Предмет: _____уку Дата___________
Тема. Хикәя геройларының портретлары, характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Н.Гыйматдинова “Сарбай”
Дәреснең максатлары: Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белергә;
Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешне ачыкларга, төп фикерне билгеләргә һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирергә;
Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә;
Әсәрдәге төп геройны характерларга, геройларын чагыштырырга;
Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белергә
Сүзлекләрдән файдаланырга;
Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга өйрәнергә (авторы, исеме, «Эчтәлек» бите, иллюстрацияләр).
_____________________________________________________________
Планлаштырылган нәтиҗә: _-әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үзе эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;
-эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;
-башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;
-балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;
___Метапредметлы нәтиҗәләр:
- гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
-үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
-өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
-мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.
УУЭ (УУД)
Шәхес буларак
-яңа уку материалын үзләштерүгә кызыксыну булдыру;
-уку мәсьәләсендә ирешелгән уңышларның сәбәбен аңлау;
Көйләгеч
-укытучы ярдәме белән дәреснең максатын билгели;
-укытучы тәкъдим иткән план белән эшли;
Танып – белү
-эшләгән эшкә нәтиҗә ясый;
-укытучы ярдәме белән алгоритм төзи.
Коммуникатив
-башкаларны тыңлый һәм аңлый;
-башкалар фикере белән килешә.
Дәрес планы
1.Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.
Уңай психологик халәт тудыру.
2.Белемнәрне актуальләштерү,тигезләү.
3. Уку мәсьәләсен кую. __________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
4.Физкультминутка.
5. Яңа белемнәрне ачу.
_ Нәбирә Гыйматдинова 1956 елның 20 нче октябрендә Аксубай районы Карасу авылында туа.
1976- 1981 елларда КДУ ның журналистика факультетында укый.
1989-2009 елларда “Идел” журналында эшли.
Бүгенге көндә иҗат белән генә шөгыльләнә.
Ул әсәрләрендә кеше белән табигать арасындагы бәйләнеш бозылуын, явызлык, битарафлык, әхлаксызлык артуы турында сөйли.
Беренче китабы – “Су хикәяте” (1981)
6.Беренчел ныгыту. уку, бер-берсенә бәя бирү, фикер алышу
Сайлап уку:
Әни кырга китә
Көннең бозылуы
Кызның кер юуы
Давыл башланды
Эт кызны коткара
Ояда
Әни кызчыгын эзли
Сарбайга рәхмәт
7.Мөстәкыйль эш. Тест
1. Бу әсәрнең авторы
А) Л.Лерон б) Н.Гыйматдинова
2. Бу әсәр – а) әкият б) шигырь в) хикәя
3. Кызның әнисе кая китә?
А) урманга б) кырга в) кибеткә
4. Кыз кайда кала?
А) өйдә б) урамда в) ишегалдында
5. Кыз кая качты?
А) өйгә б) күршегә в) эт оясына
9.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.
1. Сарбай нинди батырлык эшләде?
2.Әлбинә урынында син нишләр идең?
Рефлексия.
Билгеләр кую.
Өй эше . Эчтәлеген сөйләргә