Матур язу күнегүе өчен материаллар хәреф элементларын өлешләргә аерып график дөрес язарга өйрәтү максатыннан чыгып сайланды. Сайланган мәкальләр, әйтемнәр, фразиологик әйтелмәләр, татар халкының изге теләкләре, күренекле язучыларның шигырь юллары, язылышы буенча авыр сүзләр тел нормаларын яхшырак үзләштерергә, язылышын истә калдырыга ярдәм итәр. Бирелгән материалларны иншалар язганда да кулланырга була. Укучыларның сөйләм телләре матураер, эмоциональрәк булыр, сүзлек запаслары баер, укучыларда татар милли культурасы тәрбияләргә ярдәм итәр.
4 юллыкларны хәтердән язу күнегүе буларак та, орфограммаларны өйрәнгәндә дә файдаланырга була.
Укытучы бирелгән материалны темага туры китереп төрле вариантларда куллана ала.
К к Китап- кешенең дусты. Китап- белем чишмәсе. Китап- тормыш көзгесе. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач. Кунаклы йор т- хөрмәтле йорт. Калган эшкә кар ява. Кем эшләми, шул ашамый. Күмәк күтәрсә- күлне күчерер. Кыю бер үләр, куркак мең үләр. Кире күзен бирсә дә, сүзен бирмәс. Кыюлык- ярты бәхет. Кычкырып һәм ямьсез итеп көләргә ярамый. Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә. Кош- канаты белән, кеше дуслыгы белән көчле. Күлне күккә аса. Кәкре каенга терәтү. Кылны кырыкка яру. Колагына аю баскан. Колак итен ашау. Кул артың җиңел булсын! Ка'мбала, катало'г, купе (пэ). |
Л л Көләч бала сөйкемле. Үзе елаган бала еламас. Һәркемнең үз баласы үзенә кадерле. Акыллы ул- алтын кул. Сау кеше ярлы түгел. Как сөяккә калган. Маена чыдый алмый. Сөйкемле сөяге бар. Элеп киптергән кебек. Килер юлларын киң итсен! Мәсьәлә, тәэмин, бәбкә. |
М м Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә. Мактанчык- буш янчык. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр. Матурлык күлмәк белән сәдәптә түгел, оят белән әдәптә. Мәктәп- белем йорты. Тавык мие эчкән. Мыегын да селкетми. Малга килсә дә башка килмәсен! Мияу- мияу мышнаган, Мич башында кышлаган. Бүген тычкан тотмаган, Тотар иде- йоклаган. Ямь- яшел, укъяфрак, гарьчел, мәсәлән, Миңлехәмидә, Мөхәммәт Мирза. |
Н н Намус. Кеше булсаң, аны син Гомер буе саклыйсың, Беркайчан да сатмыйсың... Ә югалтсаң- тапмыйсың. Хакимҗан Халиков. Ничек эндәшсәң, шундый җавап алырсың. Нәрсә чәчсәң- шуны урырсың. Нинди китап укысаң- шундый кеше булырсың. Күлмәгеңне яңа чакта, намусыңны яшь чактан сакла. Нух пәйгамбәр заманыннан. Нахагыннан ходай сакласын! Юп- юка, юпь-юеш, Нуриәхмәт кызы, Нургиз Нәҗип улы. |
О о Олыларны хөрмәт ит, Кечеләргә шәфкать ит. Очканда карлыгач узар, сайраганда сандугач узар. Оят юкта иман юк. Оятсызлык йөз ерта. Саескан очыра. Маэмай, толым, сөлек. |
Ө ө Өйрәнүдә гаеп юк. Өйнең яме ана белән. Өең буш булса да, күңелең буш булмасын. Өлкәнне сакла, кечкенәне макта. Өйдәге угрыдан саклана алмассың. Өе читән булса да, егете бүтән. Өйдә арыслан кебек, урамда- тычкан. Авызыннан кош очыра. Өрсәң очып китәрлек. Елъязма, сигезьеллык, унъеллык. |
П п Плансыз эш таркалмас. Пычак ярасы китә, намус ярасы китми. Пакъ кием кадер арттырыр. Яман кием яшь кызны әби итә, әбине пәри итә. Бәхет пыяла кебек- сакламасаң, тиз ватыла. (немец х.м.) Песи- песи поскан, Ике күзен кыскан. Кысса, безне тоталмый, Тотар иде- җитә алмый. Тәнкыйть, чоңгыл, борынгы. |
Р р Рәхәтен теләгәч, михнәтенә дә түз. Калган эшкә кар ява. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. Риялыдан рәхим көтмә. Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы. Авызыннан утлар чәчә. Рәхмәт яугыры! Р и'млы, Рәис Әүхәди улы, тәңгәл, төнге, аңлау. |
С с Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт. Сүз күп җирдә эш аз була. Сөйли белсәң, тыңлый да бел. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл. Саф һава- тәнгә дәва. Саран ишеген кунак какмас. Сүзе акның йөзе ак. Сабыр теле- сары алтын. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә- эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. Г. Тукай. Суга төшкән кебек булды. Сакаллы сабый. Тумаган тайның билен сындыру. Сиңа ходай көтмәгән җирдән бирсен! Ста'туя, чүпрә, чәчри, асрау. |
Т т Читтә йөргән чакта, сагындырып, Керер өчен төнлә төшенә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы киирәк кешегә. Фәнис Яруллин. Сөяксез тел ни сөйләмәс. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр. Тырышкан табар: ташка кадак кагар. Тырышлык- зурлык, ялкаулык- хурлык. Тел ташны эретә. Түземлелек тауларны тигезли. Түзгән тимерне дә өзгән. Тартар теленнән табар. Тәмле телле. Әче телле. Йомшак телле. Типсә тимер өзәрлек. Тузга язмаганны сөйли. Тисә- тиенгә, тимәсә- ботакка. Төкле аягың белән. Те'ннис, тра'ктор, терра'риум, трениро'вка. |
У у Уку кешене күзле итә. Уку- инә белән кое казу. Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс. Укыдым димә, белдем диген. Урман белән су- табигать күрке. Уңганның кулы тынмас, суыкта кулы туңмас. Урау булса да юл яхшы. Уйнавын уйна, эшең турында да уйла. Усаллыкка укытучы кирәкми. Утта янмый, суда батмый. Күздән утлар чыкты. Улыңның, кызыңның игелеген күр! Җете кызыл, кулъязма, җәюе, Айсылу. |
Ү ү Үпкә- дошман, акыл- дус. Үзегез өчен нәрсә сөекле булса, шуны халык өчен дә сөекле итегез. Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын. Чәчем үрә торды. Колагына чүбек тыккан. Үчтеки, үчтеки! Минем кызым кечтеки, Үсәр әле, зур булыр, Менә дигән кыз булыр. Чатлама суык, аксыл- сары, чалт аяз, чем- кара. |