизатор. Төрле ысуллар белән бер-береңне сәламләү.

Укучылар, бүген без бер-беребезне кул биреп яисә баш кагып кына түгел, ә башка ысуллар белән сәламләп карыйк әле.

Актуальләштерү. Грамматик уен. Укучылар түгәрәк ясап басалар. “Инсайд-аутсайд сёкл” («Эчке һәм тышкы түгәрәк») структурасына нигезләнеп эшләнә. Бер исем әйтелә: мәсәлән, интернет. Эчке түгәрәктә торучылар бу сүзне, билгеле килешкә куеп, бер фигыльгә ияртә. Тышкы түгәрәктә торучыларга сүзтезмәгә яңа сүз өстәп, аны җөмләгә әйләндерергә тәкъдим ителә. Түгәрәкләр бер-берсенә каршы хәрәкәт итә һәм җөмләне тулыландырып кабатлыйлар. Урыннарга утырабыз һәм үзбәя.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүген дәресебезне нинди темага багышлыйбыз?

К.җ. җөмлә һәм аның төрләрен кабатлауга.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Узган уку елында алган белемнәребезне гомумиләштерү өчен “Фэн-н-пик” (Веер – сайлап ал) структурасы белән эшләрбез. Укытучы сораулар язылган карточкалар бирә. 1 нче номерлы укучы карточкаларны тотып тора. 2 нче номерлы укучы карточканың теләгәнен ала һәм 3 нче номерлы укучы җавап бирә, 4 нче номерлы укучы аны мактый. Шулай дәвам итә.

Сораулар: нәрсә ул җөмлә? Сүзләр һәм җөмләләр арасында ниниди бәйләнешләр була? Тезүле бәйләнеш ничек барлыкка килә? Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында ниниди мөнәсәбәтләр урнаша? Сүзтезмә нәрсә ул? Җөмлә нинди кисәкләргә бүленә? Баш кисәкләргә кайсы кисәкләр керә? Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә? Модаль кисәкләрнең төрләрен әйтегез. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең нинди төрләре була? Раслау һәм инкяр җөмләләр бер-берсеннән нинди билгеләре белән аерылалар? Җөмләләрне бер һәм ике составлы төрләргә бүлү нәрсәгә нигезләнгән? Җәенке җөмләләр җыйнак җөмләләрдән ничек аерыла? Тулы һәм ким җөмләләр бер-берсеннән нинди билгеләре белән аерылалар?

Эшне төгәлләгәннән соң үзбәя.

Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. Дәреслектәге 7 нче күнегү эшләнә. Укучылар бирелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, мисаллар китерә.

“Микс Пэа Шэа” («Буташтыру парларда фикер алышу») структурасы ярдәмендә күнегүне тикшерәбез. Музыка яңгырый. Укучылар сыйныф бүлмәсе буенча хәрәкәтләнәләр. Музыка туктый. Якынрак торган укучылар белән парлашыгыз. Укучылар җөмләләрен укыйлар, бер-берсенең хаталарын төзәтәләр. Урыннарга утырабыз һәм үзбәя.

Белемне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Сез быел 8 нче сыйныфны тәмамлыйсыз, алдыгызда зур сынау – БРТ тапшыру бар. Алдагы биремебез шуңа әзерлек максатыннан эшләнер. Биремнәрне мөстәкыйль башкарабыз. Ул ике өлештән тора. А өлеше. Җавапларны сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәр. Һәр биремгә җавап 4 вариантта тәкъдим ителә. В өлеше. Биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. Биремнәрнең җавабы, мөстәкыйль рәвештә формалаштырылып, цифрлар яки сүзләр белән языла. Сүз белән языла торган җаваплар баш хәрефләр белән, өтерсез, ара калдырмыйча языла.



Өй эше бирү. 8 нче яисә 9 нчы күнегү (сайлап алу мәмкинлеге белән).



Рефлексия, үзбәя. 3-2-1 – белемнәрне яки дәрескә карата фикерләрне тикшерү структурасы. Укучыларга фикерләрен белү өчен, кәгазь битләре таратыла. Укучылар 3... , 2... , 1... тәртибендә үзләренең фикерләрен язалар.

3... Мин бүген дәрестә белгән иң мөһим моментлар.

2... Алган белемнәр миңа нинди темаларны үткәндә кирәк булачак.

1... Дәрес вакытында туган тәкъдимнәр яисә кыенлыклар.

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.