Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты). | Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар! Утырыз! Кәефләрегез ничек? Дәресебезне башлыйбыз. Барыгыз да әзерме? Бүген безнең дәресебезгә кунаклар да килде. Аларга үзебезнең татар телен өйрәнергә теләүче балалар, күбрәк белергә тырыша торган укучылар, дәрестә алган белемнәребезне күрсәтә белүче кызлар- малайлар булуыбызны исбатлыйк. Исәнләшү, хәерле көн теләү. -Елмаегыз! Бер-берегезгә тылсымлы сүзләр, комплементлар әйтегез. | Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру. Катя, син бүген бик матур. Рәхмәт. Антон, синең костюмың сиңа бик килешә. Бик зур рәхмәт. Регина, мин сиңа сәламәтлек телим. Рәхмәт, син дә сәламәт бул. һ.б. | Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучының укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү һәм авырлыкны эшчәнлектә теркәү. | Белем дәрәҗәсен тикшерү. Типик җитешсезлек- ләрне билгеләү.Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү. Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү. -Дуслар, әйдәгез әле, алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерик. - Татьяна, сезнең төркемгә нәрсә бирелгән иде, сөйләп бир әле. - Сез аны эшли алдыгызмы? - Артур, беренче рәсемдәге көндәлек турында сөйлә әле. - Вадим, сезнең төркемгә нәрсә бирелгән иде, сөйләп бир әле. - Юлианна, сезнең төркемгә нәрсә бирелгән иде, сөйләп бир әле. (Өй эшен карап чыгу) | Хаталарны ачыклау, төзәтү Дөрес итеп уку - Безгә өй эшенә 26 нчы биттәге 3 нче күнегү Рәсемдә бирелгән көндәлекләрнең хуҗалары кемнәр? Алар турындагы җөмләләрне табарга бирелгән иде. - Әйе, эшли алдык. - Галимов Илнар – суперкөндәлек иясе. Көндәлеккә расписание дә, өй эшләре дә язылмаган. Ә документта саннар бик күп. Аларның иң күбесе – “2” ле, сирәк кенә “3” ле дә бар. (Артур һәм башка балалар да җавап бирә). 1.Ундүртебез 14 төрле, моны көндәлеккә карау белән дә аңлап була. 2.Ашыгып язганга күрә, көндәлектә кайбер сүзләремне аңлап булмый. 3.Көндәлек – документ, көндәлек – укучының көзгесе. 4.Тырышкан- табар, ташка кадак кагар. 5.Көндәлекләребезне сыйныф җитәкчесе һәр атна саен тикшерә. 6.Галимов Илнар – суперкөндәлек иясе. | Коммуникатив: укытучыны укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ. |
3. Укыту максатын кую. | Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. Фонетик күнегү Укытучы өчен максат: авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү. - Укучылар, карагыз әле, без слайдта нәрсәләр күрәбез? - Дөрес. Бик яхшы. Укучылар мине игътибар белән тыңлагыз һәм кабатлагыз. уйла, кат-кат, күңел, киңәш, ялгыш, кис, көлә, үлчә Балалар, [ ә] авазы кайсы сүздә очрый? - Дөрес, балалар. Бик әйбәт. - Балалар, бу сүзләр безнең бүгенге дәресебездә еш очрарлар, әйдәгез аларны сүзлек дәфтәренә языйк. Дөрес. Ә хәзер, әйдәгез җөмләләр төзик. Рәхмәт, балалар. Яңа тема аңлатуга максат: Укытучы өчен максат: “Мәктәп" темасына караган лексик - грамматик материалны үзләштерүне дәвам итү. Хәл фигыль формаларын сөйләмдә куллануны искә төшерү, өйрәнү. - Бүгенге дәрестә сез “Мәктәп" темасына караган лексик - грамматик материалны үзләштерүне дәвам итәрсез, "Мәктәптә беренче көн"тексты белән танышырсыз. Хәл фигыль формаларын сөйләмдә куллануын искә төшерерсез, күнегүләр эшләрсез. Бер-берегезгә киңәшләр бирерсез. | Максатлар куя, дәрес темасын (куя) формалаштыра. Укучы өчен максат: авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү. Укучылар укытучы артыннан кабатлыйлар. киңәш , көлә, үлчә - сүзләрендә. Укучылар бирелгән сүзләрне кулланып җөмләләр төзиләр. Укучылар сүзләрне транскрипция билгеләре белән язып тәрҗемә итәләр. Уйла – [уйла] – думай кат-кат - [қат кат] – несколько раз күңел -[kүңел] – душа киңәш - [kиңәш] – совет ялгыш [йалғыш] – ошибочно кис - [kис] - отрежь көлә[kөлә] – смется үлчә[үлчә] - измерь Укучылар өчен максат: “Мәктәп" темасына караган лексик - грамматик материалны үзләштерүне дәвам итү. Хәл фигыль формаларын сөйләмдә куллануын искә төшерү, күнегүләр эшләү. Бер-беребезгә киңәшләр бирергә өйрәнү. Яңа сүзләрне дөрес куллана белүлгә ирешү; актив сөйләмгә кертү. | Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү. |
4. Авырлыктан чыгу һәм проектны төзү. | Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру. Биремнәр үтәү. 1 нче күнегү (дөрес тәрҗемәне табарга, җөмләләр төзергә) 2 нче күнегү. (хикәя белән танышу, ? җавап бирү) - Биремнәрне үтәгәндә чиста, пөхтә үтәлешенә игътибар итәм, һәркайсыгызның дәрестә актив булуын, сорауларга төгәл, тулы җавап бирүен сорыйм. Үзбәя. | Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.) 1 нче күнегү (дөрес тәрҗемәне табарга, җөмләләр төзергә) Встал рано – иртүк тордым Хорошенько поел- яхшылап ашадым В этом году - быел 2 нче күнегү. (укучылар хикәяне укыйлар, ? җавап бирәләр) | Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотез һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълуматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Беренче кат ныгыту. | Аңлап кабул итүне оештыру. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү) Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү. Метод: Сорауларга җавап бирү. Диалог төзү. Ситуатив күнегүләр. | Алгаритмнарны телдән кабатлап типик биремнәрне чишәләр. Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү. | Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- белемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольда тоту, төзәтмә кертү,аны бәяләү. |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. | Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. Дәреслек белән эшләү. 3 нче күнегү (сүзләрнең тәрҗемәсен табырга) 4 нче күнегү (җөмләләрне хикәя эчтлеге буенча урнаштырырга); 5 нче күнегү (хикәядән хикәя фиг. табарга, заманнарын билгеләргә, таблицага язарга); 6 нчы күнегү (хикәядәге җөмләләрнең эчтәлеге буенча, хәл фигыльләрне кулланып, сораулар уйларга, үзара сөйләшергә) 7 нче күнегү (хикәянең эчтәлеген бер-береңә сөйләргә) 8 нче күнегү (төшеп калган репликаларны өстәп язарга, дустың белән сөйләшергә); 9 нчы күнегү (ситуатив бирем) 10 нчы күнегү (диалог эчтәлеге буенча үзара сөйләшергә); 11 нче күнегү (ситуатив биремнәр); 12 нче күнегү (истә калдырырга) 13 нче күнегү (ике исемнән яңа сүзтезмә ясарга, җөмләләр төзергә) 14 нче күнегү (ситуатив бирем) | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үз тикшерү адымнарын чагыштыру. 3 нче күнегү (сүзләрнең тәрҗемәсен табалар) Соң – после Белән – с Шуңа күрә – поэтому Һәрвакыт – всегда Иң – самый Ләкин- но Әле –еще Юк- нет Да - и 4 нче күнегү (укучылар җөмләләрне хикәя эчтлеге буенча урнаштыралар); 5 нче күнегү (хикәядән хикәя фиг. табарга, заманнарын билгеләргә, таблицага язарга); Хәзерге заман: алам, очрашам. Үткән заман: тордым, юындым, ашадым, кидем, алдым, искә төшердем, белдек, ишеттек. Киләчәк заман: бирәчәкләр, киләчәк. 6 нчы күнегү (хикәядәге җөмләләрнең эчтәлеге буенча, хәл фигыльләрне кулланып, сораулар уйлыйлар, үзара сөйләшәләр) 7 нче күнегү (хикәянең эчтәлеген бер-берсенә сөйлиләр) 8 нче күнегү (төшеп калган репликаларны өстәп язарга, дустың белән сөйләшергә); 1.- Син иртән торгач нишлисең? Мин иртән торгач зарядка ясыйм. Тагын нәрсә эшлисең? Иртән мин сумкамны карыйм, уку- язу әсбапларымны тикшерәм 2. - Алмаз, нигә кире кайттың? - Көндәлегемне оныттым. - Өстәл өстендәме? - Әйе, өстәл өстендә иде. 9 нчы күнегү (ситуатив бирем) Хикәя героеның исеме Ринат 10 нчы күнегү (диалог эчтәлеге буенча үзара сөйләшергә); 11 нче күнегү (ситуатив биремнәр); 12 нче күнегү (истә калдырырга) 13 нче күнегү (ике исемнән яңа сүзтезмә ясарга, җөмләләр төзергә) 14 нче күнегү (ситуатив бирем) | Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
7. Рефлексия эшчәнлеге(эш нәтиҗәләре) | Рефлексияне оештыру. Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү. - Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек? -Дәрестә нинди эшләр үтәдек? Нәрсәгә өйрәндегез? Сез бүгенге дәрестәге җавапларыгыз өчен үзегезгә нинди билгеләр куяр идегез? -Сезгә нинди кыенлыклар булды? - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Өй эше бирү. 1.мәҗбүри (репродуктив) сүзлек, кагыйдә, 3 нче күнегү (сорауларга 2,3 мисал китереп язарга) 2.ярым иҗади 5 нче күнегү (ситуатив бирем язмача) 3. иҗади эш 8 нче күнегү Сау булыгыз. | Үз укыту эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру. Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү. | Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: мәгънә ясалышы. |