СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Якташыбыз, шагыйрә Әнисә Имаеваның “Илаһи мизгелләр” китабын тәкъдим итү кичәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Максат. Укучыларны  якташ   язучыларның тормышлары һәм  иҗатлары  белән    таныштыру . Укучыларда  туган  илгә , туган  җиргә, туган  авылларына карата   горурлык  хисе  тәрбияләү.

Просмотр содержимого документа
«Якташыбыз, шагыйрә Әнисә Имаеваның “Илаһи мизгелләр” китабын тәкъдим итү кичәсе»

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение основная общеобразовательная школа д. Шарлык







Якташыбыз, шагыйрә  Әнисә Имаеваның “Илаһи мизгелләр” китабын тәкъдим итү кичәсе









Сәхнә артында

Хәерле көн теләп пәрдә ачам,

Хәерле эш телим һәркемгә.

Кылган гамәлебез изгелектән тора,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Нарасыйлар безнең янга килә

Балачагым матур үтсен дип,

Күбрәк белеп күпне ишетергә,

Затлы кешеләрне таныйк дип.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер- гомергә.

Бүген дә без асыл татар халкының

Киңәшләрен салыйк күңелгә.

А. Б

Хәерле көн дуслар, кунаклар, исәнмесез! Сезгә Шырлык мәктәбенең укучыларыннан, укытучыларыннан, туган авылыбыздан кайнар сәлам. Хөрмәтле кунаклар, ерак араларны якын итеп, безнең белән очрашуга килгәнегезгә без бик шат.

1 алып баручы. Кадерле тамашачылар. , Яңгыра, шигырь, күңелләрдә Шатлык-моңнарың белән!, ” исеме астында узачак кичәбезне ачык дип белдерәбез.



Махмут Ибрагимов җыр “ Исәнмесез”

. 1 алып баручы. Апа,менә мин сиңа карап торам-торам да сиңа бер соравым туа.

2 алып баручы. Сорап кара,соравың бик кыен булмаса, җавап бирермен.

1 алып баручы. Менә сезнең язучы буласыгыз килмиме?

2 алып баручы. Бик килә дә, ләкин хәзер соң түгелме икән дип уйлыйм.

1 алып баручы. Нигә сез бит языштырасың.

2 алып баручы. Шул  илһам килгәндә бераз сызгалыйм инде, теге мәзәктәге сыман, тик илһам  миңа бик сирәк килә шул.

1 алып баручы. Илһам дигәннән, безнең   Благовар җырлы, моңлы як бит шулаймы. Менә уйлап кара әле Рөстәм абый да безнеке, Фәнидә апа да.

2 алып баручы. Халкыбыздан чыккан  талантларны саный китсәң, билләхи күктәге  йолдызлар да җитмәс.

1 алып баручы Әйе,. Безнең районнан нинди генә күренекле шәхесләр чыкмаган! Халык язучысы Әмирхан Еники, композитор Рим Хәсәнов, рәссамчы Касыйм Дәүләткилдеев, шагыйрә Нурия Измайлова, Фәндидә Харрасова, җырчы Фәнидә Сәфәргалиева һәм башкалар . Бу исемлекне киләчәктә дә дәвам итәргә язсын.

 



  Җыр : ,, Благовар” музыка

Очрашу башланганда сәхнә алдында ике укучы сөйләшә.Берсе урындыкка утырган, колакларында наушниклар, кулында iPad; өстендә,аягында яшьләр яратып кия торган модалы киемнәр. Музыка көенә нәрсәдер уйланып утыра, беркемне дә ишетми).

Беренче укучы: ( Миләүшә)

  • Сәлам, Рөстәм! Нишләп утырасың биредә? ( Рөстәм ишетми, ә тегесе аның җилкәсенә төртә.Рузилә кабат Рөстәмгә дәшә.Ишетмәгәч,кабат җилкәсенә төртеп куя).

Икенче укучы: (Алина)

  • Нишләп дип, нишләп утырыйм инде, рәхәтләнеп заманча көйләр тыңлыйм? Интернетта актарынам. Шулай итеп, рәхәт табам.

Беренче укучы: ( миләш)

  • Ә мин сине йоклап киткәнсең дип торам. Зал тулы кунак, ә син шуларны да күрмисең!

Икенче укучы( Алина,сискәнеп китә)

  • Ә син нишләп йөрисең?

Беренче укучы: ( Миләш)

  • Кунаклар каршылап йөрүем менә!

Икенче укучы: (Алина)

  • Кем килә соң? Нинди кунак? Бик кадерле кешемени?

  • Беренче укучы: ( Миләш)

  • Ашыккан ашка пешкән, бераздан белерсең!Тик баштан бер гап – гади соравыма җавап бир әле!

Алина , әйт әле, шушы араларда син нинди китап укыдың?

Икенче укучы ( алина)

  • Син нәрсә сөйлисең, Миләүшә! Кеше көлдерәсең! Хәзер кем китап укысын, интернет заманы ич!Ач, кара, сайтлар буенча актарын, бернинди китап та кирәкми!

Беренче укучы: ( миләш)

  • Юк, шул, аш – ашка, урыны башка, дигәндәй, һәрнәрсәнең үз урыны бар! Ә мин сиңа менә бу китапны күрсәтсәм, ни диярсең? ( “Илаһи мизгелләр” китабын күрсәтә). Хәзер үк бөтен эшеңне ташлап укырга керешәчәксең!

Икенче укучы ( алина китапны актара башлый)

  • Дөрестән дә, интернет, сайтларың бер янда торсын! Искиткеч китап бит бу! --Өлгер дә инде бу Әнисә апа. Әле кайчан гына матбугат битләрендә генә шигырҗләрен язып, һәммәбезне шаккаттырган иде. Инде китабын да бастырган,

  • Миләүшә дим, зинһар өчен 1-2 көнгә генә булса да биреп тор әле!

Йөгереп чыгалар.



Алып баручылар чыга

Алҗбина

- Әйе.Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә, безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле шагыйрәбез, якташыбыз Имаева Әнисә кызы кунакта. Ә хәзер сәхнәнең түренә бүгенге кичәнең төп “герое” Әнисә Әгләм кызын чакырабыз.

Музыка

Китап басылып чыгу шагыйрә өчен иң зур шатлык, чөнки ул аның хезмәт җимеше.Әнисә әгләм кызы да “Илаһи мизгелләр» дигән шигырьләр китабын бастырып чыгарды.Бүген без шушы шигъри китапны тәкъдим итү кичәсенә җыелдык. Сез бу кичәдә шагыйрәнең иҗат эшчәнлеге белән танышырсыз, шушы китапта урын алган шигырьләрне тыңларсыз

Ә хәзер Әнисә апаның тормыш сукмагын сүтеп якыннан танышыйк әле.

Презентация

Әнисә Әгъләм кызы , 1953нче елда Башкортстаныбызның матур төбәгендә урнашкан Кушнаренко районының Бәйкәй авылында гаиләдә бердәнбер бала булып дөньяга килә . Башлангыч белемне туган авылында, аннары Благовар районының Яңыш урта мәктәбендщ укырга туры килә.. 1970-1974 нче елларда Уфада төрле эшләрдә хезмәт сала. Читтән торып Уфа индустрия техникумын тәмамлый.

1974 нче елда Благовар районының, данлыклы кешеләре белән билгеле булган, тырыш, хезмәт сөючән халыклы Яныш авылына килен булып төшә . Бер ел таворовед, бер ел авыл советында секретарь вазифаларын башкара. 1976 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы Яңыш урта мәктәбендә балалар укыта 1984 елда Башкорт дәүләт университетынның татар филологиясе факультетын читтән торып тәмамлый. Мәктәптә эшләү дәверендә төрле җәмәгать эшләре башкара:35 ел авыл советы депутаты, 20 ел судта халык утырышчысы, хатын кызлар советы рәисе . Тормыш иптәше ФЛИД АБЫЙ БЕЛӘН 4 КЫЗ ТӘРБИЯЛӘП ҮСТЕРӘЛӘР һәрберсе тормышта үз юлын табып, матур гына эшләп йөриләр. Тормыш иптәше Флид абый абый белән яшәүләренә 40 ел тула.

35 ел Мәктәптә эшләү дәверендә тормышында үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы көннәрен дә санап бетергесез күп булгандыр. Тормышның ачысын-төчесен, нуҗасын, бәхетен татый....Авыр, катлаулы минутлар кичергән булса да, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, яшәргә омтыла. Ул күпме бала күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салган кеше. Күпме карасаң да, әнисә апаның һәрвакыт йөзендә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр.

Әнисә апага сорау.

  • Исәнмесез Әнисә апа . Сюжетта күрсәтелгән, сезнең турыда әйтелгән сүзләр хакмы?



  • Рәхмәт.

  • - Әнисә апа шигырь язу сәләте кемнән , каян килгән?

А.Б.

Туган як, туган җир , туган авыл... Болар һәрбер кеше өчен иң кадерле әйберләр. Монда син дөньяга аваз салгансың, яшел үләннәрендә тәгәрәп үскәнсең, беренче авазларыңны да биредә әйткәнсең. Кеше күңелендәге тәүге хисләр дә нәкъ биредә уяна. Әнисә апа да туган авылын , аның матур табигатен бик яраткан , мәхәббәтен шигъри юлларга салган

1 Валиуллина Айгузәл “ Туган җир” 4-5 бит

2. Садыков” Элҗза” Туган авылыма

3. Ризванов Рәмис” Ятимләнә авыллар”

Туган якка карата җыр

А,Б

Әни- җирдә иң газиз , якын кеше. Ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Аларның кылган изгелеген санап бетерү мөмкин түгел. Әнисә Әгләмовна да әнисенә гомере буе рәхмәтле булып яшәгән.

Ганиева Гүзәлия” Юксыну”

Җыр Илүзә

А.Б Әнисә Әгүләмованың иҗат тематикасы киңкырлы. Аны һәрвакыт татар халкы, аның киләчәге борчый. Ул чын татар шагыйре, татарлыгы белән чиксез горурланучы милләтпәрвәр. Әнисә апа татар телен гөл чәчәкләренә тиңләп “Туган телемә” дигән шигырь тәлгәшләренә салган.

Татар теле шигыре Ахтариева Юлия

Татар бию

Бары тик авыл табигатен яратып, иртәнге сандугач сайравын тыңлап үскән кеше генә шагыйрь була ала, саф мәхәббәт турында үтә матур хисле шигырь яза ала торгандыр Мәхәббәт булгач, төрлесе була: дәвамлысы һәм үкенечлесе, анысын яшьли сөйгән яр калды еракта дип тә әйтәләр.

1) Алина Белән Элина сөйләгән шигырьләр минем сүзләремне раслар.

1. Алина.шигырь

2) Элина шигырь

- Сорау .Әнисә апа беренче шигырьләрегезне кайчан иҗат итә башладыгыз.

- Шигырь язар өчен күпме вакыт үтә?

- Шигырьләрегезнең халык күңеленә үтеп керсен өчен нәрсәгә өстенлек бирәсез.

- Балаларыгызга сезнең сәләт күчкәнме , алар шигырҗ язамы.

- Әнисә апа тормышта сезнең өчен иҗ шатлыклы көнегез.

- Буш вакытыгызда ниләр белән шөгылләнәсез?

- китапны язу теләге кайчан туды?

-Китапны чыгару күп вакытны аламы?

- Китапны туплауда, киңәшләр бирүдә, тәнкыйтьләүдә, мактауда, илһамландырып, иңегезгә канатлар куюда, дәртләндереп җибәрүдә кем ярдәм итте

Сез сәяхәт итәргә яратасыз, соңгы араларда кайларда булдыгыз?

А.Б.Табигатьне яклау, аның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау, табигатькә зыян китерүчеләргә каршы көрәш хәзерге вакытта безнең алдыбызда торучы иң мөһим бурычларның берсе. Шуның белән бәйләп шагыйрәнең мондый шигырьләрен карап китеп булыр иде.

1Каримов Ильназ “кышкы кич”

2 Имаева Ләйсән” Менә Тамаша”

3 Ганиева Гөльнур” Көзге урманда”

А.БҖыентыкта Бөек ватан сугышында һәлак булганнарның якты истәлегенә багышланган " Илеңне сакла" исемле шигыре дә бирелгән. Без сугышның материаль зыян белән бергә һәлак булганнарның әти-әниләре, якыннарының йөрәгендә никадәр сүнмәс яра, күңел газабы калдыруын аңлый алабыз. Бездә сугыш уты кабызучыларга карата нәфрәт, тынычлык өчен, сугышка каршы көрәшүгә омтылу тойгылары уята.

Хәлилова Регина шигыре

Динебезнең һәм денебезнең кагылып,сугылып йөргән чаклары бар иде. Изге күңелле шәхесләр тырышлыгы белән, аллага шөкер, динебез кире кайтты. Бүгенге көндә теләгән һәркем ураза тота, корбан чалдыра, намаз укый. Сезнең кебек милләтпәрвәрләр аны саклап тора Әнисә апа.

Садыков” Нәнәм өйрәткән дога”

А,Б -Әнисә апа шигырьләр язып кына калмый , җомга көн җитү белән мәчеткә ашыга, ул бик матур итеп догалар да укый.

А.б- Әнисә апа, мөмкин булса, безгә дә бер дога укып ишеттерсәгез иде.



Һәр ана баласының акыллы, тәртипле, тәүфыйклы, шәфкатьле, игелекле, хезмәт сөючән булып үсүен тели. Ана киңәшләре белән, ана ризалыгы белән яшәгән кеше генә бәхетле була ала. Шуңа күрә аналарга игътибарлы булып, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Әнисә апаның кызларына арнап язган шигырЬләрен дә тыңлап үтик. Фаизова Әлфия “ Догаларым курчаласын”

Җыр Балакаем

А. Б Әнисә апа һәрвакыт замана белән бергә атлады, дөнья вакыйгаларын үзенең йөрәге аша үткәрде. Шигырьләрендә бүгенге яшәешебезнең кайнар сулышын яктыртты, тематикасы тормышның төрле якларын колачлады

Галләмов Илсаф “ Кешелек уян әле”

. А. Б Югары белемле укытучы буларак, Әнисә апа Яныш урта мәктәбендә 33 ел балалар укыта. Аның төп максаты: татар теле фәне аша кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү; грамоталы, белемле шәхесләр чыгару. Үзе генә булдыра ала торган алымнары, балаларга дустанә мөнәсәбәте белән ул үзен балалардан фән укытучысы буларак та, класс җитәкчесе буларак та яраттыра белә. Аның югары яктагы беренче чыгарылыш укучылары да, мөгаен, Әнисә апаларын хәзер дә үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре итеп саныйлардыр. Беренче карлыгачлар һәркем күңелендә: укучыда да, укытучыда да онытылмас хатирәләр калдыра.

Мин Сөйлим . Укытучыма 136 бит .

Әнисә апа минем укытучым да,һәм каллегамда . шул ук вакытта ул миңа студент елларын да да киңәшләрен биреп, нинди генә сорау туса да ярдәм итте . Мәктәптә ул татар телен үстерүгә, укучыларда телгә, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт уятуга күп тырышлыгын куючы укытучыларның берсе. Ул тел белгече генә түгел, төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткәндә төпле киңәшләр бирүче остаз да. Иң әһәмиятлесе: аның олы йөрәге һәр кеше өчен дә ачык, ә күңеле чишмә суыдай пакь, саф һәм эчкерсез.. Мәктәпне тәмамлаганыма инде егерме өч ел, ләкин бүген дә мин укытучымны нәкъ менә чишмә белән чагыштырам. Үзем хәзер мәктәптә татар теле укытам, укытучым салган сукмактан атлыйм, аның чишмә суында коенам! Диеп горурланып әйтә алам. Әнисә апа Сезне иҗат җимешегез белән ихлас котлыйм. Саулык-сәләмәтлек, озын гомер, тигезлектә яшәвегезне телим. Яңа иҗат уңышлары насыйп булсын! Рәхмәт сезгә.

Садыкова Гөлшат“ Югалган яшьлек “

Әнисә апа бәхетне нәрсәдә күрә соң? Тагын шигырьләренә мөрәҗәгать итәбез.

"Бәхет" шигыре яңгырый Мухаметсафина Галия

  • Сүзне бергә гомер кичергән иптәшегезгә Флид абыйга бирәбез.

  • Әнисә апаны хөрмәт итеп иҗатташ дуслары да килде. Сүзне аларга бирәбез.

А.Б Үзебез­нең Благовар якларында танылган оста гармунчы, композитор Рамилҗ Зиазитдинов әнисә апаның шигырҗләренә көй дә язып өлгергән. Кызганычка каршы ул бүген килә алмады. Киләчәктә инде җырларын башкарырга да, тыңларга да насыйп булсын дибез.

Укытучы сүзе.

Әйе, менә шулай гади бәхеттән тәм табып, барына шөкер итеп, күңеле тулы изгелек, мәрхәмәтлелек белән кешеләргә дә шатлык китереп яши шагыйрә Әнисә апа Имаева.

Ә хәзер сүзне Әнисә апага бирәбез.

Әнисә апа үзегезнең шигырегезне укып ишеттерсәгез иде.

Укытучының йомгаклау сүзе.

Без бүген бик бәхетле, чөнки авылыбызның шагыйрәсе белән очраштык.

Бик зур рәхмәт сезгә, Әнисә апа. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырҗләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен! Бик зур рәхмәт сезгә безнең чакыруыбызны искә алып килгәнегез өчен, җылы сүзләрегез өчен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телимен.

- Ничек кенә күңелле булмасын, һәрнәрсәнең азагы бар. Бүгенге очрашуыбыз да ахырына якынлаша.Килгән кунакларга зур рәхмәтләребез ирешсен!Кышкы суыклар сезнең күңелләрегезне өшетмәсен, олы җаныгыз беркайчан да күшекмәсен өчен 9 сыйныф укучысы Бикмеева Элина сезгә җыр бүләк итә.Ул җыр сезгә һәрвакыт безнең очрашу турында искәртеп торсын-